Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 НЧЫ БҮЛЕК

«Сиңа ахыр килә»

«Сиңа ахыр килә»

ЙӘЗӘКИЛ 7:3

ТЕМА: Йәһвәнең Иерусалимга карата хөкемнәре һәм аларның үтәлеше

1, 2. а) Йәзәкил үзен ничек тоткан? (Бүлек башындагы рәсемне кара.) ә) Йәзәкилнең сәер тотышы нәрсәне аңлаткан?

ЙӘЗӘКИЛ пәйгамбәрнең сәер тотышы турындагы хәбәр Бабылда сөргендә яшәүче яһүдләр арасында тиз таралган. Атна буе ул алар арасында аптыраш хәлдә һәм бер дәшмичә утырган, ә соңыннан, кинәт торып, өендә бикләнгән. Хәзер пәйгамбәр, кабат урамга чыгып, кулына кирпеч ала. Бөтен күршеләр аңа гаҗәпләнеп карап тора. Ул кирпечне үз алдына куя да өстенә уеп ниндидер рәсем ясый. Аннан соң, бер сүз әйтмичә, Йәзәкил кирпеч тирәли кечкенә стена төзи башлый (Йәз. 3:10, 11, 15, 24—26; 4:1, 2).

2 Моңа караган кешеләр саны үсә барган, һәм алар, бәлки: «Бу нәрсәне аңлата икән?» — дип сорагандыр. Сөргендәге яһүдләр Йәзәкил пәйгамбәрнең сәер тотышы нәрсә аңлатканын вакыт узгач кына тулысынча аңлаган. Бу Йәһвә Аллаһының гадел ярсуы аркасында булачак коточкыч вакыйганы аңлаткан. Бу нинди вакыйга булган? Ул борынгы Исраил халкына ничек тәэсир иткән? Бу вакыйга бүген саф гыйбадәт ягында торучылар өчен нинди мәгънәгә ия?

Кирпеч ал, бодай ал, үткен кылыч ал

3, 4. а) Йәзәкил Йәһвә хөкеменең нинди өч ягын күрсәткән? ә) Йәзәкил Иерусалимның камап алынуын ничек сәхнәләштергән?

3 Б. э. к. якынча 613 елда Йәһвә Йәзәкилгә Иерусалимга каршы чыгарылган хөкемнең өч ягын билгеләр ярдәмендә күрсәтергә кушкан. Бу яклар мондый булган: шәһәрнең камап алынуы, халыкның газаплануы һәм шәһәр белән халыкның юк ителүе *. Әйдәгез, шушы якларны җентекләбрәк карап чыгыйк.

4 Иерусалимның камап алынуы. Йәһвә Йәзәкилгә болай дигән: «Кирпеч ал да үз алдыңа куй. [...] Аны чолгап ал». (Йәзәкил 4:1—3 укы.) Кирпеч — Иерусалим шәһәрен, ә Йәзәкил үзе Йәһвә кулындагы Бабыл гаскәрен символлаштырган. Аллаһы Йәзәкилгә кечкенә стена төзергә, камау валы өяргә һәм тараннар урнаштырырга кушкан. Пәйгамбәр боларны кирпеч тирәли куярга тиеш булган. Моның барысы Иерусалим дошманнары шәһәрне камап алганда һәм аңа һөҗүм иткәндә кулланачак коралларны символлаштырган. Йәзәкил үзе белән шәһәр арасына «калай таба» куярга тиеш булган. Бу дошманнарның тимердәй көчле булганнарын күрсәткән. Шуннан соң ул йөзен шәһәргә таба борган. Йәзәкил кылган нәрсәләр «Исраил халкы өчен билге» — һич көтелмәгән вакыйганың билгесе булган: дошман гаскәре Аллаһы халкының иң мөһим шәһәре Иерусалимны андагы гыйбадәтханә белән бергә камалышка алачак.

5. Йәзәкил Иерусалим халкы белән булачак вакыйгаларны ничек күрсәткән?

5 Иерусалим халкының газаплануы. Йәһвә Йәзәкилгә болай дип кушкан: «Син бодай, арпа, ногыт борчагы, ясмык, тары һәм борай [бодайның бер төре] алырсың да... алардан үзеңә икмәк пешерерсең. [...] Син һәр көн 20 шәкыл [як. 230 г] ризык үлчәп алырсың да аны ашарсың». Аннан соң Йәһвә моны болай дип аңлаткан: «Ризык моннан ары булмас» (Йәз. 4:9—16). Бу күренештә Йәзәкил инде Бабыл гаскәрен түгел, ә Иерусалим халкын символлаштырган. Пәйгамбәрнең кылган эшләре шуны күрсәткән: булачак камалыш аркасында шәһәрдәге ризык кимиячәк. Ул вакытта икмәкне төрле ашлыкны бутап пешергәннәр. Башка сүзләр белән әйткәндә, кешеләр ни тапса, шуны ашаган. Ачлык никадәр каты булган? Йәзәкил, турыдан-туры иерусалимлыларга дәшкәндәй, болай дигән: «Араңдагы аталар үз улларын ашар, һәм угыллар үз аталарын ашар». Күпләр «ачлыкның үтергеч укларыннан» газапланыр һәм «хәлсезләнә барыр» (Йәз. 4:17; 5:10, 16).

6. а) Йәзәкил берүк вакытта нинди ике роль уйнаган? ә) Йәһвәнең «чәчне үлчә һәм аны өч өлешкә бүл» дигән боерыгы нәрсәне күрсәткән?

6 Иерусалимның һәм андагы халыкның юк ителүе. Сәхнәләштерелгән пәйгамбәрлекнең бу өлешендә Йәзәкил берүк вакытта ике роль уйнаган. Беренчедән, Йәзәкил Йәһвә ролен үтәгән. Йәһвә аңа: «Үзеңә үткен кылыч ал һәм аны чәч пәкесе итеп куллан»,— дип кушкан. (Йәзәкил 5:1, 2 укы.) Йәзәкилнең кылыч тоткан кулы Йәһвәнең кулын, ягъни Бабыл гаскәре аша үтәләчәк хөкемнәрен, аңлаткан. Икенчедән, Йәзәкил, яһүдләрнең нәрсә кичерәчәген күрсәтеп, аларның ролен үтәгән. Йәһвә аңа: «Башыңны һәм сакалыңны кыр»,— дигән. Йәзәкилнең башын кыркуы яһүдләргә һөҗүм итүне һәм аларны һәлак итүне символлаштырган. Йәһвә пәйгамбәргә шулай ук: «Үлчәү алып, чәчне үлчә һәм аны өч өлешкә бүл»,— дип кушкан. Бу Йәһвәнең Иерусалимга чыгарылган хөкемнәре очраклы рәвештә түгел, ә белә торып һәм төптән уйлап башкарылачагын күрсәткән.

7. Ни өчен Йәһвә Йәзәкилгә үзенең кыркылган чәчләрен өч өлешкә бүләргә һәм һәрбер өлеш белән төрле нәрсә эшләргә кушкан?

 7 Ни өчен Йәһвә Йәзәкилгә үзенең кыркылган чәчләрен өч өлешкә бүләргә һәм һәрбер өлеш белән төрле нәрсә эшләргә кушкан? (Йәзәкил 5:7—12 укы.) Чәчләрнең бер өлешен «шәһәрнең эчендә» яндырып, Йәзәкил шуны күрсәткән: Иерусалимдагы кайбер кешеләр шәһәрнең үзендә үләчәк. Чәчләрнең икенче өлешен «шәһәрнең һәр ягында» кылыч белән тураклап, ул башка кешеләрнең шәһәр читендә үтереләчәген күрсәткән. Соңгы өлешен җилдә таратып, пәйгамбәр шуны күрсәткән: калган кешеләр халыклар арасына таралачак, ләкин Йәһвә, аларны «һәлак итәр өчен... кылыч чыгарыр». Шулай итеп, исән калганнар кая гына качмасын, алар тынычлык таба алмас.

8. а) Йәзәкилнең сәхнәләштерелгән пәйгамбәрлегендә нинди өмет чаткысы булган? ә) «Азрак чәч» турындагы пәйгамбәрлек ничек үтәлгән?

