Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

20 НЧЕ БҮЛЕК

«Җирне мирас итеп бүлү»

«Җирне мирас итеп бүлү»

ЙӘЗӘКИЛ 45:1

ТЕМА: Җирне бүлүнең мәгънәсе

1, 2. а) Йәзәкил Йәһвәдән нинди күрсәтмә ала? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

ЙӘЗӘКИЛ әле генә күренеш күргән. Бәлки, ул аңа якынча 900 ел элек Муса белән Йошуа көннәрендә булган вакыйгаларны хәтерләткәндер. Ул вакытта Йәһвә Мусага Вәгъдә ителгән җирнең чикләрен билгеләп күрсәткән һәм соңрак Йошуага шул җирне Исраил кабиләләренә бүлеп бирергә кушкан (Сан. 34:1—15; Йош. 13:7; 22:4, 9). Хәзер исә, б. э. к. 593 елда, Йәһвә Йәзәкилгә һәм башка әсирләргә Вәгъдә ителгән җирне кабат Исраил кабиләләренә бүлеп бирергә куша! (Йәз. 45:1; 47:14; 48:29)

2 Бу күренештә Йәзәкил белән аның әсирдәшләре өчен нинди хәбәр булган? Ул бүгенге Аллаһы халкын ничек ныгытырга мөмкин? Аның киләчәктә зуррак үтәлеше булырмы?

Күренештәге дүрт ышандыручы вәгъдә

3, 4. а) Йәзәкилнең соңгы күренешендә әсирләр өчен нинди дүрт вәгъдә яңгыраган? ә) Бу бүлектә без нинди вәгъдәне карап чыгарбыз?

3 Йәзәкилнең соңгы күренеше аның китабының тугыз бүлегендә сурәтләнә (Йәз. 40:1—48:35). Бу күренештә әсирләр өчен туган якларына кайтулары белән бәйле дүрт ышандыручы вәгъдә булган. Нинди вәгъдәләр турында сүз бара? Беренчедән, саф гыйбадәт торгызылачак. Икенчедән, кайткан халыкны тәкъва руханилар һәм көтүчеләр җитәкләячәк. Өченчедән, Исраилгә кайткан бар кешеләргә мирас итеп җир биреләчәк. Һәм дүртенчедән, Йәһвә кабат үз халкы белән булачак һәм алар арасында яшәячәк.

4 Бу басманың 13, 14 нче бүлекләрендә беренче ике вәгъдә — саф гыйбадәтнең торгызылуы һәм тәкъва көтүчеләрнең җитәкчелеге турындагы вәгъдәләр хакында әйтелгән. Бу бүлектә без өченче вәгъдәгә — җир мирас итеп биреләчәк дигән ышандыруга игътибар итәрбез. Киләсе бүлектә без Йәһвәнең үз халкы арасында яшәячәге турындагы вәгъдәсен карап чыгарбыз (Йәз. 47:13—21; 48:1—7, 23—29).

«Ул [бу җир] сезгә мирас итеп бирелә»

5, 6. а) Нинди «җир» мирас итеп бирелергә тиеш булган? (Бүлек башындагы рәсемне кара.) ә) Җирне бүлү турындагы күренеш нинди максат белән бирелгән булган?

5 Йәзәкил 47:14 укы. Күренештә Йәһвә Йәзәкилгә «Гадән бакчасына охшаш» булачак җиргә игътибар итәргә кушкан (Йәз. 36:35). Шуннан соң Йәһвә болай дигән: «Бу җирне сез Исраилнең 12 кабиләсенә мирас итеп бирерсез» (Йәз. 47:13). Мирас итеп биреләчәк «җир» исраиллеләр кайткан җир булган. Йәзәкил 47:15—21 дә әйтелгәнчә, Йәһвә бөтен шул җирнең чикләрен төгәл һәм җентекләп билгеләгән.

6 Җирне бүлү турындагы күренеш нинди максат белән бирелгән булган? Чикләрнең төгәл билгеләнүе Йәзәкилне һәм аның әсирдәшләрен туган якларына һичшиксез кайтачакларына ышандырган. Әйе, Йәһвәнең шундый җентекле вәгъдәсе әсирләрнең күңелләрен күтәргәндер! Аллаһының борынгы халкы үзләре өчен бүленгән җирне чыннан да мирас итеп алганмы? Әйе, алган.

7. а) Б. э. к. 537 елда нинди вакыйга булган һәм ул безгә бүгенге нинди хәлне хәтерләтә? ә) Башта без нинди сорауга җавап табарбыз?

