Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 НЧЕ БҮЛЕК

«Сине... мин... сакчы итеп билгеләдем»

«Сине... мин... сакчы итеп билгеләдем»

ЙӘЗӘКИЛ 33:7

ТЕМА: Йәһвә сакчылар билгели һәм аларга вазифалары турында әйтә

1. Йәһвә билгеләгән пәйгамбәр-сакчылар нәрсә эшләгән һәм аннан соң нинди вакыйгалар булган?

САКЧЫ Иерусалим стенасы өстендә басып тора. Күзләрен бата баручы кояштан каплап, ул игътибар белән офыкка карый. Кинәт ул, тирән сулыш алып, быргы кычкырта. Бабыл гаскәре якынлаша! Ләкин шәһәрдәге ваемсыз кешеләр, сакчының бу кисәтүен ишетсә дә, инде берни дә эшли алмый. Дистәләгән еллар дәвамында Йәһвә сакчыларны — пәйгамбәрләрне билгеләгән. Алар кешеләрне бу көннең киләчәге турында кисәтеп торган, ләкин тегеләр моңа колак салмаган. Хәзер Бабыл гаскәре шәһәрне камап ала. Күп айлык камалыштан соң гаскәриләр, стеналарны җимереп, шәһәргә бәреп керә, гыйбадәтханәне җир белән тигезли һәм тугрылыксыз, потка табынучы Иерусалим кешеләрен үтерә я әсирлеккә алып китә.

2, 3. а) Кешеләрне нинди вакыйга көтә һәм аларга хәзер нәрсә эшләргә кирәк? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

2 Бүген Йәһвәнең күктәге гаскәре тугрылыксыз кешеләргә каршы сугышырга әзер тора (Ачыл. 17:12—14). Бу сугыш кешелек тарихындагы иң бөек афәтнең кульминациясе булачак (Мат. 24:21). Ләкин Йәһвә билгеләгән сакчының кисәтүенә колак салырга әле соң түгел.

3 Ни өчен Йәһвә сакчылар билгеләгән? Сакчылар нинди хәбәр җиткерә? Бүген сакчы эшен кем үти һәм безнең моңа нинди катнашыбыз бар? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

«Аларны минем исемемнән кисәт»

4. Ни өчен Йәһвә сакчылар билгеләгән? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

4 Йәзәкил 33:7 укы. Борынгы вакытта сакчылар еш кына, шәһәр стенасы өстендә басып торып, шәһәр халкының иминлеген саклаган. Бу шәһәр идарәчесенең үз халкы турында кайгыртканына дәлил булып торган. Әлбәттә, сакчының быргы кычкыртуы йоклаган кешеләрне куркыта алган, ләкин шул ук вакытта бу сискәндергеч тавышка колак салган кешеләр үз тормышларын саклый алган. Шул ук рәвешчә Йәһвә, сакчыларны билгеләгәндә, исраиллеләрне коточкыч хәбәрләр белән куркытырга түгел, ә үз халкын кайгыртырга һәм якларга теләгән.

5, 6. Йәһвәнең гадел булуы нәрсәдән күренә?

5 Йәзәкилне сакчы итеп билгеләгәндә, Йәһвә үзенең күркәм сыйфатларын күрсәткән. Аларны белү күңелебезне җылыта. Бу сыйфатларның икесен карап чыгыйк.

6 Гаделлек. Йәһвәнең гаделлеге аның кешеләрне аермавыннан һәм һәрберебезгә аерым игътибар бирүеннән күренә. Мәсәлән, Йәзәкил хәбәренә күпләр колак салмаса да, Йәһвә бөтен исраиллеләргә фетнәчел халык төркеменә кебек карамаган. Аның өчен һәрбер кешенең реакциясен күрү мөһим булган. Йәзәкил китабында аерым кешеләр белән — «берәр явыз» я «тәкъва кеше» белән сөйләшү турында кат-кат әйтелә. Аерым кешеләрнең шул хәбәргә колак салу-салмавына карап, Йәһвә соңыннан хөкем чыгарган (Йәз. 33:8, 18—20).

7. Йәһвә кешеләрне нәрсәгә нигезләнеп хөкем итә?

7 Йәһвә гаделлеге шулай ук аның кешеләрне нәрсәгә нигезләнеп хөкем итүеннән дә күренә. Кешеләр үткәндә кылган эшләренә карап түгел, ә бүген кисәтүгә колак салу-салмавына карап җавапка тартыла. Йәһвә Йәзәкилгә болай дигән: «Мин явыз кешегә: „Син, һичшиксез, үләчәксең“,— дигәч, ул үз гөнаһын ташласа, гадел, тәкъва булганны эшли башласа... ул, һичшиксез, яшәячәк». Аннары Йәһвә мондый мөһим сүзләр әйтә: «Аның кылган бер гөнаһы да аңа каршы кулланылып искә алынмас» (Йәз. 33:14—16). Икенче яктан, элек тәкъвалык юлыннан йөргән кешеләр үзләренең үткәндәге тыңлаучанлыгы хәзерге тыңламаучанлыкларын аклар дип өметләнә алмый. Йәһвә сүзләре буенча, кеше, «үз тәкъвалыгына өметләнеп, явыз булганны кылып йөрсә, аның тәкъва эшләренең берсе дә искә алынмас. Ул кылган явызлыгы өчен үләчәк» (Йәз. 33:13).

8. Йәһвәнең кисәтүләреннән аның гаделлеге турында нәрсә белеп була?

8 Йәһвәнең гаделлеге шуннан да күренә: хөкем иткәнче, ул кешеләргә үзгәрер өчен җитәрлек вакыт бирә. Йәзәкил үз эшен Бабыл гаскәре Иерусалимны җимергәнче якынча алты ел алдан башлаган. Ләкин Йәзәкилгә кадәр башкалар да Аллаһы халкы җавапка тартылачак дип кисәткән. Иерусалим җимерелгәнче якынча ике йөз ел буе Йәһвә Һошия, Ишагыя, Микай, Адид һәм Ирмия пәйгамбәрләрне сакчылар итеп җибәргән булган. Йәһвә Ирмия аша исраиллеләргә шуны искә төшергән: «Мин сакчылар билгеләдем. Алар: „Быргы тавышына игътибар итегез!“ — дип әйтте» (Ирм. 6:17). Шуңа күрә бабыллылар, Йәһвә хөкемнәрен үтәп, кешеләрне үтергәндә, Йәһвә дә, пәйгамбәр-сакчылар да шул кешеләрнең каны түгелүендә гаепле булмаган.

9. Йәһвәнең тугры мәхәббәте ничек чагылган?

9 Мәхәббәт. Йәһвә, сакчыларны җибәреп, тәкъваларны гына түгел, ә шулай ук явыз кешеләрне дә — үз күңелен рәнҗеткән һәм исеменә тап төшергән кешеләрне дә кисәткән. Шулай итеп ул үзенең тугры мәхәббәтен күрсәткән. Уйлап кына карагыз, исраиллеләр, Йәһвә халкы булса да, аңа артлары белән борылып, ялган илаһларга табынган! Йәһвә, шушы хыянәт аркасында кичергән күңел әрнүен белдерер өчен, үз халкын зиначы хатын белән чагыштырган (Йәз. 16:32). Шулай да Йәһвә аларга кул селтәргә ашыкмаган. Ул үч алырга түгел, ә татулашырга теләгән. Йәһвә үз халкына һәрвакыт үзгәрергә мөмкинлек биргән, ә хөкем кылычы ул кулланган иң соңгы чара булган. Ни өчен? Ул Йәзәкилгә болай дигән: «Явызның үлеме миңа һич тә шатлык китерми. Киресенчә, явыз кеше үз юлын үзгәртсә һәм исән калса, бу миңа шатлык китерә» (Йәз. 33:11). Йәһвә бүген дә шундый ук хисләр кичерә (Мал. 3:6).

10, 11. Йәһвәнең үз халкы белән мөгамәлә итүеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

10 Йәһвәнең исраиллеләргә карата гаделлек һәм мәхәббәт күрсәтүеннән нәрсәгә өйрәнеп була? Беренчедән, без вәгазьдә очраткан кешеләрне халык төркеме итеп түгел, ә һәрберсен аерым шәхес итеп күрергә тиеш. Әлбәттә, кеше үзенең элеккеге тәртибе, милләте, чыгышы, бай булу-булмавы я сөйләшкән теле аркасында яхшы хәбәрне тыңларга лаек түгел дип уйлау дөрес булмас иде! Йәһвә рәсүл Петергә бик мөһим бер сабак биргән: «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәс. 10:34, 35). Бу сүзләр бүген дә хак.

