Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

19 НЧЫ БҮЛЕК

«Агым аккан бар җирдә бөтен нәрсә яшәр»

«Агым аккан бар җирдә бөтен нәрсә яшәр»

ЙӘЗӘКИЛ 47:9

ТЕМА: Гыйбадәтханәдән агып чыккан елга турындагы күренешнең борынгы, бүгенге һәм киләчәктәге үтәлеше

1, 2. Йәзәкил 47:1—12 буенча, Йәзәкил нәрсә күрә? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

ЙӘЗӘКИЛ гыйбадәтханә турындагы күренешендә тагын бер могҗиза күрә: гыйбадәтханә бинасыннан елга агып чыга! Йәзәкилнең шушы чиста сулы елга яры буйлап барганын күз алдына китерик. (Йәзәкил 47:1—12 укы.) Елга гыйбадәтханәнең бусагасы астыннан агып чыга, аннары гыйбадәтханә комплексының көнчыгыш капкасы янында пәйда була. Фәрештә, Йәзәкилне гыйбадәтханәдән чыгарып, үткән араларын үлчәп бара. Ул Йәзәкилне вакыт-вакыт су аша үткәрә, һәм пәйгамбәр елганың тиздән кичә алмаслык көчле агымга әйләнгәнен күрә. Су шулкадәр тирән була ки, аны кичәр өчен йөзәргә туры килер иде!

2 Йәзәкил елганың Үле диңгезгә акканын күрә. Елга суы барып җиткән урыннарда диңгезнең тозлы, үле сулары савыга һәм анда күп балык була. Елга ярында Йәзәкил һәртөрле агачның үсеп утырганын күрә. Алар һәр ай туклыклы җимешләр китерә һәм аларда савыктыручы яфраклар үсә. Моның барысын күреп, Йәзәкил күңеле, һичшиксез, тынычлык һәм өмет белән тула. Гыйбадәтханә турындагы күренешнең бу өлеше Йәзәкил һәм аның якташлары өчен нәрсәне аңлаткан? Һәм ул безнең өчен нинди мәгънәгә ия?

Күренештәге елга әсирләр өчен нәрсәне аңлаткан?

3. Ни өчен борынгы вакытта яһүдләр Йәзәкил күренешендәге елга букваль түгел икәнен аңлаган?

3 Әсирлектәге яһүдләр бу елганың букваль түгел икәнен һичшиксез аңлаган. Бу күренеш аларга Язмалардагы торгызылуга кагылышлы башка пәйгамбәрлекне хәтерләткәндер. Ул пәйгамбәрлекне ике гасыр алдарак Йәил пәйгамбәр язган булган. (Йәил 3:18 укы.) Аны укыганда, әсирлектәге яһүдләр букваль мәгънәдә таулардан «татлы шәраб саркып торуын», «калкулыклардан сөт агуын» һәм «Йәһвә йортыннан чишмә чыгуын» көтмәгән. Шуңа күрә алар Йәзәкил күренешендәге елга да букваль түгел икәнен аңлагандыр *. Йәһвәнең бу күренеш ярдәмендә нәрсә әйтәсе килгән? Изге Язмалар безгә аның кайбер үзенчәлекләрен аңларга булыша. Без бу өзектәге ышаныч өстәүче өч якка игътибар итәрбез.

4. а) Йәзәкил күренешендәге елга яһүдләрнең нинди фатихалар алачагын аңлаткан? ә) Изге Язмаларда «елга» һәм «су» дигән сүзләрнең кулланылышы Йәһвәнең үз халкын фатихалаячагына ничек ышандыра? («Йәһвә фатихаларының елгалары» дигән рамканы кара.)

4 Фатихалар елгасы. Изге Язмаларда елгалар һәм су Йәһвәнең тормыш бирүче фатихалар агымын сурәтләр өчен кулланыла. Йәзәкил андый елганың гыйбадәтханәдән агып чыгуын күргән. Бу Аллаһы халкының, алар саф гыйбадәт яклы булса, Йәһвәнең тормыш бирүче рухи фатихаларын татыячагын аңлаткан. Нинди фатихалар турында сүз бара? Мәсәлән, руханилар аларга яңадан үгет-нәсыйхәт бирер иде. Гыйбадәтханәдә кабат корбаннар китерелер иде, һәм шуңа күрә яһүдләр үз гөнаһларының йолып алыначагына ышана алган (Йәз. 44:15, 23; 45:17). Алар яңадан, әйтерсең лә гыйбадәтханәдән агып чыккан саф сулар белән юынгандай, чиста булыр иде.

