Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

9 НЧЫ БҮЛЕК

«Мин аларның барысын да берләштерермен»

«Мин аларның барысын да берләштерермен»

ЙӘЗӘКИЛ 11:19

ТЕМА: Йәзәкилнең торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләре

1—3. Бабыллылар Йәһвәгә гыйбадәт кылучыларны ничек мыскыллаган һәм ни өчен?

КҮЗ алдына китерегез: сез Бабылда яшәүче тугры яһүд. Халкыгыз инде якынча ярты гасыр сөргендә яши. Гадәттәгечә, Шимбә көнне сез кардәшләрегез белән Йәһвәгә гыйбадәт кылырга барасыз. Шау-шулы урамнар буйлап барганда, сез мәһабәт гыйбадәтханәләр һәм исәпсез храмнар аша үтәсез. Күп кешеләр бу урыннарда Мардук кебек илаһларга корбаннар китерер өчен һәм мактау җырлары җырлар өчен җыела.

2 Аннары сез читтәрәк торган имандашларыгыз төркеменә кушыласыз *. Бергә дога кылып, мәдхияләр җырлап, Аллаһы Сүзе турында уйланыр өчен, сез, бәлки шәһәрнең берәр каналы янында, тыныч кына бер урын табасыз. Дога кылганда, сез яр кырыена бәйләнгән агач көймәләрнең әкрен генә шыгырдавын ишетәсез. Бу аулак урында сез үзегезне тыныч хис итәсез һәм җирле кешеләр, сезне табып, очрашуыгызга комачауламас дип өметләнәсез, чөнки андый хәл монда гадәти. Ни өчен?

3 Бабыллылар күп кенә сугышларда җиңгән. Алар бу җиңүләр үзләренең ялган илаһлары ярдәмендә мөмкин булган дип уйлый. Иерусалимның тулысынча җимерелүе дә алар өчен илаһлары Мардукның Йәһвәдән көчлерәк икәненә дәлил булып тора. Шуңа күрә бабыллылар сезнең Аллаһыгызны һәм аның халкын мәсхәрә итә. Кайвакыт алар мыскыллап: «Безгә берәр Сион җырын җырлап күрсәтегез әле»,— дип сорый (Зәб. 137:3). Күп кенә мәдхияләрдә Сионның, ягъни Иерусалимның, дошманнарны җиңүе турында җырлана. Бәлки, бабыллыларга аеруча андый мәдхияләрдән көлү ошыйдыр. Башка мәдхияләрдә хәтта бабыллыларның үзләре турында әйтелә. Мәсәлән, берсендә: «Иерусалимны хәрабәләр өеменә әйләндерде. [...] ...Әйләнә-тирәбездәгеләр бездән көлә, безне мыскыллый»,— дип әйтелә (Зәб. 79:1, 3, 4).

4, 5. а) Йәзәкил пәйгамбәрлегендә нинди өмет хәбәре булган? (Бүлек башындагы рәсемне кара.) ә) Бу бүлектә без нәрсә карап чыгарбыз?

4 Ләкин яһүдләр арасында да Йәһвәгә һәм аның пәйгамбәрләренә ышануыгыздан көлгән мөртәтләр бар. Андый көлүләргә карамастан, Йәһвәгә гыйбадәт кылу сезгә һәм гаиләгезгә юаныч бирә. Бергәләп дога кылу һәм җырлау шундый рәхәт. Аллаһы Сүзен уку сезгә тынычлык бирә (Зәб. 94:19; Рим. 15:4). Берәр имандашыгызның шул очрашуга бик кадерле бер нәрсә — Йәзәкил пәйгамбәрлеге язылган төргәкне китергәнен күз алдына китерегез. Йәһвәнең үз халкын туган иленә кайтарырга вәгъдәсен тыңлау сезгә бик ошый. Андый пәйгамбәрлек кычкырып укылганда, күңелегез шатлык белән тула. Сез беркөн гаиләгез белән, анда кайтып, торгызылу эшендә катнашу өмете турында уйланасыз.

5 Йәзәкил пәйгамбәрлеге торгызылуга кагылышлы вәгъдәләр белән тулы. Әйдәгез, бу өмет бирүче теманы карап чыгыйк. Бу вәгъдәләр сөргендәге яһүдләрдә ничек үтәлгән? Андый пәйгамбәрлекләр хәзерге вакытта ничек үтәлә? Йәһвәнең нинди вәгъдәләре әле киләчәктә үтәләчәк?

«Алар сөргенгә китәр, әсирлеккә алыныр»

6. Аллаһы үзенең фетнәчел халкын ничек кисәтеп торган?

6 Йәһвә Йәзәкил аша үз халкына фетнәчел рух күрсәткәне өчен җәза бирәчәген ап-ачык әйткән. Ул: «Алар сөргенгә китәр, әсирлеккә алыныр»,— дип әйткән (Йәз. 12:11). Бу басманың 6 нчы бүлегеннән белгәнебезчә, Йәзәкил Йәһвә хөкемнәрен хәтта сәхнәләштергән. Ләкин исраиллеләр моңа кадәр дә андый кисәтүләрне алган булган. Муса көннәреннән алып, якынча мең ел дәвамында Йәһвә үз халкын, явыз юлларын калдырмасалар, әсирлеккә китәчәк дип кисәтеп торган (Кан. 28:36, 37). Андый кисәтүләрне Ишагыя һәм Ирмия кебек пәйгамбәрләр әйткән булган (Ишаг. 39:5—7; Ирм. 20:3—6).

7. Йәһвә үз халкын ничек җәзалаган?

7 Кызганычка каршы, исраиллеләрнең күбесе кисәтүләргә колак салмаган. Үз халкының фетнәчел рухын, потка табынуын, тугрылыксызлыгын һәм начар көтүчеләрнең тәэсире аркасында бозылуын күреп, Йәһвәнең күңеле бик әрнегән. Ул аларның ачлыктан газаплануына юл куйган. «Сөт белән бал аккан җирләренең» андый хәлгә төшүе исраиллеләр өчен зур хурлык булган (Йәз. 20:6, 7). Аннары Йәһвә, бик күп вакыт алдан әйткәнчә, үзенең үҗәт халкының әсирлеккә төшүен рөхсәт иткән. Б. э. к. 607 елда Бабыл патшасы Нәбукаднизар Иерусалимны һәм гыйбадәтханәне җимергән. Меңләгән яһүдләрне Бабылга әсирлеккә алып киткәннәр. Анда алар бүлек башында тасвирланган мыскыллау-каршылыкларга дучар булган.

8, 9. Аллаһы мәсихче җыелышны мөртәтлектән ничек кисәткән?

8 Ә мәсихчеләр Бабыл әсирлегенә охшаш берәр нәрсә кичергәнме? Әйе. Мәсихчеләр дә, борынгы яһүдләр кебек, алдан кисәтелгән булган. Гайсә үзенең җирдәге хезмәте башында болай дигән: «Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз. Алар яныгызга сарык тиресе ябынып килә, ә үзләре ерткыч бүреләр» (Мат. 7:15). Еллар узгач, рәсүл Паул охшаш кисәтү сүзләрен әйткән: «Беләм, мин киткәч, сезнең арагызга ерткыч бүреләр керәчәк, алар көтүгә карата аяусыз булачак. Сезнең арагыздан шулай ук, шәкертләрне үзләренә ияртер өчен, хакыйкатьне бозып сөйләүчеләр чыгачак» (Рәс. 20:29, 30).

9 Мәсихчеләр андый куркыныч кешеләрне ничек аерырга икәнен һәм алардан ничек сакланырга икәнен белгән. Мәсихче өлкәннәр мөртәтләрне җыелыштан чыгарырга тиеш булган (1 Тим. 1:19; 2 Тим. 2:16—19; 2 Пет. 2:1—3; 2 Яхъя 10). Шулай да, борынгы Исраил белән Яһүднең очрагындагы кебек, күп кенә мәсихчеләр ярату белән бирелгән кисәтүләргә колак салмый башлаган. Беренче гасырның ахырына мәсихче җыелышка мөртәтлек үтеп кергән. Әле исән булган рәсүлләрнең соңгысы Яхъя җыелышның бозылуын һәм фетнәчел рух белән агулануын күргән. Ул мөртәтлекне тоткарлап торучы соңгы кеше булган (2 Тис. 2:6—8; 1 Яхъя 2:18). Яхъя үлгәч, нәрсә булган?

10, 11. Гайсәнең бодай һәм чүп үләне турындагы мисалы б. э. икенче гасырыннан алып ничек үтәлгән?

10 Яхъя үлеменнән соң Гайсәнең бодай һәм чүп үләне турындагы мисалы үтәлә башлаган. (Маттай 13:24—30 укы.) Гайсә алдан әйткәнчә, Шайтан җыелышка «чүп үләне», ягъни ялган мәсихчеләрне, чәчкән һәм җыелыш тагы да тирәнрәк мөртәтлеккә бата башлаган. Үз Улы оештырган җыелышның нәҗесләнгәнен күрү Йәһвәне бик рәнҗеткәндер! Алар потка табынган, мәҗүси бәйрәмнәрдә һәм йолаларда катнашкан, фәлсәфәчеләрдән һәм ялган диннән төрле тәгълиматлар үзләштергән. Йәһвә нәрсә эшләгән? Тугрылыксыз Исраил очрагындагы кебек, ул үз халкының әсирлеккә төшүенә юл куйган. Икенче гасырдан алып «чүп үләне», ягъни ялган мәсихчеләр, бодай белән чагыштырылган чын мәсихчеләрне басып киткән. Чын мәсихчеләр җыелышы, асылда, бөтендөнья ялган дин империясе Бөек Бабылга әсирлеккә эләккән, ә ялган мәсихчеләр бу бозык империянең өлеше булып киткән. Ялган мәсихчеләрнең чәчәк атуы нәтиҗәсендә христиан дөньясы барлыкка килгән.

11 Христиан дөньясы өстенлек иткән гасырлар дәвамында Гайсә мисалындагы «бодай», ягъни чын мәсихчеләр, бик аз булган. Йәзәкил 6:9 да сурәтләнгән сөргендәге яһүдләр кебек, алар чын Аллаһыны истә тоткан. Кайберәүләре христиан дөньясының ялган тәгълиматларын кыюлык белән фаш иткән. Алар мыскыллауга һәм эзәрлекләүләргә дучар булган. Йәһвә үз халкын ялган дин әсирлегендә мәңгегә калдырганмы? Юк! Борынгы Исраил очрагындагы кебек, Йәһвә аларны тиешле дәрәҗәдә һәм кирәк вакыт дәвамында төзәткән (Ирм. 46:28). Өстәвенә, Йәһвә үз халкына өмет тә биргән. Әйдәгез, борынгы Бабыл әсирлегендәге яһүдләрне кабат искә төшерик һәм Йәһвәнең аларга сөргеннең бетәчәгенә өмет биргәненә игътибар итик.

Гасырлар дәвамында Бөек Бабыл чын мәсихчеләрне эзәрлекләгән (10, 11 нче абзацларны кара)

«Ачуым басылыр»

12, 13. Ни өчен Йәһвәнең үзенең сөргендәге халкына каршы ачуы ахыр чиктә басылган?

12 Йәһвә үз халкына икеләнмичә ярсуын күрсәткән, ләкин ул шулай ук аларны ачуы мәңгегә булмас дип ышандырган. Мәсәлән, мондый сүзләргә игътибар итегез: «Ачуым басылыр һәм аларга каршы ярсуым сүрелер, мин тынычланырмын. Аларга ярсуымны яудырганнан соң, алар шуны белер: моны мин, Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итеп сөйләдем» (Йәз. 5:13). Ни өчен Йәһвәнең ачуы басылган?

13 Тугрылыксыз кешеләр белән бергә тугры яһүдләр дә әсирлеккә алынган булган. Өстәвенә, Йәзәкил аша Аллаһы үзенең сөргендәге халкыннан кайберәүләр тәүбә итәчәк дип пәйгамбәрлек иткән. Шул тәүбә иткән яһүдләр, үзләренең Аллаһыга каршы кылган җирәнгеч эшләрен сөйләп, Йәһвәдән кичерүен һәм хуплавын сораган (Йәз. 6:8—10; 12:16). Тугры кешеләр арасында Йәзәкил, Даниял пәйгамбәр һәм аның өч дусты булган. Даниял әсирлекнең башлангычын да, ахырын да күргән. Аның Исраил гөнаһларыннан тәүбә итеп әйткән догасы Даниял китабының 9 нчы бүлегендә язылган. Һичшиксез, Даниялның эчкерсез догасында меңләгән әсирнең хисләре чагылган. Алар да Йәһвәнең кичерүен һәм фатихаларын күрергә теләгән. Шуңа күрә Йәзәкилнең азат ителү һәм торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләре аларны бик дәртләндергәндер!

14. Ни өчен Йәһвә үз халкын туган иленә кайтарырга булган?

14 Йәһвә халкының дәвамлы әсирлектән азат ителүенә һәм торгызылуына мөһимрәк сәбәп тә булган. Нинди? Халыкның азат ителүгә лаек булуымы? Юк. Йәһвә бар халыклар алдында тагын бер тапкыр үз исемен изгеләндерергә ниятләгән булган (Йәз. 36:22). Бабыллылар үзләренең Мардук кебек ялган илаһларын Аллаһы Тәгалә Йәһвә белән бер дә чагыштырып булмый икәнен ап-ачык аңларга тиеш булган! Әйдәгез, Йәһвәнең Йәзәкил аша әсирләргә әйткән биш вәгъдәсен карап чыгыйк. Башта һәрбер вәгъдәнең шушы тугры кешеләрдә ничек үтәлгәнен белик. Аннары без бу вәгъдәләрнең зуррак масштабта ничек үтәлгәнен белербез.

15. Дини йолалар турында әйткәндә, Йәһвә нинди вәгъдә биргән?

15 1 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Потка табыну һәм ялган дин белән бәйле башка җирәнгеч эшләр юкка чыгачак. (Йәзәкил 11:18; 12:24 укы.) Бу басманың 5 нче бүлегендә әйтелгәнчә, Иерусалим һәм гыйбадәтханә ялган дин йолалары, мәсәлән потка табыну, белән нәҗесләнгән булган. Шулай итеп Исраил халкы бозылган һәм Йәһвәдән ераклашкан. Йәзәкил аша Йәһвә сөргендәге халкы саф һәм нәҗесләнмәгән гыйбадәттә кабат катнаша алачак дип алдан әйткән. Башка бар фатихалар да саф гыйбадәтнең торгызылуы белән бәйле булган.

16. Йәһвә үз халкының туган иленә кагылышлы нинди вәгъдә биргән?

16 2 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Йәһвә халкы туган иленә кайтачак. Йәһвә әсирләргә: «Сезгә Исраил җирен бирермен»,— дигән (Йәз. 11:17). Бу искиткеч вәгъдә булган, чөнки Аллаһының әсирлектәге халкын мыскыллаучы бабыллылар аларны туган илләренә беркайчан да җибәрмәс иде (Ишаг. 14:4, 17). Өстәвенә, Йәһвә, кайткан яһүдләр тугры булып калса, җирләре уңдырышлы булыр һәм аларның һәрвакыт ризыклары һәм яхшы эшләре булыр дип вәгъдә иткән. Ачлык аркасында кичергән хурлыклары үткәндә калыр. (Йәзәкил 36:30 укы.)

17. Корбаннарга кагылышлы нинди вәгъдә бирелгән булган?

17 3 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Йәһвә мәзбәхендә кабат корбаннар китереләчәк. Бу басманың 2 нче бүлегендә әйтелгәнчә, Канун буенча, корбаннар һәм бүләкләр китерү саф гыйбадәтнең мөһим өлеше булган. Әсирлектән кайткан яһүдләр тыңлаучан һәм рухи яктан саф булып калса, Йәһвә аларның корбаннарын кабул итәр, халык үз гөнаһларын йолып алыр һәм Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләрне саклар. Йәһвә болай дип вәгъдә иткән: «Исраилнең бөтен халкы — һәрберсе — миңа шул җирдә хезмәт итәр. Анда алар миңа шатлык китерер. Мин сездән иганә һәм беренче уңыш бүләкләрен — бар изге бүләкләрегезне таләп итәрмен» (Йәз. 20:40). Әйе, саф гыйбадәт чыннан да торгызылырга һәм Аллаһы халкына фатихалар китерергә тиеш булган.

18. Йәһвә үз халкын ничек кайгыртырга вәгъдә иткән?

18 4 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Аллаһы халкы начар көтүчеләрдән арыначак. Ни өчен Аллаһы халкы шулкадәр тирән гөнаһка баткан булган? Моның төп сәбәбе бозык җитәкчеләрнең тәэсире булган. Йәһвә бу хәлне үзгәртергә вәгъдә иткән. Начар көтүчеләр турында Йәһвә мондый вәгъдә биргән: «Көтүчеләргә сарыкларымны көтәргә бүтән рөхсәт итмәм. [...] Мин сарыкларымны аларның авызларыннан коткарырмын». Ә үзенең тугры халкына Йәһвә: «Мин үз сарыкларымны кайгыртырмын»,— дип вәгъдә иткән (Йәз. 34:10, 12). Ул моны ничек эшләр? Йәһвә тугры, ышанычлы ир-атларны көтүчеләр итеп билгеләр.

19. Йәһвә бердәмлек турында нинди вәгъдә биргән?

19 5 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Йәһвә хезмәтчеләре арасында бердәмлек булачак. Әсирлеккә төшкәнче, Аллаһы халкы арасында бердәмлек булмаган. Моны күрү Аллаһының тугры хезмәтчеләренә никадәр авыр булганын күз алдына китерегез. Ялган пәйгамбәрләр белән бозык көтүчеләрнең тәэсире нәтиҗәсендә халык Йәһвә җибәргән тугры пәйгамбәрләрне кире каккан; алар хәтта бер-берсенә каршы торган төркемнәргә бүленгән. Шуңа күрә Йәзәкилнең торгызылуга кагылышлы пәйгамбәрлегендәге мондый вәгъдә әсирләрнең күңелләрен аеруча җылыткан: «Мин аларның барысын да берләштерермен һәм аларга яңа рух салырмын» (Йәз. 11:19). Кайткан яһүдләр Йәһвә белән һәм үзара бердәмлекне сакласа, бернинди дошман да аларны җиңә алмас. Халык буларак, алар Йәһвәгә хурлык-оят түгел, ә кабат дан-мактау китерә алыр.