8 Шулай да Йәзәкилнең сәхнәләштерелгән пәйгамбәрлегендә өмет чаткысы да булган. Кыркылган чәчләр турында Йәһвә Йәзәкилгә болай дигән: «Чәчнең соңгы өлешеннән азрак чәч калдыр һәм үз куеныңа тык» (Йәз. 5:3). Бу сүзләр халыклар арасына таралган кайбер яһүдләрнең исән калачагын күрсәткән. «Азрак чәчнең» күпмедер өлеше Бабылдагы 70 еллык әсирлек тәмамланганнан соң Иерусалимга кайтачак исраиллеләрне символлаштырган (Йәз. 6:8, 9; 11:17). Бу пәйгамбәрлек үтәлгәнме? Әйе. Бабыл әсирлеге тәмамланганнан соң күпмедер ел узгач, Һәггәй пәйгамбәр таралган яһүдләрнең кайберләре Иерусалимга кайткан дип язган. Бу кешеләр «элекке йортны [Сөләйман гыйбадәтханәсен] күргән картлар» булган (Езра 3:12; Һәг. 2:1—3). Йәһвә, үз вәгъдәсе буенча, саф гыйбадәтне саклап калдырган. Аның торгызылуы турында бу басманың 9 нчы бүлегендә җентекләбрәк әйтеләчәк (Йәз. 11:17—20).

Бу пәйгамбәрлек булачак вакыйгалар белән ничек бәйле?

9, 10. Йәзәкил сәхнәләштергән вакыйгалар киләчәгебез белән бәйле нинди мөһим вакыйгаларны исебезгә төшерә?

9 Йәзәкил сәхнәләштергән вакыйгалар Аллаһы Сүзендә алдан әйтелгән башка мөһим һәм киләчәгебез белән бәйле вакыйгаларны исебезгә төшерә. Нинди вакыйгаларны? Борынгы Иерусалим шәһәре очрагындагы кебек, Йәһвә, сәяси көчләрне кулланып, һич көтелмәгәнне башкарачак: ялган дингә һөҗүм итәчәк (Ачыл. 17:16—18). Иерусалимның җимерелүе сыман, «бөек афәт» тә, шул исәптән Армагеддон сугышы, «моңарчы булмаган бәла-каза» булачак (Йәз. 5:9; 7:5; Мат. 24:21).

10 Аллаһы Сүзеннән күренгәнчә, дини оешмалар юк ителгән вакытта ялган диннең аерым тарафдарлары исән калачак. Курыкканга, алар төрле катлаулардан булган һәм сыеныч эзләгән кешеләргә кушылачак (Зәк. 13:4—6; Ачыл. 6:15—17). Аларның хәле Иерусалим юк ителгәндә качып исән калган һәм «җилдә таратылган» исраиллеләрнең хәлен хәтерләтәчәк.  7 нче абзацта әйтелгәнчә, ул исраиллеләр күпмедер вакытка исән калса да, Йәһвә, аларны «һәлак итәр өчен... кылыч чыгарган» (Йәз. 5:2). Нәкъ шулай ук ялган дин юк ителгән чакта исән калганнар да, кая гына сыенырга тырышмасын, Йәһвә кылычыннан кача алмас. Армагеддон вакытында алар кәҗәләр белән чагыштырылган башка кешеләр белән бергә һәлак булачак (Йәз. 7:4; Мат. 25:33, 41, 46; Ачыл. 19:15, 18).

Яхшы хәбәр турында әйткәндә, без «телсез» булачакбыз

11, 12. а) Иерусалимның камап алынуы турындагы пәйгамбәрлекне аңлавыбыз хезмәткә карата карашыбызга ничек тәэсир итә? ә) Вәгазь эшебез һәм без сөйләгән хәбәр ничек үзгәрергә мөмкин?

