Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 НЧЕ БҮЛЕК

«Аларның монда кылган бозык, җирәнгеч эшләрен күр»

«Аларның монда кылган бозык, җирәнгеч эшләрен күр»

ЙӘЗӘКИЛ 8:9

ТЕМА: Мөртәт яһүд халкының рухи һәм әхлакый яктан түбән төшүе

1—3. Йәһвә Йәзәкилнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә нәрсә күрүен теләгән һәм ни өчен? (Икенче кисәккә кереш сүзне кара.)

РУХАНИ УЛЫ буларак, Йәзәкил пәйгамбәр Муса канунын бик яхшы белә. Шуңа күрә ул Иерусалимдагы гыйбадәтханә белән һәм анда башкарылырга тиешле саф гыйбадәт белән таныш (Йәз. 1:3; Мал. 2:7). Хәзер исә, б. э. к. 612 елны, Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә булган хәлләр һәрбер тугры яһүдне, шул исәптән Йәзәкилне дә, шаккатырыр.

2 Йәһвә Йәзәкилнең гыйбадәтханә никадәр аяныч хәлгә төшкәнен күрүен һәм күргәннәрен «Яһүд өлкәннәренә» — сөргендәге яһүдләргә сөйләп бирүен тели. Алар аның йортында җыелган (Йәзәкил 8:1—4 укы; Йәз. 11:24, 25; 20:1—3.) Йәзәкилнең йорты Тел-абибта, Бабылдагы Кебар елгасы янында урнашкан. Изге рух ярдәмендә (күренештә) Йәһвә Йәзәкилне көнбатышка, йөзләгән километр ераклыктагы Иерусалимга күчерә. Ул пәйгамбәрне гыйбадәтханәгә, эчке ишегалдының төньяк капкаларына китерә. Бу урыннан Йәһвә аны гыйбадәтханә буйлап йөртә башлый.

3 Шунда Йәзәкил халыкның рухи яктан тәмам бозылганын күрсәтүче дүрт коточкыч күренеш күрә. Саф гыйбадәт белән нәрсә булган? Бу күренешләр бүген безгә ничек кагыла? Йәзәкил гыйбадәтханәне карап йөргәндә, әйдәгез, без дә аңа кушылыйк. Ә башта Йәһвә үз хезмәтчеләреннән нәрсәне таләп итәргә хаклы икәнен белик.

«Мин... җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы»

4. Йәһвә үз хезмәтчеләреннән нәрсә таләп итә?

4 Йәзәкил көннәреннән тугыз гасыр элегрәк Йәһвә үз хезмәтчеләренә таләпләр биргән. Ун әмернең икенчесендә ул исраиллеләргә болай дигән *: «Мин, синең Аллаһың Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы» (Чыг. 20:5). «Җан-тән белән бирелгәнлек» дигән сүзләр Йәһвә башка илаһларга табынуыбызны түзеп тормас дигәнне аңлата. Бу басманың икенче бүлегеннән белгәнебезчә, саф гыйбадәтнең беренче таләбе — Йәһвәгә генә гыйбадәт кылу. Йәһвәнең хезмәтчеләре Аны үз тормышларында беренче урынга куярга тиеш (Чыг. 20:3). Кыскача әйткәндә, Йәһвә үзенә табынган кешеләрдән рухи яктан чиста булып калуларын һәм саф гыйбадәтне ялган дин белән бутамауларын көтә. Б. э. к. 1513 елда исраиллеләр үз теләкләре белән Канун килешүен кабул иткән. Шулай эшләп, алар Йәһвәгә җан-тән белән бирелеп хезмәт итәргә ризалашкан (Чыг. 24:3—8). Йәһвә үз килешүләренә тугры, һәм ул үзе белән килешүдә торган халыктан да шундый ук тугрылыкны көтә (Кан. 7:9, 10; 2 Иш. 22:26).

5, 6. Ни өчен Йәһвә исраиллеләрнең җан-тән белән бирелеп хезмәт итүләренә лаек булган?

5 Йәһвәнең исраиллеләрдән җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итәргә хакы булганмы? Әлбәттә, булган! Ул бит Чиксез Кодрәт Иясе, Галәм Хакиме һәм Тормыш Чишмәсе (Зәб. 36:9; Рәс. 17:28). Йәһвә шулай ук исраиллеләрне тәэмин иткән һәм аларның Коткаручысы булган. Ун әмер биргәндә, ул шуны исләренә төшергән: «Мин — Йәһвә, сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Аллаһыгыз» (Чыг. 20:2). Әйе, Йәһвә исраиллеләрнең үзенә җан-тән белән бирелеп хезмәт итүләренә лаек булган.

6 Йәһвә үзгәрми (Мал. 3:6). Ул һәрвакыт җан-тән белән бирелеп хезмәт итүне таләп иткән. Хәзер, Йәзәкил күргән шаккатыргыч дүрт күренешне карап чыкканда, Йәһвәнең кичергән хисләре турында уйланыгыз.

Беренче күренеш: көнләшү сурәте

7. а) Мөртәт яһүдләр гыйбадәтханәнең төньяк капкасы янында нәрсә эшләгән һәм Йәһвә моңа ничек караган? (Бүлек башындагы рәсемне кара.) ә) Нинди мәгънәдә Йәһвәдә көнләшү хисе туган? (Искәрмәне кара.)

7 Йәзәкил 8:5, 6 укы. Йәзәкил шаккаткандыр! Гыйбадәтханәнең төньяк капкасы янында мөртәт яһүдләр ниндидер сурәткә — потка табына. Бу, бәлки, Ашераны́ сурәтләгән изге агач багана булгандыр. Кәнганлылар бу ялган алиһәне Багалның хатыны дип санаган. Бу нинди генә пот булмасын, мөртәт исраиллеләр Йәһвә белән төзегән килешүләрен бозган. Алар, потка табынып, Йәһвәдә көнләшү хисе — гадел ачу тудырган, чөнки Йәһвә генә җан-тән белән бирелгәнлеккә лаек * (Кан. 32:16; Йәз. 5:13). Уйлап кына карагыз, 400 елдан артык вакыт Йәһвә гыйбадәтханәдә яшәгән дип әйтеп була (1 Пат. 8:10—13). Ә хәзер бу мөртәтләр, гыйбадәтханәнең үзендә потларга табынып, Йәһвәне «изге урыныннан ераграк китәргә этәргән»!

8. Йәзәкилнең көнләшү сурәте турындагы күренеше бүген нинди мәгънәгә ия?

8 Йәзәкилнең көнләшү сурәте турындагы күренеше бүген нинди мәгънәгә ия? Мөртәт яһүд халкы безгә христиан дөньясын хәтерләтә. Христиан чиркәүләрендә потка табыну хөкем сөрә. Моның аркасында Аллаһы андагы гыйбадәтне һич тә кабул итми. Йәһвә үзгәрмәгән, шуңа күрә христиан дөньясының, мөртәт яһүд халкы кебек, аңарда гадел ачу хисен кузгатканына һич шикләнмәскә була (Ягък. 1:17). Һичшиксез, Йәһвә бу ялган христианнардан бик ерак!

9, 10. Гыйбадәтханәдә потка табынган кешеләрнең очрагыннан нинди сабак алып була?

9 Гыйбадәтханәдә потка табынган кешеләрнең очрагыннан нинди сабак алып була? Йәһвәгә җан-тән белән бирелеп гыйбадәт кылыр өчен, «потларга табынудан качарга» кирәк (1 Көр. 10:14). Бәлки, кемдер: «Мин Йәһвәгә гыйбадәттә беркайчан да потлар я сурәтләр кулланмаячакмын!» — дип әйтер. Ләкин потка табынуның төрле, хәтта яшерен төрләре була. Изге Язмаларның бер белешмәлегендә болай диелгән: «Кыйммәткә я ниндидер көчкә ия теләсә нәрсә Аллаһыга хезмәт итүдән мөһимрәк була башласа, бу нәрсә пот булып китә». Шуңа күрә потка табыну тормышыбызда беренчелекне алучы һәм Йәһвәне икенче планга күчерүче теләсә нәрсәне аңлатырга мөмкин. Бу мал-мөлкәт, акча, җенси мөнәсәбәтләр я күңел ачулар була ала (Мат. 6:19—21, 24; Эфес. 5:5; Көл. 3:5). Без потка табынуның һәркайсы төреннән сакланырга тиеш, чөнки Йәһвә җан-тән белән бирелеп хезмәт итүебезгә лаек! (1 Яхъя 5:21)

