Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 нче кисәк. Кабатлау

4 нче кисәк. Кабатлау

Өйрәтүчегез белән фикер алышыгыз:

  1. Гыйбрәтле сүзләр 13:20 не укыгыз.

  2. Изге Язмалардагы нинди киңәш сезгә...

    • ир я хатын буларак, ярдәм итә ала?

    • ата-ана я бала буларак, ярдәм итә ала?

      (49 һәм 50 нче дәресләрне кара.)

  3. Нинди сөйләм Йәһвәне сөендерә? Нинди сөйләм Йәһвәне күңелсезләндерә?

  4. Килеш-килбәткә килгәндә, Изге Язмалардагы нинди принциплар сезгә яхшы карарлар кабул итәргә булышыр?

  5. Йәһвәне сөендергән күңел ачуларны ничек сайларга?

  6. Маттай 24:45—47 не укыгыз.

  7. Сез җыелышка ярдәм итәр өчен вакытыгыз, көчегез һәм материаль нәрсәләрегезне ничек куллана аласыз?

  8. Зәбур 133:1 не укыгыз.

    • Сез җыелыштагы бердәмлеккә үз өлешегезне ничек кертә аласыз?

  9. Без җитди гөнаһ кылсак, Йәһвәнең ярдәмен ничек алырга?

  10. 1 Елъязма 28:9 һәм искәрмәне укыгыз.

    • Башкалар хак гыйбадәткә каршы торса я хакыйкатьне калдырса, сез Йәһвәгә тугры булганыгызны ничек күрсәтә аласыз?

    • Йәһвәгә тугры булып калыр өчен һәм ялган дин белән бернинди бәйләнеш булмасын өчен, сезгә үзгәрешләр ясарга кирәкме?

  11. Сез эзәрлекләүләргә ничек әзерләнә аласыз?

  12. Алга таба да рухи яктан үсәр өчен сез нәрсә эшләргә җыенасыз?