5. Ни өчен фатихаларның бар кешеләргә дә җитәчәгенә һәм аларның һәрвакыт булачагына шикләнмәскә була?

5 Фатихалар бар кешеләргә дә җитәрме һәм алар һәрвакыт булырмы? Күренеш шулай булачагына бер шик тә калдырмый. Анда күрсәтелгәнчә, елга гаҗәеп рәвештә киңәя: кечкенә генә инештән нибары якынча ике километрдан соң зур, көчле агымга әйләнә! (Йәз. 47:3—5) Яһүдләрнең торгызылган җирләрендә халык саны үсәргә мөмкин, шулай да Йәһвәнең фатихалары барысына да җитәрлек булачак. Шулай итеп, бу елга байлык белән муллыкны сурәтли!

6. а) Елга турындагы күренеш нәрсәгә ышандырган? ә) Бу күренештә нинди кисәтү яңгыраган? (Искәрмәне дә кара.)

6 Тормыш бирүче сулар. Йәзәкилнең күренешендәге елга, Үле диңгезгә кушылып, аның зур өлешен терелтә. Елга сулары күп-күп балыкларга тормыш бирә. Балыкларның төрлелеге Бөек диңгездәге, ягъни Урта диңгездәге, кебек була. Үле диңгез ярында, бер-берсеннән ерак урнашкан ике шәһәр арасында, хәтта балык тоту кәсебе чәчәк ата. Фәрештәнең сүзләре буенча, «шул агым аккан бар җирдә бөтен нәрсә яшәр». Йәһвә йортыннан агучы сулар Үле диңгезнең бар җирләренә дә җитәргә тиеш булганмы? Юк. Фәрештә аңлатканча, тормыш бирүче сулар кайбер сазлы урыннарга җитмәгән. Бу урыннар «ташландык хәлдә, тозлы» булган * (Йәз. 47:8—11). Бу күренеш Аллаһы халкының кабат, саф гыйбадәттә катнашып, чәчәк атачагына ышандырган. Ләкин шул ук вакыт бу күренештә кисәтү дә яңгыраган: кайберәүләр Йәһвәнең фатихаларын кабул итмәячәк һәм савыкмаячак.

7. Яр буендагы агачлар яһүдләрне нәрсәгә ышандырган?

7 Ризык бирүче һәм савыктыручы агачлар. Ә яр буендагы агачлар турында нәрсә әйтеп була? Алар шушы күркәм манзарага тагы да ямь өсти. Шул ук вакыт алар тирән мәгънәгә дә ия. Йәзәкил белән аның якташлары, андый агачларның ай саен тәмле-тәмле җимешләре булачагы турында уйланып һичшиксез шатлангандыр. Күренешнең бу үзенчәлеге Йәһвәнең аларны рухи яктан тукландырачагына ышандырган. Алай гына да түгел, бу агачларның «яфраклары савыгыр өчен булыр» (Йәз. 47:12). Йәһвә белгән: туган якларына кайтачак яһүдләр иң элек рухи савыктыруга мохтаҗ булыр, һәм ул нәкъ шундый савыктыруны вәгъдә иткән дә. Бу басманың 9 нчы бүлегендә каралганча, Йәһвәнең моны ничек эшләгәне торгызылу турындагы башка пәйгамбәрлекләрдә күрсәтелгән булган.

8. Ни өчен Йәзәкилнең күренеше зуррак масштабта үтәлергә тиеш булган?

8 Шулай да, шул ук 9 нчы бүлектә каралганча, әсирлектән кайткан яһүдләр бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен чикле дәрәҗәдә генә күргән. Бу аларның үзләре аркасында шулай булган. Аллаһы халкы әледән-әле яман юлга баскан, буйсынмаган һәм саф гыйбадәтне санга сукмаган. Ничек инде Йәһвә аларны тулысынча фатихалый алган? Якташларының андый тәртибен күреп, тугры яһүдләрнең күңелләре кырылгандыр. Ләкин алар белгән: Йәһвәнең вәгъдәләре үтәлми калмый, ә һәрвакытта да чынга аша. (Йошуа 23:14 укы.) Шуңа күрә Йәзәкил күренеше зуррак масштабта үтәлергә тиеш булган. Әмма кайчан?

Елга бүгенге көндә

9. Йәзәкил күренеше зуррак масштабта кайчан үтәлә?

9 Бу басманың 14 нче бүлегендә әйтелгәнчә, Йәзәкилнең гыйбадәтханә турындагы күренеше «соңгы көннәрдә» — саф гыйбадәт югары күтәрелгән вакытта — зуррак масштабта үтәлә (Ишаг. 2:2). Йәзәкил күренешенең бу өлеше хәзер нинди мәгънәдә үтәлә?

10, 11. а) Нинди фатихалар бүген безгә елга булып ага? ә) Соңгы көннәрдә рухи яктан сусаучы кешеләрнең үсә барган ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен, Йәһвә фатихаларының агымы ничек киңәя?

10 Фатихалар елгасы. Йәһвә йортыннан агучы сулар бүгенге нинди фатихаларны сурәтли? Әлбәттә, безгә рухи яктан тук һәм сәламәт булырга ярдәм итүче бар нәрсәләрне. Бу фатихаларның иң мөһиме — Мәсихнең йолым корбаны. Аның ярдәмендә гөнаһларыбыз юып чистартыла. Аллаһы Сүзендәге саф хакыйкатьләр дә тормыш бирүче чиста сулар белән чагыштырыла (Эфес. 5:25—27). Бу фатихалар елгасы бүген ничек ага?

11 1919 елда Йәһвә хезмәтчеләренең саны берничә мең генә булган. Алар кирәкле рухи ризыкны алырга шат булган. Киләсе дистәләгән елларда аларның саны тиз үсә барган. Хәзер Аллаһы халкы сигез миллионнан артык кешедән тора. Саф хакыйкать сулары һаман да барысына да җитәрлекме? Әйе! Безнең рухи ризыгыбыз мул. Соңгы гасыр дәвамында Аллаһы халкы миллиардлаган Изге Язмалар, китаплар, журналлар, брошюралар һәм буклетлар агымыннан файда күргән. Йәзәкил күренешендәге елга кебек, шушы саф хакыйкатьләр агымы, тиз киңәя барып, бөтен дөньядагы рухи яктан сусаучы кешеләрнең үсә барган ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар инде күптән басылып чыгарыла. Ә хәзер бу басмалар интернетта да 900 дән артык телдә бар! Хакыйкать суы эчкерсез кешеләргә ничек тәэсир итә?

12. а) Ничек итеп хакыйкать кешеләрне терелтә һәм савыктыра? ә) Бу күренештә безнең өчен нинди кисәтү бар? (Искәрмәне дә кара.)

12 Тормыш бирүче сулар. Йәзәкилгә: «Шул агым аккан бар җирдә бөтен нәрсә яшәр»,— дип әйтелгән булган. Торгызылган рухи җирдә яшәүче бар кешеләргә хакыйкать елгасы нинди файда китергәне турында уйланыйк. Миллионлаган кеше, Изге Язмалардагы хакыйкатьне кабул итеп, рухи яктан савыккан. Ләкин күренештә кисәтү дә бар: кайберәүләр хакыйкатьтән читләшер. Йәзәкил күренешендә Үле диңгездә сазлы һәм баткак урыннар калган кебек, кайберәүләрнең йөрәкләре тупасланыр һәм алар хакыйкатькә буйсынмый башлар *. Безнең белән андый хәл була күрмәсен! (Канун 10:16—18 укы.)

13. Күренештәге агачлар безгә нинди файда китерә?

13 Ризык бирүче һәм савыктыручы агачлар. Күренештәге елга ярында үскән агачлар бүген безгә файда китерәме? Һичшиксез! Хәтерлисездер, бу агачлар һәр ай яңа тәмле җимеш бирә һәм яфраклары савыктыра (Йәз. 47:12). Бу Аллаһының үзебезне мул итеп рухи яктан тукландырганын һәм савыктырганын исебезгә төшерә. Бүгенге дөнья рухи яктан чирле һәм ач. Ләкин безне Йәһвә мул итеп тәэмин итә. Сезнең кайчан да булса брошюра укып бетергәндә, конгресста соңгы җырны җырлаганда я телевидениебездәге айлык программаны карап бетергәндә, андый рухи ризыкка ия булу никадәр зур фатиха икәнлеге турында уйланганыгыз бармы? Без чыннан да яхшы тукланабыз (Ишаг. 65:13, 14). Бу рухи ризык рухи сәламәтлегебезне яхшыртамы? Аллаһы Сүзенә нигезләнгән киңәшләр безгә иманыбызны сакларга һәм әхлаксызлык, комсызлык кебек рухи дошманнарга каршы торырга ярдәм итә. Йәһвә шулай ук безгә җитди гөнаһлар белән бәйле рухи чирләрдән савыгырга булышыр өчен чаралар күргән. (Ягъкуб 5:14 укы.) Әйе, Йәзәкил күренешендәге агачлар безгә күп фатихалар китерә.

