Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

21 НЧЕ БҮЛЕК

«Шәһәр „Йәһвә анда“ дигән исем йөртер»

«Шәһәр „Йәһвә анда“ дигән исем йөртер»

ЙӘЗӘКИЛ 48:35

ТЕМА: Шәһәрнең һәм иганәнең мәгънәсе

1, 2. а) Җирнең бер өлеше нинди махсус кулланыш өчен аерып куелган булган? (Түбәндәге рәсемне кара.) ә) Бу күренеш әсирләрне нәрсәгә ышандырган?

ҮЗЕНЕҢ соңгы күренешендә Йәзәкил махсус кулланыш өчен аерып куелган җир өлешен күрә. Аерып куелган өлеш берәр Исраил кабиләсенә түгел, ә Йәһвәгә иганә итеп бирелгән. Йәзәкил шулай ук кызыксыну уята торган исеме булган шәһәрне күрә. Күренешнең бу өлеше әсирләрне шуңа ышандыра: алар туган илләренә кайткач, Йәһвә үзләре белән булачак.

2 Йәзәкил шушы иганәне җентекләп сурәтли. Әйдәгез, аның бу хәбәрен карап чыгыйк, чөнки ул бүгенге Йәһвә хезмәтчеләре өчен зур әһәмияткә ия.

«Шакмак өлешне, шул исәптән шәһәр биләмәсен...»

3. Йәһвә аерып куйган җир нинди биш өлештән торган һәм һәрбер өлешнең максаты нинди булган? («Сез бу җирдән иганә итеп бирәчәк өлеш» дигән рамканы кара.)

3 Махсус кулланыш өчен аерып куелган җирдә «шакмак өлеш» булган. Ул төньяктан көньякка — 25 000 терсәк (13 км) һәм көнчыгыштан көнбатышка 25 000 терсәк озынлыкта булган. Ул буйга өч өлешкә бүленгән булган. Өске өлеш — левилеләр өчен, ә уртадагы өлеш гыйбадәтханә һәм руханилар өчен аерылган булган. Шушы ике өлеш «изге иганәне» тәшкил иткән. Ә аскы «калган өлеш» «гади кулланыш өчен» булган. Ул шәһәрнеке булган (Йәз. 48:15, 20).

4. Йәһвәгә бирелгән иганә турындагы хәбәрдән без нәрсәгә өйрәнәбез?

4 Йәһвәгә бирелгән иганә турындагы хәбәрдән без нәрсәгә өйрәнәбез? Иң башта махсус иганә итеп җир аерып куеп, ә аннары кабиләләргә җир биреп, Йәһвә рухи нәрсәләр иң мөһим булырга тиешлеген күрсәткән (Йәз. 45:1). Һичшиксез, әсирләр җирне андый тәртиптә бүлүдән күп нәрсәне аңлаган. Йәһвәгә гыйбадәт кылу тормышларында беренче урында торырга тиеш булган. Без дә бүген Аллаһы Сүзен өйрәнү, мәсихче җыелышларга йөрү һәм вәгазьдә катнашу кебек рухи эшләрне иң мөһим дип саныйбыз. Йәһвәдән үрнәк алып, дөрес приоритетлар куйганда, без гыйбадәт кылуыбызны беренче урынга куеп яшибез.

«Шәһәр шул өлешнең уртасында булыр»

5, 6. а) Шәһәр кемнеке булган? ә) Шәһәр нәрсәне аңлатмый һәм ни өчен?

5 Йәзәкил 48:15 укы. Шәһәрнең һәм аның тирәсендәге җирнең мәгънәсе нинди булган? (Йәз. 48:16—18) Күренештә Йәһвә Йәзәкилгә: «Бу өлеш бөтен Исраил халкыныкы булыр»,— дип әйткән (Йәз. 45:6, 7). Шулай итеп, шәһәр һәм аның тирәсендәге җир Йәһвәгә иганә итеп биреләчәк «изге өлешнеке» булмаган (Йәз. 48:9). Моны истә тотып, әйдәгез, шәһәрнең безнең өчен нинди мәгънәгә ия икәнен карап чыгыйк.

6 Шәһәр турындагы хәбәрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз икәнен аңлар өчен, башта шәһәрнең нәрсәне аңлатмаганын күрик. Ул торгызылган Иерусалимны һәм андагы гыйбадәтханәне аңлатмый. Ни өчен? Чөнки Йәзәкил күренешендәге шәһәрдә гыйбадәтханә юк. Шәһәр шулай ук әсирләр кайткан Исраил җирендәге башка берәр шәһәрне дә аңлатмый. Ни өчен? Чөнки кайткан әсирләр дә, аларның токымнары да күренештәге шәһәргә охшаш шәһәрне төземәгән. Шәһәр күктәге шәһәрне дә аңлатмый. Ни өчен? Чөнки ул «гади», изге булмаган кулланыш өчен җирдә төзелгән булган (Йәз. 42:20).

7. Йәзәкил күренешендәге шәһәр нәрсә ул? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

7 Алайса, Йәзәкил күренешендәге шәһәр нәрсә ул? Шуны истә тотыйк: шәһәрне һәм Исраил җирен ул бер үк күренештә күргән (Йәз. 40:2; 45:1, 6). Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, Исраил җире рухи җирне аңлата, шуңа күрә шәһәр дә рухи шәһәргә карый. Гадәттә, «шәһәр» дигәндә, нәрсә күздә тотыла? Бу сүз бергәләп яшәүче кешеләрдән торган ниндидер оештырылган структураны аңлата. Шулай итеп, Йәзәкил күргән шакмак формасындагы шәһәр, күрәсең, яхшы оештырылган административ органны сурәтли.

8. Бу административ орган кайда эш итә һәм ни өчен алай дип әйтеп була?

8 Бу административ орган кайда эш итә? Йәзәкил күренешеннән күренгәнчә, бу шәһәр рухи җир чикләре эчендә урнашкан. Димәк, бүген бу административ орган Аллаһы халкы яши торган символик җир чикләре эчендә эш итә. Ә шәһәрнең гади, ягъни изге булмаган, җирдә урнашуы нәрсәне аңлата? Бу шәһәрнең күктәге түгел, ә җирдәге административ органга караганын күрсәтә. Ул рухи оҗмахта яшәүче һәркемнең файдасына эш итә.

9. а) Бүген шушы административ орган кемнән тора? ә) Меңьеллык идарәсе вакытында Гайсә нәрсә эшләр?

9 Шушы административ орган кемнән тора? Йәзәкил күренешендә шәһәр хөкүмәтендәге җитәкче «башлык» дип атала (Йәз. 45:7). Ул халыкның күзәтчесе булган, әмма рухани да, левиле дә булмаган. Бу башлык күбесенчә изге рух белән майланмаган күзәтчеләрдән тора. «Башка сарыклардан» булган бу рухи көтүчеләр җирдә яши һәм Мәсихнең күктәге хөкүмәтенә басынкылык белән хезмәт итә (Яхъя 10:16). Меңьеллык идарәсе вакытында Гайсә «бөтен җир буйлап» мирзаларны — яхшы өлкәннәрне билгеләр (Зәб. 45:16). Күктәге Патшалыкның җитәкчелеге астында алар Меңьеллык идарә вакытында Аллаһы халкының файдасына эш итәр.

«Йәһвә анда»

10. Шәһәрнең исеме нинди һәм бу нәрсәгә ышандыра?

10 Йәзәкил 48:35 укы. Шәһәр «Йәһвә анда» дип атала. Бу исем Йәһвә шәһәрдә яши икәненә ышандыра. Йәзәкилгә бу шәһәрнең җир уртасында урнашканын күрсәтеп, Йәһвә, асылда, әсирләргә: «Мин яңадан сезнең белән булырмын!» — дип әйткән. Нинди дәртләндергеч вәгъдә!

11. Йәзәкилнең шәһәр турындагы күренешеннән һәм шәһәр исеменнән нәрсәгә өйрәнеп була?

