Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 16Ә

Көрсенү һәм ыңгырашу, билге кую, җимерү. Кайчан һәм ничек?

Көрсенү һәм ыңгырашу, билге кую, җимерү. Кайчан һәм ничек?

Йәзәкил китабының 9 нчы бүлегендә язылган бу күренешнең безнең көннәрдәге үтәлеше бар. Аның ничек үтәләчәген аңлау безгә бу дөнья төзелешенең ахырын кыюлык белән кичереп чыгарга булышыр

«Көрсенү һәм ыңгырашу»

КАЙЧАН? Соңгы көннәрдә, бөек афәт башланганчы

НИЧЕК? Эчкерсез кешеләр бу дөньядагы явызлыкны нәфрәт итүләрен үз сүзләре һәм эшләре белән күрсәтә. Алар яхшы хәбәргә колак сала; яңа шәхес булып киенеп, Мәсихтән үрнәк алып яши; Йәһвәгә багышланып, суга чумдырылу үтә һәм Мәсихнең кардәшләренә булышлык күрсәтә

«Билге кую»

КАЙЧАН? Бөек афәт вакытында

НИЧЕК? Сәркатип тартмасы булган кеше бар халыкларның Судьясы буларак киләчәк Гайсә Мәсихне аңлата. Бихисап күп кеше сарыклар итеп билгеләнәчәк. Бу аларның Армагеддонда котылып калачагын аңлатыр

«Җимерү»

КАЙЧАН? Армагеддон вакытында

НИЧЕК? Гайсә Мәсих һәм аның күктәге гаскәрләре, шул исәптән фәрештәләр һәм аның 144 000 хакимдәше, шушы бозык дөньяны тулысынча юк итәчәк һәм саф гыйбадәт ягында торучыларны, коткарып, гадел яңа дөньяга алып барачак