Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 НЧЕ БҮЛЕК

«Көчле ярсуым ялкынланып китәр»

«Көчле ярсуым ялкынланып китәр»

ЙӘЗӘКИЛ 38:18

ТЕМА: Гогның һөҗүме Йәһвәнең ярсуын тудыра; Йәһвә Армагеддон сугышы вакытында үз халкын яклый

1—3. а) Йәһвәнең «көчле ярсуы» нәрсәгә китерер? (Бүлек башындагы рәсемне кара.) ә) Без хәзер нәрсә карап чыгарбыз?

ИР-АТЛАР, хатын-кызлар һәм балалар бергәләп Патшалык җырын җырлый. Аннары бер өлкән, Йәһвәгә эчкерсез дога кылып, аның яклавын сорый. Җыелыштагылар Йәһвә үзләрен кайгыртачак дип бер дә шикләнми, ләкин шулай да алар юатуга һәм ышандыруга мохтаҗ. Тышта сугыш тавышлары ишетелә. Армагеддон башланды! (Ачыл. 16:14, 16)

2 Армагеддон сугышы вакытында Йәһвә явыз кешеләрне «көчле ярсу» белән юк итәчәк. (Йәзәкил 38:18 укы.) Ул үз ярсуын берәр нинди гаскәргә я халыкка түгел, ә җир буйлап яшәгән исәпсез аерым кешеләргә яудырачак. «Шул көнне Йәһвә һәлак иткән кешеләр җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр ятар» (Ирм. 25:29, 33).

3 Йәһвәне — «шәфкатьле һәм кызганучан», «ярсырга ашыкмаган» мәхәббәт Аллаһысын — «көчле ярсу» белән янып эш итәргә нәрсә этәрәчәк? (Чыг. 34:6; 1 Яхъя 4:16) Бу сорауга җавап безгә зур юаныч һәм кыюлык бирә ала һәм вәгазьләү эшендә көч өсти ала. Әйдәгез, аны белик.

Йәһвәнең «көчле ярсуын» нәрсә кузгата?

4, 5. Йәһвәнең ачуы кешеләрнекеннән нәрсә белән аерылып тора?

4 Беренчедән, безгә шуны танырга кирәк: Йәһвәнең ачуы камилсез кешеләрнекеннән аерылып тора. Кеше, ярсып китсә, гадәттә, үзен кулда тота алмый, һәм моның нәтиҗәсе аяныч була. Мәсәлән, Йәһвә Адәмнең беренче улы Кабилнең корбанын кире каккач, ә Һабилнекен хуплагач, Кабилнең «ачуы чыккан». Нәтиҗәдә нәрсә булган? Кабил үзенең тәкъва энесен үтергән (Ярат. 4:3—8; Евр. 11:4). Йәһвәнең күңеленә хуш килгән кеше Давыт турында да уйланыйк (Рәс. 13:22). Хәтта бу яхшы кеше, бай Набалның хурлыклы сүзләрен ишеткәч, чак кына коточкыч җинаятьчелек кылмаган. Ярсу белән янып, Давыт үз гаскәриләре белән, «кылычларын тагып», рәхмәтсез Набалны гына түгел, ә аның йорттагы бөтен ир-атларны үтермәкче булган. