Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12 НЧЕ БҮЛЕК

«Мин аларны... бер халык итәрмен»

«Мин аларны... бер халык итәрмен»

ЙӘЗӘКИЛ 37:22

ТЕМА: Йәһвәнең үз халкын берләштерергә вәгъдәсе; ике таяк турындагы пәйгамбәрлек

1, 2. а) Ни өчен әсирләр дулкынлангандыр? ә) Нәрсә аларны гаҗәпләндерер? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

АЛЛАҺЫНЫҢ җитәкчелегенә буйсынып, Йәзәкил Бабылдагы әсирләргә сәхнәләштерүләр ярдәмендә берничә пәйгамбәрлек җиткергән. Йәзәкил сәхнәләштергән беренче, икенче, өченче һәм башка пәйгамбәрлекләрдә дә хөкем хәбәре булган (Йәз. 3:24—26; 4:1—7; 5:1; 12:3—6). Чынлыкта, ул сәхнәләштергән һәр пәйгамбәрлектә дә яһүдләргә каршы ярсулы хөкем хәбәрләре күрсәтелгән булган.

2 Шуңа күрә, Йәзәкил, киләсе пәйгамбәрлекне күрсәтер өчен, кабат әсирләр алдына килеп баскач, алар бик дулкынлангандыр. Алар: «Без тагын нинди коточкыч хәбәр ишетербез икән?» — дип уйлагандыр. Ләкин алар ишетәчәк нәрсә аларны гаҗәпләндерер. Йәзәкил хәзер сәхнәләштергән пәйгамбәрлек башкалардан бик аерылып тора. Бу пәйгамбәрлектә караңгы хөкем түгел, ә якты өмет хәбәре бар (Йәз. 37:23). Йәзәкил әсирләргә нинди хәбәр җиткерә? Аның мәгънәсе нинди? Ул бүген Аллаһы хезмәтчеләренә ничек кагыла? Әйдәгез, моны белик.

«Алар кулымда бер таяк булыр»

3. а) «Яһүдкә» дип язылган таяк нәрсә символлаштырган? ә) Ни өчен «Ифраим таягы» ун кабиләле Исраил патшалыгын символлаштырган?

3 Йәһвә Йәзәкилгә ике таяк алырга һәм берсенә — «Яһүдкә» дип, ә икенчесенә «Ифраим таягы. Йосыфка» дип язарга кушкан. (Йәзәкил 37:15, 16 укы.) Бу ике таяк нәрсәне аңлаткан? «Яһүдкә» дип язылган таяк Яһүд белән Биньяминның ике кабиләле патшалыгын символлаштырган. Яһүд нәселеннән патшалар бу ике кабилә өстеннән идарә иткән. Бу ике кабилә белән шулай ук руханилар да бәйле булган, чөнки алар Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә хезмәт иткән (2 Елъ. 11:13, 14; 34:30). Шулай итеп, Яһүд патшалыгына Давыт нәселеннән патшалар да, левиле руханилар да кергән. «Ифраим таягы. Йосыфка» дип язылган таяк ун кабиләле Исраил патшалыгын символлаштырган. Ни өчен алай дип әйтеп була? Ун кабиләле патшалыкның беренче патшасы Йәрәбәм Ифраим кабиләсеннән булган. Вакыт узу белән, Ифраим Исраилдә иң күренекле кабилә булып киткән (Кан. 33:17; 1 Пат. 11:26). Игътибар итегез, ун кабиләле Исраил патшалыгына Давыт нәселеннән патшалар да, левиле руханилар да кермәгән.

4. Йәзәкилнең ике таякны бер-берсенә ялгавы нәрсәне символлаштырган? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

4 Аннары Йәһвә Йәзәкилгә болай дигән: «Бу таяклар кулыңда бер таяк булып китсен өчен, аларны бер-берсенә ялга». Йәзәкилгә борчылып караган әсирләр аңардан: «Моның барысы нәрсә аңлата, әйтмәссеңме?» — дип сораган. Ул аларга бу сәхнәләштерү Йәһвәнең нәрсә эшләячәген символлаштыра дип җавап биргән. Ике таяк турында Йәһвә болай дигән: «Мин аларны бер таяк итәрмен, һәм алар кулымда бер таяк булыр» (Йәз. 37:17—19).

5. Йәзәкил сәхнәләштерүенең мәгънәсе нинди? («Ике таякның берләштерелүе» дигән рамканы да кара.)

5 Шуннан соң Йәһвә шушы ике таякны бер-берсенә ялгауның мәгънәсен аңлаткан. (Йәзәкил 37:21, 22 укы.) Ике кабиләле Яһүд патшалыгы һәм ун кабиләле Исраил (Ифраим) патшалыгы, Исраил җиренә кайтып, «бер халык» булып китәчәк (Ирм. 30:1—3; 31:2—9; 33:7).

6. Йәзәкил китабының 37 нче бүлегендә бер-берсен тулыландыручы нинди ике пәйгамбәрлек язылган?

6 Әйе, Йәзәкил китабының 37 нче бүлегендә торгызылуга кагылышлы бер-берсен тулыландыручы ике искиткеч пәйгамбәрлек язылган! Йәһвә үз халкын әсирлектән азат итәчәк (1—14 нче шигырьләр) һәм аны бердәм итәчәк (15—28 нче шигырьләр). Бу ике пәйгамбәрлектә күңел җылытучы мондый хәбәр бар: әсирлек бетәчәк һәм бердәмлек торгызылачак.

Йәһвә аларны ничек «бергә җыйган»?

7. 1 Елъязма 9:2, 3 тәге сүзләр «Аллаһы барысын да булдыра ала» дигән хакыйкатьне ничек дәлилли?

7 Кеше карашыннан әсирләрнең азат ителүе һәм берләштерелүе мөмкин түгел кебек күренгән *. Әмма «Аллаһы барысын да булдыра ала» (Мат. 19:26). Йәһвә үз пәйгамбәрлеген үтәгән. Бабыл әсирлеге б. э. к. 537 елда тәмамланган, һәм шуннан соң ике патшалык кешеләре дә Иерусалимга саф гыйбадәтне торгызыр өчен кайткан. Аллаһы Сүзендә «Яһүд, Биньямин, Ифраим һәм Манашше токымнарының» Иерусалимга килеп урнашканы турында әйтелә (1 Елъ. 9:2, 3; Езра 6:17). Әйе, Йәһвә алдан әйткәнчә, ун кабиләле Исраил патшалыгы кешеләре ике кабиләле Яһүд патшалыгы кешеләре белән берләшкән.

8. а) Ишагыя нәрсәне пәйгамбәрлек иткән? ә) Йәзәкил 37:21 дә нинди ике якка игътибар итеп була?

200 ел элегрәк Ишагыя пәйгамбәр дә әсирлектән кайтачак Исраил һәм Яһүд белән нәрсә булачагын алдан әйткән. Аның пәйгамбәрлеге буенча, Йәһвә «Исраилнең таралган кешеләрен» һәм «җирнең дүрт почмагыннан [шул исәптән Ассириядән] Яһүднең чәчелгән халкын бергә җыярга» тиеш булган (Ишаг. 11:12, 13, 16). Һәм чыннан да, Йәһвә, үзе пәйгамбәрлек иткәнчә, «исраиллеләрне» «шул халыклар арасыннан алган» (Йәз. 37:21). Ике якка игътибар итегез: 1) шул вакыттан башлап Йәһвә әсирләрне «Яһүд» һәм «Ифраим» дип түгел, ә «исраиллеләр» (бер төркем) дип атаган; 2) исраиллеләр Бабылдан гына чыккан халык итеп түгел, ә «бар яклардан» чыккан халык итеп сурәтләнә.

9. Йәһвә Исраилгә кайткан әсирләргә бердәм булырга ничек ярдәм иткән?

9 Әсирләр Исраилгә кайткач, Йәһвә аларга бердәм булырга ничек ярдәм иткән? Ул Исраил халкына Зәрубабыл, баш рухани Йошуа, Езра һәм Никами кебек рухи көтүчеләр биргән. Аллаһы шулай ук Һәггәй, Зәкәрия һәм Малахи пәйгамбәрләрне билгеләгән. Бар бу тугры ир-атлар халыкны Аллаһының әмерләрен тотарга ашкынып дәртләндергән (Ник. 8:2, 3). Өстәвенә, Йәһвә, дошманнарның явыз ниятләрен бозып, үз халкын яклаган (Әсф. 9:24, 25; Зәк. 4:6).

Үз халкына бердәм булырга ярдәм итәр өчен, Йәһвә рухи көтүчеләр биргән (9 нчы абзацны кара)

10. Шайтан ахыр чиктә нәрсәдә уңышка ирешкән?

10 Шулай да, Йәһвәнең кайгыртуына карамастан, күпчелек исраиллеләр саф гыйбадәтне бозган. Аларның эшләре турында әсирлектән соң язылган Изге Язмалар китапларында әйтелә (Езра 9:1—3; Ник. 13:1, 2, 15). Кайткан әсирләр бер гасыр эчендә саф гыйбадәттән шулкадәр ераклашкан ки, Йәһвә хәтта аларга: «Миңа кире кайтыгыз»,— дип әйткән (Мал. 3:7). Гайсә җиргә килгән вакытка яһүд дине берничә сектага бүленгән. Бу секталар белән тугрылыксыз көтүчеләр җитәкчелек иткән (Мат. 16:6; Марк 7:5—8). Шайтан бердәмлекне бозуда уңышка ирешкән. Шулай да, Йәһвәнең бердәмлек турындагы пәйгамбәрлеге, һичшиксез, үтәлергә тиеш булган. Ничек итеп?

«Хезмәтчем Давыт аларның патшасы булыр»

11. а) Берләштерү пәйгамбәрлеге турында әйткәндә, Йәһвә нәрсәне ачыклаган? ә) Шайтан, күктән бәреп төшерелгәч, кабат нәрсә эшләмәкче булган?

11 Йәзәкил 37:24 укы. Йәһвә шуны ачыклаган: үз халкын берләштерү турындагы пәйгамбәрлеге «хезмәтчесе Давыт», ягъни Гайсә, Патша булып идарә итә башлагач кына тулы мәгънәдә үтәләчәк *. Гайсә 1914 елда тәхеткә утырган (2 Иш. 7:16; Лүк 1:32). Ул вакытка Исраил халкы рухи Исраил — майланганнар белән алмаштырылган булган (Ирм. 31:33; Гәл. 3:29). Шайтан, күктән бәреп төшерелгәч, Аллаһы халкы арасындагы бердәмлекне бозар өчен, тагы да күбрәк тырышлыклар куя башлаган (Ачыл. 12:7—10). Мәсәлән, 1916 елда Расселл кардәш үлгәч, Шайтан, майланганнар арасында бүленешләр китереп чыгарыр өчен, мөртәтләрне кулланган. Ләкин, күп тә үтмәстән, мөртәтләр оешманы калдырган. Өстәвенә, ул вакытта җитәкчелек иткән кардәшләрне төрмәгә утыртканнар. Шайтан шул яктан уңышка ирешсә дә, бу да Йәһвә халкының бердәмлеген бозмаган. Йәһвәнең тугры майланганнары бердәм булып калган.

12. Ни өчен Шайтан рухи Исраилнең бердәмлеген бозуда уңышка ирешмәгән?

12 Шулай итеп, борынгы Исраилдән аермалы буларак, рухи Исраил Шайтанның мәкерле ниятләренә каршы тора алган. Ни өчен Шайтан уңышка ирешмәгән? Чөнки майланганнар, бар көчләрен куеп, Йәһвә нормалары буенча яшәргә тырышкан. Нәтиҗәдә, Шайтанны җиңә баручы Патша Гайсә Мәсих аларны яклаган (Ачыл. 6:2).

Йәһвә үз хезмәтчеләрен «бер» итәр

13. Ике таякны берләштерү турындагы пәйгамбәрлек саф гыйбадәткә кагылышлы нинди мөһим хакыйкатьне ассызыклый?

13 Ике таякны берләштерү турындагы пәйгамбәрлек безгә ничек кагыла? Шуны онытмыйк, бу пәйгамбәрлек ике төркемнең берләштерелүен сурәтли. Өстәвенә, бу пәйгамбәрлектә бердәмлекнең Йәһвә ярдәмендә булачагы ассызыклана. Димәк, ике таякны берләштерү турындагы пәйгамбәрлек саф гыйбадәткә кагылышлы нинди мөһим хакыйкатьне ассызыклый? Гади генә әйткәндә, үз хезмәтчеләрен Йәһвә үзе «бер» итәр (Йәз. 37:19).

