Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ КИСӘК

«Мин сезне... бергә җыярмын». Саф гыйбадәтнең торгызылуы вәгъдә ителгән

«Мин сезне... бергә җыярмын». Саф гыйбадәтнең торгызылуы вәгъдә ителгән

ЙӘЗӘКИЛ 20:41

ТЕМА: Йәзәкил пәйгамбәрлекләрендә торгызылу темасы ачыклана

Исраил халкы таралган. Моның сәбәбе — халыкның мөртәтлеге. Алар саф гыйбадәтне нәҗесләгән һәм Аллаһы исемен хурлаган. Хәзер алар үз эшләренең ачы җимешләрен татый. Шул кайгылы вакытта Йәһвә Йәзәкил аша өмет тулы берничә пәйгамбәрлек бирә. Җанлы, образлы тел һәм курку-хөрмәт уятучы күренешләр ярдәмендә Йәһвә сөргендәге исраиллеләргә генә түгел, ә шулай ук саф гыйбадәтнең торгызылуын күрергә теләгән бар кешеләргә дә өмет бирә.

БУ КИСӘКТӘ

8 НЧЕ БҮЛЕК

«Мин алар өстеннән бер көтүчене... куярмын»

Аллаһы Йәзәкилне Мәсих турында пәйгамбәрлек язарга рухландыра. Мәсих, Хаким һәм Көтүче буларак, саф гыйбадәтне мәңгегә торгызыр һәм үз көтүе турында назлап кайгыртыр.

9 НЧЫ БҮЛЕК

«Мин аларның барысын да берләштерермен»

Бабыл әсирлегендәге тугры яһүдләргә бирелгән пәйгамбәрлекләр безгә кагыламы?

10 НЧЫ БҮЛЕК

«Cез терелерсез»

Йәзәкил күренештә сөяк тулы үзәнлекне күрә. Бу нәрсәне аңлата?

11 НЧЕ БҮЛЕК

«Сине... мин... сакчы итеп билгеләдем»

Сакчының роле һәм вазифалары нинди? Ул нинди кисәтү хәбәрен игълан итәргә тиеш?

12 НЧЕ БҮЛЕК

«Мин аларны... бер халык итәрмен»

Йәһвә үз халкын берләштерергә вәгъдә итә.

13 НЧЕ БҮЛЕК

«Гыйбадәтханәне сурәтләп бир»

Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханәнең мәгънәсе нинди?

14 НЧЕ БҮЛЕК

«Менә гыйбадәтханә турындагы канун»

Сөргендәге яһүдләр Йәзәкилнең гыйбадәтханә турындагы күренешеннән нәрсәгә өйрәнә алган? Без бу күренештән саф гыйбадәткә кагылышлы нинди сабаклар алабыз?