Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 52

Кием һәм тышкы кыяфәт

Кием һәм тышкы кыяфәт

Кием һәм килеш-килбәткә килгәндә, безнең һәрберебезнең үзенә ошаган стиле бар. Изге Язмалардагы принципларны куллансак, тышкы кыяфәтебез белән үзебез дә канәгать булырбыз, Йәһвәне дә сөендерербез. Әйдәгез, бу принципларның кайберләрен карап чыгыйк.

1. Безгә нинди принципларны кулланырга кирәк?

Безгә «тыйнаклык, төплелек» белән «тиешле кием» сайларга кирәк һәм чиста тышкы кыяфәтебездән «Аллаһыга бирелеп яшәгәнебез» күренергә тиеш (1 Тимутигә 2:9, 10). Әйдәгез, бу дүрт принципны карап чыгыйк. 1) Киемебезнең «тиешле» булуы мөһим. Җыелыш очрашуларында күргәнегезчә, Йәһвә халкы төрлечә киенә. Ләкин безнең киемебез һәм прическабыз үзебез гыйбадәт кылган Аллаһыбызны хөрмәт иткәнебезне күрсәтә. 2) «Тыйнаклык» белән киенү тышкы кыяфәтебез башкаларда җенси теләкләр уятмаска һәм үзебезгә артык игътибар җәлеп итмәскә тиеш дигәнне аңлата. 3) Без, мода артыннан кумыйча, «төплелек» күрсәтәбез. 4) Тышкы кыяфәтебез «Аллаһыга бирелеп яшәгәнебезне» чагылдырырга һәм башкаларга хак Аллаһыга гыйбадәт кылганыбызны күрсәтергә тиеш (1 Көринтлеләргә 10:31).

2. Килеш-килбәтебез имандашларга ничек тәэсир итә ала?

Без үзебезгә ошаган кием кия алсак та, безгә тышкы кыяфәтебезнең башкаларга ничек тәэсир итәчәге турында уйланырга кирәк. Без беркемне дә рәнҗетмәскә, ә «якыныбызны ныгытыр өчен һәм аңа файда булсын өчен», аның күңелен табарга тырышырга тиеш. (Римлыларга 15:1, 2 укы.)

3. Килеш-килбәтебез башкаларны хак гыйбадәткә ничек җәлеп итәргә мөмкин?

Без, очрагына карап, тиешле кием кияргә тырышсак та, очрашуларга һәм хезмәткә барганда киемебезгә аеруча игътибарлы. Без башкаларның игътибарын мөһим хәбәрдән читкә юнәлтергә теләмибез. Киресенчә, без тышкы кыяфәтебез белән башкаларны хакыйкатькә җәлеп итәргә һәм «Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизәргә» телибез (Титуска 2:10).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Башкалар безне мәсихче буларак танысын өчен, киемебез һәм тышкы кыяфәтебез нинди булырга тиеш икәнен белегез.

Тышкы кыяфәтебез хакимлеккә ия кешеләрне хөрмәт итәбезме, юкмы икәнен күрсәтә. Йәһвә йөрәгебезне күрсә дә, килеш-килбәтебез дә аны хөрмәт иткәнебезне күрсәтергә тиеш

4. Яхшы килеш-килбәт Йәһвәне хөрмәт иткәнебезне күрсәтә

Тышкы кыяфәтебезгә игътибарлы булыр өчен иң мөһим сәбәп нинди? Зәбур 47:2 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвәнең хезмәтчеләре булуыбыз килеш-килбәтебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

  • Сезнеңчә, очрашуларга я хезмәткә җыенганда, тышкы кыяфәт турында уйлау акыллымы? Аңлатыгыз.

5. Яхшы карарлар кабул итегез

ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Киемебез кыйммәтлеме, юкмы, ул чиста булырга һәм шартларга туры килергә тиеш. 1 Көринтлеләргә 10:24 һәм 1 Тимутигә 2:9, 10 ны укыгыз. Аннары җавап бирегез: ни өчен киемебез...

  • шакшы һәм җыйнаксыз булмаска тиеш?

  • тәнгә сылана торган, ачык я башкача җенси теләкләр уята торган булырга тиеш түгел?

Мәсихчеләр Муса кануны буенча яшәмәсәләр дә, ул Йәһвәнең фикер йөртүен ачыклый. Канун 22:5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен без ир-атны хатын-кыздай, ә хатын-кызны ир-аттай итә торган кием кияргә һәм прическа йөртергә тиеш түгел?

1 Көринтлеләргә 10:32, 33 һәм 1 Яхъя 2:15, 16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен тышкы кыяфәтебез без яшәгән урындагы я җыелыштагы берәрсен рәнҗетмәсен өчен игътибарлы булырга кирәк?

  • Сез яшәгән җирдә кешеләр нинди кием кияләр һәм нинди прическа йөртәләр?

  • Сезнеңчә, бу киемнәрнең һәм прическаларның кайсылары мәсихчеләргә туры килмәс иде? Аңлатыгыз.

Безнең килеш-килбәтебез төрле дә булырга, Йәһвәне дә сөендерергә мөмкин

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Нәрсә телим, шуны киям»,— дип әйтә.

  • Сез моның белән ризамы? Аңлатыгыз.

ЙОМГАКЛАУ

Тышкы кыяфәтебез белән бәйле яхшы карарлар кабул иткәндә, без Йәһвәне һәм башкаларны хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез.

Кабатлау

  • Ни өчен киенү рәвешебез һәм килеш-килбәтебез Йәһвә өчен мөһим?

  • Кием һәм килеш-килбәткә килгәндә, безгә нинди принципларны кулланырга кирәк?

  • Безнең тышкы кыяфәтебез башкаларның хак гыйбадәткә карашына ничек тәэсир итә ала?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Киемегез сезнең турында нәрсә әйтә?

«Килеш-килбәтем әйбәтме?» (Интернет мәкалә)

Ни өчен татуировка ясар алдыннан яхшылап уйланырга кирәклеген белегез.

«Изге Язмаларда татуировкалар ясау турында нәрсә әйтелә?» (Интернет мәкалә)

Карарларыбызга тәэсир итә алган өстәмә принципларны карап чыгыгыз.

«Кием-килбәтегез Аллаһыны данлыймы?» («Күзәтү манарасы» 2016 ел, сентябрь)

Бер эчкерсез хатын башкаларның килеш-килбәтенә карата акыллы караш ничек үстерә алган?

«Кием һәм тышкы кыяфәт минем өчен киртә булды» («Уяныгыз!» 2003 ел, 22 декабрь)