14, 15. а) Йәзәкил күренешендәге сазлы, савыкмаган урыннардан нинди сабак алып була? ә) Бу күренештәге елга безгә нинди файда китерә?

14 Ләкин без шулай ук теге сазлы, савыкмаган урыннардан сабак ала алабыз. Без Йәһвә фатихаларының үз тормышыбызга агуына киртә куярга теләмибез. Бу дөньядагы күпчелек кеше кебек рухи яктан чирле булып калсак, бик аяныч булыр иде (Мат. 13:15). Без фатихалар елгасыннан файдаланырга чыннан да шат! Аллаһы Сүзендәге саф хакыйкать суларын эчкәндә, вәгазьдә хакыйкатьне башка кешеләр белән уртаклашканда, ышанычлы хезмәтче тарафыннан өйрәтелгән кайгыртучан өлкәннәрдән җитәкчелек, юату һәм ярдәм алганда, без Йәзәкил күренешендәге тормыш бирүче һәм савыктыручы елга турында уйлый алабыз.

15 Ә киләчәктә елга турындагы күренеш ничек үтәлер? Оҗмахта бу елганың агымы тагы да көчлерәк булыр.

Күренешнең оҗмахтагы үтәлеше

16, 17. а) Нинди мәгънәдә символик елга оҗмахта тагы да киңрәк булыр? ә) Оҗмахта шушы фатихалар елгасы безгә нинди файда китерер?

16 Сез үзегезнең дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән бергә оҗмахтагы тормышка шатлануыгызны күз алдына китерәсезме? Йәзәкил күренешендәге елга турында өйрәнү сезгә моны тагы да ачыграк күз алдына китерергә булышыр. Ничек итеп? Әйдәгез, тагын бер тапкыр бу күренешнең ышаныч өстәүче өч ягына игътибар итик.

17 Фатихалар елгасы. Шушы символик елга оҗмахта тагы да киңрәк булыр, чөнки ул рухи гына түгел, ә физик фатихаларны да китерер. Гайсәнең Меңьеллык идарәсе вакытында Аллаһы Патшалыгы тугры кешеләргә йолымнан тулы файда алырга ярдәм итәр. Әкрен-әкрен алар камиллеккә ирешер! Чирләр юкка чыгар, һәм табиблар, шәфкать туташлары, хастаханәләр инде кирәк булмас! «Бөек афәтне» кичереп Армагеддонда исән калган «бихисап күп кеше» тормыш суларыннан файда күрер (Ачыл. 7:9, 14). Ә соңрак бу елга, Йәзәкил күренешендәге кебек, тагы да күбрәк кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен киңәер.

Оҗмахтагы фатихалар елгасы һәркемне яшь һәм сәламәт итәчәк (17 нче абзацны кара)

18. Нинди мәгънәдә «тормыш суы елгасы» Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында көчле агымга әйләнер?

18 Тормыш бирүче сулар. Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында «тормыш суы елгасы» көчле агымга әйләнер (Ачыл. 22:1). Исәпсез миллионлаган, хәтта миллиардлаган, кешеләр үледән терелер һәм оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлек алыр! Йәһвә үз Патшалыгы аша озак вакыт дәвамында җир куенында яткан исәпсез «көчсез үлеләрне» терелтеп фатихалар (Ишаг. 26:19). Ләкин үледән терелтелгән кешеләрнең барысы да мәңге яшәрме?

19. а) Оҗмахта яңа хакыйкатьләр сулары булачагын нәрсә күрсәтә? ә) Нинди мәгънәдә киләчәктә кайбер урыннар «ташландык хәлдә, тозлы» булып калыр?

