Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 19Ә

Кечкенә генә инеш көчле агымга әйләнә!

Кечкенә генә инеш көчле агымга әйләнә!

Йәзәкил Йәһвә гыйбадәтханәсеннән агып чыгучы кечкенә генә инешнең нибары якынча ике километрдан соң могҗизалы рәвештә зур, көчле агымга әйләнгәнен күрә! Бу елганың ярларында ризык бирүче һәм савыктыручы агачлар үсә. Моның барысы нәрсәне аңлата?

Елга фатихалар китерә

БОРЫНГЫ ВАКЫТТА Яһүдләр әсирлектән туган җирләренә кайткач, саф гыйбадәтне торгызуда катнашу аларга күп фатихалар китергән

БҮГЕНГЕ КӨННӘРДӘ 1919 елда саф гыйбадәтнең торгызылуы белән, Аллаһының хезмәтчеләре рухи фатихаларның зур агымыннан файдалана башлаган

КИЛӘЧӘКТӘ Армагеддоннан соң Йәһвә физик һәм рухи фатихалар елгасын агызачак

Тормыш бирүче сулар

БОРЫНГЫ ВАКЫТТА Йәһвә халкының саны үсә барса да, ул бар тыңлаучан хезмәтчеләрен, фатихалап, рухи яктан савыктырган

БҮГЕНГЕ КӨННӘРДӘ Бүген рухи оҗмахтагы кешеләрнең саны үсә бара һәм алар, Йәһвәнең киңәя барган фатихалар елгасыннан файдаланып, рухи мәгънәдә савыга

КИЛӘЧӘКТӘ Армагеддонны кичерәчәк кешеләргә үледән терелгән миллионлаган кеше кушылачак, һәм Йәһвәнең фатихалары барысына да җитәрлек булачак

Ризык бирүче һәм савыктыручы агачлар

БОРЫНГЫ ВАКЫТТА Йәһвә туган илләренә кайткан тугры хезмәтчеләрен рухи мәгънәдә тукландырган. Ул аларны шулай ук озак дәвамлы рухи чирләреннән савыктырган

БҮГЕНГЕ КӨННӘРДӘ Рухи ризыкларның муллыгы безне рухи чирләрдән һәм ачлыктан саклый

КИЛӘЧӘКТӘ Мәсих үзенең 144 000 хакимдәше белән бар тәкъва кешеләргә камиллеккә ирешергә һәм мәңге сау-сәламәт булып яшәргә булышачак