Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 НЧЕ БҮЛЕК

«Йәһвә Аллаһыңа табын»

«Йәһвә Аллаһыңа табын»

МАТТАЙ 4:10

ТЕМА: Ни өчен саф гыйбадәт торгызылырга тиеш?

1, 2. Б. э. 29 елының көзендә Гайсә Яһүдия чүленә ничек эләккән һәм анда аның белән нәрсә булган? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

БЕЗНЕҢ ЭРАНЫҢ 29 елы. Көз. Гайсә Үле диңгезнең төньягында урнашкан Яһүдия чүлендә. Ул суга чумдырылганнан соң һәм майланганнан соң, аны бу урынга изге рух алып килгән. Монда, ташлы, кыялы һәм сусыз җирдә, Гайсә 40 көн буе тынычлыкта ураза тоткан, дога кылган һәм уйланган. Шул вакыт дәвамында Йәһвә, күрәсең, үз Улы белән аралашып, аны булачак вакыйгаларга әзерләгән.

2 Инде ачыккан һәм хәлсезләнгән Гайсә янына Шайтан килә. Аннан соң булган вакыйгалар мөһим бәхәсле сорауны ачыклый. Бу сорау саф гыйбадәтне яратучыларның һәммәсенә, шул исәптән сезгә дә кагыла.

«Әгәр дә син Аллаһы улы икән...»

3, 4. а) Шайтан беренче ике вәсвәсәсен нинди сүзләр белән башлаган һәм ул Гайсәдә нинди шикләр тудырмакчы булган? ә) Бүген Шайтан охшаш алымнарны ничек куллана?

3 Маттай 4:1—7 укы. Беренче ике вәсвәсәсен Шайтан «әгәр дә син Аллаһы улы икән...» дигән хәйләле сүзләр белән башлый. Әллә Шайтан Гайсәнең Аллаһы Улы булуына шикләнгәнме? Юк. Гайсә — Аллаһының беренче Улы икәнен бу бозык фәрештә бик яхшы белгән (Көл. 1:15). Һичшиксез, Шайтан Йәһвәнең Гайсә суга чумдырылганда әйткән мондый сүзләрен дә ишеткән: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм» (Мат. 3:17). Шайтан Гайсәдә, мөгаен, Атасы чыннан да ышанычлымы һәм ул аның турында кайгыртачакмы, дигән шикләр тудырмакчы булган. Беренче вәсвәсәсе вакытында ташларны икмәккә әйләндерергә тәкъдим иткәндә, Шайтан, асылда, болайрак дигән: «Әгәр дә син Аллаһы Улы икән, ник синең Атаң шушы буш чүлдә сине ашатмый?» Икенче вәсвәсәсе вакытында гыйбадәтханә стенасыннан сикерергә тәкъдим иткәндә, Шайтан, чынында, болайрак дигән: «Син Аллаһы Улы бит! Алайса, Әтиеңнең үзеңне саклап калачагына шикләнмә».

4 Шайтан бүген дә охшаш алымнар куллана (2 Көр. 2:11). Вәсвәсәче Иблис башта Аллаһы хезмәтчеләренең хәлсезләнүен һәм боегуын көтә, ә аннары һөҗүм итә. Еш кына ул моны астыртын рәвештә эшли (2 Көр. 11:14). Ул, Йәһвә безне яратмый һәм хупламый, дигән ялган тарата. Вәсвәсәче безне шулай ук, Йәһвәгә ышанып булмый, ул үз Сүзендәге вәгъдәләрен үтәмәячәк, дип ышандырмакчы була. Ләкин бу ялган! (Яхъя 8:44) Бу ялганга ничек каршы торырга?

5. Гайсә беренче ике вәсвәсәгә ничек каршы торган?

5 Гайсәнең беренче ике вәсвәсәгә ничек каршы торганын карап чыгыйк. Ул Атасының үзен яратуында бер дә шикләнмәгән һәм тулысынча аңа таянган. Гайсә, Аллаһы Сүзеннән өземтәләр китереп, Шайтанга тәвәккәллек белән каршы торган. Ул Йәһвә исеме очраган өземтәләрне кулланган, һәм бу бик урынлы булган (Кан. 6:16; 8:3). Чыннан да, Гайсәнең үз Атасының исемен куллануы Йәһвәгә тулысынча таянганын ап-ачык күрсәткән, чөнки бу исем Йәһвә үзенең бар вәгъдәләрен үтәячәк икәненә гарантия булып тора *.