20, 21. Аллаһының вәгъдәләре әсирлектән кайткан яһүдләрдә ничек үтәлгән?

20 Бу биш вәгъдә әсирлектән кайткан яһүдләрдә үтәлгәнме? Тугры Йошуа әйткән мондый сүзләр безгә яхшы билгеле: «Аллаһыгыз Йәһвә биргән бөтен яхшы вәгъдәләрнең бер сүзе дә үтәлми калмады... Сезнең өчен алар бөтенесе үтәлде. Аларның берсе дә үтәлми калмады» (Йош. 23:14). Әгәр дә Йәһвә үз вәгъдәләрен Йошуа көннәрендә үтәгән икән, аның вәгъдәләре туган илләренә кайткан әсирләр өчен дә үтәлергә тиеш булган.

21 Яһүдләр үзләрен Йәһвәдән читләштергән потка табынуны һәм ялган дин белән бәйле башка җирәнгеч эшләрен калдырган. Азат ителү мөмкин түгел кебек тоелса да, алар туган илләренә кайтып, җирне эшкәртә һәм мәгънәле тормыш алып бара башлаган. Иң беренче итеп алар Иерусалимда Йәһвәнең мәзбәхен торгызган һәм Аңа хуш килгән корбаннар китергән (Езра 3:2—6). Йәһвә аларга яхшы рухи көтүчеләр биргән. Алар арасында тугры рухани һәм күчереп язучы Езра, идарәчеләр Никами белән Зәрубабыл, баш рухани Йошуа һәм кыю пәйгамбәрләр Һәггәй, Зәкәрия һәм Малахи булган. Йәһвәнең җитәкчелегенә һәм күрсәтмәләренә буйсынганга, халык күптән кичермәгән искиткеч бердәмлеккә шатланып яшәгән (Ишаг. 61:1—4; Ирмия 3:15 укы).

22. Ни өчен торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләр киләчәктә күпкә зуррак масштабта үтәләчәк дип әйтеп була?

22 Һичшиксез, Йәһвәнең торгызылу турындагы вәгъдәләренең беренче үтәлеше гаҗәеп булган! Шулай да бу киләчәктә күпкә зуррак масштабта булачак нәрсәләрне күрсәткән. Без моны кайдан беләбез? Бу вәгъдәләрнең үтәлүе кайбер шартлардан торган: Йәһвә аларны халык тыңлаучан һәм буйсынучан булып калганда гына үтәгән. Вакыт узу белән яһүдләр яңадан тыңламаучан һәм фетнәчел булып киткән. Ләкин, Йошуа әйткәнчә, Йәһвә сүзләре һәрвакыт үтәлә. Димәк, бу вәгъдәләрнең зуррак һәм дәвамлырак үтәлеше булырга тиеш булган. Нинди? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

«Мин сөенермен»

23, 24. «Бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» кайчан башланган һәм ни өчен алай дип әйтеп була?

23 Изге Язмаларны тикшерүчеләр буларак, без 1914 елда бу дөнья төзелешенең ахыргы чоры, соңгы көннәре башланганын беләбез. Ләкин бу Йәһвә хезмәтчеләрен күңелсезләндерми. Изге Язмалардан күренгәнчә, 1914 елда бик дулкынландыргыч чор — «бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» башланган (Рәс. 3:21). Без моны кайдан беләбез? 1914 елда күктә нинди вакыйга булган? Гайсә Мәсих Аллаһы Патшалыгында Патша булып киткән! Бу вакыйга торгызылу белән ничек бәйле? Хәтерләгәнебезчә, Йәһвә Давыт патшага хакимлек аның нәселеннән мәңге китмәячәк дип вәгъдә иткән (1 Елъ. 17:11—14). Бу хакимлек б. э. к. 607 елда, бабыллылар Иерусалимны җимергәч һәм Давыт нәселеннән булган патшалар идарә итми башлагач, өзелгән.

24 «Адәм Улы» буларак, Гайсә Давытның токымы булган, шуңа күрә ул Давыт хакимлегенең законлы варисы булган (Мат. 1:1; 16:13—16; Лүк 1:32, 33). 1914 елда Йәһвә Гайсәгә күктәге тәхетне биргәч, «бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» башланган! Шунда Йәһвә бу камил Патшаны торгызу эшен дәвам итәр өчен куллана башлаган.

25, 26. а) Йәһвә халкы Бөек Бабыл әсирлегеннән кайчан азат ителгән һәм без моны кайдан беләбез? («Ни өчен 1919 ел?» дигән рамканы да кара.) ә) 1919 елдан алып нинди пәйгамбәрлекләр үтәлә башлаган?

