Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 10Ә

«Коры сөякләр» һәм «ике шаһит» бер-берсе белән ничек бәйле?

«Коры сөякләр» һәм «ике шаһит» бер-берсе белән ничек бәйле?

Бер-берсе белән бәйле «коры сөякләр» һәм «ике шаһит» турындагы ике пәйгамбәрлек 1919 елда үтәлгән. «Коры сөякләр» турындагысы бик озак вакытны (күп гасырлык чорны) сурәтли. Бу чор Аллаһы хезмәтчеләренең зур төркеменең терелүе белән тәмамланган (Йәз. 37:2—4; Ачыл. 11:1—3, 7—13). «Ике шаһит» турындагысы кыска вакытны сурәтли. Бу чор 1914 елның ахырыннан бирле 1919 елның башына кадәр дәвам иткән һәм Аллаһы хезмәтчеләренең кечкенә төркеменең терелүе белән тәмамланган. Ике пәйгамбәрлек тә символик терелтүне тасвирлаган, һәм икесе дә 1919 елда үтәлгән. Ул елны Йәһвәнең майланган хезмәтчеләре, «торып басып», Бөек Бабыл әсирлегеннән азат ителгән һәм яңадан җыелыш булып оешкан (Йәз. 37:10).

Ләкин шуңа игътибар итегез: бу ике пәйгамбәрлекнең үтәлешләре арасында мөһим аерма бар. «Коры сөякләр» турындагы күренештә майланганнар калдыгының бар әгъзаларының терелүе пәйгамбәрлек ителгән. Ә «ике шаһит» турындагы күренештә майланганнар калдыгының кайбер әгъзаларының терелүе пәйгамбәрлек ителгән. Соңгылары — оешмада үз өсләренә җитәкчелек алган, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» булып билгеләнгән кардәшләр (Мат. 24:45; Ачыл. 11:6) *.

«Сөяк тулы үзәнлек» (Йәз. 37:1)

  1. Б. Э. 100 ЕЛЫННАН СОҢ

    Б. э. икенче гасырында майланган мәсихчеләрнең җыелышы күчмә мәгънәдә үтерелгәч, «үзәнлек» «сөякләр» белән тулган

  2. 1919 ЕЛНЫҢ БАШЫ

    1919: «коры сөякләр» терелә: Йәһвә бар майланганнарны Бөек Бабылдан азат итә һәм аларны яңадан җыелышка җыя

«Ике шаһит» (Ачыл. 11:3)

  1. 1914 ЕЛНЫҢ АХЫРЫ

    «матәм киемнәре киеп» вәгазьләү

    1914: «ике шаһит», «матәм киемнәре киеп», өч ярым ел вәгазьли. Бу чорның ахырында алар күчмә мәгънәдә үтерелгән булган

  2. символик үлем

  3. 1919 ЕЛНЫҢ БАШЫ

    1919: «ике шаһит» терелә: үз өстенә җитәкчелек алган майланган абый-кардәшләрнең кечкенә төркеме оешмада «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» итеп билгеләнә

^ 4 абз. «Күзәтү манарасы» 2016 ел, март, «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара.