Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 15А

Апалы-сеңелле фахишәләр

Апалы-сеңелле фахишәләр

Йәзәкил китабының 23 нче бүлегендә Аллаһы үз халкын тугрылыксыз булганы өчен каты хөкем итә. Бу бүлектәге фикерләр күп кенә яклардан 16 нчы бүлектәгеләре белән аваздаш. Икесендә дә фахишә образы кулланыла. Иерусалим — сеңел дип, ә Самария аның апасы дип атала. Бүлекләрнең икесендә дә сеңелнең, олы апасына ияреп, фахишәлек юлына басканы һәм соңрак үз бозыклыгында һәм әхлаксызлыгында аңардан хәтта өстен чыкканы күрсәтелә. 23 нче бүлектә Йәһвә шушы апалы-сеңелле фахишәләргә исемнәр бирә: олысын — Самарияне, ягъни ун кабиләле Исраил патшалыгының башкаласын — Оһола дип, ә кечесен — Иерусалимны, ягъни Яһүднең башкаласын, Оһолиба дип атый * (Йәз. 23:1—4).

Бу ике бүлек арасында башка охшашлыклар да бар. Иң күренеклесе шул: фахишәләр башта Йәһвә хатыннары булган, ә соңрак аңа хыянәт иткән. Ике бүлектә дә йолып алынуга өмет бирелә. 23 нче бүлектә өмет хәбәре ачыктан-ачык белдерелмәсә дә, анда Йәһвә болай ди: «Мин... азгынлыгың белән фахишәлегеңне бетерермен». Бу фикер 16 нчы бүлектә язылганнар белән кисешә (Йәз. 16:16, 20, 21, 37, 38, 41, 42; 23:4, 11, 22, 23, 27, 37).

Алар христиан дөньясының прообразымы?

Элек безнең басмаларыбызда Оһола белән Оһолиба христиан дөньясының католик һәм протестант диннәренең прообразы булып тора дип әйтелгән иде. Әмма тирәнрәк уйлангач һәм өстәмә тикшерү үткәргәч, кайбер сораулар туды. Христиан дөньясы кайчан да булса Йәһвәнең хатыны булганмы? Йәһвә кайчан да булса аның белән килешү төзегәнме? Әлбәттә юк. Йәһвә Гайсә аша рухи Исраил белән «яңа килешү» төзегәндә, христиан дөньясы әле булмаган да; христиан дөньясы шулай ук беркайчан да майланган мәсихчеләрдән торган шушы рухи халыкның өлеше булмаган (Ирм. 31:31; Лүк 22:20). Ул рәсүлләр үлгәннән соң гына барлыкка килгән. Шушы мөртәт, бозык оешма, Гайсә пәйгамбәрлегендәге «чүп үләне», ягъни ялган мәсихчеләр буларак, б. э. IV гасырында оешкан (Мат. 13:24—30).

Шуңа да игътибар итик: Йәһвә тугрылыксыз Иерусалимга һәм Самариягә йолып алынуга өмет биргән (Йәз. 16:41, 42, 53—55). Ә христиан дөньясының андый өмете бармы? Юк! Аның, бөтен Бөек Бабылныкы кебек, һичнинди өмете юк.

Шулай итеп, Оһола белән Оһолиба христиан дөньясының прообразы түгел. Шулай да алар ярдәмендә без мөһимрәк нәрсәне — Йәһвәнең үз исемен хурлаган һәм саф гыйбадәткә кагылышлы нормаларын санга сукмаган кешеләргә карата хисләрен аңлыйбыз. Христиан дөньясы бу яктан аеруча гаепле, чөнки аның күпсанлы чиркәүләрендә, Изге Язмалар Аллаһысына табынабыз, диләр. Өстәвенә, алар Йәһвәнең яраткан Улын — Гайсә Мәсихне — үз җитәкчеләре дип саный. Үзләре исә, Гайсәне Троицаның бер өлеше дип санап һәм аның «дөньяныкы» булмаска дигән әмеренә буйсынмыйча, үз сүзләренә каршы эш итә (Яхъя 15:19). Потларга табынып һәм сәясәттә катнашып, христиан дөньясы үзенең чыннан да «бөек фахишәнең» өлеше булуын күрсәткән (Ачыл. 17:1). Һичшиксез, ул бөтендөнья ялган дин империясенең һәлакәтенә дучар булачак!

^ 3 абз. Бу исемнәр игътибарга лаек. Оһола «аның [гыйбадәт кылу] чатыры» дигәнне аңлата. Исраил гыйбадәт өчен Иерусалимдагы Йәһвәнең гыйбадәтханәсен түгел, ә үз гыйбадәт кылу үзәкләрен кулланган. Оһолиба исә «[гыйбадәт кылу] чатырым аңарда» дигәнне аңлата. Йәһвәнең гыйбадәтханәсе Иерусалимда урнашкан булган.