6, 7. Без Шайтанның мәкерле һөҗүмнәренә ничек каршы тора алабыз?

6 Йәһвә Сүзенә таянып һәм Аллаһы исеменең мәгънәсе турында уйланып, без дә Шайтанның мәкерле һөҗүмнәренә каршы тора алачакбыз. Изге Язмаларда Йәһвә кешеләрне ярата һәм үз хезмәтчеләрен, шул исәптән боекканнарны, кайгырта дип әйтелә. Андый өзекләр безгә дә кагыла икәнен аңласак, без Шайтанның, Йәһвә безне яратмый һәм хупламый, дигән ялганына ышанмаячакбыз (Зәб. 34:18; 1 Пет. 5:8). Йәһвә һәрвакыт үз исеменең мәгънәсе буенча эш итә икәнен истә тотсак, без үз вәгъдәләрен үтәүче Аллаһыга бер дә шикләнмичә таяначакбыз (Гыйб. сүз. 3:5, 6).

7 Әмма Шайтанның төп максаты нинди? Ул бездән чынлыкта нәрсә тели? Бу сорауга җавап Шайтан Гайсәне өченче тапкыр вәсвәсәләгәндә ачыкланган.

«Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң...»

8. Өченче вәсвәсә вакытында Шайтанның чынында нәрсә теләгәне ничек ачыкланган?

8 Маттай 4:8—11 укы. Гайсәне өченче тапкыр вәсвәсәләгәндә, Шайтан, мәкерлелеген калдырып, инде ачыктан-ачык эш иткән. Ул Гайсәгә, күрәсең күренештә, «дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен» күрсәткән, әмма аларның бозыклыгын күрсәтмәгән. Шуннан соң ул Гайсәгә: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен»,— дигән *. Әйе, Шайтан Гайсәнең үзенә табынуын теләгән! Ул аны үз Атасын калдырырга һәм Вәсвәсәчене үз илаһы итеп танырга котыртмакчы булган. Шайтан Гайсәгә җиңел юл тәкъдим иткән. Аның сүзләре буенча, ул бөтен хакимлеккә һәм халыкларның байлыгына ия булыр иде, һәм бернинди газапларны: чәнечкеле таҗ, камчылау һәм җәфалану баганасын күрмәс иде. Бу чыннан да вәсвәсә булган! Гайсә Шайтанның дөнья өстеннән хакимлек итүен шик астына куймаган (Яхъя 12:31; 1 Яхъя 5:19). Әйе, Гайсәне саф гыйбадәттән читләштерер өчен, Шайтан теләсә нәрсә бирергә әзер булган.

9. а) Шайтан Йәһвә хезмәтчеләреннән чынында нәрсә тели һәм ул безне ничек вәсвәсәли? ә) Гыйбадәтебез үз эченә нәрсә ала? («Гыйбадәт нәрсә ул?» дигән рамканы кара.)

9 Бүген Шайтан безнең дә үзенә табынуыбызны тели. Ул без үзенә я турыдан-туры, я нәрсәдер аша табынырбыз дип көтә. Бөек Бабыл диннәрендәге кешеләр, асылда, Шайтанга — «бу дөнья төзелешенең илаһына» табына (2 Көр. 4:4). Ләкин аңа миллиардлаган шул кешенең табынулары гына җитми, ул хак гыйбадәт кылучыларны да Аллаһының ихтыярына каршы барырга котыртмакчы була. Мәсихче юлыннан барганга, без «тәкъва булганыбыз өчен газап» чигәргә мөмкин. Шайтан исә безгә моның урынына үз дөньясындагы байлык һәм хакимлек артыннан куарга тәкъдим итә (1 Пет. 3:14). Саф гыйбадәтне калдырып, Шайтан дөньясының өлеше булып китү вәсвәсәсенә бирелсәк, без, чынлыкта, Шайтанны үз илаһыбыз итеп, аңа табынырбыз. Бу вәсвәсәгә ничек каршы торырга?

10. Гайсә өченче вәсвәсәгә нинди җавап кайтарган һәм ни өчен?

10 Гайсәнең өченче вәсвәсәгә ничек каршы торганына игътибар итик. Йәһвәгә карата какшамас тугрылык күрсәтеп, ул Вәсвәсәчегә шунда ук: «Кит, Шайтан!» — дип әйткән. Беренче ике вәсвәсә вакытындагы кебек, Гайсә, Канун китабыннан Аллаһы исеме булган өзекне китереп, болай дигән: «„Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит» (Мат. 4:10; Кан. 6:13). Шулай итеп Гайсә бу дөньяда күренекле кеше булып газапсыз һәм җиңел, ләкин шул ук вакыт кыска гомердән баш тарткан. Ул Атасы гына гыйбадәткә лаек икәнен һәм Шайтанга бер генә табыну аңа буйсыну булыр иде икәнен белгән. Гайсә явыз Вәсвәсәчене үз илаһы итүдән икеләнмичә баш тарткан. Берни килеп чыкмагач, Иблис «аны калдырып киткән» *.

«КИТ, ШАЙТАН!» (10 нчы абзацны кара)

11. Без Шайтанга һәм аның вәсвәсәләренә ничек каршы тора алабыз?

11 Без дә Шайтанны һәм аның вәсвәсәләрен кире кага алабыз, чөнки безнең дә, Гайсәнеке кебек, сайлау ирегебез бар. Бу кыйммәтле бүләкне безгә Йәһвә биргән. Шуңа күрә беркем дә, хәтта көчле явыз рухи Вәсвәсәче дә, безне саф гыйбадәтне калдырырга мәҗбүр итә алмый. Без, Йәһвәгә тугрылык күрсәтеп, «Иблискә каршы торганда һәм иманда нык булганда», асылда: «Кит, Шайтан!» — дип әйтәбез (1 Пет. 5:9). Гайсә Шайтанны икеләнмичә кире каккач, Шайтанның аны калдырганын истә тотыгыз. Изге Язмаларда: «Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качар»,— дип язылган (Ягък. 4:7).

Шайтан дөньясының вәсвәсәләренә каршы торыйк (11, 19 нчы абзацларны кара)

Саф гыйбадәтнең дошманы

12. Гадән бакчасында Шайтанның саф гыйбадәтнең дошманы икәнлеге ничек ачыкланган?

12 Соңгы вәсвәсәсе вакытында Шайтан үзенең саф гыйбадәт кылуның беренче дошманы булуын ап-ачык күрсәткән. Шул вакыттан меңләгән ел элегрәк Гадән бакчасында Шайтан Йәһвәгә гыйбадәтне нәфрәт иткәнен беренче тапкыр күрсәткән. Шайтан Хауваны вәсвәсәгә салган, ә ул, үз чиратында, Адәмне Йәһвә әмерен бозарга котырткан. Шулай итеп Шайтан аларны үзенә буйсындырган. (Яратылыш 3:1—5 укы; 2 Көр. 11:3; Ачыл. 12:9.) Адәм белән Хаува үзләрен кем алдый икәнен белмәсә дә, чынлыкта, Шайтан — аларның илаһы булып, ә алар аның табынучылары булып киткән. Өстәвенә, Гадән бакчасында аларны фетнәгә котыртып, Шайтан Йәһвәнең хакимлек итәргә хокукын да шик астына куйган, саф гыйбадәткә дә һөҗүмен башлаган. Ничек итеп?

13. Саф гыйбадәт хакимлек турындагы бәхәсле сорау белән ничек бәйле?

13 Йәһвә хакимлегенә кагылышлы сорау саф гыйбадәткә дә кагыла. Бар нәрсәне барлыкка китергәнгә, хак Аллаһы Тәгалә генә гыйбадәткә лаек (Ачыл. 4:11). Камил Адәм белән Хауваны бар иткәндә һәм аларны Гадән бакчасына урнаштырганда, Йәһвә бөтен җирнең ахыр чиктә камил кешеләр белән тулуын ниятләгән (Ярат. 1:28). Алар саф күңелдән саф гыйбадәт кылуда катнашырга тиеш булган. Аллаһы Тәгалә Йәһвә генә лаек булган нәрсәгә — гыйбадәткә нәфесен сузганга, Шайтан Йәһвәнең хакимлек итәргә хокукын шик астына алган (Ягък. 1:14, 15).

14. Шайтанның саф гыйбадәткә һөҗүме уңышлы булганмы? Аңлатыгыз.

14 Шайтан саф гыйбадәткә һөҗүмендә уңышлы булганмы? Ул Адәм белән Хауваны Аллаһыдан читләштергән. Шуннан бирле Шайтан, мөмкин кадәр күбрәк Йәһвәнең хезмәтчеләрен аңардан читләштерергә тырышып, саф гыйбадәткә каршы сугыш алып бара. Шайтан Мәсихнең килүенә кадәр яшәгән хезмәтчеләрне дә сынарга тырышкан. Б. э. I гасырында ул мәсихче җыелышта мөртәтлек тудырган. Нәтиҗәдә, саф гыйбадәт бөтенләй юкка чыккан кебек тоелган (Мат. 13:24—30, 36—43; Рәс. 20:29, 30). Б. э. II гасырында саф гыйбадәт кылучылар озак вакытка бөтендөнья ялган дин империясе Бөек Бабылның рухи әсирлегенә эләккән. Ләкин Шайтан Аллаһының саф гыйбадәткә кагылышлы ниятен боза алмаган. Аллаһы ниятенең үтәлешенә бернәрсә дә комачаулый алмый (Ишаг. 46:10; 55:8—11). Йәһвәнең нияте белән аның исеме бәйле, ә Ул һәрвакыт үз исеменең мәгънәсе буенча эш итә! Йәһвә һәрчак үз вәгъдәләрен үти!

Саф гыйбадәтне Яклаучы

15. Йәһвә фетнәчеләрне җәзага тартыр өчен һәм үз ниятен үтәр өчен, Гадән бакчасында нинди чаралар күргән?

15 Гадәндә фетнә күтәрелгәч, Йәһвә фетнәчеләрне җәзалар һәм үз ниятен үтәр өчен шунда ук эш итә башлаган. (Яратылыш 3:14—19 укы.) Йәһвә башта Шайтанга, аннары Хаувага һәм соңыннан Адәмгә хөкем чыгарган, чөнки нәкъ шул тәртиптә алар гөнаһ кылган. Йәһвә, фетнәче Шайтанга мөрәҗәгать иткәндә, фетнә нәтиҗәләрен юкка чыгарачак «токымның» килүен пәйгамбәрлек иткән. Бу «токым» саф гыйбадәткә кагылышлы Йәһвәнең ниятен үтәүдә мөһим роль уйнарга тиеш булган.

16. Гадәндәге фетнәдән соң Йәһвә үз ниятенең үтәлүе турында ничек кайгырткан?

16 Гадән бакчасындагы фетнәдән бирле Йәһвә үз ниятен үтәр өчен эш итә. Ул, камил булмаган кешеләр үзенә дөрес гыйбадәт кыла алсын өчен, чаралар күргән (Евр. 11:4—12:1). Моның турында киләсе бүлектә сүз барачак. Йәһвә шулай ук Изге Язмаларны язучыларны, шул исәптән Ишагыя, Ирмия һәм Йәзәкилне, саф гыйбадәтнең торгызылуына кагылышлы таң калдыргыч пәйгамбәрлекләр язарга рухландырган. Саф гыйбадәтнең торгызылуы — Изге Язмаларның мөһим темасы. Бар бу пәйгамбәрлекләр вәгъдә ителгән «токым» аша үтәләчәк, ә бу «токымның» төп өлеше — Гайсә Мәсих (Гәл. 3:16). Өченче вәсвәсәдән ап-ачык күренгәнчә, Гайсә — саф гыйбадәтнең Яклаучысы. Әйе, Йәһвә Гайсәне торгызылуга кагылышлы пәйгамбәрлекләрне үтәр өчен сайлаган (Ачыл. 19:10). Ул Аллаһы халкын рухи әсирлектән азат итәчәк һәм саф гыйбадәтне торгызачак.

Сез нәрсә эшләрсез?

17. Ни өчен Изге Язмалардагы торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләр күңелебезгә якын?

