Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы аларның «бүләкләрен хуплаган»

Аллаһы аларның «бүләкләрен хуплаган»

ЕВРЕЙЛӘРГӘ 11:4

ТЕМА: Йәһвә саф гыйбадәтне оештыра

1—3. а) Без нинди сораулар карап чыгарбыз? ә) Без саф гыйбадәтнең нинди дүрт төп ягын карап чыгарбыз? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

ҺАБИЛ үз көтүен җентекләп карап чыга. Ул бу хайваннарны кайгыртып үстергән. Хәзер ул аларның кайберләрен сайлап, чала да Аллаһыга бүләк итеп китерә. Йәһвә бу камилсез кешенең корбанын хуп күрерме?

2 Рәсүл Паул, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Һабил турында: «Аллаһы аның бүләкләрен хуплаган»,— дип язган. Ләкин Кабилнең корбанын Йәһвә кабул итмәгән. (Еврейләргә 11:4 укы.) Моның белән бәйле кайбер сораулар туа. Ни өчен Аллаһы Һабилнең гыйбадәтен кабул иткән, ә Кабилнекен юк? Без Кабил белән Һабилдән һәм Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә искә алынган башка кешеләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бу сорауларга җавап безгә саф гыйбадәт үз эченә нәрсә ала икәнен яхшырак аңларга булышачак.

3 Һабил вакытыннан алып Йәзәкил көннәренә кадәр булган вакыйгаларны кыскача карап чыкканда, саф гыйбадәтнең дүрт төп ягына игътибар итегез: 1) гыйбадәт Йәһвәгә багышланырга тиеш, 2) гыйбадәтнең сыйфаты иң яхшы булырга, 3) гыйбадәт Аллаһыга яраклы рәвештә башкарылырга һәм 4) гыйбадәт кылучыларның мотивлары саф булырга тиеш. Бар бу яклар бергә гыйбадәтне Аллаһыга яраклы итә.

Ни өчен Аллаһы Кабилнең гыйбадәтен кабул итмәгән?

4, 5. Кабилне Аллаһыга бүләк китерергә нәрсә дәртләндерә алган?

4 Яратылыш 4:2—5 укы. Кабил үз корбанын Йәһвәгә китергән. Әйе, аның бүләге Йәһвәгә багышланган булган. Кабилнең Йәһвә турында белер өчен күп вакыты һәм мөмкинлекләре булган. Корбаннарын китергәндә, Кабил белән Һабилгә 100 яшь була алган *. Аларның икесе дә Гадән бакчасы турында белеп үскән һәм, бәлки, бу уңдырышлы бакчаны ерактан күргән. Әлбәттә, алар аның керү урынын саклап торган керубимнәрне дә күргән (Ярат. 3:24). Һичшиксез, әти-әнисе Кабил белән Һабилгә бар нәрсәне Йәһвә яраткан икәнен һәм, аның нияте буенча, алар картаеп үләргә тиеш булмаган икәнен сөйләгән (Ярат. 1:24—28). Боларның барысын белү Кабилне Аллаһыга корбан китерергә этәргәндер.

5 Кабилне корбанын китерергә тагын нәрсә дәртләндерә алган? Йәһвә бер «токымның» килүен пәйгамбәрлек иткән. Бу «токым» «еланның» — Хауваны коточкыч эшкә котырткан затның — башын ярырга тиеш булган (Ярат. 3:4—6, 14, 15). Кабил, беренче угыл буларак, бу «токым» — ул үзе дип уйлагандыр (Ярат. 4:1). Өстәвенә, Йәһвә гөнаһлы кешеләр белән аралашуын бөтенләй өзмәгән; Адәм гөнаһ кылганнан соң да, Аллаһы аның белән, күрәсең, фәрештә аша сөйләшкән (Ярат. 3:8—10). Кабил үз корбанын китергәч, Йәһвә аның белән дә сөйләшкән (Ярат. 4:6). Һичшиксез, Кабил Йәһвәнең гыйбадәтне кабул итәргә лаек булуын белгән.

