Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИКЕНЧЕ КИСӘК

«Син минем изге урынымны... нәҗесләдең». Саф гыйбадәт нәҗесләнгән

«Син минем изге урынымны... нәҗесләдең». Саф гыйбадәт нәҗесләнгән

ЙӘЗӘКИЛ 5:11

ТЕМА: Исраил халкының рухи һәм әхлакый яктан бозылуы

Йәһвә Исраил халкын «кадерле милке» дип санаган һәм аны яратып кайгырткан (Чыг. 19:5, иск.). Алар рәхмәтле булганмы? Юк, алар Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә ялган илаһларга табынган! Алар Йәһвә күңелен рәнҗеткән һәм исеменә тап төшергән. Ни өчен Исраил халкы шулкадәр түбән төшкән? Йәзәкил пәйгамбәрлегендә Иерусалимның җимерелүе турында укыганда нәрсәгә өйрәнеп була? Исраилнең тирә-яктагы халыклар белән мөнәсәбәтләреннән нинди сабаклар алып була?

БУ КИСӘКТӘ

5 НЧЕ БҮЛЕК

«Аларның монда кылган бозык, җирәнгеч эшләрен күр»

Йәзәкил бөтен халыкның рухи бозыклыгын күрсәтүче дүрт коточкыч хәлне күрә.

6 НЧЫ БҮЛЕК

«Сиңа ахыр килә»

Йәзәкил Йәһвәнең Иерусалимга каршы ярсуын ничек белдерәчәген сәхнәләштергән.

7 НЧЕ БҮЛЕК

Халыклар «минем Йәһвә икәнемне белерләр»

Йәһвә исемен хурлаган, аның халкын җәберләп кысрыклаган һәм аздырган халыклар үз эшләренең ачы нәтиҗәләрен татымый калмас. Исраилнең тирә-яктагы халыклар белән мөнәсәбәтләреннән нинди сабаклар алып була?