Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

22 НЧЕ БҮЛЕК

«Аллаһыга сәҗдә кыл»

«Аллаһыга сәҗдә кыл»

АЧЫЛЫШ 22:9

ТЕМА: Йәзәкил китабындагы төп фикерләр һәм аларның файдасы

1, 2. а) Һәрберебез нинди сорауга җавап бирергә тиеш? ә) Яхъя фәрештәгә сәҗдә кылам дигәндә, тегесе нинди җавап кайтарган?

ҺӘРБЕРЕБЕЗ мөһим сорауга җавап бирергә тиеш: мин кемгә гыйбадәт кылырмын? Күпләр уйлавынча, бу сорау бик катлаулы, чөнки диннәр бик күп. Чынлыкта исә, барысы да ап-ачык һәм гади: без я Йәһвә Аллаһыга, я Шайтан Иблискә табынабыз.

2 Шайтан башкаларның үзенә табынуларын бик тели. Ул Гайсәне вәсвәсәләгәндә, бу ап-ачык күренгән. Шушы басманың 1 нче бүлегеннән күргәнебезчә, Шайтан Гайсәгә зур бүләк — дөньяның бар патшалыклары өстеннән хакимлек тәкъдим иткән. Иблис моның өчен нәрсә сораган? «Миңа бер табын»,— дип әйткән ул Гайсәгә (Мат. 4:9). Шайтаннан аермалы буларак, рәсүл Яхъяга ачылыш күрсәткән фәрештә аның үзенә табынуын кире каккан. (Ачылыш 22:8, 9 укы.) Яхъя фәрештәгә сәҗдә кылам дигәндә, Аллаһының шушы басынкы рухи улы аңа: «Алай эшләмә!» — дигән. «Миңа табын»,— дип әйтер урынына, ул: «Аллаһыга сәҗдә кыл»,— дигән.

3. а) Бу басманың максаты нинди? ә) Бу бүлектә без нәрсәне карап чыгарбыз?

3 Бу басма теге фәрештә әйткәнчә эш итәргә, ягъни Йәһвә Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга тәвәккәллегебезне ныгытыр өчен чыгарылган (Кан. 10:20; Мат. 4:10). Әйдәгез, Йәзәкил китабындагы пәйгамбәрлекләрдән һәм күренешләрдән саф гыйбадәт турында нәрсә өйрәнгәнебезне кабатлап чыгыйк. Аннары без Изге Язмалар ярдәмендә киләчәккә күз салырбыз һәм һәрбер кеше үтәчәк соңгы сынау турында сөйләшербез. Бу сынауны үткән кешеләр Йәһвәгә саф гыйбадәтнең тулысынча һәм мәңгегә торгызылачагын күрер.

Йәзәкил китабындагы өч төп фикер

4. Йәзәкил китабында нинди өч фикер ассызыклана?

4 Йәзәкил китабыннан күренгәнчә, саф гыйбадәт формаль йолаларны үтәүдән тормый. 1) Йәһвә җан-тән белән бирелгән булуыбызны, 2) саф гыйбадәттә бердәм булып калуыбызны һәм 3) башкаларны яратуыбызны таләп итә. Бу басмада каралган пәйгамбәрлекләр һәм күренешләр шул өч фикерне ничек ассызыклый? Әйдәгез, карап чыгыйк.

1) Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлек

5—9. Без Йәһвәгә җан-тән белән бирелгәнлек турында нәрсә белдек?

5 3 нче бүлек *. Йәзәкил Йәһвә тирәли булган салават күперен һәм куәтле рухи затлар өстеннән торган Йәһвә тәхетен күргән. Бу гаҗәеп күренеш мондый мөһим фикерне ассызыклый: Чиксез Кодрәт Иясе генә гыйбадәтебезгә лаек (Йәз. 1:4, 15—28).

6 5 нче бүлек. Йәзәкил, күренештә Йәһвә гыйбадәтханәсенең нәҗесләнгәнен күргәч, шаккаткан! Бу күренеш Йәһвә бар нәрсәне күрә икәнен раслый. Ул үз халкының явыз эшләрен, мәсәлән потка табынуын, хәтта кеше күрмәгәндә дә күрә. Бу аны бик рәнҗетә, һәм ул андый эшләр кылучыларны җәзалый (Йәз. 8:1—18).