6, 7. Кабил корбанының сыйфаты начар булган я ул аны дөрес рәвештә китермәгән дип әйтеп буламы? Аңлатыгыз.

6 Алайса, ни өчен Йәһвә Кабилнең корбанын хуп күрмәгән? Әллә аның бүләгенең сыйфаты начар булганмы? Без моны төгәл белмибез. Изге Язмаларда Кабил «үзенең үстергән җимешләрен Йәһвәгә корбан итеп китерде» дип кенә әйтелә. Йәһвә соңрак Мусага биргән Канунда андый корбаннар яраклы икәнен күрсәткән (Сан. 15:8, 9). Ул вакыттагы шартларга да игътибар итик. Ул чакта кешеләр үсемлекләр генә ашаган (Ярат. 1:29). Өстәвенә, Аллаһы, Гадән бакчасыннан кала, бөтен җирне каһәрләгән булган, шуңа күрә Кабилгә, үз бүләкләрен үстерер өчен, күп эшләргә туры килгән (Ярат. 3:17—19). Ул авыр эшләп табылган ризыкны бүләк итеп китергән! Шулай да Йәһвә Кабилнең корбанын хупламаган.

7 Ә бәлки, Кабил үз корбанын яраксыз рәвештә китергәндер? Күрәсең, юк. Чөнки Йәһвә, Кабил корбанын кире какканда, аны ничек итеп китергәнен хөкем итмәгән. Изге Язмаларда Кабилнең һәм Һабилнең үз корбанын ничек китергәне турында бер нәрсә дә әйтелми. Алайса, сәбәбе нәрсәдә булган?

Кабилнең мотивлары саф булмаган (8, 9 нчы абзацларны кара)

8, 9. а) Ни өчен Йәһвә Кабилне һәм аның корбанын хупламаган? ә) Синеңчә, Кабил белән Һабил турындагы нинди мәгълүмат игътибарга лаек?

8 Паул, Аллаһы тарафыннан рухландырылып, еврейләргә язган хатында Кабилнең корбан китерер өчен мотивлары саф булмаганын күрсәтә. Кабилнең иманы зәгыйфь булган (Евр. 11:4; 1 Яхъя 3:11, 12). Менә ни өчен Йәһвә Кабилнең корбанын гына түгел, ә аның үзен хупламаган (Ярат. 4:5—8). Кайгыртучан Әти буларак, Йәһвә үз улын ярату белән төзәтергә теләгән. Ләкин Кабил Йәһвәнең ярдәм кулын кире каккан. Кабилнең символик йөрәге гөнаһлы тәннең эшләре белән — «дошманлык, тарткалашу, көнләшү» белән агуланган булган (Гәл. 5:19, 20). Кабилнең начар йөрәге аркасында аның гыйбадәтенең уңай яклары яраксыз булып киткән. Аның мисалыннан күренгәнчә, Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен, тышкы яктан гына тугрылык күрсәтү аз.

9 Изге Язмаларда Кабил турында күп нәрсә язылган: ничек Йәһвә аның белән сөйләшкән, ничек Кабил җавап биргән икәнлеге һәм хәтта аның токымнарының исемнәре һәм кайбер эшләре турында әйтелгән (Ярат. 4:17—24). Һабил турында әйткәндә исә, Изге Язмаларда аның балалары булганмы, юкмы икәнлеге һәм аның әйткән сүзләре турында бер нәрсә дә әйтелми. Шулай да Һабил үз эшләре белән безгә бүген дә сөйли. Ничек итеп?

Һабил саф гыйбадәт кылуда үрнәк күрсәткән

10. Һабил саф гыйбадәттә нинди үрнәк калдырган?