11 Бу пәйгамбәрлекне аңлавыбыз хезмәткә карата карашыбызга һәм ашкынучанлыгыбызга ничек тәэсир итә? Бу безне кешеләргә Йәһвә хезмәтчеләре булырга ярдәм итәр өчен көчебездән килгәнне эшләргә дәртләндерә. Ни өчен? Чөнки «бөтен халык кешеләрен» «шәкертләр итеп әзерләр» өчен бүлеп куелган вакыт чикле (Мат. 28:19, 20; Йәз. 33:14—16). «Җәза таягы» (дөнья оешмалары) ялган дингә һөҗүм итә башлагач, без коткарылу хәбәрен инде вәгазьләмәячәкбез (Йәз. 7:10). Яхшы хәбәр турында әйткәндә, без, Йәзәкил сыман, «телсез» булачакбыз. Ул телсез булып киткән, ягъни күпмедер вакыт үз хәбәрен сөйләмәгән (Йәз. 3:26, 27; 33:21, 22). Әйе, ялган дин юк ителгәч, кешеләр «пәйгамбәрдән күренеш эзләр», ләкин аларга исән калыр өчен бернинди күрсәтмәләр бирелмәс (Йәз. 7:26). Андый күрсәтмәләр алырга һәм Мәсих шәкерте булып китәргә инде соң булачак.

12 Шулай да безнең вәгазь эшебез туктамаячак. Ни өчен? Бөек афәт вакытында без, мөгаен, боз кисәкләре белән чагыштырырлык хөкем хәбәрен сөйли башларбыз. Бу бозык дөньяның ахыры җиткәнен ап-ачык күрсәтәчәк (Ачыл. 16:21).

«Менә ул якынлашып килә!»

13. Ни өчен Йәһвә Йәзәкилгә башта сул ягында, ә аннары уң ягында ятарга кушкан?

13 Йәзәкил Иерусалимның ничек юк ителәчәген әйтеп кенә калмаган, ә шулай ук моның кайчан булачагын сәхнәләштергән. Йәһвә аңа 390 көн сул ягында һәм 40 көн уң ягында ятарга кушкан. Һәрбер көн бер елны аңлаткан. (Йәзәкил 4:4—6 укы; Сан. 14:34.) Йәзәкил, күрәсең, көннәр буе ятмаган, ә һәр көннең күпмедер вакытын гына ятып уздырган. Бу сәхнәләштерү Иерусалим юк ителәчәк елны төгәл күрсәткән. Ун кабиләле Исраил патшалыгының гөнаһ кылып яшәгән 390 еллык чоры, күрәсең, б. э. к. 997 елда, 12 кабиләле патшалык икегә бүленгәч, башланган (1 Пат. 12:12—20). Ике кабиләле Яһүд патшалыгының гөнаһ кылып яшәгән 40 еллык чоры, күрәсең, б. э. к. 647 елда башланган. Ул елны Ирмия, Яһүд патшалыгын юк ителү турында кисәтер өчен, пәйгамбәр итеп билгеләнгән булган (Ирм. 1:1, 2, 17—19; 19:3, 4). Бу чорларның икесе дә б. э. к. 607 елда тәмамланырга тиеш булган. Нәкъ шул елда Иерусалим Йәһвә сүзе буенча җимерелеп юк ителгән дә *.

Йәзәкил Иерусалимның җимереләчәк елын ничек итеп күрсәткән? (13 нче абзацны кара)

14. а) Йәзәкил Йәһвәнең Вакыт Хуҗасы булуына һәм Аңа төгәллек хас икәненә ышанганын ничек күрсәткән? ә) Иерусалим җимерелгәнче, нинди вакыйгалар булырга тиеш булган?

14 390 көн һәм 40 көн турындагы пәйгамбәрлекне сәхнәләштергәндә, Йәзәкил Иерусалимның юк ителүенең төгәл вакытына төшенмәгәндер. Шулай да ахыр алдыннан ул яһүдләрне Йәһвәнең хөкем көненең якынлашуы турында кат-кат кисәткән. Ул халыкка: «Бу вакыт якынлашып килә, бу көн якын»,— дип игълан иткән. (Йәзәкил 7:3, 5—10 укы.) Йәһвә — Вакыт Хуҗасы һәм аңа төгәллек хас икәнен Йәзәкил бик яхшы белгән (Ишаг. 46:10). Пәйгамбәр Иерусалим җимерелер алдыннан булачак вакыйгалар турында да алдан кисәткән: «Бер бәла артыннан икенчесе төшәр». Бу вакыйгалар, үз чиратында, иҗтимагый, дини һәм сәяси оешмаларның уңышсызлыгына китерергә тиеш булган (Йәз. 7:11—13, 25—27).

Камалыштагы Иерусалим «утка» куелган «казанга» охшаш булган (15 нче абзацны кара)

15. Б. э. к. 609 елдан алып Йәзәкил пәйгамбәрлегенең нинди өлешләре чынга аша башлаган?

15 Йәзәкил Иерусалимның җимерелүе турында кисәткәннән соң берничә ел узгач, бу пәйгамбәрлек чынга аша башлаган. Б. э. к. 609 елда Йәзәкилгә Иерусалимны чолгап алганнар дигән хәбәр ирешкән. Ул вакытта быргы тавышы Иерусалим халкын үз шәһәрләрен якларга чакырган, әмма, Йәзәкил алдан әйткәнчә, «беркем дә сугышка бармаган» (Йәз. 7:14). Иерусалим халкы шәһәрне бабыллылардан яклар өчен җыелмаган. Кайбер яһүдләр, бәлки, аларны Йәһвә коткарыр дип уйлагандыр. Чөнки ассириялеләр Иерусалимга янаганда, Йәһвә үз фәрештәсе аша дошман гаскәрен һәлак иткән булган (2 Пат. 19:32). Ләкин бу юлы аларга бернинди фәрештә дә ярдәмгә килмәгән. Тиздән камалыштагы шәһәр «утка» куелган «казанга» охшаш булып киткән һәм анда яшәүчеләрне шул казандагы «ит кисәкләрен» сыман тотып чыгарганнар (Йәз. 24:1—10). 18 айлык интектергеч камалыштан соң Иерусалим җимерелгән булган.

«Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз»

16. Без Йәһвәнең Вакыт Хуҗасы булуына ышанганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

16 Йәзәкил пәйгамбәрлегенең бу өлешеннән нәрсәгә өйрәнеп була? Ул без сөйләгән хәбәргә һәм без вәгазьләгән кешеләрнең реакцияләренә ничек тә булса бәйлеме? Йәһвә ялган диннең юк ителәчәк вакытын инде билгеләп куйган, һәм ул, Вакыт Хуҗасы буларак, моны үз вакытында башкарачак (2 Пет. 3:9, 10; Ачыл. 7:1—3). Без моның кайчан буласын төгәл белмибез. Шулай да, Йәзәкилдән үрнәк алып, без Йәһвә кушуы буенча кешеләрне кат-кат: «Ахыр килә»,— дип кисәтәбез. Ни өчен без бу хәбәрне бертуктамый сөйлибез? Ә ни өчен Йәзәкил шулай эшләгән? * Ул Иерусалимның җимерелүе турындагы пәйгамбәрлекне сөйләгәндә, кешеләрнең күпчелеге аңа ышанмаган (Йәз. 12:27, 28). Ләкин соңрак Бабылдагы кайбер яһүдләр аның хәбәренә колак салган һәм кире туган якларына кайткан (Ишаг. 49:8). Нәкъ шулай ук бүген дә күп кенә кешеләр бу дөньяның ахыры җитәчәгенә ышанмый (2 Пет. 3:3, 4). Шулай да, кешеләрнең әле Аллаһы хәбәрен кабул итәргә мөмкинлеге булганда, без эчкерсезләргә тормышка алып баручы юлны табарга булышырга тиеш (Мат. 7:13, 14; 2 Көр. 6:2).

Күпләр тыңламаса да, без эчкерсез кешеләрне эзләүдән туктамыйбыз (16 нчы абзацны кара)

Ни өчен Иерусалимдагы кешеләр «көмешләрен урамнарга чыгарып ташлаган»? (17 нче абзацны кара)

17. Бөек афәт вакытында без нинди вакыйгаларны күрәчәкбез?

