Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 НЧЫ БҮЛЕК

«Cез терелерсез»

«Cез терелерсез»

ЙӘЗӘКИЛ 37:5

ТЕМА: «Коры сөякләрнең» терелүе турындагы күренеш һәм аның зуррак үтәлеше

1—3. Бабылдагы яһүдләрнең нинди өметләре акланмый? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

БАБЫЛДАГЫ яһүдләрнең өметләре акланмый. Моңа кадәр, якынча биш ел дәвамында Йәзәкил аларның буш хыялларын җимерергә тырышса да, моңа ирешә алмаган. Ул әсирләргә төрле сәхнәләштерүләр күрсәткән, төрле мисаллар китергән һәм төрле хәбәрләр җиткергән, ләкин алар Йәһвәнең Иерусалим җимерелүенә юл куячагына ышанмаган. Бабыл гаскәренең шәһәрне камап алганы турында хәбәр алгач та, алар һаман Иерусалим халкына бернәрсә дә булмас дип ышанган.

2 Әмма хәзер, камалыш башланганнан соң ике ел узгач, Иерусалимнан качкан бер кеше, Бабылга килеп, мондый хәбәр җиткерә: «Шәһәр яулап алынды!». Бу хәбәр әсирләрне кайгыга батыра. Алар үз колакларына ышана алмый: аларның яраткан шәһәре, изге гыйбадәтханәсе, кадерле җирләре — барысы да юкка чыкты! Аларның өметләре акланмады (Йәз. 21:7; 33:21).

3 Бу кайгылы вакытта Йәзәкил өмет бирүче күренеш ала. Бу күренештә рухлары сынган әсирләр өчен нинди хәбәр бар? Бу күренеш бүген Аллаһы халкына ничек кагыла һәм һәрберебез аннан нинди файда ала ала? Бу сорауларга җавап бирер өчен, әйдәгез, Йәһвәнең Йәзәкилгә нәрсә ачканын карап чыгыйк.

«Сөякләр турында пәйгамбәрлек ит» һәм «җилгә пәйгамбәрлек ит»

4. Йәзәкил үзе күргән күренештә нәрсәгә игътибар иткән?

4 Йәзәкил 37:1—10 укы. Күренештә Йәһвә Йәзәкилне сөяк тулы үзәнлек уртасына бастырган. Күренеш Йәзәкилгә ныграк тәэсир итсен өчен, Йәһвә аны шул сөякләр тулы үзәнлек буйлап «йөрткән». Үзәнлектә йөргәндә, Йәзәкил ике нәрсәгә игътибар иткән: анда «бик күп сөяк яткан» һәм «алар бик коры» булган.

5. Йәһвә Йәзәкилгә нинди ике боерык биргән һәм, Йәзәкил аларны үтәгәч, нәрсә булган?

5 Аннары Йәһвә Йәзәкилгә ике боерык биргән. Башта Йәһвә аңа «сөякләр турында пәйгамбәрлек итәргә» һәм аларга «сез терелерсез» дип әйтергә боерган (Йәз. 37:4—6). Йәзәкил пәйгамбәрлек итә башлагач, «тавыш, дөбердәү ишетелгән һәм сөякләр бер-берсе белән берләшә башлаган». Аннары «сөякләрдә сеңерләр белән ит үсә башлаган, һәм аларны тире каплаган» (Йәз. 37:7, 8). Шуннан соң Йәһвә Йәзәкилгә «җилгә пәйгамбәрлек итәргә» һәм аңа «үтерелгән шушы кешеләргә өр» дип кушарга боерган. Йәзәкил пәйгамбәрлек иткәч, «аларга сулыш кергән. Шунда алар терелгән һәм торып баскан. Алар үтә зур гаскәр булган» (Йәз. 37:9, 10).

«Сөякләребез коры, өметсез калдык»

6. Йәһвәнең нинди сүзләре Йәзәкилгә күренешне аңларга булышкан?

6 Шуннан соң Йәһвә, Йәзәкилгә бу күренешне аңлатып, болай дигән: «Бу сөякләр — бөтен Исраил халкы». Һәм чыннан да, Иерусалимның җимерелгәне турында ишеткәч, сөргендәге яһүдләр үзләрен үле итеп хис иткән. Шуңа күрә алар: «Сөякләребез коры, өметсез калдык. Безне чабып ташладылар»,— дип кайгырып елаган (Йәз. 37:11; Ирм. 34:20). Аларның хәсрәтен күргәч, Йәһвә сөякләр турындагы шушы кайгылы күренештә, чынлыкта, Исраил өчен өмет хәбәре дә бар икәнен күрсәткән.

