Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 4А

Ул «тере затларга карап торган»

Ул «тере затларга карап торган»

Борынгы Ассирия һәм Бабыл җирендә патша сарайлары һәм гыйбадәтханәләр алдында кеше башлы, канатлы үгезләрнең һәм арысланнарның гаять зур сыннары торган. Андый сыннар күп табылган булган. Шуңа күрә Йәзәкилнең аларны, һичшиксез, күргәне булган. Башка кешеләр сыман, Йәзәкил дә шушы зур җанвар образларына гаҗәпләнеп карагандыр. Кайберәүләр якынча 6 метр биеклектә булган. Шулай да, бу җанварлар ничек кенә мәһабәт булып күренмәсен, алар таштан ясалган һәм үле булган.

Йәзәкил күренештә күргән затлар исә «тере затлар» булган. Нинди зур аерма! Бу образ Йәзәкилгә шулкадәр нык тәэсир иткән ки, ул үз күренешенең кереш сүзендә «тере зат» дигән сүзтезмәне 10 тапкырдан күбрәк кулланган (Йәз. 1:5—22). Шушы дүрт тере затның Аллаһы тәхете астында бердәм рәвештә, бер юнәлештә хәрәкәтләнгәнен күргәч, Йәзәкил шуны аңлагандыр: Йәһвә үзенең бар иҗади эшләрен контрольдә тота. Бүген шул ук күренеш безгә Йәһвәнең никадәр куәтле, данлыклы булганын һәм хакимлегенең бөек булганын күрсәтә (1 Елъ. 29:11).