10 Шушы күренешләрнең беренчесендә Йәһвә Йәзәкилгә «коточкыч, җирәнгеч» нәрсәләр күрсәткән. Шулай да ул аңа: «Син тагы да коточкычрак җирәнгеч нәрсәләр күрерсең»,— дип әйткән. Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә көнләшү сурәтенә табынудан да коточкычрак тагын нәрсә була алсын?

Икенче күренеш: 70 өлкән ялган илаһларга фимиам яндыра

11. Гыйбадәтханәнең мәзбәх торган эчке ишегалдына кергәч, Йәзәкил нинди коточкыч нәрсәләр күргән?

11 Йәзәкил 8:7—12 укы. Стенадагы тишек аша гыйбадәтханәнең мәзбәх торган эчке ишегалдына кергәч, Йәзәкил стенага уеп ясалган «төрле сөйрәлүчеләр һәм җирәнгеч җанварларның сурәтләрен, шулай ук... чирканыч потларны» күргән *. Бу сурәтләр ялган илаһларның сурәтләре булган. Шуннан соң Йәзәкил коточкычрак нәрсә күргән: «Исраил халкының 70 өлкәне» «караңгылыкта» ялган илаһларга фимиам яндырган. Канун таләпләре буенча яндырылган хуш исле фимиам тугры кешеләрнең Йәһвәгә хуш килгән догаларын символлаштырган (Зәб. 141:2). Ләкин шул 70 өлкәннең ялган илаһларга яндырган фимиамнары Йәһвә өчен җирәнгеч булган. Аларның догалары аның өчен сасы ис кебек булган (Гыйб. сүз. 15:8). Бу өлкәннәр, үз-үзләрен алдап: «Йәһвә безне күрми»,— дигән. Әмма Йәһвә аларны күргән, һәм ул Йәзәкилгә аларның гыйбадәтханәдә нәрсә эшләгәннәрен күрсәткән.

Йәһвә «караңгылыкта» башкарылган һәркайсы җирәнгеч эшне күрә (11 нче абзацны кара)

12. Ни өчен безгә «караңгылыкта» да тугры булырга кирәк һәм бу яктан аеруча кем үрнәк күрсәтергә тиеш?

12 Ялган илаһларга фимиам яндырган 70 исраилле өлкәннең очрагыннан нинди сабак алып була? Аллаһы догаларыбызны ишетсен өчен һәм гыйбадәтебез аның карашыннан саф булсын өчен, без «караңгылыкта» да тугры булырга тиеш (Гыйб. сүз. 15:29). Шуны онытмыйк: Йәһвәнең бар нәрсәне күрүче күзләре безгә карап тора. Йәһвәнең реаль шәхес булуына ышансак, без, берүзебез калганда да, бозык эшләр кылмаячакбыз (Евр. 4:13). Аллаһы принципларын үтәүдә аеруча җыелыш өлкәннәре үрнәк күрсәтергә тиеш (1 Пет. 5:2, 3). Алар җыелышта гына түгел, ә «караңгылыкта» да, ягъни башкалар күрмәгәндә дә, Йәһвәнең принциплары буенча яшәргә бурычлы (Зәб. 101:2, 3). Җыелыштагылар алар нәкъ шулай эшли дип ышана.

Өченче күренеш: «хатын-кызлар Тәммуз илаһ турында кайгырып елап утыра»

13. Йәзәкил күренешендә мөртәт хатын-кызлар гыйбадәтханәнең төньяк капкалары янында нәрсә кылган?

13 Йәзәкил 8:13, 14 укы. Шушы ике җирәнгеч күренештән соң Йәһвә Йәзәкилгә болай дигән: «Син алар кылганнан тагы да коточкычрак җирәнгеч нәрсәләр күрерсең». Пәйгамбәр нәрсә күргән соң? «Йәһвә йортының төньяк капкаларының керү урынында» ул «Тәммуз илаһ турында кайгырып елаган» хатын-кызларны күргән. Месопотамия илаһы Тәммуз шумер язуларында Думу́зи дип атала; аны уңдырышлылык алиһәсе Иштарның ире дип саныйлар *. Шушы хатыннарның елаулары, күрәсең, Тәммузның үлеме белән бәйле дини йоланың өлеше булгандыр. Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә Тәммуз илаһ турында елап, алар саф гыйбадәт үзәгендә мәҗүсиләрнең гореф-гадәтен үтәгәннәр. Ләкин ялган дин йолалары Аллаһы гыйбадәтханәсендә үтәлсә дә, бу аларны Аллаһы күзендә изге итмәгән. Әлбәттә, Йәһвәнең карашыннан, шушы мөртәт хатын-кызлар «җирәнгеч нәрсәләр» кылган!

14. Йәһвәнең бу хатын-кызлар кылган эшкә карата карашы безне нәрсәгә өйрәтә?

14 Йәһвәнең бу хатын-кызлар кылган эшкә карата карашы безне нәрсәгә өйрәтә? Гыйбадәтебез саф булсын өчен, без беркайчан да аны нәҗес мәҗүси йолалар белән катыштырырга тиеш түгел. Шуңа күрә без чыгышы мәҗүси диннәрдән булган бәйрәмнәрдә я йолаларда катнашмыйбыз. Берәр йоланың чыгышы турында уйлау чыннан да мөһимме? Әлбәттә! Бүген кайбер бәйрәмнәр, мәсәлән Раштуа, Пасха һәм туган көнне үткәрү, зыянсыз булып күренергә мөмкин. Тик шуны онытмыйк: Йәһвә бүгенге күп кенә бәйрәмнәрнең мәҗүси тамырларын үз күзләре белән күргән. Күп вакыт үтсә дә, кешеләр мәҗүси йолаларны саф гыйбадәт белән катыштырырга тырышса да, бу йолалар Йәһвә өчен шундый ук җирәнгеч булып кала (2 Көр. 6:17; Ачыл. 18:2, 4).

Дүртенче күренеш: 25 кеше «кояшка сәҗдә кыла»

15, 16. Гыйбадәтханәнең эчке ишегалдында 25 кеше нәрсә эшләгән һәм ни өчен бу Йәһвәне бик нык рәнҗеткән?

15 Йәзәкил 8:15—18 укы. Дүртенче күренешне күрсәтер алдыннан, Йәһвә Йәзәкилгә таныш сүзләр әйтә: «Син хәтта тагы да коточкычрак җирәнгеч нәрсәләр күрерсең». Бәлки, пәйгамбәр: «Мин күргәннән дә коточкычрак берәр нәрсә була аламы соң?» — дип уйлап куйгандыр. Гыйбадәтханәнең эчке ишегалдында, керү урыны янында Йәзәкил 25 кешенең «көнчыгышка таба карап кояшка сәҗдә кылганын» күргән. Әйе, бу кешеләр Йәһвәне чыннан да каты рәнҗеткән! Ни өчен алай дип әйтеп була?

16 Аллаһы гыйбадәтханәсенең керү урыны көнчыгышка караган. Гыйбадәтханәгә кергәндә, кешеләр йөзләре белән — көнбатышка, ә артлары белән кояш калка торган урынга, көнчыгышка караган. Ләкин күренештәге 25 кеше, кояшка табыныр өчен, йөзләре белән — көнчыгышка таба, ә артлары белән «Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә» борылган. Гыйбадәтханә «Йәһвә йорты» булганга күрә, алар, асылда, артлары белән Йәһвәгә борылган (1 Пат. 8:10—13). Шул 25 кеше мөртәт булган. Алар Йәһвәне санга сукмаган һәм Канун 4:15—19 дагы әмерне бозган. Аллаһыга җан-тән белән бирелеп хезмәт итмәгәнгә, алар аны бик нык рәнҗеткән!