7. Йәзәкил 37:12—14 тә язылганча, Йәһвә нәрсә вәгъдә иткән һәм аның вәгъдәсе әсирлектәге халкын нәрсәгә ышандырган?

7 Йәзәкил 37:12—14 укы. Шушы күренеш ярдәмендә Йәһвә сөргендәге яһүдләргә үзләрен терелтәчәк, туган якларына кайтарачак һәм шунда урнаштырачак дип вәгъдә иткән. Өстәвенә, Йәһвә аларга «халкым минем» дип дәшкән. Бу сүзләр күңелләре төшкән яһүдләрне бик ныгыткандыр! Ни өчен алар торгызылу турындагы вәгъдәнең үтәләчәгенә ышана алган? Чөнки моны Йәһвә үзе вәгъдә иткән. Ул болай дигән: «Мин, Йәһвә, моны әйттем һәм башкардым».

8. а) Ни өчен «бөтен Исраил халкы» символик мәгънәдә үлем хәлендә булган дип әйтеп була? ә) Йәзәкил 37:9 дагы сүзләр Исраилнең символик үлеменең сәбәбен ничек күрсәтә? (Искәрмәне кара.)

8 Күренешнең кайгылы өлеше борынгы Исраил халкында ничек үтәлгән? Исраилнең символик үлеме б. э. к. 740 елда ун кабиләле патшалыкның яулап алынуы һәм әсирлеккә эләгүе белән башланган. Якынча 130 ел үткәч, Яһүд халкы да сөргенгә киткәч, «бөтен Исраил халкы» әсирлектә булган (Йәз. 37:11). Бөтен бу әсирләр символик мәгънәдә, Йәзәкил күренешендәге сөякләр кебек, үлем хәлендә булган *. Хәтерлисездер, Йәзәкил күргән сөякләр «бик коры» булган. Бу шуны аңлаткан: аларның үлемгә охшаш хәле озак вакыт дәвам иткән. Һәм чыннан да, Исраил һәм Яһүд өчен, гомумән алганда, бу вакыт 200 дән артык ел — б. э. к. 740 елдан башлап 537 елга кадәр дәвам иткән (Ирм. 50:33).

9. «Аллаһы Исраиле» борынгы Исраил халкыныкына охшаш нинди хәлдә булган?

9 Исраилгә кагылышлы торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләрнең, шул исәптән Йәзәкил пәйгамбәрлекләренең дә, зуррак үтәлеше булган (Рәс. 3:21). Борынгы Исраил халкы күчмә мәгънәдә «үтерелгән» кебек һәм күпмедер вакыт үле килеш яткан кебек, «Аллаһы Исраиле» дә, ягъни майланган мәсихчеләр җыелышы, күчмә мәгънәдә үтерелгән һәм озак вакыт үлемгә охшаш әсирлектә булган (Гәл. 6:16). Майланган мәсихчеләрнең әсирлеге шулкадәр озак дәвам иткән ки, аларның рухи халәте «бик коры» сөякләрнекенә охшаш булган (Йәз. 37:2). Узган бүлектә аңлатылганча һәм Гайсә үзенең бодай белән чүп үләне турындагы мисалы аша күрсәткәнчә, майланган мәсихчеләр җыелышының әсирлеге, б. э. икенче гасырында башланып, күп гасырлар дәвам иткән (Мат. 13:24—30).

Йәзәкил күргән «бик коры» сөякләр Йәһвә майланганнарының озак вакыт үлемгә охшаш хәлдә булганын күрсәтә (8, 9 нчы абзацларны кара)

«Сөякләр бер-берсе белән берләшә башлады»

10. а) Йәзәкил 37:7, 8 дә Аллаһы халкына кагылышлы нинди үзгәреш турында алдан әйтелгән булган? ә) Сөргендәге тугры яһүдләрнең иманнарын нәрсә әкрен-әкрен «терелтә» алган?