Без кешеләргә Йәһвә карашы белән карыйбызмы? (10 нчы абзацны кара)

11 Икенчедән, без үз-үзебезне күзәтергә тиеш; элеккеге тәкъва эшләребез бүген кылган начар эшләребезне акламый. Шуны онытмыйк: безнең дә вәгазьдә очраткан кешеләрнеке кебек гөнаһлы омтылышларыбыз бар. Рәсүл Паулның Көринт җыелышына биргән киңәше безгә дә кагыла. Ә ул болай дигән: «Нык торам дип уйлаучы, егылмас өчен, сак булсын. Сез барлык кешеләр дучар булган вәсвәсәләргә генә дучар буласыз» (1 Көр. 10:12, 13). Без «үз тәкъвалыгыбызга өметләнергә» тиеш түгел; яхшы эшләр кылганга, җәза алмыйча гөнаһ кылып була дип уйлау дөрес булмас (Йәз. 33:13). Йәһвәгә күпме генә вакыт хезмәт итсәк тә, без басынкы һәм тыңлаучан булып калырга тиеш.

12. Үткәндә җитди гөнаһлар кылган булсак, нәрсәне онытмаска кирәк?

12 Ә без үткәндә җитди гөнаһлар кылган булсак, ләкин вөҗдан безне һаман да газапласа, ул чакта нәрсә? Йәзәкилнең хәбәреннән күренгәнчә, Йәһвә тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыларны җәзалаячак. Без шуны да белдек: Йәһвә — үч түгел, ә мәхәббәт Аллаһысы (1 Яхъя 4:8). Тәүбә иткәнебезне эшләребез белән күрсәтәбез икән, Аллаһы безнең гөнаһларыбызны кичермәс дип һичкайчан уйламыйк (Ягък. 5:14, 15). Йәһвә, хыянәтчел исраиллеләрне кичерергә әзер булган кебек, безне дә кичерергә әзер (Зәб. 86:5).

«Халкың улларына сөйлә»

13, 14. а) Сакчылар нинди хәбәр сөйләргә тиеш булган? ә) Ишагыя нинди хәбәр җиткергән?

13 Йәзәкил 33:2, 3 укы. Йәһвә билгеләгән сакчылар нинди хәбәр сөйләргә тиеш булган? Алар халыкны кисәтергә тиеш булган. Әмма сакчылар шулай ук яхшы хәбәр дә җиткергән. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

14 Б. э. к. 778—732 елларда хезмәт иткән Ишагыя пәйгамбәр бабыллыларның Иерусалимны яулап алачагы һәм андагы халыкны сөргенгә алып китәчәге турында кисәткән (Ишаг. 39:5—7). Әмма Йәһвә аңа шулай ук болай дип язарга кушкан: «Тыңла, синең сакчыларың аваз сала. Алар бердәм рәвештә шатланып кычкыра, чөнки алар Йәһвәнең Сион халкын кире җыйганын ачык күрер» (Ишаг. 52:8). Әйе, Ишагыя иң яхшы хәбәрне сөйләгән: саф гыйбадәт торгызылачак!

15. Ирмия нинди хәбәр игълан иткән?

15 Б. э. к. 647—580 елларда хезмәт иткән Ирмия пәйгамбәрне еш кына нахакка бәла хәбәрчесе дип атыйлар. Әлбәттә, Ирмия явыз Исраил халкын Йәһвә китерәчәк бәлаләр турында күп кисәткән *. Әмма ул шулай ук яхшы хәбәр дә сөйләгән: Аллаһы халкы туган якларына кайтачак һәм шунда саф гыйбадәт торгызылачак (Ирм. 29:10—14; 33:10, 11).

16. Йәзәкилнең хәбәре Бабылдагы әсирләргә ничек ярдәм иткән?

16 Йәзәкил пәйгамбәр сакчы итеп б. э. к. 613 елда билгеләнгән булган һәм үз хезмәтен ким дигәндә б. э. к. 591 елга кадәр дәвам иткән. Бу басманың 5 нче һәм 6 нчы бүлекләрендә әйтелгәнчә, Йәзәкил исраиллеләрне өсләренә төшәчәк бәла турында кисәткән һәм шуңа күрә түгелгән кан өчен гаепле булмаган. Ул Йәһвәнең мөртәт Иерусалим халкын җәзалаячагы турында кисәтеп кенә калмаган, ә шулай ук Бабылдагы әсирләргә, рухи яктан исән калып, алдагы эшкә әзер булырга ярдәм иткән. 70 еллык әсирлек тәмамлангач, Йәһвә үз халкының калдыгын Исраил җирендә урнаштырырга тиеш булган (Йәз. 36:7—11). Бу калдык күбесенчә Йәзәкилнең хәбәренә колак салган кешеләрнең балаларыннан һәм оныкларыннан торырга тиеш булган. Бу басманың өченче кисәгендәге башка бүлекләр күрсәткәнчә, Йәзәкил, Иерусалимда саф гыйбадәтнең торгызылачагы турында күп тапкыр әйтеп, яхшы хәбәр сөйләгән.

