Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 2Ә

Йәзәкил. Аның тормышы һәм тарих

Йәзәкил. Аның тормышы һәм тарих

Йәзәкилнең исеме «Аллаһы ныгыта» дигәнне аңлата. Аның пәйгамбәрлекләрендә күп кенә кисәтү сүзләре язылса да, төп хәбәре аның исеменең мәгънәсенә туры килә һәм Аллаһыга саф гыйбадәт кылырга теләүчеләрнең иманнарын ныгыта.

ЗАМАНДАШ ПӘЙГАМБӘРЛӘР

  • ИРМИЯ

    рухани гаиләсеннән булган, күбесенчә Иерусалимда хезмәт иткән (б. э. к. 647 — 580)

  • ХӨЛДӘ

    б. э. к. як. 642 елда, гыйбадәтханәдә Канун китабы табылган вакытта хезмәт иткән

  • ДАНИЯЛ

    Яһүд кабиләсеннән, патшалар нәселеннән булган; б. э. к. 617 елда Бабылга әсирлеккә алынган

  • ХАБАКУК

    Яһүдтә, күрәсең, Йәһуәким идарә итә башлаганда хезмәт иткән

  • АБАДИЯ,

    күрәсең, Иерусалим җимерелгән вакытта Эдомга каршы пәйгамбәрлек иткән

АЛАР КАЙЧАН ХЕЗМӘТ ИТКӘН? (БАР ДАТАЛАР Б. Э. К.)

ЙӘЗӘКИЛ ЯШӘГӘН ЧОРДА БУЛГАН ВАКЫЙГАЛАР (БАР ДАТАЛАР Б. Э. К.)

  1. як. 643: туа

  2. 617: Бабылга әсирлеккә алына

  3. 613: пәйгамбәрлек итә башлый, Йәһвәдән күренешләр ала

  4. 612: күренештә гыйбадәтханәдәге мөртәтлекне күрә

  5. 611: Иерусалимны хөкем итә башлый

  6. 609: хатыны үлә һәм Иерусалимның соңгы камалышы башлана

  7. 607: Иерусалимның җимерелгәне турында хәбәр ала

  8. 593: күренештә гыйбадәтханәне күрә

  9. 591: Нәбукаднизарның Мисырга һөҗүм итәчәге турында алдан әйтә; үз пәйгамбәрлеген язуын тәмамлый

ЯҺҮД ҺӘМ БАБЫЛ ПАТШАЛАРЫ

  1. 659—629: Йошия саф гыйбадәтне торгыза, ләкин фиргавен Нехога каршы сугышта үлә

  2. 628: явыз патша Йәһуәһәз өч ай идарә итә һәм фиргавен Нехо аны әсирлеккә ала

  3. 628—618: явыз патша Йәһуәким идарә итә һәм фиргавен Нехоның вассалы булып китә

  4. 625: Нәбукаднизар Мисыр гаскәрен җиңә

  5. 620: Нәбукаднизар беренче тапкыр Яһүдкә бәреп керә һәм Йәһуәкимне Иерусалимда үз вассалы итә

  6. 618: Йәһуәким Нәбукаднизарга каршы баш күтәрә, ләкин, бабыллылар Вәгъдә ителгән җиргә икенче тапкыр бәреп кергәч, күрәсең, үлә

  7. 617: явыз патша Йәһуәкин, ягъни Йәкуния, өч ай идарә итә һәм Нәбукаднизар кулына бирелә

  8. 617—607: Нәбукаднизар явыз һәм ихтыярсыз патша Сидкыяне үз вассалы итә

  9. 609: Сидкыя Нәбукаднизарга каршы баш күтәрә һәм соңыннан Нәбукаднизар өченче тапкыр Яһүдкә бәреп керә

  10. 607: Нәбукаднизар Иерусалимны җимерә, Сидкыяне, кулга алып, сукырайта һәм Бабылга алып китә