РАМКА 20А
Җирне бүлү
Күренештәге җирнең төгәл үлчәп бүленүе әсирләрне үз туган якларына һичшиксез кайтачакларына ышандырган. Бу күренеш безгә бүген нинди файда китерә? Әйдәгез, аның ике ягына игътибар итик.
Һәрберсенең үз урыны һәм кыйммәтле вазифасы булыр
Әсирлектән кайткан һәрбер кешегә Вәгъдә ителгән җирдә мирас итеп биләмә бирелгән. Нәкъ шулай ук бүген дә бар Йәһвә хезмәтчеләренең дә рухи оҗмахта үз урыны бар. Оешмада кем булып кына хезмәт итсәк тә, һәрберебез рухи җирдә яши һәм кыйммәтле вазифа үти. Йәһвә үзенең бар хезмәтчеләренә бертигез карый һәм һәрберсен кадерли.
Бертигез өлешләр
Йәзәкил күренешендә күрсәтелгәнчә, Вәгъдә ителгән җирнең һәрбер өлешендә бертигез муллык булган. Нәкъ шулай ук бүген дә Йәһвәнең бар хезмәтчеләре рухи оҗмахтагы фатихалардан бертигез файдалана ала.