14. Ике таякны берләштерү турындагы пәйгамбәрлек 1919 елдан алып зуррак масштабта ничек үтәлә башлаган?

14 1919 елда, Аллаһы халкы рухи яктан чистартылгач һәм рухи оҗмахка кергәч, ике таякны берләштерү турындагы пәйгамбәрлек зуррак масштабта үтәлә башлаган. Ул вакытта бердәмлектә торучыларның күпчелеге күктә патшалар һәм руханилар булырга өметләнүчеләрдән булган (Ачыл. 20:6). Символик мәгънәдә шушы майланганнар «Яһүдкә» дип язылган таяк кебек — Давыт нәселеннән патшаларны һәм левиле руханиларны үз эченә алган халык кебек булган. Ләкин, вакыт узган саен, шул рухи Яһүдкә җирдә яшәргә өметләнүчеләр кушыла барган. Алар «Ифраим таягы» дип язылган таяк кебек — Давыт нәселеннән патшалар да, левиле руханилар да кермәгән халык кебек булган. Бу ике төркем бергә, Йәһвә халкы буларак, бердәмлектә хезмәт итә, һәм алар өстеннән бер Патша — Гайсә Мәсих идарә итә (Йәз. 37:24).

«Алар минем халкым булыр»

15. Йәзәкил 37:26, 27 дәге сүзләр бүген ничек үтәлә?

15 Йәзәкил пәйгамбәрлегеннән күпләр майланганнарга саф гыйбадәттә кушылачак икәне күренә. Йәһвә үз халкы турында «мин... аларны күпсанлы итәрмен» һәм «чатырым алар белән булыр» дип әйткән (Йәз. 37:26, 27, иск.). Бу сүзләр Йәзәкил вакытыннан соң якынча 700 ел үткәч рәсүл Яхъяга пәйгамбәрлек ителгәнне исебезгә төшерә: «Тәхеттә Утыручы аларның [бихисап күп кеше] өстеннән үз чатырын җәяр» (Ачыл. 7:9, 15). Бүген майланганнар бихисап күп кеше белән бергә бер халык — Йәһвә халкы булып яши, һәм Аллаһының чатыры аларны яклап тора.

16. Рухи яһүдләрнең җирдә яшәргә өметләнүчеләр белән берләштерелүе турында Зәкәрия нинди пәйгамбәрлек язган?

16 Әсирлектән кайткан Зәкәрия дә рухи яһүдләрнең җирдә яшәргә өметләнүчеләр белән берләштерелүен пәйгамбәрлек иткән. Ул «барлык халыклардан булган ун кеше бер яһүднең киеменә килеп тотыначагы» һәм «без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек» диячәге турында язган (Зәк. 8:23). «Яһүдкә» «сезнең белән» дип әйтелгәнгә күрә, ул бер кешене түгел, ә кешеләр төркемен, ягъни рухи яһүдләрне аңлата. Бүген бу төркем майланганнарның калдыгыннан тора (Рим. 2:28, 29). «Ун кеше» җирдә яшәргә өметләнүчеләрне аңлата. Алар майланганнарга «ныклап тотына» һәм алар «белән бара» (Ишаг. 2:2, 3; Мат. 25:40). «Ныклап тотыначак» һәм «сезнең белән барабыз» дигән сүзтезмәләр бу ике төркемнең чын мәгънәдә бердәм булуын ассызыклый.

17. Гайсә бүгенге бердәмлек турында нәрсә әйткән?

17 Гайсә үзен көтүче дип атаган һәм үз сарыкларын (майланганнарны) «башка сарыклары» (җирдә яшәргә өметләнүчеләр) белән «бер көтү» итәргә вәгъдә иткән. Ул, күрәсең, Йәзәкилнең берләштерү турындагы пәйгамбәрлеген күздә тоткан (Яхъя 10:16; Йәз. 34:23; 37:24, 25). Гайсә һәм борынгы пәйгамбәрләр әйткән сүзләр рухи бердәмлегебезне (өметебез нинди генә булса да) бик яхшы тасвирлый. Ялган дин исәпсез төркемнәргә бүленгән, ә без могҗизалы бердәмлектә яшибез!