Йәһвә җан-тән белән бирелеп хезмәт итүебезгә лаек

17, 18. а) Кояшка табынган кешеләрнең очрагыннан нинди сабак алып була? ә) Мөртәт исраиллеләр кем белән мөнәсәбәтләрен бозган һәм ничек итеп?

17 Кояшка табынган шул кешеләрнең очрагыннан нинди сабак алып була? Гыйбадәтебез саф булсын өчен, без, рухи яктылыкны эзләп, Йәһвәгә карарга тиеш. «Йәһвә Аллаһы — безнең кояшыбыз», һәм аның Сүзе — юлыбыз өчен «яктылык» (Зәб. 84:11; 119:105). Үз Сүзе һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар аша ул йөрәкләребезне һәм аңыбызны яктырта. Бу безгә, инде бүген бәхетле тормыш алып барыр өчен һәм киләчәктә мәңгелек тормышка ия булыр өчен, акыллы карарлар кабул итәргә булыша. Әгәр дә без яктылыкны — тормышыбыз өчен җитәкчелекне — бу дөньядан эзләсәк, без артыбыз белән Йәһвәгә борылган булырбыз. Бу аны бик нык рәнҗетер иде һәм күңелен әрнетер иде. Ә без моны һич тә теләмибез! Йәзәкил күренеше безне шулай ук хакыйкатькә артлары белән борылган кешеләрдән — мөртәтләрдән — ерак торырга өнди (Гыйб. сүз. 11:9).

18 Шулай итеп, Йәзәкил потка табыну һәм ялган дин белән бәйле дүрт шаккатыргыч күренешне күргән. Бу мөртәт яһүдләрнең рухи яктан никадәр бозылганын күрсәткән. Рухи яктан нәҗесләнеп, алар Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен бозган. Әмма рухи яктан нәҗес булу әхлакый нәҗеслеккә дә китерә. Шуңа күрә мөртәт исраиллеләр төрле-төрле әхлаксыз эшләр кылган. Нәтиҗәдә, алар Аллаһы белән генә түгел, ә якыннары белән дә араларын бозган. Хәзер, әйдәгез, Йәзәкилнең шушы әхлаксызлыкны тасвирлаганын карап чыгыйк.

«Азгын тәртип»

19. Йәзәкил Йәһвә белән килешүдә торган халыкның әхлаксызлыгын ничек тасвирлаган?

19 Йәзәкил 22:3—12 укы. Исраилдә барысы да: гади кешедән алып идарәчегә кадәр әхлакый яктан бозылган булган. «Исраилнең һәр башлыгы», ягъни җитәкчесе, үз хакимлеген гаепсез кеше канын кояр өчен кулланган. Халык, үз җитәкчеләренең үрнәгенә ияреп, Аллаһы Канунын хөрмәт итмәгән. Гаиләдә балалар «үз ата-аналарын санга сукмаган». Кешеләр якын туганнары белән якынлык кылган. Исраиллеләр килмешәкләрне алдаган, ятимнәрне һәм тол хатыннарны кысрыклаган. Ир-атлар башкаларның хатыннары белән зина кылган. Кешеләр, тыелгысыз комсызлыкка бирелеп, ришвәт, риба (процент) алган һәм талау белән шөгыльләнгән. Йәһвә үзе белән килешүдә торган халыкның үз Канунын санга сукмаганын һәм үз яратуын кире какканын күргәч, бу аны бик рәнҗеткән һәм күңелен әрнеткән! Ул әхлаксыз халыкка Йәзәкил аша болай дигән: «Син мине үз хәтереңнән бөтенләй сызып ташладың».

Христиан дөньясының тәэсире аркасында, бу дөнья көннән-көн явызлык һәм әхлаксызлык сазлыгына тирәнрәк батып бара (20 нче абзацны кара)

20. Яһүд халкының әхлакый нәҗеслеге турындагы хәбәр бүген нинди мәгънәгә ия?

20 Яһүд халкының әхлакый нәҗеслеге турындагы хәбәр бүген нинди мәгънәгә ия? Аларның азгынлыгы бүгенге дөньяның әхлаксызлыгын хәтерләтә. Идарәчеләр үз хакимлеген гади кешеләрне җәберләр өчен куллана. Дини җитәкчеләр, аеруча христиан дине руханилары, миллионлаган кешеләрнең үлеменә китерүче сугышларны фатихалый. Руханилар Изге Язмаларның җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы нормаларның җитдилеген киметә. Нәтиҗәдә, бу дөньяның әхлакый нормалары торган саен түбәнәя. Һичшиксез, Йәһвә христиан диннәренә мөртәт яһүд халкына әйткән сүзләрне кабатлый алыр иде: «Син мине үз хәтереңнән бөтенләй сызып ташладың».

21. Без борынгы яһүд халкының әхлаксызлыгыннан нинди сабак алабыз?

21 Без, Йәһвә халкы буларак, борынгы яһүд халкының әхлаксызлыгыннан нинди сабак алабыз? Йәһвә гыйбадәтебезне кабул итсен өчен, тәртибебез бар яктан да килешле булырга тиеш. Шушы бозык дөньяда яшәп, моңа ирешү бер дә җиңел түгел (2 Тим. 3:1—5). Шулай да без Йәһвә әхлаксызлыкның бөтен җирәнгеч төрләренә ничек карый икәнен беләбез (1 Көр. 6:9, 10). Йәһвәне һәм аның кануннарын ярату безне аның әхлакый нормалары буенча яшәргә дәртләндерә (Зәб. 119:97; 1 Яхъя 5:3). Әхлакый яктан түбән төшсәк, бу изге Аллаһыбызны яратмавыбызны күрсәтер иде. Йәһвә безгә: «Син мине үз хәтереңнән бөтенләй сызып ташладың»,— диярлек булмасын.

22. а) Борынгы яһүд халкының түбән хәлгә төшүен карап чыкканнан соң, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл? ә) Киләсе бүлектә нәрсә каралыр?

22 Йәһвә безгә, борынгы яһүд халкының рухи һәм әхлакый яктан түбән хәлгә төшүен күрсәтеп, мөһим сабаклар калдырган. Аларны карап чыгу Йәһвәгә җан-тән белән бирелеп хезмәт итәргә тәвәккәллегебезне һичшиксез ныгытты. Ул гына моңа лаек. Шуңа күрә без потка табынуның һәр төреннән сакланырга һәм әхлакый яктан саф калырга тиеш. Йәһвә үзенең мөртәт халкы белән ни эшләгән? Йәзәкил гыйбадәтханәне карап чыккач, Йәһвә аңа: «Мин ярсып эш итәрмен»,— дигән (Йәз. 8:17, 18). Без Йәһвәнең мөртәт яһүд халкы белән ничек эш иткәнен белергә телибез, чөнки шушы явыз дөньяны да охшаш хөкем көтә. Киләсе бүлектә Йәһвәнең яһүд халкына каршы чыгарылган хөкемнәре ничек үтәлгән икәне каралыр.

^ 4 абз. Йәзәкил китабында «Исраил» дигән сүз еш кына Яһүдтә һәм Иерусалимда яшәүче халыкка карата кулланыла (Йәз. 12:19, 22; 18:2; 21:2, 3).

^ 7 абз. «Көнләшү» дигән сүз Йәһвәнең үзенә карата күрсәтелгән тугрылыксызлыкка никадәр җитди караганын күрсәтә. Бу безгә хатыны хыянәт иткән ирнең көнчел ярсуын хәтерләтә (Гыйб. сүз. 6:34). Андый ир сыман, Йәһвә дә, үзе белән килешүдә торган халкы сурәтләргә табына башлагач, ярсып киткән. Бер белешмәлектә болай диелгән: «Аллаһы изге булганга көнчел. Чөнки Ул гына Изге... Ул көндәшлеккә түзеп тормас» (Чыг. 34:14).

^ 11 абз. Монда «чирканыч потлар» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «тизәк» сүзе белән тамырдаш булырга мөмкин һәм җирәнүне белдерә.

^ 13 абз. Кайберәүләрнең уйлавынча, Тәммуз — Нәмрудның башка исеме. Ләкин алай уйлар өчен бернинди нигез юк.