25 Мәсихнең Патша булып киткәч кылган беренче эшләренең берсе Атасы белән бергә Аллаһы халкының гыйбадәтен тикшерү булган (Мал. 3:1—5). Гайсә үзенең бодай һәм чүп үләне турындагы мисалында алдан әйткәнчә, озак вакыт дәвамында бодайны, ягъни чын майланган мәсихчеләрне, чүп үләненнән — ялган мәсихчеләрдән аеру мөмкин булмаган *. Ә 1914 елда ашлык уру вакыты җиткәч, аермасы ап-ачык күренгән. 1914 елга кадәр дистәләгән ел дәвамында Изге Язмаларны Тикшерүчеләр христиан дөньясының җитди гөнаһларын фаш иткән һәм шул бозык оешмадан аерыла башлаган. Йәһвәгә саф гыйбадәтне тулысынча торгызырга вакыт җиткән. Шулай итеп, «урак өстенең» берничә елы узгач, 1919 елның башында, Аллаһы халкы Бөек Бабыл әсирлегеннән тулысынча азат ителгән (Мат. 13:30). Әсирлек вакыты тәмамланган!

26 Йәзәкилнең торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләре яңадан үтәлә башлаган. Бу үтәлеш Аллаһы халкы борынгы заманда күргән үтәлештән күпкә зуррак булган. Әйдәгез, без инде карап чыккан биш вәгъдәнең зуррак масштабта ничек үтәлгәненә игътибар итик.

27. Аллаһы үз халкын потка табынудан ничек сафландырган?

27 1 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Потка табыну һәм ялган дин белән бәйле башка җирәнгеч эшләр юкка чыгачак. XIX гасырның азагында һәм XX гасырның башында тугры мәсихчеләр, бергә очрашулар үткәреп, ялган дин белән бәйле эшләрне калдыра башлаган. Алар Троица, үлемсез җан һәм утлы тәмуг турындагы тәгълиматларның Изге Язмаларга нигезләнмәгәнен һәм ялган диннән килгәнен аңлаган һәм алардан баш тарткан. Гыйбадәттә сурәтләр куллануның потка табыну икәнлеге ачыкланган. Вакыт узу белән, Аллаһы халкы шулай ук гыйбадәттә хач куллануның потка табыну икәнлеген дә аңлаган (Йәз. 14:6).

28. Нинди мәгънәдә Йәһвә халкы үз җирләренә кайткан?

28 2 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Аллаһы халкы рухи җирләренә кайтачак. Бөек Бабыл динен калдыргач, тугры мәсихчеләр рухи муллык булган шартларга эләккән, ягъни үзләренең рухи җирләренә кайткан. Бу аларның беркайчан да рухи ачлык кичермәячәген аңлаткан. (Йәзәкил 34:13, 14 укы.) Бу басманың 19 нчы бүлегендә без Йәһвәнең бу җирне рухи ризык белән мул итеп тәэмин иткәнен күрербез (Йәз. 11:17).

29. Ни өчен 1919 елдан башлап вәгазьләү эше үргә менгән?

29 3 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Йәһвә мәзбәхендә кабат корбаннар китереләчәк. Б. э. беренче гасырында мәсихчеләргә Йәһвә Аллаһыга корбан итеп хайваннар түгел, ә кадерлерәк нәрсә — мактау корбаннары китерергә әйтелгән булган. Алар моны Йәһвәгә дан-мактау сүзләре әйтеп һәм башкаларга аның турында вәгазьләп эшли алган (Евр. 13:15). Гасырлар дәвамында, Аллаһы халкы Бөек Бабыл әсирлегендә булганда, андый корбаннар оештырылган рәвештә китерелмәгән. Ләкин бу әсирлек тәмамлана барганда, Аллаһы халкы андый мактау корбаннарын инде китерә башлаган. Алар вәгазьләү эшендә катнашкан һәм үз очрашуларында Аллаһыны шатланып мактаган. 1919 елда «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче», билгеләнеп, вәгазьләү эшенә күбрәк игътибар бирә башлаган һәм аны яхшырак оештырган (Мат. 24:45—47). Шулай итеп, Йәһвәнең изге исемен мактаучылар гаскәре үсә барган һәм Йәһвә мәзбәхендә мактау корбаннары мул итеп китерелә башлаган!

30. Гайсә үз сарыклары турында яхшы көтүчеләр кайгыртсыннар өчен нинди чаралар күргән?

30 4 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Начар көтүчеләр Аллаһы халкын бүтән көтмәячәк. Мәсих Аллаһының халкын намуссыз, үз-үзләрен генә уйлаучан христиан дөньясы көтүчеләреннән азат иткән. Мәсих җыелышында да бу ялган көтүчеләр кебек эш иткән күзәтчеләр үз вазифаларыннан мәхрүм ителгән булган (Йәз. 20:38). Яхшы көтүче буларак, Гайсә үз сарыклары турында кайгыртсыннар өчен чаралар күргән. 1919 елда ул ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене билгеләгән. Тугры майланган мәсихчеләрдән торган бу кечкенә төркем Аллаһы халкын рухи ризык белән тәэмин итү эше белән җитәкчелек итә башлаган, шуңа күрә Аллаһы сарыклары үзләрен рухи яктан тыныч-имин хис иткән. Вакыт узу белән, «Аллаһы көтүен» кайгыртуда булышсыннар өчен, өлкәннәрне өйрәткәннәр (1 Пет. 5:1, 2). Йәзәкил 34:15, 16 да язылган сүзләр, мәсихче көтүчеләргә Йәһвә Аллаһының һәм Гайсә Мәсихнең үрнәген искә төшерер өчен, еш кулланылган булган.

31. Йәһвә Йәзәкил 11:19 да язылган пәйгамбәрлекне ничек үтәгән?

31 5 НЧЕ ВӘГЪДӘ. Йәһвә хезмәтчеләре арасында бердәмлек булачак. Гасырлар дәвамында христиан дөньясы дистәләгән мең конфессиягә, шул исәптән бер-берсенә каршы торган исәпсез төркемнәр һәм секталарга бүленгән. Ләкин Йәһвә үзенең торгызылган халкы белән искиткеч нәрсә эшләгән. Аның Йәзәкил аша әйтелгән: «Мин аларның барысын да берләштерермен»,— дигән вәгъдәсе гаҗәеп рәвештә үтәлгән (Йәз. 11:19). Бөтен дөнья буенча Мәсихнең этник, дини, икътисади һәм иҗтимагый чыгышлары төрле булган миллионлаган шәкертләре бар. Шулай да аларның барысы бер үк хакыйкатьләрне өйрәнә һәм сокланырлык бердәмлектә бер үк эштә катнаша. Җирдәге тормышының соңгы кичендә Гайсә Йәһвәдән шәкертләре бердәм булсын дип бик нык үтенгән. (Яхъя 17:11, 20—23 укы.) Бүген без Йәһвәнең бу үтенечкә искиткеч итеп җавап биргәнен күрәбез.

32. Сез торгызылуга кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе турында нәрсә уйлыйсыз? («Әсирлек һәм торгызылу турындагы пәйгамбәрлекләр» дигән рамканы да кара.)

32 Гаҗәеп торгызылу вакытында яшәү чыннан да зур шатлык китерә! Без гыйбадәтебезнең һәр өлкәсендә Йәзәкил пәйгамбәрлекләренең үтәлүен күрәбез. Без Йәһвәнең үз халкын хуплаганына һәм, ул үзе Йәзәкил аша алдан әйткәнчә, халкына карап сөенгәненә шикләнмибез (Йәз. 20:41). Җирнең төрле төбәкләрендә Йәһвәгә дан-мактау китергән, бердәм, яхшы тукланган кешеләр арасында булу никадәр зур хөрмәт икәнен сез аңлыйсызмы? Бу халык күп гасырлык рухи әсирлектән азат ителгән. Шулай да Йәзәкилнең торгызылу турындагы кайбер пәйгамбәрлекләре киләчәктә тагы да бөегрәк үтәлеш күрәчәк.

«Гадән бакчасына охшаш» җир

33—35. а) Йәзәкил 36:35 тә язылган пәйгамбәрлек сөргендәге яһүдләр өчен нәрсә аңлаткан? ә) Бу пәйгамбәрлек бүген Йәһвә халкы өчен нәрсә аңлата? («Бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» дигән рамканы да кара.)

33 Инде әйтелгәнчә, «бар нәрсәне яңадан торгызу вакытлары» Давыт токымының хакимлеген торгызу белән — 1914 елда Гайсәнең тәхеткә утыруы белән башланган (Йәз. 37:24). Шуннан соң Йәһвә Мәсихкә күп гасырлык рухи әсирлектән соң саф гыйбадәтне торгызырга вәкаләт биргән. Мәсихнең торгызу эше моның белән беткәнме? Һич тә юк! Гайсә бу эшне киләчәктә дә дәвам итеп, әле күп гаҗәеп нәрсәләр башкарачак. Бу искиткеч үзгәрешләр турында Йәзәкил пәйгамбәрлекләрендә әйтелә.

34 Мәсәлән, Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый сүзләргә игътибар итик: «Кешеләр болай дияр: „Бу буш җир Гадән бакчасына охшаш булып китте“» (Йәз. 36:35). Бу вәгъдә Йәзәкил һәм башка әсирләр өчен нәрсә аңлаткан? Әлбәттә, алар бу вәгъдә букваль мәгънәдә тулысынча үтәләчәк дип көтмәгән. Алар торгызылган җирләре Гадән бакчасы кебек — Аллаһы үзе үстергән бакча кебек булыр дип уйламаган (Ярат. 2:8). Алар шуны аңлаган: торгызылган җирләре матур һәм уңдырышлы булачак.

35 Ә бүген безнең өчен бу вәгъдә нәрсә аңлата? Шайтан Иблис идарә иткән явыз дөньяда яшәгәнгә, без бу вәгъдәнең бүген туры мәгънәдә үтәлүен көтмибез. Без аның хәзер рухи мәгънәдә үтәлгәнен аңлыйбыз. Йәһвә хезмәтчеләре буларак, без торгызылган рухи җирдә рухи муллыкта яшибез. Йәһвәгә хезмәт итеп, без рухи уңыш китерәбез; бу хезмәт тормышыбызда беренче урында тора. Көннән-көн рухи оҗмахыбыз матурлана бара. Ә киләчәк турында нәрсә әйтеп була?

36, 37. Нинди вәгъдәләр киләчәктә оҗмахта үтәләчәк?

36 Армагеддон сугышыннан соң Гайсә, торгызылу эшен дәвам итеп, физик җирне яңартыр. Мәсихнең Меңьеллык идарәсе астында кешеләр Җир планетасын Гадән бакчасына — оҗмахка әйләндерү эшендә катнашыр. Йәһвәнең нияте башлангычтан ук җирне оҗмахка әйләндерү булган (Лүк 23:43). Бар кешеләр үзара татулыкта һәм әйләнә-тирә белән гармониядә яшәр. Бер җирдә дә бернәрсә дә безгә зыян китермәс. Күз алдына китерегез, хәтта мондый вәгъдә дә үтәләчәк: «Мин алар белән тынычлык килешүе төзермен. Алар чүлдә курыкмыйча яши алсын өчен һәм урманнарда йоклый алсын өчен, җирне явыз ерткыч хайваннардан азат итәрмен» (Йәз. 34:25).

37 Күзаллагыз: сез гаять зур планетабызның теләсә кайсы җиренә һич курыкмыйча бара алырсыз. Бернинди хайван да сезгә зыян китермәс. Иминлегегезгә бернәрсә дә янамас. Сез, берүзегез генә куе урманга барып, аның сокланырлык матурлыгына сөенә алырсыз. Сез хәтта һич хәвеф-хәтәрсез анда йоклый алырсыз һәм яхшы ял итеп уянырсыз!

«Урманнарда йоклап» булачак вакытны күз алдына китерегез (36, 37 нче абзацларны кара)

38. Сез Йәзәкил 28:26 дагы киләчәктә үтәләчәк вәгъдә турында нәрсә уйлыйсыз?

38 Без мондый вәгъдәнең дә үтәлүен күрербез: «Алар шул җирдә иминлектә яшәр, йортлар төзер һәм йөзем бакчалары утыртыр. Мин алар тирәли яшәүче һәм аларны ким-хур итүче һәркемне хөкемгә тарткач, алар иминлектә яшәр. Һәм алар шуны белер: мин аларның Аллаһысы Йәһвә» (Йәз. 28:26). Йәһвәнең бар дошманнары юк ителгәч, бөтен җир йөзендә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрер. Җирне оҗмахка әйләндергәндә, без шулай ук үзебез һәм гаиләбез өчен уңайлы йортлар төзербез һәм йөзем бакчалары утыртырбыз.

39. Ни өчен Йәзәкилнең оҗмах турындагы пәйгамбәрлекләренең үтәләчәгенә ышанып була?

39 Бу вәгъдәләр сезгә хыял гына булып тоеламы? Алай булса, шушы «бар нәрсәне яңадан торгызу» вакытында Аллаһы инде башкарган эшләрне исегездә тотыгыз. Шайтанның ярсулы каршылыкларына карамастан, Йәһвә Гайсә аша иң авыр чорда саф гыйбадәтне торгызган. Бу Аллаһының Йәзәкил аша әйтелгән бар вәгъдәләре киләчәктә дә үтәләчәгенә нык дәлил булып тора!

^ 2 абз. Әсирлектәге яһүдләрнең күбесе Бабыл шәһәреннән читтәрәк урнашкан авылларда яшәгән. Мәсәлән, Йәзәкил башка яһүдләр белән Кебар елгасы янында яшәгән (Йәз. 3:15). Ләкин кайбер яһүдләр, шул исәптән «патшалар һәм морзалар нәселеннән булганнары», шәһәрнең үзендә яшәгән (Дан. 1:3, 6; 2 Пат. 24:15).

^ 25 абз. Мәсәлән, XVI гасырдагы протестант реформаторлары арасында майланган мәсихчеләр булганмы һәм, булса, кем булган икәнен төгәл әйтеп булмый.