11 Йәзәкил пәйгамбәрлегенең бу өлешеннән нәрсәгә өйрәнеп була? Шәһәргә охшаш бу административ органның исеме Аллаһы хезмәтчеләрен шуңа ышандыра: Йәһвә җирдә үзләре белән бергә хәзер яши һәм һәрвакыт яшәячәк. Бу исем шулай ук мөһим хакыйкатьне ассызыклый: бу шәһәрнең максаты кешеләргә хакимлек бирү түгел; Йәһвә аның ярдәмендә ярату һәм акыллылык күрсәтеп үз ихтыярын үти. Мәсәлән, Йәһвә гади кешеләрдән торган шушы административ органга образлы җирне үзләре теләгәнчә бүләргә хакимлек бирмәгән. Моның урынына Йәһвә үзе үз хезмәтчеләренә, шул исәптән гади кешеләргә, мирас, ягъни вазифалар бүлеп куя, һәм бу административ орган моны хөрмәт итәргә тиеш (Йәз. 46:18; 48:29).

12. а) Шәһәрнең нинди үзенчәлеге бар һәм бу нәрсәне аңлата? ә) Бу үзенчәлек мәсихче күзәтчеләр өчен нинди җитди кисәтү булып тора?

12 «Йәһвә анда» исемле шәһәрнең тагын нинди үзенчәлеге бар? Борынгы вакытта кешеләр, шәһәрне яклар өчен, стеналар төзегән һәм мөмкин кадәр азрак капкалар ясарга тырышкан. Бу шәһәрнең исә 12 капкасы бар! (Йәз. 48:30—34) Капкаларның күп булуы (шакмак шәһәрнең һәр ягында өчәр) шәһәр идарәчеләренең ачык йөзле булуын күрсәтә. Өстәвенә, шәһәрнең унике капкасы шуны ассызыклый: «бөтен Исраил халкы» анда керә алган (Йәз. 45:6). Бу ачык шәһәр мәсихче күзәтчеләр өчен җитди кисәтү булып тора. Йәһвә алардан үзләрен дусларча тотуын һәм рухи оҗмахта яшәүче һәркем өчен ачык йөзле булуын көтә.

Мәсихче күзәтчеләр ачык йөзле, алар янына килү җиңел (12 нче абзацны кара)

Аллаһы халкы «гыйбадәт кылыр өчен» килә һәм «шәһәрне кайгырта»

13. Йәһвә кешеләрнең нинди эшләр белән шөгыльләнәчәге турында әйтә?

13 Йәзәкил вакытына кайтып, аның җирне бүлү турындагы зур күренешенең башка нечкәлекләренә игътибар итик. Йәһвә кешеләрнең төрле эшләр белән шөгыльләнәчәге турында әйтә. Руханилар — «изге урын хезмәтчеләре» — корбаннар китерергә һәм Йәһвә алдында хезмәт итәргә тиеш булган. Левилеләр «гыйбадәтханәдәге вазифаларны үтәү өчен, андагы хезмәт һәм үтәлергә тиешле бар нәрсәләр өчен җаваплы» булыр (Йәз. 44:14—16; 45:4, 5). Өстәвенә, шәһәр янында эшчеләр эшләргә тиеш булган. Кем бу эшчеләр?

14. Шәһәр янында эшләүче кешеләр безгә нинди мөмкинлегебезне хәтерләтә?

14 Шәһәр янында эшләүче кешеләр — «бар Исраил кабиләләренең кешеләре». Алар «шәһәрдә хезмәт итүчеләргә ризык» булырлык уңыш үстерә (Йәз. 48:18, 19). Бүген без моңа охшаш булышлык итү мөмкинлегенә ия. Рухи оҗмахта яшәүче һәркем Мәсихнең майланган кардәшләренә һәм «бихисап күп кеше» арасыннан җаваплы кардәшләргә булышлык итә ала (Ачыл. 7:9, 10). Без моны, башлыча, ышанычлы хезмәтче җитәкчелегенә буйсынып эшлибез.

15, 16. а) Йәзәкил күренешендә тагын нинди нечкәлек бар? ә) Безнең нинди охшаш эшләрдә катнашу мөмкинлегебез бар?

