Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 14А

Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханәдән сабаклар

Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханәдән сабаклар

Саф гыйбадәт югары күтәрелгән һәм якланган

Күренештәге гыйбадәтханә «бик биек тауда» тора (1). Саф гыйбадәтне тормышыбызда беренче урынга куеп, без аны ничек югарылыйбыз?

Гыйбадәтханә комплексы тирәли булган тышкы стена (2) һәм зур ара (3) без Йәһвәгә гыйбадәтебезне һичнәрсә белән нәҗесләмәскә тиеш икәнен исебезгә төшерә. Әгәр дә «гади нәрсәләр», ягъни рухи эшләр белән бәйле булмаган нәрсәләр, саф гыйбадәттән аерым булырга тиеш икән, нәҗес һәм әхлаксыз тәртип Йәһвә хезмәтчеләренең тормышында бигрәк тә булмаска тиеш (Йәз. 42:20).

Мәңгелек фатихалар

Гыйбадәтханә бинасыннан агып чыккан елга (4), көчле агымга әйләнеп, җиргә тормыш һәм уңыш китерә. Бу фатихалар шушы басманың 19 нчы бүлегендә каралыр.

Барысы өчен бер үк нормалар

Биек тышкы капкалар (5) һәм эчке капкалар (9) саф гыйбадәттә катнашкан бар кешеләр дә Йәһвәнең югары нормаларын үтәргә тиеш икәнен исебезгә төшерә. Тышкы һәм эчке капкаларның бар үлчәмнәре бер үк булган. Бу бик тә урынлы, чөнки Йәһвәнең үз хезмәтчеләре өчен, алар кем генә булып хезмәт итмәсен, бер үк тәкъва таләпләре бар.

Йәһвә өстәленнән туклану

Ашханәләр (8) борынгы вакытта яшәгән кешеләрнең үзләре гыйбадәтханәгә китергән кайбер корбаннарны ашый алганын исебезгә төшерә. Шулай итеп алар, асылда, Йәһвә белән бергә ашый алган. Бүген мәсихчеләр хезмәт иткән рухи гыйбадәтханәдә хәл башкача, чөнки корбан «бер тапкыр һәм мәңгегә» китерелгән булган (Евр. 10:12). Шулай да без мактау корбаны китерәбез (Евр. 13:15).

Аллаһының ышандыруы

Күренештәге җентекле үлчәмнәр безне гаҗәпләндерергә мөмкин. Ләкин, алар турында уйланып, без мөһим фикерне аңлыйбыз: бу үлчәмнәр төгәл булган кебек, Йәһвәнең саф гыйбадәтне торгызырга вәгъдәсе дә төгәл үтәләчәк. Йәзәкил үз күренешендә кешеләрне күргән дип язмаса да, ул Йәһвәнең руханиларга, башлыкларга һәм халыкка биргән җитди киңәшен язып куйган. Аллаһының бар хезмәтчеләре дә аның нормаларын үтәргә тиеш.