19 Һәрберсе үзе сайлар. Ул вакытта яңа төргәкләр ачылыр. Шулай итеп, Йәһвәдән килгән саф сулар яңа хакыйкатьләрне һәм яңа күрсәтмәләрне үз эченә алыр. Әллә моның турында уйлану дәртләндермиме? Шулай да кайберәүләр, бу фатиханы кире кагып, Йәһвәгә буйсынмаска булыр. Кайбер кешеләр Меңьеллык идарә вакытында фетнә күтәрер, ләкин аларга оҗмахны бозарга рөхсәт ителмәс (Ишаг. 65:20). Бу Йәзәкил күренешендәге сазлы, «ташландык хәлдә, тозлы» урыннарны исебезгә төшерә. Үҗәтләнеп, тормыш суын эчәргә теләмәгән кешеләр бик акылсыз эш итәр! Башкалар, Меңьеллык идарә тәмамлангач, Шайтан ягына басар. Йәһвәнең гадел идарәсенә каршы чыккан бар кешеләрне бер генә ахыр көтә: мәңгегә үлем (Ачыл. 20:7—12).

20. Мәсихнең Меңьеллык идарәсе вакытында булачак нинди чара Йәзәкил күргән агачларны хәтерләтә?

20 Ризык бирүче һәм савыктыручы агачлар. Йәһвә беребезнең дә мәңгелек тормышны югалтуын теләми. Безгә бу искиткеч мөмкинлекне югалтмаска ярдәм итәр өчен, ул Йәзәкил күренешендәге агачларга охшаш чаралар күрер. Оҗмахта Йәһвә безне рухи яктан гына түгел, ә физик яктан да фатихалар. Мең ел дәвамында Гайсә Мәсих үзенең 144 000 хакимдәше белән бергә идарә итәр. Руханилар буларак, Мәсихнең хакимдәшләре аның йолым корбаны ярдәмендә тугры кешеләргә камиллеккә ирешергә ярдәм итәр (Ачыл. 20:6). Физик һәм рухи сәламәтлек китерәчәк бу чара Йәзәкил күренешендәге җимешләре ризык өчен, ә яфраклары савыгу өчен булган агачларны хәтерләтә. Рәсүл Яхъя да Йәзәкилнекенә охшаш матур күренеш алган. (Ачылыш 22:1, 2 укы.) Яхъя күргән агачлардагы яфраклар «халыкларны савыктыру өчен» булган. Исәпсез миллионлаган тугры кеше 144 000 рухани хезмәтеннән файда күрер.

21. а) Йәзәкил күренеше турында уйлану сезгә ничек тәэсир итә? («Кечкенә генә инеш көчле агымга әйләнә!» дигән рамканы кара.) ә) Без тагын нәрсә карап чыгарбыз?

21 Йәзәкил күренешендәге елга турында уйланганда, йөрәгебез тынычлык һәм өмет белән тула. Безне искиткеч киләчәк көтә! Уйлап кына карагыз: Йәһвә, безгә оҗмахны күз алдына китерергә ярдәм итәр өчен, меңләгән ел элек күп пәйгамбәрлекләр яздырткан һәм безне аларның бөек үтәлешен күрергә чакыра. Ләкин сез: «Оҗмахта минем өчен урын булырмы икән?» — дип уйлана аласыз. Йәзәкил пәйгамбәрлегенең соңгы өзекләре моңа ышаныч өсти. Ничек итеп? Әйдәгез, белик.

^ 3 абз. Өстәвенә, әсирлектәге кайбер яһүдләр туган илләренең топографиясен хәтерләгән һәм елганың Иерусалимнан Үле диңгезгә ага алмаганын белгән, чөнки моның өчен елга кайбер урыннарда тау өстенә агарга тиеш булган.

^ 6 абз. Кайбер белгечләр моны уңай як дип саный, чөнки ул вакытта Үле диңгез янында тозны консервант итеп кулланыр өчен җыю табышлы эш булган. Ләкин бу өзектә шушы сазлы урыннар турында ачыктан-ачык «алар савыкмас» дип әйтелә. Йәһвә йортыннан аккан тормыш бирүче сулар бу урыннарга кадәр җитмәгәнгә, алар савыкмас һәм үле булып калыр. Шуңа күрә бу очракта сазлы урыннарның тозлы булуы турында, күрәсең, тискәре мәгънәдә әйтелә (Зәб. 107:33, 34; Ирм. 17:6).

^ 12 абз. Нәкъ шулай ук Гайсәнең ятьмә турындагы мисалында, күп балык эләксә дә, кайбер балыклар «яхшы» булмаган. Ашарга яраксызларын читкә ташларга кирәк булган. Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: Йәһвә оешмасына килгән күп кенә кеше вакыт узу белән үзләренең тугрылыксыз икәннәрен күрсәтер (Мат. 13:47—50; 2 Тим. 2:20, 21).