15 Йәзәкил күренешендә хезмәтебезгә кагылышлы сабак алырлык тагын бер нечкәлек бар. Нинди? Йәһвә левиле булмаган 12 кабилә әгъзаларының ике урында: гыйбадәтханә ишегалдында һәм шәһәр биләмәсендә эш итәчәге турында әйтә. Һәрбер урында алар нәрсә эшли? Бар кабилә кешеләре гыйбадәтханә ишегалдына Йәһвәгә корбаннар китереп «гыйбадәт кылыр өчен» килә (Йәз. 46:9, 24). Ә шәһәр биләмәсендә бар кабилә кешеләре, җирне эшкәртеп, шәһәргә булышлык итә. Бу эшчеләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Бүген «бихисап күп кешенең» Йәзәкил күренешендә башкарылган эшләргә охшаш эшләрдә катнашу мөмкинлеге бар. Алар Йәһвәгә «аның гыйбадәтханәсендә», мактау корбаннары китереп, гыйбадәт кыла (Ачыл. 7:9—15). Алар вәгазь эшендә катнаша һәм мәсихче җыелышта, комментарийлар биреп һәм җырлар җырлап, иманнарын чагылдыра. Йәһвәгә шулай итеп гыйбадәт кылу — аларның төп җаваплылыгы (1 Елъ. 16:29). Өстәвенә, күпләр Аллаһы оешмасына, башка төрле эшләрдә катнашып, булышлык итә ала. Мәсәлән, алар Патшалык Залларын һәм филиал биналарын төзи һәм ремонтлый һәм Йәһвә оешмасының башка күп төрле проектларында катнаша. Башкалар бу проектларга материаль яктан булышлык итә. Рухи җирне шулай итеп эшкәрткәндә, алар барысын «Аллаһы даны өчен» эшли (1 Көр. 10:31). «Андый корбаннар Аллаһыны сөендерә» икәнен белеп, алар үз эшләрен ашкынып һәм шатланып башкара (Евр. 13:16). Сез андый мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышасызмы?

Йәзәкил күренешендәге шәһәрдә һәм аның тирәсендә башкарылган төрле эшләрдән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (14—16 нчы абзацларны кара)

«Яңа күкләрне һәм яңа җирне көтеп яшибез»

17. а) Киләчәктә Йәзәкил күренеше зуррак масштабта ничек үтәлер? ә) Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында шәһәргә охшаш административ орган кемнең файдасына эш итәр?

17 Йәзәкилнең игәнә турындагы күренеше киләчәктә зуррак масштабта үтәлерме? Әйе! Шуның турында уйланыйк: Йәзәкил «иганә итеп бирелгән изге өлешнең» («Йәһвәнең изге урыны» торган өлешнең) Исраил җире уртасында урнашканын күргән (Йәз. 48:10). Армагеддоннан соң да, җирнең кайсы төбәгендә генә яшәсәк тә, Йәһвә безнең белән яшәр (Ачыл. 21:3). Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында шәһәргә охшаш административ орган, ягъни Аллаһы халкы турында кайгыртырга билгеләнәчәк кешеләр, бөтен җирдә эш итеп, «яңа җиргә» — яңа җәмгыятькә — ярату күрсәтеп җитәкчелек биреп торыр (2 Пет. 3:13).

18. а) Бу административ органның алга таба да Аллаһы ихтыяры буенча эш итәчәген без кайдан беләбез? ә) Бу шәһәрнең исеме безне нәрсәгә ышандыра?

18 Шәһәргә охшаш административ органның алга таба да Аллаһы ихтыяры буенча эш итәчәген без кайдан беләбез? Аллаһы Сүзеннән ачык күренгәнчә, 12 капкасы булган җирдәге шәһәр 144 000 Мәсих хакимдәшеннән торган 12 капкалы күктәге шәһәргә, ягъни Яңа Иерусалимга охшаш (Ачыл. 21:2, 12, 21—27). Димәк, җирдәге образлы шәһәр Аллаһы Патшалыгы күктә кабул иткән бар карарларны үтәп эш итәр. Әйе, «Йәһвә анда» дигән шәһәрнең исеме безне шуңа ышандыра: оҗмахта саф гыйбадәт мәңге чәчәк атачак. Нинди искиткеч киләчәк безне көтә!