Бүген майланганнар һәм «башка сарыклар», «бер көтү» буларак, Йәһвәгә бердәмлектә гыйбадәт кыла (17 нче абзацны кара)

«Изге урыным Исраил арасында мәңгегә урнашыр»

18. Йәзәкил 37:28 дән күренгәнчә, ни өчен Аллаһы халкының бу дөньядан булмавы бик мөһим?

18 Йәзәкилнең берләштерү турындагы пәйгамбәрлекнең соңгы сүзләре бердәмлегебез нәрсә ярдәмендә беркайчан да бетмәячәк икәнен күрсәтә. (Йәзәкил 37:28 укы.) Йәһвәнең изге урыны (саф гыйбадәт) аның халкы «арасында» булганга күрә, алар бердәмлектә яши. Алар үзләрен изге килеш саклаганда, ягъни Шайтан дөньясыннан читтә торганда, бу изге урын алар арасында кала (1 Көр. 6:11; Ачыл. 7:14). Гайсә бу дөньядан булмауның мөһимлеген ассызыклаган. Үз шәкертләре турында эчкерсез дога кылганда, ул болай дигән: «Мөкатдәс Әтием... алар да бер булсын өчен, аларны... саклап тор. ...Алар да дөньядан түгел. Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит» (Яхъя 17:11, 16, 17). Игътибар итегез, Гайсә «бер» булуны «дөньядан» булмау белән бәйли.

19. а) Аллаһыдан үрнәк алуыбызны без ничек күрсәтәбез? ә) Үзенең җирдәге хезмәтенең соңгы кичендә Гайсә бердәмлеккә кагылышлы нинди мөһим хакыйкатьне ассызыклаган?

19 Изге Язмаларда Гайсәнең Аллаһыны «Мөкатдәс Әтием» дип атавы бу урында гына очрый. Йәһвә чын мәгънәдә изге, ул саф һәм тәкъва. Ул борынгы Исраилгә болай дип кушкан: «Сез изге булырга тиеш, чөнки мин изге» (Лев. 11:45). Без Аллаһыдан үрнәк алырга телибез, шуңа күрә бу әмергә буйсынуыбызны бар тәртибебез белән күрсәтергә тырышабыз (Эфес. 5:1; 1 Пет. 1:14, 15). Кешеләрнең «изге» булуы турында әйтелгәндә, бу аларның «аерылган» булуын аңлата. Шулай итеп, үзенең җирдәге хезмәтенең соңгы кичендә, Гайсәнең шуны әйтәсе килгән: шәкертләре, бу дөньядан һәм аның эшләреннән аерым торса, бердәм булып яшәрләр.

«Аларны... Явыздан саклавыңны үтенәм»

20, 21. а) Аллаһы яклавына иманыбызны нәрсә ныгыта? ә) Сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Гайсә Йәһвәгә: «Аларны... Явыздан саклавыңны үтенәм»,— дип дога кылган. (Яхъя 17:14, 15 укы.) Җирнең төрле төбәкләрендә яшәүче Йәһвә Шаһитләре арасындагы искиткеч бердәмлек Йәһвәнең Гайсә үтенеченә җавап биргәнен дәлилли. Шайтанның Аллаһы халкының бердәмлеген җимерә алмавы безнең Аллаһы яклавына иманыбызны ныгыта. Йәһвә Йәзәкилнең пәйгамбәрлегендә ике таякның үз кулында бер булып китүе турында әйткән. Димәк, Йәһвә үзе, үз халкын кулы белән яклап, аны могҗизалы рәвештә берләштерә. Шайтан аңа комачаулый алмый.

21 Без, үз чиратыбызда, кыйммәтле бердәмлегебезгә үз өлешебезне кертер өчен тырышлыклар куярга тәвәккәл. Һәрберебез моны ничек эшли ала? Йәһвәнең изге рухи гыйбадәтханәсендә даими хезмәт итеп. Хезмәтебезгә нәрсә керә? Моның турында киләсе бүлекләрдә сүз барыр.

^ 7 абз. Йәзәкил бу пәйгамбәрлекне алганчыга кадәр якынча 200 ел алдарак ассириялеләр ун кабиләле патшалык кешеләрен («Ифраим таягын») әсирлеккә алып киткән (2 Пат. 17:23).

^ 11 абз. Бу пәйгамбәрлек шушы басманың 8 нче бүлегендә җентекләп карала.