10 Һабил, Йәһвәгә корбан китергәндә, Аллаһының гына гыйбадәтне кабул итәргә лаек булуын белгән. Һабил, үз «көтүеннән беренче булып туган» бәрәннәрне сайлап, иң сыйфатлы бүләкне китергән. Ул аны мәзбәхтә китергәнме, юкмы икәнлеге турында әйтелмәсә дә, һичшиксез, ул моны яраклы рәвештә эшләгән. Ләкин шунысы игътибарга лаек: якынча алты мең ел үтсә дә, Һабилнең үз корбанын китерер өчен мотивлары әле дә безнең өчен үрнәк булып тора. Һабилне моны эшләргә Аллаһыга иманы һәм Йәһвәнең тәкъва нормаларына карата яратуы дәртләндергән. Без моны кайдан беләбез?

Һабил мисалыннан саф гыйбадәтнең нинди дүрт төп ягы үтәлергә тиеш икәнлеге күренә (10 нчы абзацны кара)

11. Ни өчен Гайсә Һабилне тәкъва дип атаган?

11 Беренчедән, Гайсәнең Һабил турында — үзе яхшы белгән кеше турында әйткән сүзләрен карап чыгыйк. Һабил яшәгән вакытта Гайсә күктә булган. Гайсә Адәмнең шушы улы белән бик кызыксынган (Гыйб. сүз. 8:22, 30, 31; Яхъя 8:58; Көл. 1:15, 16). Шуңа күрә Гайсә, Һабилне тәкъва дип атаганда, үз күзләре белән күргән нәрсәне әйткән (Мат. 23:35). Тәкъва кеше шуны таный: нәрсә яхшы һәм нәрсә яман икәнен Йәһвә билгели. Алай гына да түгел, ул үз сөйләме һәм эшләре белән Йәһвә нормалары белән риза булганын күрсәтә. (Лүк 1:5, 6 белән чагыштыр.) Кешенең тәкъва булуы күренсен өчен, вакыт кирәк. Шуңа күрә, әле үз корбанын китергәнче, Һабил Йәһвәнең нормалары буенча яшәүче кеше буларак билгеле булган. Бу җиңел булмаган. Ни өчен? Һабилнең абыйсы аңа яхшы үрнәк күрсәтмәгәндер, чөнки аның йөрәге явыз булган (1 Яхъя 3:12). Һабилнең әнисе Аллаһының әмерен бозган, ә әтисе, нәрсә яхшы һәм нәрсә яман икәнен үзе билгеләргә теләп, Йәһвәгә каршы фетнә күтәргән (Ярат. 2:16, 17; 3:6). Һабилгә, гаиләсе барган юлдан түгел, ә башка юлдан барыр өчен, чыннан да зур кыюлык кирәк булган!

12. Кабил белән Һабил арасында нинди зур аерма булган?

12 Икенчедән, рәсүл Паулның сүзләренә игътибар итик. Ул иман белән тәкъвалык сыйфатларының бәйләнешен күрсәткән. «Иман ярдәмендә,— дип язган Паул,— Һабил Аллаһыга Кабилнекенә караганда кыйммәтлерәк корбан китергән һәм шул иманы аркасында тәкъва булуы турында шаһитлек алган» (Евр. 11:4). Паул сүзләреннән күренгәнчә, Кабилдән аермалы буларак, Һабилне үз корбанын китерергә эчкерсез нык иманы этәргән. Һабил Йәһвәгә һәм аның нормаларының тәкъва булуына ышанган.

13. Без Һабилнең үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнәбез?

13 Һабил үрнәгеннән без шуңа өйрәнәбез: саф гыйбадәт саф мотивлардан, Йәһвәгә иман белән тулы йөрәктән башкарылырга тиеш; без аның тәкъва нормалары белән тулысынча риза булырга тиеш; саф гыйбадәт — Йәһвәгә тугрылык күрсәтеп, берәр эш башкару гына түгел, ул бар тормышыбызга һәм тәртибебезгә тәэсир итәргә тиеш.

Ыруг башлыклары Һабил үрнәгенә ияргән

14. Ни өчен Йәһвә Нух, Ибраһим һәм Ягъкубның бүләкләрен кабул иткән?