7 Б. э. к. 537 елда, Йәзәкил бу күренешне күргәннән соң якынча 56 ел узгач, меңләгән әсир, Вәгъдә ителгән җиргә кайтып, аны мирас итеп ала башлаган. Шушы истәлекле вакыйга Аллаһы халкы бүгенге көннәрдә кичергән хәлгә охшаш. Ниндидер мәгънәдә безгә дә җир бүлеп бирелгән. Ничек итеп? Йәһвә үзенең хезмәтчеләрен рухи җиргә керткән һәм аларга рухи мирас биргән. Шуңа күрә Йәзәкил күренешеннән бүгенге Аллаһы халкының рухи җирдә урнашуы турында күпне белеп була. Әмма башта, әйдәгез, мондый сорауга җавап табыйк: ни өчен рухи җир бүген чыннан да бар дип әйтеп була?

8. а) Йәһвә Исраил халкын нинди халык белән алыштырган? ә) Рухи җир нәрсә ул? б) Рухи җир кайчан барлыкка килгән һәм анда кем яши?

8 Моңа кадәрге күренештә Йәһвә Исраилнең туган якларына кайтуы турындагы пәйгамбәрлекләр зуррак масштабта үтәләчәк икәнен күрсәткән. Бу Аллаһының «хезмәтчесе Давыт», ягъни Гайсә Мәсих, 1914 елда патша булып идарә итә башлагач булган (Йәз. 37:24). Ул вакытка Исраил халкы инде күптән рухи исраиллеләр белән — Аллаһының майланган мәсихчеләрдән торган халкы белән алыштырылган булган. (Маттай 21:43; 1 Петер 2:9 укы.) Әмма Йәһвә Исраил халкын рухи халык белән алыштырып кына калмаган, ә шулай ук Исраил җирен рухи җиргә — рухи оҗмахка алыштырган (Ишаг. 66:8). Бу басманың 17 нче бүлегеннән күргәнебезчә, рухи җирдә майланган мәсихчеләр 1919 елдан бирле иминлектә, рухи муллыкта Йәһвәгә гыйбадәт кыла. («Ни өчен 1919 ел?» дигән 9Ә рамкасын кара.) Вакыт узу белән, җирдә яшәргә өметләнгән «башка сарыклар» да шушы рухи җирдә урнаша башлаган (Яхъя 10:16). Әлбәттә, бу рухи оҗмах әле дә үсә һәм киңәя бара, әмма аның фатихаларын без тулысынча Армагеддоннан соң гына татырбыз.

Җирне бертигез өлешләргә төгәл бүлү

9. Йәһвә җирне бүлү турында нинди күрсәтмәләр биргән?

9 Йәзәкил 48:1, 28 укы. Җирнең чикләрен билгеләгәннән соң, Йәһвә аны ничек бүләргә икәнлеген җентекләп аңлаткан. Йәһвә җирне 12 кабилә өчен бертигез өлешләргә үлчәп бүләргә кушкан. Җирне бүлгәндә, төньякта Дан кабиләсеннән башлап, көньякта Гәд кабиләсе белән тәмамларга кирәк булган. Һәрбер кабилә мирас итеп алачак өлеш көнчыгыш чиктән алып көнбатыштагы Бөек диңгезгә, ягъни Урта диңгезгә, таба буйга сузылырга тиеш булган (Йәз. 47:20).

10. Күренешнең бу өлеше әсирләрне нәрсәгә ышандыра алган?

10 Күренешнең бу өлеше әсирләрне нәрсәгә ышандыра алган? Йәзәкилнең җирнең бүленүен җентекләп тасвирлап бирүе аларны бу эшнең тәртипле рәвештә алып барылачагына ышандыргандыр. Моннан тыш, җирне 12 кабилә өчен төгәл бүлү шуны ассызыклаган: исраиллеләр туган җирләрендә мирасны һичшиксез алачак. Һичкем, кайткач, йортсыз калмаячак.

11. Бүген бу күренеш безне ничек ныгытырга мөмкин? («Җирне бүлү» дигән рамканы кара.)

11 Бүген бу күренеш безне ничек ныгытырга мөмкин? Әсирләр кайткан җирдә руханилар, левилеләр һәм башлыклар өчен генә түгел, ә 12 кабиләдәге бар халык өчен дә урын булган (Йәз. 45:4, 5, 7, 8). Бүген дә рухи оҗмахта майланган мәсихчеләр калдыгы өчен һәм «бихисап күп кеше» арасында үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләр өчен генә түгел, ә Йәһвәнең бөтен сарыклары өчен урын бар * (Ачыл. 7:9). Оешмада кем булып кына хезмәт итсәк тә, һәрберебез рухи җирдә яши һәм кыйммәтле вазифа үти. Нинди ныгытучы фикер!

Аллаһы оешмасында нинди генә вазифалар үтәсәк тә, Йәһвә һәрберебезнең тырышлыкларын кадерли (11 нче абзацны кара)

Ике төп аерма һәм аларның мәгънәсе

12, 13. Йәһвәнең Йәзәкил күренешендәге җирне бүлүгә кагылышлы күрсәтмәләре нәрсә белән аерылып торган?

