Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 7Ә

Йәзәкил китабындагы төп фразалар

Йәзәкил китабындагы төп фразалар

«Адәм улы»

90 НАН АРТЫК ТАПКЫР

Йәһвә Йәзәкилгә 90 нан артык тапкыр «адәм улы» дип мөрәҗәгать итә (Йәз. 2:1). Шулай итеп Йәһвә Йәзәкилгә, ул пәйгамбәр булса да, гади кеше булуын искә төшерә. Шунысы игътибарга лаек: Инҗилдә Гайсә турында 80 нән артык тапкыр «Адәм Улы» дип әйтелә. Бу аның кеше тәнен алган фәрештә түгел, ә чыннан да кеше булганын күрсәтә (Мат. 8:20).

«Минем Йәһвә икәнемне белер»

50 ДӘН АРТЫК ТАПКЫР

Йәзәкил Аллаһының «минем Йәһвә икәнемне белер» дигән сүзләрен 50 дән артык тапкыр кабатлый. Бу Йәһвә генә саф гыйбадәткә лаек икәнен ассызыклый (Йәз. 6:7).

«Аллаһы Тәгалә Йәһвә»

217 ТАПКЫР

«Аллаһы Тәгалә Йәһвә» дигән сүзтезмә 217 тапкыр очрый. Шулай итеп Аллаһы исеменә тиешле урын бирелә һәм Йәһвәнең барысыннан да өстенрәк булуы күрсәтелә (Йәз. 2:4).