14 Һабил Йәһвәгә саф гыйбадәт кылган беренче камилсез кеше булган, ләкин бердәнбер түгел. Рәсүл Паул Йәһвәгә яраклы рәвештә гыйбадәт кылган башка кешеләрне, мәсәлән Нух, Ибраһим һәм Ягъкубны искә ала. (Еврейләргә 11:7, 8, 17—21 укы.) Бу ыруг башлыкларының һәрберсе Йәһвәгә хуш килгән корбан китергән булган. Ни өчен Йәһвә аларның корбаннарын хуплаган? Чөнки бу аларның Аллаһыга тышкы яктан гына тугрылыгын күрсәтү булмаган, аларның һәрберсе саф гыйбадәтнең төп таләпләрен үтәгән. Аларның мисалларына күз салыйк.

Нух үз токымнарына саф гыйбадәт кылуда үрнәк күрсәткән (15, 16 нчы абзацларны кара)

15, 16. Нух саф гыйбадәтнең дүрт төп таләбен ничек үтәгән?

15 Нух Адәм үлеменнән соң нибары 126 ел үткәч кенә туган; шулай да ул вакытка дөнья инде ялган гыйбадәткә баткан булган * (Ярат. 6:11). Туфан алдыннан җирдә яшәгән кешеләр арасында Нух кына үз гаиләсе белән Йәһвәгә тиешле рәвештә хезмәт иткән (2 Пет. 2:5). Туфанны кичереп чыкканнан соң, Нух мәзбәх төзергә һәм Йәһвәгә корбаннар китерергә булган (бу Изге Язмаларда искә алынган беренче мәзбәх булган). Моны саф күңелдән эшләп, Нух үз гаиләсенә һәм соңрак үзеннән туган бөтен кешелеккә шуны күрсәткән: Йәһвә генә гыйбадәтебезне кабул итәргә лаек. Нух, корбан итеп китерер өчен, «чиста хайваннарны» һәм «оча торган чиста тереклекнең кайберләрен» сайлап алган (Ярат. 8:20). Бу иң сыйфатлы корбаннар булган, чөнки Йәһвә үзе аларны чиста дип игълан иткән (Ярат. 7:2).

16 Нух корбаннарны үзе төзегән мәзбәхтә яндырып китергән. Гыйбадәт кылуның андый рәвеше Йәһвәгә яраклы булганмы? Әйе. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бу корбаннар Йәһвәгә хуш килгән һәм соңыннан ул Нух белән аның улларын фатихалаган (Ярат. 8:21; 9:1). Ләкин Йәһвә бу бүләкне Нух аны саф мотивлардан чыгып китергәнгә күрә кабул иткән. Нухның Йәһвәгә һәм аның нормаларының тәкъва булуына көчле иманы булган. Бу корбаннар моңа тагын бер дәлил булып торган. Нух Йәһвәгә һәрвакыт буйсынганга һәм аның нормалары буенча яшәгәнгә, Изге Язмаларда аның турында «ул Аллаһы юлында йөрде» дип әйтелә. Шуңа күрә Нух әле дә тәкъва кеше буларак билгеле (Ярат. 6:9; Йәз. 14:14; Евр. 11:7).

17, 18. Ибраһим саф гыйбадәтнең дүрт төп таләбен ничек үтәгән?

17 Ибраһим да ялган гыйбадәт кылучылар арасында яшәгән. Аның туган шәһәре Урда На́нна исемле ай илаһына табыну киң таралган булган *. Хәтта Ибраһимның әтисе дә кайчандыр ялган илаһларга табынган (Йош. 24:2). Ләкин Ибраһим Йәһвәгә гыйбадәт кылырга булган. Хак Аллаһы турында ул, күрәсең, үзенең бабасы — Нухның улы Шемнан белгән. Аларның тормышлары 150 ел дәвамында кисешкән.

18 Үзенең озын гомерендә Ибраһим күп корбаннар китергән. Ул аларны һәрвакыт Йәһвәгә багышлаган, чөнки Йәһвәнең генә гыйбадәтне кабул итәргә лаек булуын белгән (Ярат. 12:8; 13:18; 15:8—10). Ибраһим Йәһвәгә иң сыйфатлы корбаннарны китерергә әзер булганмы? Һичшиксез. Чөнки ул хәтта үзенең яраткан улы Исхакны корбан итеп китерергә әзер булган. Ул очракта Йәһвә Ибраһимга корбан китерү рәвешен, ягъни корбанны ничек итеп китерергә кирәклеген, җентекләп аңлаткан (Ярат. 22:1, 2). Ибраһим Йәһвә күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үтәргә әзер булган. Ләкин Йәһвә Ибраһимны үз улын үтерүдән туктаткан (Ярат. 22:9—12). Йәһвә Ибраһимның гыйбадәтен кабул иткән, чөнки Ибраһим үз корбаннарын саф мотивлардан чыгып китергән. «Ибраһим Йәһвәгә иман итте,— дип язган Паул,— һәм моның өчен тәкъва дип танылды» (Рим. 4:3).

Ягъкуб үз гаиләсенә үрнәк калдырган (19, 20 нче абзацларны кара)

19, 20. Ягъкуб саф гыйбадәтнең дүрт төп таләбен ничек үтәгән?

19 Ягъкуб үз гомеренең шактый гына өлешен Кәнганда — Йәһвә Ибраһимга һәм аның токымнарына бирергә вәгъдә иткән җирдә үткәргән (Ярат. 17:1, 8). Ул җирдә яшәүчеләрнең гыйбадәте шулкадәр бозык булган ки, Йәһвә хәтта «алар үз җирләреннән куып чыгарылыр» дип әйткән (Лев. 18:24, 25). Ягъкубка 77 яшь булганда, ул Кәнган җиреннән киткән, өйләнгән, ә соңрак үзенең зур гаиләсе һәм хуҗалыгы белән кире кайткан (Ярат. 28:1, 2; 33:18). Ләкин аның өендәгеләренең кайберләре ялган табынуда катнашкан. Шулай да, Йәһвә Ягъкубка Бәйтелгә барырга һәм мәзбәх корырга кушкач, Ягъкуб тәвәккәллек белән эш иткән. Башта ул үз гаиләсенә: «Үзегездә булган чит-ят илаһлардан арыныгыз, үзегезне пакьләндерегез»,— дип әйткән, ә аннан соң Аллаһы биргән күрсәтмәләрне тугры үтәгән (Ярат. 35:1—7).

20 Вәгъдә ителгән җирдә Ягъкуб күп кенә мәзбәхләр корган. Ул үз гыйбадәтен һәрвакыт Йәһвәгә багышлаган (Ярат. 35:14; 46:1). Аның корбаннарының сыйфаты, гыйбадәт кылу рәвеше һәм мотивлары Йәһвәгә яраклы булган, чөнки Изге Язмаларда Ягъкуб турында «тел тидермәслек бер кеше» дип әйтелә. Андый сүзләр Аллаһыга яраклы булган кешеләргә карата кулланыла (Ярат. 25:27). Бар тормышы белән Ягъкуб үзеннән туган Исраил халкына искиткеч үрнәк күрсәткән (Ярат. 35:9—12).

21. Саф гыйбадәт турында әйткәндә, без ыруг башлыклары үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

21 Саф гыйбадәт турында әйткәндә, без ыруг башлыклары үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Без дә, алар кебек, игътибарыбызны саф гыйбадәттән читкә бора алган кешеләр арасында яшибез. Бу хәтта туганнарыбыз була ала. Аларның басымына каршы торыр өчен, без Йәһвәгә нык иман үстерергә һәм аның тәкъва нормаларының иң яхшы булуына инанырга тиеш. Андый иманны без Йәһвәгә буйсынып һәм вакытыбызны, көчебезне һәм матди нәрсәләребезне аңа хезмәт итүгә багышлап күрсәтәбез (Мат. 22:37—40; 1 Көр. 10:31). Йәһвәгә иң яхшысын биргәндә, моны ул хуп күргәнчә һәм саф мотивлардан чыгып эшләгәндә, ул безне тәкъва кешеләр дип саный. Моны белү бик дәртләндерә! (Ягъкуб 2:18—24 укы.)

Саф гыйбадәткә багышланган халык

22—24. Канунда корбаннарның кемгә китерелергә тиешлеге, аларның сыйфаты һәм китерелү рәвешенең мөһимлеге ничек ассызыкланган?

22 Йәһвә Ягъкуб токымнарына Канун биргән. Аның ярдәмендә Йәһвә алардан нәрсә таләп иткәнен ап-ачык күрсәткән. Йәһвәне тыңлаган булсалар, алар аның «махсус милке» һәм «изге халык» булыр иде (Чыг. 19:5, 6). Канунда саф гыйбадәтнең дүрт төп ягы ничек ассызыкланганына игътибар итик.

23 Исраиллеләр кемгә гыйбадәт кылырга тиеш булганын Йәһвә ап-ачык күрсәткән. «Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булмасын»,— дип әйткән Йәһвә (Чыг. 20:3—5). Алар китергән корбаннар иң сыйфатлы буласы булган. Мәсәлән, алар корбанга бер кимчелексез хайваннарны китерергә тиеш булган (Лев. 1:3; Кан. 15:21; Малахи 1:6—8 белән чагыштыр). Левилеләр Йәһвәгә китерелгән бүләкләрдән файдалана алган, ләкин алар үзләре дә бүләкләр китергән. Алар үзләренә «бирелгән барлык бүләкләрнең иң яхшыларын» Йәһвәгә бирергә тиеш булган (Сан. 18:29). Ә гыйбадәт кылу рәвеше турында нәрсә әйтеп була? Канунда корбан итеп нәрсә, кайда һәм ничек итеп китерелергә тиеш булганы турында аерым әйтелгән булган. Гомумән алганда, исраиллеләргә тәртипкә кагылышлы 600 дән артык канун бирелгән булган. Аларга: «Барысын Аллаһыгыз Йәһвә кушканча эшләгез. Уңга да, сулга да тайпылмагыз»,— дип әйтелгән булган (Кан. 5:32).

24 Исраиллеләрнең кайда корбаннар китергәннәре мөһим булганмы? Әйе. Йәһвә үз халкына изге чатыр корырга кушкан, һәм бу чатыр саф гыйбадәтнең үзәге булып киткән (Чыг. 40:1—3, 29, 34). Ул вакытта исраиллеләр, Аллаһы корбаннарын хупласын өчен, аларны изге чатырга китерергә тиеш булган * (Кан. 12:17, 18).

25. Корбаннар китерүдә нәрсә иң мөһиме булган? Аңлатыгыз.

25 Әмма, исраилле Йәһвәгә бүләк китергәндә, иң мөһиме аның мотивлары булган! Аны моңа Йәһвәгә һәм аның нормаларына карата эчкерсез ярату дәртләндерергә тиеш булган. (Канун 6:4—6 укы.) Исраиллеләр Йәһвәгә бурыч хисеннән чыгып кына гыйбадәт кылганда, Йәһвә аларның корбаннарын кабул итмәгән (Ишаг. 1:10—13). Йәһвә Ишагыя пәйгамбәр аша шуны күрсәткән: Аны тугры булып кылану белән алдап булмый. Ул болай дигән: «Бу халык... мине телләре белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак» (Ишаг. 29:13).

Йәһвә йортындагы гыйбадәт

26. Сөләйман төзегән гыйбадәтханә иң башта нәрсә белән билгеле булган?

26 Исраил халкы Вәгъдә ителгән җирдә урнаштырылганнан соң гасырлар үткәч, Сөләйман патша изге чатырга караганда күпкә бөегрәк гыйбадәтханә төзегән (1 Пат. 7:51; 2 Елъ. 3:1, 6, 7). Ул саф гыйбадәтнең үзәге булып торган. Иң башта гыйбадәтханәдә корбаннар Йәһвәгә генә китерелгән булган. Сөләйман һәм аның халкы тиешле рәвештә, ягъни Аллаһы Кануны кушканча, иң сыйфатлы күп-күп корбаннар китергән (1 Пат. 8:63). Ләкин Йәһвә өчен бу бинаның бәясе һәм корбаннарның күләме мөһим булмаган. Аның өчен иң мөһиме бу корбаннарны китерүче кешенең мотивлары булган. Сөләйман бу фикерне гыйбадәтханәне Йәһвәгә багышлаганда белдергән. Ул болай дигән: «Йөрәкләрегез тулысынча Аллаһыбыз Йәһвәгә тугры булсын: бүгенге көндәге кебек алга таба да аның күрсәтмәләре буенча йөреп һәм әмерләрен үтәп яшәгез» (1 Пат. 8:57—61).

27. Исраил патшалары һәм халык белән нәрсә булган һәм Йәһвә нәрсә эшләгән?

27 Кызганычка каршы, исраиллеләр патшаның шул акыллы киңәшенә колак салмаган. Алар саф гыйбадәтнең төп якларын үтәми башлаган. Исраил патшалары һәм халык үз йөрәкләренең бозылуына юл куйган; алар Йәһвәгә иманнарын югалткан һәм аның тәкъва нормаларын үтәмәгән. Аларны төзәтер өчен һәм эшләренең нәтиҗәләре турында кисәтер өчен, Йәһвә, яратудан чыгып, кат-кат алар янына үз пәйгамбәрләрен җибәргән (Ирм. 7:13—15, 23—26). Шунысы игътибарга лаек: бу пәйгамбәрләр арасында тугры кеше Йәзәкил булган. Ул саф гыйбадәт тарихындагы бик авыр чорда яшәгән.

Йәзәкил саф гыйбадәтнең нәҗесләнгәнен күрә

28, 29. Безгә Йәзәкил турында нәрсә билгеле? («Йәзәкил. Аның тормышы һәм тарих» дигән рамканы кара.)

28 Йәзәкил Сөләйман төзегән гыйбадәтханәдәге хезмәт белән яхшы таныш булган. Аның әтисе рухани булган һәм, чираты җиткәндә, гыйбадәтханәдә хезмәт иткән (Йәз. 1:3). Күрәсең, Йәзәкилнең балачагы бәхетле булган. Һичшиксез, әтисе аны Йәһвә турында һәм аның Кануны турында өйрәткән. Йәзәкилгә якынча бер яшь булганда, «Йәһвә йортында Канун кулъязмасы» табылган булган *. Яхшы патша Йошиягә Канун кулъязмасыннан укылганнар бик нык тәэсир иткән, һәм ул, саф гыйбадәтне торгызыр өчен, күп тырышлыклар куйган (2 Пат. 22:8—13).

Һичшиксез, Йәзәкилнең атасы аны Йәһвә һәм аның кануннары турында өйрәткән (28 нче абзацны кара)

29 Үзенә кадәр яшәгән башка тугры кешеләр кебек, Йәзәкил саф гыйбадәтнең дүрт төп ягын үтәгән. Йәзәкил китабыннан күренгәнчә, ул тик Йәһвәгә генә хезмәт иткән, аңа һәрвакыт иң яхшысын биргән, Йәһвә әйткәнне тыңлаучанлык белән үтәгән һәм ул кушканча гыйбадәт кылган. Моның барысын Йәзәкил нык иманы булганга эшләгән. Аның замандашларының күбесе турында исә алай әйтеп булмый. Йәзәкил Ирмия пәйгамбәрлекләрен тыңлап үскән. Ирмия үз хезмәтен б. э. к. 647 елда башлаган булган һәм Йәһвәнең хөкемнәрен ашкынып игълан иткән.