7 7 нче бүлек. Тирә-яктагы халыклар Исраилне «аяусыз мәсхәрәләп» эш иткән. Аларга каршы чыгарылган хөкемнәр шуны раслый: Йәһвә үз хезмәтчеләрен кыерсыткан кешеләрне җавапка тарта (Йәз. 25:6). Исраилнең шушы халыклар белән мөнәсәбәтләреннән башка сабак та алып була: Йәһвәгә карата тугрылыгыбыз безнең өчен иң мөһиме булырга тиеш. Без, Йәһвәгә хезмәт итмәүче туганнарыбызга ярар өчен, үз нормаларыбызны түбәнәйтмәбез. Без шулай ук байлыкка таянмабыз һәм, кеше хөкүмәтләренә ышаныч баглап, нейтралитетыбызны бозмабыз, чөнки Йәһвә генә тугрылыгыбызга лаек.

8 13, 14 нче бүлекләр. Югары тауда урнашкан гыйбадәтханә турындагы күренештән без шуңа өйрәнәбез: без Йәһвәнең югары нормалары буенча яшәргә һәм аның бар илаһлардан бөегрәк икәнен танырга тиеш (Йәз. 40:1—48:35).

9 15 нче бүлек. Пәйгамбәрлектә Исраил белән Яһүднең фахишәләр белән чагыштырылуы рухи фәхешлекнең Йәһвә өчен никадәр җирәнгеч булуын күрсәтә (Йәз. 16, 23 бүл.).

2) Саф гыйбадәттә бердәм булып калу

10—14. Саф гыйбадәттә бердәм булып калуның мөһимлеге Йәзәкил китабында ничек ассызыклана?

10 8 нче бүлек. Йәһвә үз халкын кайгыртыр өчен «бер көтүчене» куярга вәгъдә иткән. Моның белән бәйле пәйгамбәрлекләр безгә Гайсәнең хакимлеге астында бердәм, тыныч-тату хезмәт итәргә кирәк икәнен ассызыклый (Йәз. 34:23, 24; 37:24—28).

11 9 нчы бүлек. Аллаһы халкының, Бабыл әсирлегеннән азат ителеп, туган якларына кайтуы турындагы пәйгамбәрлекләрдә бүген Йәһвәгә ярарга теләүчеләр өчен мөһим фикерләр бар: Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар ялган диннән азат ителергә һәм аның нәҗеслегеннән ерак торырга тиеш. Нинди генә диннән чыксак та, материаль хәлебез, милләтебез нинди генә булса да, Аллаһы халкы буларак, без бердәмлек сакларга тиеш (Йәз. 11:17, 18; 12:24; Яхъя 17:20—23).

12 10 нчы бүлек. Коры сөякләрнең терелүе турындагы күренеш тә бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклый. Әйе, Йәһвәнең сафландырылган һәм яңадан оештырылган халкы белән бергә бер гаскәр булып хезмәт итү чыннан да зур хөрмәт! (Йәз. 37:1—14)

13 12 нче бүлек. Бердәмлек ике таякның берләшүе турындагы пәйгамбәрлектә аеруча ассызыклана. Майланганнар белән башка сарыкларның бу пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашуын күрү чыннан да иманыбызны ныгыта! Шушы дини һәм сәяси яктан бүленгән дөньяда яшәсәк тә, безне мәхәббәт һәм тугрылык берләштерә (Йәз. 37:15—23).

14 16 нчы бүлек. Биленә сәркатип тартмасы таккан кеше һәм җимерер өчен кораллары булган кешеләр турындагы күренештә мондый кисәтү бар: кем «бөек афәтне» саф гыйбадәт кылучылар буларак каршыласа, котылу өчен билге шуларга гына куелыр (Мат. 24:21; Йәз. 9:1—11).

3) Башкаларны ярату

15—18. Ни өчен без алга таба да башкаларны яратырга тиеш һәм моны ничек күрсәтергә?

15 4 нче бүлек. Дүрт тере зат турындагы күренеш Йәһвәнең сыйфатларын, аеруча мәхәббәтен ачыклый. Сөйләмебездә һәм эшләребездә мәхәббәт чагылганда, безнең Аллаһыбыз Йәһвә икәнлеге күренә (Йәз. 1:5—14; 1 Яхъя 4:8).

16 6, 11 нче бүлекләр. Яратудан чыгып, Аллаһы Йәзәкил кебек кешеләрне сакчылар итеп билгеләгән. Аллаһы — мәхәббәт ул, шуңа күрә ул җир йөзен Шайтан хакимлегеннән арындырганда беркемнең дә һәлак булуын теләми (2 Пет. 3:9). Без дә, Аллаһының мәхәббәтен чагылдырып, бүген билгеләнгән сакчыга булышлык итә алабыз (Йәз. 33:1—9).