12 Йәһвәнең җирне бүлүгә кагылышлы кайбер сүзләре Мусага бирелгән күрсәтмәләрдән аерылып торган. Бу Йәзәкилне гаҗәпләндергәндер. Әйдәгез, ике андый аерманы карап чыгыйк. Берсе — җир белән, икенчесе кешеләр белән бәйле.

13 1. Җир белән бәйле аерма. Муса зур кабиләләргә кечерәк кабиләләргә караганда күбрәк җир бирергә тиеш булган (Сан. 26:52—54). Ләкин Йәзәкил күренешендә Йәһвә бар кабиләләргә «бертигез» өлешләр бирергә кушкан (Йәз. 47:14). Шулай итеп, 12 кабиләнең һәрберсенә мирас итеп биреләчәк җирдә төньяк чигеннән көньяк чигенә кадәр бертигез ара булган. Исраиллеләр нинди генә кабиләдән булмасын, барысы да Вәгъдә ителгән уңдырышлы җирнең муллыгыннан бертигез файдалана алган.

14. Йәһвәнең килмешәкләргә кагылышлы күрсәтмәләре Канунда әйткәннәреннән нәрсә белән аерылып торган?

14 2. Кешеләр белән бәйле аерма. Муса кануны чит ил кешеләрен яклаган һәм аларга Йәһвәгә табынырга ирек биргән, әмма алар Исраил җирен мирас итеп ала алмаган (Лев. 19:33, 34). Ләкин Йәһвәнең Йәзәкилгә биргән күрсәтмәләре Канунда әйтелгәннәрдән бик нык аерылып торган. Йәһвә аңа болай дигән: «Килмешәккә мирасны үзе яшәгән кабиләдә бирегез». Шулай итеп «Исраилдә туган кеше» белән килмешәк арасындагы аерма юк ителгән (Йәз. 47:22, 23). Йәзәкил күргән җирдә гыйбадәт кылучылар арасында бердәмлек һәм тигезлек хөкем сөргән (Лев. 25:23).

15. Йәһвәнең җиргә һәм кешеләргә кагылышлы күрсәтмәләре нинди хакыйкатьне раслый?

15 Йәзәкилгә бирелгән, җир һәм кешеләр белән бәйле шушы ике күрсәтмә Йәһвәгә табынучы әсирләрне шуңа ышандырган: алар Исраилдә туган булса да, килмешәк булса да, Йәһвә һәрберсенә мирас итеп бертигез биләмә бирәчәк (Езра 8:20; Ник. 3:26; 7:6, 25; Ишаг. 56:3, 8). Бу күрсәтмәләр шулай ук Йәһвәнең үзенең бар хезмәтчеләренә бертигез карый һәм һәрберсен бик кадерли икәненә ышандырган. (Һәггәй 2:7 укы.) Бүген дә, без күктә яшәргә я җирдә яшәргә өметләнсәк тә, бу хакыйкать безнең өчен зур әһәмияткә ия.

16, 17. а) Җир һәм кешеләр белән бәйле үзенчәлекләрне карап чыгуның файдасы нинди? ә) Киләсе бүлектә без нәрсә карап чыгарбыз?

16 Җир һәм кешеләр белән бәйле шушы үзенчәлекләрне карап чыгуның нинди файдасы бар? Бу шуны күрсәтә: бүген бердәмлек һәм тигезлек бөтендөнья кардәшлегебезнең аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Йәһвә кешеләрне аермый. Без дә үз-үзебездән сорарга тиеш: «Ә мин, Йәһвәдән үрнәк алып, кешеләргә бертигез карыйммы? Мин һәрбер кардәшемне, милләтенә я шартларына карамастан, чын күңелдән хөрмәт итәмме?» (Рим. 12:10). Без барыбыз да Йәһвә биргән рухи оҗмахның фатихаларыннан бертигез файдалана алуыбызга һәм күктәге Атабызга җан-тән белән бирелеп хезмәт итә алуыбызга шат (Гәл. 3:26—29; Ачыл. 7:9).

Без, Йәһвәдән үрнәк алып, бар кешеләргә дә бертигез карыйбызмы һәм барысын да хөрмәт итәбезме? (15, 16 нчы абзацларны кара)

17 Ә хәзер, әйдәгез, Йәзәкилнең соңгы күренешендә бирелгән дүртенче вәгъдәгә — Йәһвә әсирләр белән яшәячәк дигән ышандыруга игътибар итик. Бу вәгъдәдән нәрсәне белеп була? Бу сорауга җавап киләсе бүлектә бирелер.

^ 11 абз. Йәһвә рухи җирдә руханиларга һәм башлыкларга биргән махсус урын һәм йөкләмә турында бу басманың 14 нче бүлегендә сүз бара.