10 Йәһвә үзенең борынгы халкының әкрен-әкрен тереләчәге турында алдан әйткән (Йәз. 37:7, 8). Сөргендәге тугры яһүдләрнең Исраилгә кайту өметләрен нәрсә әкрен-әкрен «терелтә» алган? Беренчедән, аларның иманнарын элегрәк яшәгән пәйгамбәрләрнең хәбәрләре ныгыта алган. Мәсәлән, Ишагыя пәйгамбәр «изге орлык», ягъни халыкның калдыгы, кире кайтачак дип алдан әйткән (Ишаг. 6:13; Әюп 14:7—9). Икенчедән, Йәзәкилнең торгызылу турындагы күп кенә пәйгамбәрлекләре аларның өмет учагын кабызып торган. Моннан тыш, Даниял пәйгамбәр кебек тугры кешеләрнең Бабылда яшәве һәм Бабылның б. э. к. 539 елда көтмәгәндә юк ителүе яһүдләргә туган илгә кайтачакларына өмет өстәгән.

11, 12. а) «Аллаһы Исраиле» ничек итеп әкрен-әкрен терелгән? («Саф гыйбадәтнең әкрен-әкрен торгызылуы» дигән рамканы да кара.) ә) Йәзәкил 37:10 дагы сүзләр нинди сорау тудыра?

11 Ә «Аллаһы Исраиле» — майланган мәсихчеләр җыелышы — ничек итеп әкрен-әкрен терелгән? Күп гасырлар дәвам иткән үлемгә охшаш әсирлек вакытында, Аллаһының тугры хезмәтчеләре саф гыйбадәт өчен көрәшкәндә, «тавыш, дөбердәү» ишетелгән. Мәсәлән, XVI гасырда Уильям Тиндал Изге Язмаларны инглиз теленә тәрҗемә иткән. Хәзер гади кешеләрнең Изге Язмаларны укый алачагын аңлагач, Рим католик чиркәвенең ачуы чыккан. Тиндалны үтергәннәр. Шулай да эш туктамаган. Башка кыю кешеләр Изге Язмаларны бүтән телләргә дә тәрҗемә иткән, һәм караңгы дөньяда әкрен-әкрен рухи яктылык тарала башлаган.

12 Соңрак, Чарлз Расселл һәм аның хезмәттәшләре Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне торгыза башлагач, әйтерсең лә «сөякләрдә сеңерләр белән ит үсә башлаган». «Сион күзәтү манарасы» журналы һәм башка басмалар эчкерсез кешеләргә рухи хакыйкатьләрне табарга булышкан. Моның ярдәмендә алар Аллаһының майланган хезмәтчеләренә кушылган. XX гасыр башында «Барлыкка китерү турында фотодрама» һәм «Тәмамланган сер» китабы кебек кораллар Аллаһының майланган халкына тагы да күбрәк көч өстәп җибәргән. Күп тә үтмәстән, Аллаһы билгеләгән вакытта аның халкы «торып баскан» (Йәз. 37:10). Бу кайчан һәм ничек булган? Моны белер өчен, әйдәгез, башта борынгы Бабылдагы вакыйгаларга күчик.

«Алар терелде һәм торып басты»

13. а) Йәзәкил 37:10, 14 тәге сүзләр б. э. к. 537 елда ничек үтәлә башлаган? ә) Ун кабиләле патшалыктагы кайбер исраиллеләрнең Исраилгә кайтканын Изге Язмалардагы кайсы шигырьләр күрсәтә?

13 Б. э. к. 537 елда бу күренеш Бабылдагы яһүдләрдә үтәлә башлаган. Ничек итеп? Яһүдләрне әсирлектән азат итеп һәм Исраилгә кайтарып, Йәһвә аларны терелткән, һәм алар «торып баскан». 42 360 исраилле һәм 7 000 башка халык кешесе, Бабылдан чыгып, Иерусалимны, андагы гыйбадәтханәне торгызырга һәм Исраилдә төпләнергә киткән (Езра 1:1—4; 2:64, 65; Йәз. 37:14). 70 кә якын ел узгач, якынча 1 750 кеше Езра белән Иерусалимга кайткан (Езра 8:1—20). Шулай итеп, гомумән алганда 44 000 нән артык яһүд туган якларына кайткан. Чыннан да «зур гаскәр»! (Йәз. 37:10) Моннан тыш, Аллаһы Сүзендә әйтелгәнчә, ун кабиләле патшалыктагы кайбер исраиллеләр дә (аларның ата-бабаларын б. э. к. VIII гасырда ассириялеләр алып киткән булган), гыйбадәтханәне яңадан торгызырга булышыр өчен, Исраилгә кайткан (1 Елъ. 9:3; Езра 6:17; Ирм. 33:7; Йәз. 36:10).