17 17, 18 нче бүлекләр. Күпләр Аллаһының мәрхәмәтен кире кагар һәм аның тугры хезмәтчеләрен юк итмәкче булыр. Йәһвә моны белә. Магог җиреннән Гог Йәһвә хезмәтчеләренә һөҗүм иткәч, Аллаһы, мәхәббәтеннән чыгып, үз халкын яклаячак. Башкаларны яратканга, без моның турында мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне кисәтергә телибез (Йәз. 38:1—39:20; 2 Тис. 1:6, 7).

18 19, 20 һәм 21 нче бүлекләр. Йәһвәнең кешеләргә карата мәхәббәте аеруча тормыш бирүче елга һәм җирне бүлү турындагы күренешләрдә ассызыклана. Бу күренешләрдә Йәһвә мәхәббәтенең иң бөек чагылышы — үз Улын бирүе — нәрсәгә китергәне сурәтләнә. Аның ярдәмендә без, гөнаһтан арынып, Аллаһы гаиләсенең әгъзалары буларак, мәңге камил булып яши алырбыз. Башкаларга карата мәхәббәтебезне күрсәтер өчен иң яхшы ысул —Гайсәгә иман итүчеләрне нинди гаҗәеп киләчәк көткәнен сөйләү (Йәз. 45:1—7; 47:1—48:35; Ачыл. 21:1—4; 22:17).

Меңьеллык идарәдән соң күрсәтеләчәк искиткеч басынкылык

19. Үзенең Меңьеллык идарәсе вакытында Гайсә нәрсә эшләр? («Соңгы сынауны кичерү» дигән рамканы да кара.)

19 Үзенең Меңьеллык идарәсе вакытында Гайсә, миллиардлаган кешеләрне терелтеп, «соңгы дошман — үлем» китергән бар газапларны юк итәчәк (1 Көр. 15:26; Марк 5:38—42; Рәс. 24:15). Кешелек тарихын кайгы тулы драматик хикәя белән чагыштырып була. Әмма бөтен буыннар терелгәч, Гайсә, шушы күңел әрнеткеч хикәяне сөртеп, үледән терелгән кешеләргә яңа, яхшырак хикәяне язарга мөмкинлек бирәчәк. Йолым корбанының бәясен кулланып, ул чир-авырулар, сугышлар һәм ачлык китергән бар зыянны юк итәчәк. Алай гына да түгел, ул безгә газапларның төп сәбәбеннән — Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһтан арынырга булышачак (Рим. 5:18, 19). Гайсә «Иблиснең эшләрен» тулысынча җимерәчәк (1 Яхъя 3:8). Ә аннан соң нәрсә булачак?

Үледән терелгән кешеләргә яңа, яхшырак хикәяне язарга мөмкинлек биреләчәк

20. Гайсә һәм аның 144 000 хакимдәше нинди искиткеч басынкылык күрсәтер? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

20 1 Көринтлеләргә 15:24—28 укы. Кешелек камиллеккә ирешкәч, ә бөтен җир Йәһвә ниятләгәнчә оҗмахка әйләнгәч, Гайсә һәм аның 144 000 хакимдәше искиткеч басынкылык күрсәтер: Патшалыкны Йәһвәгә тапшырыр. Үз ирке белән алар, һич тә икеләнмичә, мең ел дәвамында кулланган хакимлекләрен калдырыр. Патшалык ирешкән бар нәрсә мәңге бетмәс.

Соңгы сынау

21, 22. а) Мең ел тәмамлангач, дөнья нинди булыр? ә) Ни өчен Йәһвә Шайтан белән җеннәрне иреккә чыгарыр?

21 Аннары Йәһвә гадәттән тыш бер нәрсә эшләр. Бу аның җирдәге хезмәтчеләренә карата нык ышанычын күрсәтер. Ул упкында мең ел үткәргән Шайтан белән җеннәрен чыгарырга кушар. (Ачылыш 20:1—3 укы.) Алар күрәчәк дөнья элеккесеннән бик нык аерылып торыр. Армагеддонга хәтле күпчелек кеше Шайтан тарафыннан алданган, ә дөнья нәфрәт һәм тискәре караш аркасында бүленгән булган (Ачыл. 12:9). Ләкин мең ел тәмамлангач, бөтен кеше Йәһвәгә бердәм, тату гаилә буларак гыйбадәт кылыр. Бөтен җир тыныч оҗмахка әйләнгән булыр.

22 Ни өчен Йәһвә андый җинаятьчеләрне — Шайтан белән җеннәрне — яңартылган җиргә чыгарыр? Чөнки мең ел ахырында күпчелек кешенең Йәһвәгә карата тугрылыгы әле сыналмаган булыр. Күпләр Йәһвәне белмичә үлгән, ә аннан соң оҗмахта терелгән булыр. Йәһвә аларга тормыш биреп кенә калмас, ә шулай ук аларның физик һәм рухи ихтыяҗларын кайгыртыр. Аларга бернинди явызлык та тәэсир итмәс, ә яннарында Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт иткән яхшы кешеләр генә булыр. Шайтан шул терелгән кешеләрне Әюпне гаепләгәндәй гаепли алыр иде: имеш алар Аллаһыга аның яклавы һәм фатихалары өчен генә хезмәт итә (Әюп 1:9, 10). Ләкин Йәһвә, исемнәребезне тормыш китабына мәңгегә язып куйганчы, безгә үзенә карата тугрылыгыбызны расларга мөмкинлек бирер (Ачыл. 20:12, 15).

23. Һәрбер кешегә нинди сайлау ясарга кирәк булыр?

23 Шайтанның кыска вакыт эчендә кешеләрне Аллаһыдан читләштерергә мөмкинлеге булыр. Бу сынау ничек үтәр? Һичшиксез, һәрбер кешенең Адәм белән Хауваныкы кебек сайлау мөмкинлеге булыр: я, Йәһвәнең нормаларын үтәп, аның хакимлеге ягында торырга һәм аңа гыйбадәт кылырга, я, Аллаһыга каршы чыгып, Шайтан яклы булырга.

24. Ни өчен фетнә күтәрәчәк кешеләр «Гог һәм Магог» дип атала?

24 Ачылыш 20:7—10 укы. Шунысы игътибарга лаек: мең ел үткәннән соң фетнә күтәрәчәк кешеләр «Гог һәм Магог» дип, ә бөек афәт вакытында Аллаһы халкына һөҗүм итәчәк төркем Йәзәкил пәйгамбәрлегендә «Магог җиреннән Гог» дип атала. Бу ике төркем охшаш сыйфатлар чагылдырыр. Бөек афәт вакытындагы «Магог җиреннән Гог» төркеме Йәһвә хакимлегенә каршы чыккан төрле халыклардан торыр (Йәз. 38:2). Нәкъ шулай ук Мәсихнең Меңьеллык идарәсенең ахырында фетнә күтәрәчәк төркем дә «халыклар» дип атала. Бу бик тә кызык, чөнки Меңьеллык идарә вакытында милли бүленешләр юк булыр, бар кешеләр бер хөкүмәткә — Аллаһы Патшалыгына буйсынып яшәр. Без бер рухи халыкны тәшкил итәрбез. Әмма пәйгамбәрлектә фетнәчеләрнең «Гог һәм Магог», шулай ук «халыклар» дип аталуы шуны күрсәтә: Шайтан Аллаһының кайбер хезмәтчеләре арасында бүленешләр тудыра алыр. Беркемне дә Шайтан ягына басарга мәҗбүр итмәсләр. Һәрбер кеше үзе сайлар.

Фетнәчеләр Гог һәм Магог дип атала (24 нче абзацны кара)

25, 26. Шайтанга күпме кеше кушылыр һәм алар белән нәрсә булыр?

25 Шайтанга күпме кеше кушылыр? Фетнәчеләрнең саны «диңгез комы кебек күп булачак». Бу кешелекнең зур өлеше Аллаһыга каршы чыгар дигәнне аңлатмый. Ни өчен? Ибраһимга бирелгән вәгъдә турында уйланыйк. Йәһвә Ибраһим токымы «диңгез буендагы ком бөртекләре кебек» булачак дигән (Ярат. 22:17, 18). Шулай да бу токымның саны ахыр чиктә 144 001 кешене тәшкил иткән (Гәл. 3:16, 29). Бу сан зур булса да, бөтен кешеләрнең саны белән чагыштырганда бик кечкенә. Нәкъ шулай ук Шайтанга кушылачак кешеләрнең саны да зур булырга мөмкин, ләкин ул чагыштырмача кечкенә булыр. Бу фетнәчеләр Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә әллә ни зур зыян китерә алмас.

26 Аннан соң күп тә үтмәстән, фетнәчеләр юк ителер. Аларның да, Шайтан белән җеннәрнең кебек, бернинди киләчәге булмас. Аларның начар карарлары турында хатирәләр генә калыр (Ачыл. 20:10).

27—29. Соңгы сынауны үтәчәк кешеләрне нәрсә көтә?

27 Соңгы сынауны үтәчәк кешеләрнең исә исемнәре мәңгегә «тормыш китабына» язылыр (Ачыл. 20:15). Ул вакытта Йәһвәнең бар тугры балалары Аллаһыга гыйбадәт кылыр, чөнки ул гына моңа лаек.

28 Киләчәк турында уйлап кына карагыз. Сезне канәгатьләндерерлек эш һәм дустанә мөнәсәбәтләр көтә. Сез дә, якыннарыгыз да беркайчан газап чикмәячәксез. Сез, һич гөнаһсыз булып, Йәһвә белән инде арадашчысыз аралаша алачаксыз. Һәрбер кеше Йәһвә белән чын мәгънәдә якын дус булачак. Ә иң мөһиме, саф гыйбадәт күктә дә, җирдә дә тулысынча торгызылачак!

Камил булгач, сез, һич гөнаһсыз булып, Йәһвә белән инде арадашчысыз аралаша алачаксыз (28 нче абзацны кара)

29 Сез ул бөек көнне күрерсезме? Йәзәкил китабында искә алынган өч төп таләпне үтәсәгез, күрерсез. Моның өчен Аллаһыга җан-тән белән бирелеп хезмәт итәргә, саф гыйбадәттә бердәм булып калырга һәм башкаларны яратырга кирәк. Йәзәкил пәйгамбәрлекләрендә тагын бер мөһим фикер ассызыклана. Нинди фикер?

Күктә дә, җирдә дә бар затлар бердәм рәвештә Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлагач, нинди шатлык булачак! (27—29 нчы абзацларны кара)

«Минем Йәһвә икәнемне белерләр»

30, 31. а) «Алар минем Йәһвә икәнемне белер» дигән сүзләр Аллаһы дошманнары өчен нәрсәне аңлатыр? ә) Бу сүзләр Аллаһы халкы өчен нәрсәне аңлатыр?

30 Йәзәкил китабында «минем Йәһвә икәнемне белерләр» дигән фикер кызыл җеп булып сузылган (Йәз. 6:10; 39:28). Бу сүзләр Аллаһы дошманнары өчен сугыш һәм үлемне аңлатыр. Аларга Йәһвәнең барлыгын танырга туры килер. Ул кешеләр Аллаһының бөек исеменең «ул булдырта» дигән мәгънәсен ачы тәҗрибәләренә нигезләнеп белер. «Гаскәрләр Иясе Йәһвә», «гайрәтле гаскәри» буларак, аларга каршы сугышыр (1 Иш. 17:45; Чыг. 15:3). Ахыр чиктә алар Йәһвәнең ниятенә каршы торып булмый икәнен аңлар, әмма инде соң булыр.

31 Аллаһы халкы өчен исә «алар минем Йәһвә икәнемне белер» дигән сүзләр тынычлык һәм тормышны аңлатыр. Башлангыч нияте буенча, Йәһвә бездән кемне теләсә, шуларны булдыртыр: безне үз сыйфатларын чагылдыручы камил балалары итәр (Ярат. 1:26). Йәһвә инде бүген безнең кайгыртучы Атабыз һәм яклаучы Көтүчебез булып китте. Тиздән ул, Патшабыз булып, дошманнарны җиңәр. Ул вакыт җиткәнче, әйдәгез, Йәзәкил хәбәренә колак салып яшик. Йәһвә исемен һәм аның нинди Аллаһы икәнен белүебезне һәр көн сүзләребез һәм эшләребез белән раслап торыйк. Шулчак безгә бөек афәтнең җимергеч җилләреннән куркасы булмас. Киресенчә, котылуыбыз якынлашканын белеп, без башларыбызны күтәрербез (Лүк 21:28). Ә әлегә, әйдәгез, бар кешеләрне гыйбадәтебезгә лаек бердәнбер Аллаһы белән һәм аның бөек исеме Йәһвә белән таныштырыйк (Йәз. 28:26).

^ 5 абз. Бүлек саннары бу басманың бүлекләрен аңлата.