17 Торгызылу хакындагы пәйгамбәрлекләрне тикшерү кызыклы һәм иманыбызны ныгыта. Бу пәйгамбәрлекләр күңелебезгә бик якын, чөнки без күктәге һәм җирдәге бар затларның Аллаһы Тәгалә Йәһвәгә бердәм рәвештә гыйбадәт кылачак вакытны зарыгып көтәбез. Бу пәйгамбәрлекләр безгә шулай ук өмет бирә, чөнки нәкъ аларда Аллаһы Сүзендәге иң җылы сүзләр язылган. Әллә барыбыз да Йәһвә вәгъдәләренең үтәлешен, шул исәптән яраткан якыннарыбызның үледән терелүен, бөтен җирнең оҗмахка әйләнүен күрергә һәм камил сәламәтлеккә ия булып мәңге яшәргә теләмибезме? (Ишаг. 33:24; 35:5, 6; Ачыл. 20:12, 13; 21:3, 4)

18. Бу басмада без нәрсә карап чыгарбыз?

18 Бу басмада без Йәзәкил китабында язылган таң калдыргыч пәйгамбәрлекләрне карап чыгарбыз. Бу пәйгамбәрлекләрнең күпләрендә саф гыйбадәтне торгызу турында язылган. Без Йәзәкил пәйгамбәрлекләренең башка пәйгамбәрлекләр белән ничек бәйле булганын, Мәсих аша ничек үтәләчәген һәм безгә ничек кагылганын белербез. («Йәзәкил китабының кыскача эчтәлеге» дигән рамканы кара.)

19. Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм ни өчен?

19 Б. э. 29 елында Яһүдия чүлендә Шайтан Гайсәне саф гыйбадәттән баш тартырга котырта алмаган. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Шайтан, бар көчен куеп, игътибарыбызны саф гыйбадәттән читкә юнәлтергә тырыша (Ачыл. 12:12, 17). Бу басма явыз Вәсвәсәчегә каршы торырга тәвәккәллегебезне ныгытсын. Әйдәгез, сүзләребез һәм эшләребез белән «Йәһвә Аллаһыңа табын» дигән сүзләр белән тулысынча риза булуыбызны күрсәтик. Шулчак без Йәһвәнең искиткеч ниятенең ахыр чиктә үтәлүен: күктә һәм җирдә яшәүче һәркемнең бердәм рәвештә, Йәһвәгә тиешлесен биреп, саф күңелдән аңа саф гыйбадәт кылуын күрә алачакбыз!

^ 5 абз. Кайберәүләр фикеренчә, Йәһвә дигән исем «Ул булдырта» дигәнне аңлата. Бу исем Йәһвәгә бик туры килә, чөнки ул Барлыкка Китерүче дә, үз вәгъдәләрен Үтәүче дә.

^ 8 абз. Изге Язмаларның бер белешмәлегендә Шайтанның сүзләре турында болай диелә: «Адәм белән Хауваның сынавында булган кебек... монда да кемнең ихтыярын үтәргә дигән сорау тора: Шайтанныкынмы я Йәһвә ихтыярынмы. Башкача әйткәндә, беренчесенәме, я икенчесенә табыныргамы. Шайтан чыннан да үзен бердәнбер Аллаһы урынына илаһ итеп куярга тели».

^ 10 абз. Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә вәсвәсәләр башка тәртиптә тасвирлана, ләкин Маттай алар турында, күрәсең, хронологик тәртиптә язган. Ни өчен алай әйтеп була? 1) Икенче вәсвәсә турында язганда, Маттай «шуннан соң» дигән сүзләр белән башлый. Бу шул вәсвәсәнең киләсе вәсвәсә булуын күрсәтә. 2) Шайтанның Гайсәне сынаганда, башта мәкерле эш итеп, ике вәсвәсәне «әгәр дә син Аллаһы улы икән...» дигән сүзләр белән башлавы, ә аннан соң гына, ачыктан-ачык эш итеп, Аллаһының беренче әмерен бозарга котыртуы эзлекле булып күренә (Чыг. 20:2, 3). 3) Гайсәнең «Кит, Шайтан!» дигән сүзләрне өченче һәм соңгы вәсвәсәдән соң әйтүе акыллырак булып күренә (Мат. 4:5, 10, 11).