Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 53

Йәһвәне сөендергән күңел ачулар сайлагыз

Йәһвәне сөендергән күңел ачулар сайлагыз

Йәһвә «бәхетле Аллаһы» (1 Тимутигә 1:11). Ул безнең дә бәхетле булуыбызны һәм шатлыклы тормыш алып баруыбызны тели. Без ял итәр өчен вакыт бүлеп куйганда, Йәһвә сөенә. Әмма ял итү вакытын шатлыклы һәм күңелле, шул ук вакыт Йәһвәгә яраклы итеп ничек үткәреп була? Моны без бу дәрестән белербез.

1. Күңел ачулар сайлаганда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

Сез ничек ял итәргә яратасыз? Кайберәүләр өйдә тыныч шартларда ял итәргә ярата. Алар китап укый, музыка тыңлый, фильмнар карый я интернетта утыра. Башкалар исә буш вакытларын актив үткәрә. Алар дуслары белән походларга йөри, су коенырга бара я төрле уеннар уйный. Нинди генә күңел ачулар ошатсак та, безгә шуны истә тотарга кирәк: алар «Раббыны... сөендерергә» тиеш (Эфеслеләргә 5:10). Моны аңлау мөһим, чөнки киң таралган күңел ачуларда Йәһвә нәфрәт иткән нәрсәләр, мәсәлән, көч куллану, әхлаксызлык я спиритизм бар. (Зәбур 11:5 укы.) Алайса, күңел ачуларга килгәндә, акыллы карарлар кабул итәргә нәрсә ярдәм итәр?

Йәһвәне яраткан дуслар сайласак, алар безгә дә, күңел ачулар сайлавыбызга да яхшы яктан тәэсир итәчәк. Үткән дәресләрдән белгәнебезчә, «зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр». Ә Аллаһының нормаларын яратмаган кешеләр белән еш аралашсак, без «зыян күрербез» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

2. Ни өчен күңел ачуларның күпме вакыт алганын күзәтү мөһим?

Без сайлаган күңел ачулар яхшы булса да, безгә, ял итүгә бик күп вакыт китмәсен өчен, сак булырга кирәк. Юкса, мөһимрәк эшләргә вакытыбыз калмаска мөмкин. Изге Язмалар безне «вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга» өнди. (Эфеслеләргә 5:15, 16 укы.)

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Күңел ачуларга килгәндә, ничек акыллы карарлар кабул итәргә икәнен белегез.

3. Зыянлы күңел ачуларны кире кагыгыз

Ни өчен күңел ачуларны игътибар белән сайларга кирәк? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Борынгы гладиатор уеннары һәм бүгенге кайбер күңел ачулар арасында нинди охшаш яклар бар?

  • Күңел ачулар турында әйткәндә, Дэнни нәрсә аңлаган?

Римлыларга 12:9 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырь күңел ачулар сайлавыгызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

Йәһвә нәрсәне нәфрәт итә? Гыйбрәтле сүзләр 6:16, 17 һәм Гәләтиялеләргә 5:19—21 не укыгыз. Һәр өзекне укыганнан соң, сорауга җавап бирегез:

  • Бу шигырьләрдә искә алынган кайсы нәрсәләр бүгенге күңел ачуларда еш очрый?

 Яхшы күңел ачуны ничек сайларга?

Үзегездән сорагыз:

  • Ул Йәһвә нәфрәт иткән нәрсәне үз эченә алмыймы?

  • Ул мөһимрәк нәрсәләр эшләргә комачауламасмы?

  • Аның аркасында Йәһвәне яратмаган кешеләр белән якын я еш аралашырга туры килмәсме?

Куркынычтан ераграк тору хәерлерәк. Менә ни өчен үзебезгә зыян китерә алган күңел ачулардан ерак торырга кирәк

4. Вакытыгызны акыллы кулланыгыз

ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Бу абый-кардәш, начар нәрсә карамаса да, вакытын акыллы кулланганмы? Аңлатыгыз.

Филипиялеләргә 1:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырь ял итүгә күпме вакыт багышларга икәнен ничек хәл итәргә булыша ала?

5. Яхшы күңел ачулар сайлагыз

Кайбер күңел ачуларны Йәһвә хупламаса да, аны сөендергән һәм безгә шатлык китерә торган күңел ачулар да аз түгел. Вәгазьче 8:15 һәм Филипиялеләргә 4:8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Яхшы күңел ачуларның ниндиләре сезгә ошый?

Файдалы күңел ачулар сезгә шатлык китерә ала

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Көч куллану, әхлаксызлык я спиритизм булган күңел ачуларның бернинди начарлыгы юк. Мин бит андый эшләр кылмыйм»,— дип әйтә.

  • Сез моңа нәрсә әйтер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвә безнең үзебезгә шатлык китерә торган яхшы күңел ачулар сайлавыбызны тели

Кабатлау

  • Нинди күңел ачулар мәсихчеләр өчен яраклы түгел?

  • Ни өчен күңел ачуларның күпме вакыт алганын күзәтү мөһим?

  • Ни өчен сез Йәһвәне сөендерә торган күңел ачулар сайларга телисез?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Күңел ачуларга килгәндә, яхшы карарлар ничек кабул итәргә икәнен белегез.

«Сайлаган күңел ачуларың файдалымы?» («Күзәтү манарасы» 2011 ел, 15 октябрь)

Ни өчен бер ир-ат икенче төрле күңел ачулар сайларга булган? Моны «Мин хәтта ак тәнле кешеләргә карата үз карашымны үзгәрттем» дигән мәкаләдән белегез.

«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» («Күзәтү манарасы» 2010 ел, 1 июль)

Ни өчен бер әни кеше вампирлар турындагы фильмны карамаска булган?

«Спиритизм булган күңел ачуларны кире кагыгыз» (2:02)