Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

РАМКА 9В

Әсирлек һәм торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләр

Әсирлек һәм торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләр

Яһүд халкының борынгы Бабылда әсирлеккә төшүе турындагы күп кенә пәйгамбәрлекләрнең икенче, зуррак үтәлеше булган. Бу пәйгамбәрлекләр мәсихче җыелышның Бөек Бабыл әсирлегенә эләгүе белән бәйле булган. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

1. КИСӘТҮЛӘР

2. ӘСИРЛЕК

3. ТОРГЫЗЫЛУ

БЕРЕНЧЕ ҮТӘЛЕШ

Б. э. к. 607 елга кадәр. Ишагыя, Ирмия һәм Йәзәкил Аллаһы халкын кисәтә, ләкин мөртәтлек чәчәк ата

Б. э. к. 607 ел. Иерусалим җимерелә; Аллаһы халкы Бабылга әсирлеккә алына

Б. э. к. 537 ел һәм шуннан соң. Тугры кешеләр Иерусалимга кайта һәм гыйбадәтханәне яңадан төзи; саф гыйбадәт торгызыла

ЗУРРАК ҮТӘЛЕШ

Б. э. беренче гасыры. Гайсә, Паул һәм Яхъя җыелышны кисәтә, ләкин мөртәтлек чәчәк ата

Б. э. икенче гасыры. Чын мәсихчеләр Бөек Бабыл әсирлегенә эләгә

Б. э. 1919 елы һәм шуннан соң. Гайсәнең идарәсе астында тугры майланганнар рухи әсирлектән азат ителә, һәм саф гыйбадәт торгызыла