14. а) Йәзәкил 37:24 тәге сүзләрдән күренгәнчә, торгызылу турындагы пәйгамбәрлекнең төп үтәлеше кайчан булган? ә) 1919 елда нәрсә булган? («„Коры сөякләр“ һәм „ике шаһит“ бер-берсе белән ничек бәйле?» дигән рамканы да кара.)

14 Йәзәкил пәйгамбәрлегенең бу өлеше зуррак масштабта ничек үтәлгән? Йәһвә Йәзәкилгә моның белән бәйле башка бер пәйгамбәрлектә күрсәткәнчә, торгызылу турындагы пәйгамбәрлекнең төп үтәлеше Бөек Давыт — Гайсә Мәсих — патша булып идарә итә башлаганнан соң күпмедер вакыт узгач булырга тиеш булган * (Йәз. 37:24). Һәм чыннан да, 1919 елда Йәһвә үз халкына үз рухын салган. Нәтиҗәдә, алар «терелгән» һәм Бөек Бабыл әсирлегеннән азат ителгән (Ишаг. 66:8). Шуннан соң Йәһвә аларны «үз җирләрендә», ягъни рухи оҗмахта урнаштырган. Йәһвәнең бүгенге халкы ничек «зур гаскәр» булып киткән?

15, 16. а) Йәһвәнең бүгенге халкы ничек итеп «зур гаскәр» булып киткән? ә) Йәзәкилнең пәйгамбәрлеге безгә тормышыбыздагы авырлыкларны кичереп чыгарга ничек булыша? («Ул безгә торып басарга ярдәм итәчәк» дигән рамканы кара.)

15 Зәкәрия сөргеннән кайткан яһүдләргә мондый пәйгамбәрлек әйткән булган: «Күп халыклар һәм көчле милләтләр... Йәһвәне эзләргә... киләчәк». 1919 елда Мәсих ышанычлы хезмәтчене билгеләгәннән соң күп тә үтмәстән, Аллаһының хезмәтчеләре бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен күргән. Пәйгамбәр Йәһвәне эзләүче бу кешеләрне «төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган ун кеше» дип атаган. Алар «яһүдкә» — рухи Исраилгә — ныклап тотынып: «Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек»,— дип әйтергә тиеш булган (Зәк. 8:20—23).

16 Бүген рухи Исраил (майланганнарның калдыгы) «үтә зур гаскәрне» тәшкил итә, чөнки, киңрәк мәгънәдә, бу гаскәргә шулай ук «ун кеше» (башка сарыклар) керә. Миллионлаган кешедән торган бу гаскәр чыннан да зур (Йәз. 37:10). Үсә барган шушы гаскәрдәге Мәсихнең гаскәриләре буларак, без Патшабыз Гайсәгә иярәбез. Бу безгә киләчәктә мул фатихалар китерәчәк (Зәб. 37:29; Йәз. 37:24; Флп. 2:25; 1 Тис. 4:16, 17).

17. Киләсе бүлектә без нәрсә карап чыгарбыз?

17 Саф гыйбадәтнең торгызылуы Аллаһы халкы өстенә зур җаваплылык салырга тиеш булган. Нинди җаваплылыкны? Бу сорауга җавап табар өчен, безгә Йәзәкилнең әле Иерусалим җимерелгәнче алган вазифасын искә төшерергә кирәк. Без моның турында киләсе бүлектә сөйләшербез.

^ 8 абз. Йәзәкил күренешендәге сөякләр «үтерелгән» кешеләрнеке булган — үзләре үлгән кешеләрнеке түгел (Йәз. 37:9). Ассириялеләр — ун кабиләле Исраил патшалыгындагы халыкны, ә бабыллылар ике кабиләле Яһүд патшалыгындагы халыкны яулап алып, әсирлеккә алып киткәч, «бөтен Исраил халкы» күчмә мәгънәдә үтерелгән булган.

^ 14 абз. Мәсихкә кагылышлы бу пәйгамбәрлек шушы басманың 8 нче бүлегендә каралган иде.