17 Йәзәкилнең пәйгамбәрлеге шулай ук шуны күрсәтә: дини оешмаларга һөҗүм башлангач, аларның әгъзалары динне якларга дип «сугышка бармас». Алар «Хуҗам, Хуҗам» дигәннәре җавапсыз калганын аңлагач, «куллары салынып төшәр» һәм алар «дер-дер калтырый башлар» (Йәз. 7:3, 14, 17, 18; Мат. 7:21—23). Алар тагын нәрсә эшләр? (Йәзәкил 7:19—21 укы.) Йәһвә болай ди: «Алар көмешләрен урамнарга чыгарып ташлар». Иерусалим халкы турында әйтелгән шушы сүзләр бөек афәт вакытында булачак вакыйгаларны бик яхшы сурәтли. Ул вакытта кешеләр акча аларны якынлашучы бәладән коткара алмаячагын аңлар.

18. Без Йәзәкил пәйгамбәрлегеннән приоритетларыбызга кагылышлы нинди сабак ала алабыз?

18 Йәзәкилнең шушы пәйгамбәрлегеннән нинди сабак алып була? Ул безне приоритетларны дөрес билгеләргә дәртләндерә. Уйлап карагыз: Иерусалимдагы кешеләр үз приоритетларын кайчан үзгәрткәннәр? Алар моны, шәһәр менә-менә җимереләчәк, тормышларына үлем яный һәм мал-мөлкәте үзләрен коткармаячак икәнен аңлагач кына, шуннан соң гына эшләгән. Алар, үз милкен калдырып, «пәйгамбәрдән күренеш эзли» башлаган (Йәз. 7:26). Әмма нәрсәне дә булса үзгәртергә инде соң булган. Без исә шушы бозык дөньяның ахыры якын икәненә инде инандык. Шуңа күрә Аллаһы вәгъдәләренә ышаныч безне тормышыбызда приоритетларны дөрес билгеләргә дәртләндерә. Без рухи байлыкка — кыйммәте мәңге бетмәячәк һәм «урамнарга чыгарып ташланмаячак» байлыкка омтылабыз. (Маттай 6:19—21, 24 укы.)

19. Йәзәкилнең пәйгамбәрлеген карап чыгу безгә ничек тәэсир итә?

19 Иерусалимның җимерелүе турындагы шушы пәйгамбәрлекне карап чыккач, нинди нәтиҗә ясап була? Безнең әле дә кешеләргә Аллаһы хезмәтчеләре булырга ярдәм итәр өчен вакытыбыз бар. Әмма бу вакыт кимегәннән-кими бара. Шуңа күрә без шәкертләр булдыру эшендә ашыгычлык белән катнашабыз. Эчкерсез кешеләр Атабыз Йәһвәгә хезмәт итә башлаганда, шатлыгыбыз эчкә сыймый. Әмма бу адымны ясамаган кешеләргә дә без, Йәзәкил кебек, кат-кат: «Ахыр килә»,— дигән кисәтү хәбәрен җиткерәбез (Йәз. 3:19, 21; 7:3). Шул ук вакыт без үзебез дә алга таба Йәһвәгә таянырга һәм саф гыйбадәтне тормышыбызда беренче урынга куярга тәвәккәл (Зәб. 52:7, 8; Гыйб. сүз. 11:28; Мат. 6:33).

^ 3 абз. Йәзәкил бөтен билгеләрне башка кешеләр алдында сәхнәләштергән дигән нәтиҗә ясау акыллы булып күренә. Мәсәлән, Йәһвә Йәзәкилгә «аларның күз алдында» икмәк пешерергә һәм әйберләрне чыгарырга кушкан (Йәз. 4:12; 12:7).

^ 13 абз. Иерусалимның җимерелүен рөхсәт итеп, Йәһвә ике кабиләле Яһүд патшалыгына карата гына түгел, ә шулай ук ун кабиләле Исраил патшалыгына карата да үз хөкемен белдергән (Ирм. 11:17; Йәз. 9:9, 10; «Изге Язмаларны аңлау» (рус), «Хронология», «С 997 г. до н. э. до опустошения Иерусалима» дигән өстәмә исемне кара.)

^ 16 абз. Шунысы игътибарга лаек: Йәзәкил 7:5—7 дә язылган кыска гына өзектә ахырның якын булуын күрсәтүче «килә» дигән сүзнең төрле формалары алты тапкыр очрый.