30. а) Йәзәкил язган пәйгамбәрлекләрдән нәрсә белеп була? ә) Пәйгамбәрлек нәрсә ул һәм Йәзәкил пәйгамбәрлеген ничек аңларга кирәк? («Йәзәкил пәйгамбәрлекләрен аңлау» дигән рамканы кара.)

30 Йәзәкилнең Аллаһы тарафыннан рухландырылган язмаларыннан Аллаһы халкының изге юлдан никадәр ерак киткәне күренә. (Йәзәкил 8:6 укы.) Йәһвә Яһүд халкын төзәтә башлаганда, Йәзәкил Бабылда әсирләр арасында булган (2 Пат. 24:11—17). Ләкин Йәзәкил өчен әсирлектә булу җәза булмаган: Йәһвә аңа үзенең әсир халкы арасында хезмәт итәргә кушкан. Йәзәкилгә бирелгән искиткеч күренешләр һәм пәйгамбәрлекләр саф гыйбадәтнең Иерусалимда ничек торгызылачагын күрсәткән. Әмма алай гына да түгел, иң мөһиме, Йәзәкил пәйгамбәрлекләре шуны аңларга булыша: ахыр чиктә Йәһвәне яраткан бар кешеләр саф гыйбадәттә катнашачак.

31. Бу басма безгә нәрсә күрергә ярдәм итәр?

31 Бу басма ярдәмендә без Йәһвә яшәгән күкләргә күз салырбыз, саф гыйбадәтнең никадәр нык нәҗесләнгән булганын белербез, Йәһвәнең саф гыйбадәтне ничек торгызуын, үз халкын ничек яклавын күрербез һәм һәр кеше Йәһвәгә гыйбадәт кылачак вакытка күз салырбыз. Киләсе бүлектә без Йәзәкил китабындагы беренче күренешкә игътибар итәрбез. Бу безгә Йәһвәнең бөеклеген һәм оешмасының күктәге өлешен күз алдына китерергә һәм Йәһвә генә җан-тән белән бирелеп башкарылган саф гыйбадәт кылуга лаек икәнен күрергә булышыр.

^ 4 абз. Һабил, күрәсең, Адәм белән Хауваның Гадән бакчасыннан куып чыгарылуыннан соң күп тә үтмәстән яралган булган (Ярат. 4:1, 2). Яратылыш 4:25 тә Аллаһы «Һабил урынына» Шетне билгеләгән дип әйтелә. Шет туганда, Адәмгә 130 яшь булган, ә Һабил инде үтерелгән булган (Ярат. 5:3). Шуңа күрә Һабилгә, Кабил аны үтергәндә, 100 яшь була алган.

^ 15 абз. Яратылыш 4:26 буенча, Адәмнең оныгы Инуш вакытында «кешеләр Йәһвә исемен урынсыз куллана» башлаган. Бәлкем, алар үз потларын Йәһвә исеме белән атагандыр.

^ 17 абз. На́нна илаһын шулай ук Син дип атаганнар. Ур шәһәрендә яшәүчеләр күп илаһларга табынса да, андагы гыйбадәтханәләр белән мәзбәхләрнең күбесе шул илаһка багышланган булган.

^ 24 абз. Килешү сандыгы изге чатырдан алынганнан соң, Йәһвә, күрәсең, изге чатырда гына түгел, ә башка урыннарда да китерелгән корбаннарны хуплаган (1 Иш. 4:3, 11; 7:7—9; 10:8; 11:14, 15; 16:4, 5; 1 Елъ. 21:26—30).

^ 28 абз. Йәзәкил б. э. к. 613 елда пәйгамбәрлек итә башлаганда, аңа, күрәсең, 30 яшь булган. Шуңа күрә ул, бәлки, б. э. к. якынча 643 елда туган (Йәз. 1:1, иск.). Йошия б. э. к. 659 елда идарә итә башлаган һәм Канунның кулъязмасы, күрәсең төп нөсхәсе, аның идарә итүенең 18 нче елында, б. э. к. якынча 642—641 елларда табылган булган.