Җитәкче советтан хат
Йәһвәне яратучы кадерле кардәшләребез!
1971 елны «Аллаһының исеме» дигән өлкә конгрессына килгән кешеләр берничә яңа басма алырга шат булган. Бу басмалар барысы өчен көтелмәгән бүләк булган. Аларның берсе турында бер абый-кардәш болай дигән: «Бу булачак вакыйгаларга күз салырга булышучы искиткеч корал!» Ул нинди басма турында әйткән? «Алар минем Йәһвә икәнемне белерләр. Ничек?» дип исемләнгән китап турында. Ни өчен бу китап андый шатлык тудырган? Чөнки анда Йәзәкил китабындагы пәйгамбәрлекләрнең — бөтен кешелекнең киләчәгенә кагылышлы пәйгамбәрлекләрнең яңартылган аңлатмасы булган.
«Йәһвә икәнемне белерләр» дигән китап чыкканнан бирле Аллаһы халкының саны бик тиз үскән: элек 1,5 миллион булса, хәзер 8 миллионнан арткан (Ишаг. 60:22). Йәһвәнең шушы күпсанлы хезмәтчеләре 900 дән артык телдә сөйләшә (Зәк. 8:23). Күпләрнең Йәзәкил язган пәйгамбәрлекләрнең җентекле аңлатмасын өйрәнергә мөмкинлеге булмаган.
Моннан тыш, 1971 елдан бирле юлыбыз яктырганнан-яктыра барды, шуңа күрә без Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне яхшырак аңлый башладык (Гыйб. сүз. 4:18). 1985 елда без «башка сарыкларның» ничек итеп Аллаһының тәкъва дуслары булып танылуын ачык аңладык (Яхъя 10:16; Рим. 5:18; Ягък. 2:23). Аннан соң, 1995 елда, без кешеләрнең «сарыклар» белән «кәҗәләр» буларак хөкем ителүе «бөек афәт» вакытында булачак икәненә төшенә башладык (Мат. 24:21; 25:31, 32). Бар бу үзгәрешләр Йәзәкил китабын аңлавыбызга да тәэсир итте.
«Адәм улы, караганда һәм тыңлаганда игътибарлы бул, мин сиңа күрсәткән бар нәрсәгә игътибар ит. Нәкъ шуның өчен син монда китерелдең» (ЙӘЗӘКИЛ 40:4)
Соңгы елларда яктылык тагы да яктырды. Гайсәнең мисаллары турында уйлап карагыз. Алардан алган сабакларны ачык аңлаганга, алар акылыбызда һәм күңелебездә уелып калды. Бу мисалларның кайберләре тиздән булачак бөек афәт вакытындагы вакыйгаларга кагыла. Без шулай ук Йәзәкил китабындагы мондый пәйгамбәрлекләрне дә яхшырак аңлый башладык: Магог җиреннән Гог турындагы пәйгамбәрлекне (38 һәм 39 нчы бүлекләр), биленә сәркатип тартмасы таккан кешенең йөкләмәсе (9 нчы бүлек), коры сөякләр тулы үзәнлек һәм ике таякның берләшүе турындагы пәйгамбәрлекләрне (37 нче бүлек). Шуңа күрә «Йәһвә икәнемне белерләр» дигән китап чыкканнан бирле без анда аңлатылган хакыйкатьләрне яңача аңлый башладык.
Менә ни өчен күпләр: «Кайчан Йәзәкил пәйгамбәрлекләренең ачык аңлатмалары булган китап чыгар икән?» — дип сораган. «Саф гыйбадәт торгызылган!» дигән китап — нәкъ шундый басма. Сез, аның 22 бүлеген укыганда һәм андагы матур рәсемнәргә карап уйланганда, бу китапны әзерләр өчен никадәр җентекле тикшерү үткәрелгәненә игътибар итәрсез. Аны әзерләгәндә, без, Йәһвәнең ни өчен гаҗәеп Йәзәкил китабын биргәнен аңлар өчен, эчкерсез дога кылып тирән уйландык. Без мондый сорауларга җавап табарга тырыштык: Йәзәкил көннәрендә яшәгән һәм бүген яшәүче кешеләр өчен Йәзәкил китабында нинди сабаклар язылган? Кайсы пәйгамбәрлекләр
әле киләчәктә үтәләчәк вакыйгаларны сурәтли? Йәзәкил пәйгамбәрлекләрендә үтәләсе прообразлар бармы? Бу сорауларга җавап Изге Язмалардагы шушы искиткеч китапны ачык аңларга булышты.Сез Йәзәкил китабын башыннан алып ахырга кадәр укыганда, анда сурәтләнгән Йәһвә оешмасының күктәге өлеше, һичшиксез, сездә курку-хөрмәт уята. Өстәвенә, Йәһвәнең күктәге һәм җирдәге хезмәтчеләре өчен саф гыйбадәткә кагылышлы югары нормалары да таң калдыра. «Саф гыйбадәт» китабы Йәһвәнең үз халкы өчен инде башкарган һәм якын киләчәктә башкарачак эшләре өчен рәхмәт хисегезне үстерер. Сез бу китапта кат-кат ике фикергә басым ясалганына игътибар итәрсез. Беренчедән, Йәһвәгә ярар өчен, без аны Галәм Хакиме буларак белергә һәм танырга тиеш. Икенчедән, без, үз тормышыбызны Йәһвәнең югары нормаларына туры китереп, аңа яраклы рәвештә гыйбадәт кылырга тиеш.
Бу китап ярдәмендә сез, Йәһвәнең бөек һәм изге исемен данлап, аңа гыйбадәт кылырга тагы да тәвәккәлрәк булырсыз дип өметләнәбез. Ул сезне бар халыклар Йәһвәне беләчәк вакытны зарыгып көтәргә дәртләндерсен (Йәз. 36:23; 38:23).
Күктәге кайгыртучан Атабыз Йәһвә Йәзәкил китабын аңлар өчен куйган тырышлыкларыгызны мул итеп фатихаласын.
Сезнең кардәшләрегез,
Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы