Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яңартылган аңлатмалар

Яңартылган аңлатмалар

Еллар дәвамында «Күзәтү манарасы»нда Йәзәкил пәйгамбәрлегенең кайбер якларын аңлату үзгәрә барды. Бу басмада — «Саф гыйбадәт торгызылган!» китабында — тагы да төгәлрәк аңлатмалар язылган. Үзегезне тикшерегез: киләсе сорауларга җавап бирә алырсызмы?

Тере затларның дүрт йөзе нәрсәне символлаштыра?

Элекке аңлатма. Тере затларның, ягъни керубимнәрнең, дүрт йөзенең һәрберсе Йәһвәнең дүрт төп сыйфатының берсен символлаштыра.

Төгәлрәк аңлатма. Тере затларның дүрт йөзенең һәрберсе Йәһвәнең дүрт төп сыйфатының берсен символлаштырса да, бергә алганда, дүрт йөз Йәһвәнең бар сыйфатларын аңлата. Өстәвенә, алар Йәһвәнең никадәр куәтле һәм данлыклы булуын ассызыклый.

Сәбәпләр. Аллаһы Сүзендә дүрт саны еш кына барысын үз эченә алган нәрсәне я тулы нәрсәне күрсәтер өчен кулланыла. Шуңа күрә керубимнәрнең дүрт йөзе, бергә алганда, Йәһвәнең дүрт аерым сыйфатын түгел, ә аның шәхесенең аерылгысыз өлеше булып торган бар сыйфатларын аңлата. Керубимнәрнең дүрт йөзе кеше, арыслан, үгез һәм бөркет йөзләре булган. Боларның һәрберсенә куәт, дан һәм бөеклек хас. Шулай да андый йөзләре булган дүрт тере зат Йәһвә тәхетеннән астарак урнашкан. Бу Йәһвәнең, Галәм Хакиме буларак, барысы өстеннән бөегрәк булуын күрсәтә.

Биленә сәркатип тартмасы таккан кеше кемне символлаштыра?

Элекке аңлатма. Биленә сәркатип тартмасы таккан кеше майланган мәсихчеләрнең калдыгын аңлата. Вәгазь һәм шәкертләрне әзерләү эше ярдәмендә майланганнар «бихисап күп кеше» төркеменә кушылган кешеләрнең маңгаена символик билге куя (Ачыл. 7:9).

Төгәлрәк аңлатма. Сәркатип тартмасы булган кеше Гайсә Мәсихне аңлата. Бихисап күп кешене «бөек афәт» вакытында сарыклар итеп билгеләп, ул маңгайларына билге куячак (Мат. 24:21).

Сәбәпләр. Йәһвә хөкемне үз Улына тапшырган (Яхъя 5:22, 23). Маттай 25:31—33 буенча, нәкъ Гайсә, кешеләргә соңгы хөкем карары чыгарып, аларны «сарыкларга» һәм «кәҗәләргә» бүләчәк.

Апалы-сеңелле фахишәләр Оһола белән Оһолиба христиан дөньясындагы католик һәм протестант диннәренең прообразы булганмы?

Элекке аңлатма. Олы апа Оһола, ягъни Исраил башкаласы Самария — католик диненең прообразы; сеңелесе Оһолиба, ягъни Яһүд башкаласы Иерусалим, протестант динен сурәтли.

Төгәлрәк аңлатма. Апалы-сеңелле фахишәләр христиан дөньясындагы һичнинди динне дә сурәтләми. Шулай да алар ярдәмендә без Йәһвәнең хисләрен аңлыйбыз. Аллаһыга кайчандыр тугры булган халыкның рухи фәхешлеге аңа зур авырту китергән. Йәһвәнең бар ялган диннәргә карата хисләре шундый ук.

Сәбәпләр. Оһола белән Оһолиба христиан дөньясының прообразы булып тора дигән фикер Изге Язмаларда берничек тә расланмый. Исраил белән Яһүд кайчандыр Йәһвәнең тугры хатыннары булган дип әйтеп була, ләкин христиан дөньясының Йәһвә белән беркайчан да андый мөнәсәбәтләре булмаган. Өстәвенә, Йәзәкил китабының 16 нчы һәм 23 нче бүлекләрендә, Аллаһының тугрылыксыз халкы фахишәләр белән чагыштырылса да, аларның торгызылачагына өмет күренә. Ә христиан дөньясының, Бөек Бабылның өлеше буларак, андый өмете юк.

Мөртәт Иерусалим христиан дөньясының прообразы булганмы?

Элекке аңлатма. Мөртәт Иерусалим христиан дөньясының прообразы булган. Шуңа күрә Иерусалимның җимерелүе христиан дөньясының җимереләчәген аңлаткан.

Төгәлрәк аңлатма. Тугрылыксыз Иерусалимдагы шартлар, шул исәптән потка табыну һәм бозыклык, христиан дөньясындагы хәлне хәтерләтә. Ләкин хәзер без Иерусалимны христиан дөньясының прообразы дип санамыйбыз.

Сәбәпләр. Иерусалим христиан дөньясының прообразы булган дип уйлар өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бер җитди сәбәп тә юк. Борынгы Иерусалимнан аермалы буларак, христиан дөньясы беркайчан да саф гыйбадәттә катнашмаган. Йәһвә Иерусалимны күпмедер вакытка кичергән, ә христиан дөньясының андый өмете юк.

Коры сөякләр тулы үзәнлек турындагы күренеш ничек үтәлгән?

Элекке аңлатма. 1918 елда эзәрлекләнгән майланганнар Бөек Бабыл әсирлегенә эләккән. Эшчәнлекләре тулысынча диярлек тукталганга күрә, алар үлемгә охшаш хәлдә булган. Бу кыска вакытлы әсирлек 1919 елда, Йәһвә аларны Патшалык вәгазьчеләре итеп торгызгач, тәмамланган.

Төгәлрәк аңлатма. Үлемгә охшаш рухи әсирлек бик озак вакыт дәвам иткән. Ул 1918 елда түгел, ә күпкә элегрәк, б. э. икенче гасырында башланган һәм 1919 елда тәмамланган. Әсирлек вакыты Гайсә мисалындагы бодай белән чүп үләненең озак үскән вакытына якынча туры килә.

Сәбәпләр. Борынгы Исраилнең әсирлеге озак вакыт дәвам иткән. Ул, б. э. к. 740 елда башланып, б. э. к. 537 елда тәмамланган. Йәзәкил күргән сөякләр «коры», хәтта «бик коры» булган. Бу шуны аңлаткан: сөякләр белән чагыштырылган майланганнарның үлемгә охшаш хәле озак вакыт дәвам иткән. Өстәвенә, сөякләр шунда ук түгел, ә әкрен-әкрен терелгән.

Ике таякның берләштерелүе нәрсәне аңлата?

Элекке аңлатма. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында бердәмлекнең кыска вакытка бозылуыннан соң, 1919 елда җирдәге тугры майланганнарның бердәмлеге торгызылган булган.

Төгәлрәк аңлатма. Бу пәйгамбәрлектә бердәмлекнең Йәһвә ярдәмендә булачагы ассызыклана. 1919 елдан соң майланганнарга җирдә яшәргә өметләре булган бихисап күп кеше кушылган. Бу ике төркем бергә бер халык буларак гыйбадәт кыла.

Сәбәпләр. Пәйгамбәрлектә бер таякның башта икегә аерылганы, ә соңыннан кабат бер булып китүе сурәтләнми. Димәк, пәйгамбәрлектә бер төркемнең бүленүенә түгел, ә ике төркемнең бер булып китүенә игътибар ителә.

Магог җиреннән Гог кем ул?

Элекке аңлатма. Пәйгамбәрлектәге Магог җиреннән Гог — Шайтанга күктән бәреп төшерелгәннән соң бирелгән исеме.

Төгәлрәк аңлатма. Магог җиреннән Гог ул — бөек афәт вакытында саф гыйбадәткә каршы сугышачак халыклар берләшмәсе.

Сәбәпләр. Пәйгамбәрлектә сурәтләнгәнчә, Гог ерткыч кошларга ризык итеп бирелә һәм аңа җирдә җирләү урыны бирелә. Бу Гогның рухи зат булмавын күрсәтә. Өстәвенә, Гогның һөҗүме Даниял һәм Ачылыш китапларында җирдәге халыкларның Аллаһы халкына һөҗүм итүе турында язылганнарга туры килә (Дан. 11:40, 44, 45; Ачыл. 17:14; 19:19).

Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханә һәм рәсүл Паул соңрак сурәтләгән бөек рухи гыйбадәтханә бер үк нәрсәме?

Элекке аңлатма. Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханә һәм рәсүл Паул сурәтләгән рухи гыйбадәтханә — бер үк нәрсә.

Төгәлрәк аңлатма. Йәзәкил б. э. 29 елында барлыкка килгән рухи гыйбадәтханәне түгел, ә әсирлектән соң нәкъ Муса канунына туры килерлек итеп торгызылган саф гыйбадәтне күргән. Паул, рухи гыйбадәтханәне аңлатканда, Гайсәнең бөек баш рухани буларак б. э. 29—33 елларында башкарган эшенә басым ясаган. Йәзәкилнең гыйбадәтханә турындагы күренешендә исә баш рухани искә дә алынмый. Бу күренештә рухи торгызылуга игътибар бирелә, ә ул б. э. 1919 елында башланган. Шуңа күрә без Йәзәкил күренешендәге гыйбадәтханәнең бар үзенчәлекләрендә һәм үлчәмнәрендә прообразлар эзләмибез. Моның урынына без Йәһвәнең саф гыйбадәт өчен урнаштырылган нормалары турында сабаклар алырга тырышабыз.

Сәбәпләр. Йәзәкил күренештә күргән гыйбадәтханә рухи гыйбадәтханәдән бик аерылып тора. Мәсәлән, Йәзәкил күргән гыйбадәтханәдә күп хайваннар корбан итеп китерелгән булган; рухи гыйбадәтханәдә исә бер генә корбан «бер тапкыр гына... мәңгегә» китерелгән (Евр. 9:11, 12). Йәзәкил көннәрендә рухи гыйбадәтханәгә кагылышлы тирән хакыйкатьләрне ачар өчен вакыт әле җитмәгән булган, чөнки Мәсих гасырлар үткәч кенә килергә тиеш булган.