17. Йәһвә кайчан сакчылар билгели?

17 Әйе, Иерусалим б. э. к. 607 елда җимерелгәнче, Йәһвә, үз халкын кисәтер өчен, сакчылар итеп күп пәйгамбәрләрне билгеләгән. Йәһвә сакчыларны ул чорда гына кулланганмы? Юк. Үз ниятенең үтәлешендә мөһим роль уйнаган һәр вакыйга алдыннан ул, явызларны кисәтер өчен һәм яхшы хәбәр игълан итәр өчен, сакчылар билгеләгән.

Беренче гасырдагы сакчылар

18. Чумдыручы Яхъя нинди эш башкарган?

18 Б. э. беренче гасырында Чумдыручы Яхъя сакчы булып хезмәт иткән. Ул исраиллеләрне Аллаһы аларны озакламый кире кагачак дип кисәткән (Мат. 3:1, 2, 9—11). Ул шулай ук башка эш белән дә шөгыльләнгән. Гайсә әйткәнчә, Яхъя Мәсих өчен юл әзерләргә тиешле алдан әйтелгән «хәбәрче» булган (Мал. 3:1; Мат. 11:7—10). Бу эшне үтәп, Яхъя мондый яхшы хәбәрне сөйләгән: «Аллаһы Бәрәне» — Гайсә — җиргә килгән һәм ул «дөньяның гөнаһын юк итәчәк» (Яхъя 1:29, 30).

19, 20. Гайсә һәм аның шәкертләре сакчылар буларак нәрсә эшләгән?

19 Йәһвә билгеләгән сакчыларның иң күренеклесе Гайсә булган. Йәһвә аны, Йәзәкилне сыман, «Исраил халкы» янына җибәргән (Йәз. 3:17; Мат. 15:24). Гайсә Исраил халкы тиздән кире кагылачак һәм Иерусалим җимереләчәк дип кисәткән (Мат. 23:37, 38; 24:1, 2; Лүк 21:20—24). Шулай да аның төп эше яхшы хәбәрне сөйләү булган (Лүк 4:17—21).

20 Җирдә яшәгәндә, Гайсә үз шәкертләренә: «Уяу торыгыз»,— дип әйткән (Мат. 24:42). Алар бу сүзләргә колак салган һәм, сакчылар булып хезмәт итеп, Йәһвәнең Исраил халкын һәм Иерусалим шәһәрен кире какканы турында сөйләгән (Рим. 9:6—8; Гәл. 4:25, 26). Аларга кадәр яшәгән сакчылар кебек, шәкертләр дә яхшы хәбәр вәгазьләгән. Алар хәзер башка халык кешеләренең дә, изге рух белән майланып, Аллаһының рухи Исраиленә керәчәге һәм Мәсих белән бергә җирдә саф гыйбадәтне торгызачагы турында гаҗәеп хәбәр игълан иткән (Рәс. 15:14; Гәл. 6:15, 16; Ачыл. 5:9, 10).

21. Паул нинди үрнәк калдырган?

21 Беренче гасыр сакчылары арасында рәсүл Паул да булган. Үз җаваплылыгына җитди карап, ул яхшы үрнәк күрсәткән. Йәзәкил кебек, ул шуны таныган: үз эшен үтәмәсә, ул кеше канында гаепле булыр (Рәс. 20:26, 27). Башка сакчылар кебек, Паул да башкаларны кисәтеп кенә калмаган, ә шулай ук яхшы хәбәр игълан иткән (Рәс. 15:35; Рим. 1:1—4). Изге рух тәэсире астында ул Ишагыянең мондый пәйгамбәрлеген искә алган: «Таулар буйлап яхшы хәбәр таратып йөрүче нинди күркәм!» Бу сүзләрне ул Мәсих шәкертләренең Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләүләренә карата кулланган (Ишаг. 52:7, 8; Рим. 10:13—15).

22. Рәсүлләрнең үлеменнән соң нәрсә булган?

22 Алдан әйтелгәнчә, рәсүлләрнең үлеменнән соң мәсихче җыелышны мөртәтлек басып киткән (Рәс. 20:29, 30; 2 Тис. 2:3—8). Озак вакыт дәвамында чүп үләненә охшаш ялган мәсихчеләр бодайга охшаш чын мәсихчеләр белән чагыштырганда күбрәк булган; Аллаһы Патшалыгы турындагы саф хәбәр ялган тәгълиматлар арасында югалган (Мат. 13:36—43). Шулай да Йәһвәгә эш итәргә вакыт җиткәч, ул, кисәтер өчен һәм яхшы хәбәр игълан итәр өчен, сакчыларны билгеләп, кабат үз мәхәббәтен һәм гаделлеген күрсәткән. Бу сакчылар кем булган?

Йәһвә, явызларны кисәтер өчен, кабат сакчыларны билгели

23. Чарлз Расселл һәм аның хезмәттәшләре нинди эш башкарган?

23 Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык 1914 елда урнаштырылганчы, Чарлз Тейз Расселл һәм аның хезмәттәшләре еллар дәвамында «юлны чистарткан» «хәбәрче» булган * (Мал. 3:1). Бу төркем, «Сион күзәтү манарасы һәм Мәсихнең патшалык итүенең хәбәрчесе» дигән журнал ярдәмендә Аллаһы хөкеме турында кисәтеп һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне игълан итеп, сакчы булып хезмәт иткән.

24. а) Ышанычлы хезмәтче сакчы вазифасын ничек үти? ә) Элек яшәгән сакчыларның мисалыннан сез нәрсәгә өйрәндегез? («Кайбер күренекле сакчылар» дигән рамканы кара.)

24 Патшалык урнаштырылгач, Гайсә берничә ир-аттан торган төркемне ышанычлы хезмәтче итеп билгеләгән (Мат. 24:45—47). Шуннан бирле ышанычлы хезмәтче сакчы вазифасын үти. Бүген ул Җитәкче совет буларак билгеле. Ул «үч алу көне» турында гына түгел, ә шулай ук «Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы» хакында да игълан итү эше белән җитәкчелек итә (Ишаг. 61:2; 2 Көринтлеләргә 6:1, 2 не дә кара).

25, 26. а) Гайсә үз шәкертләренең барысына да нинди эш тапшырган һәм ул ничек үтәлә? ә) Киләсе бүлектә нәрсә каралыр?

25 Ышанычлы хезмәтче сакчы эшен алып баруда җитәкчелек итсә дә, Гайсә үз шәкертләренең «барысына» да «уяу торырга» кушкан (Марк 13:33—37). Рухи мәгънәдә уяу булып калып һәм бүгенге сакчыга ярдәм итеп, без бу әмергә буйсынабыз. Уяу булганыбызны без вәгазь эшен үтәп күрсәтәбез (2 Тим. 4:2). Безне бу эштә катнашырга нәрсә дәртләндерә? Мәсәлән, кеше тормышын саклау теләгебез (1 Тим. 4:16). Тиздән күпләр, бүгенге сакчының кисәтүенә колак салмаганга, үз тормышларын югалтачак (Йәз. 3:19). Әмма иң элек безнең саф гыйбадәт торгызылган дигән иң яхшы хәбәр белән уртаклашасыбыз килә! Нәкъ хәзер, «Йәһвәнең илтифат күрсәткән елында», тагы да күбрәк кеше, безгә кушылып, гадел һәм яратучан Аллаһыбыз Йәһвәгә гыйбадәт кыла ала. Тиздән аның шәфкатьле Улы Мәсих Гайсәнең идарәсе шушы явыз дөньяның юк ителүеннән соң исән калган бар кешегә фатихалар китерәчәк. Бүгенге сакчыга булышып, андый яхшы хәбәрне ничек сөйләмәскә! (Мат. 24:14)

Яхшы хәбәрне шатлык белән сөйләп, без бүгенге сакчыга ярдәм итәбез (25 нче абзацны кара)

26 Явыз дөнья үз ахырына якынлашса да, Йәһвә үз халкын могҗизалы рәвештә берләштергән. Моның ничек булганын белер өчен, киләсе бүлектә без ике таяк турындагы пәйгамбәрлекне карап чыгарбыз.

^ 15 абз. Ирмия китабында «бәла» һәм «бәла-каза» дигән сүзләр якынча 90 тапкыр очрый.

^ 23 абз. Бу пәйгамбәрлек һәм аның үтәлеше турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!» китабының «Күктә туган Патшалык» дигән 2 нче бүлеген карагыз.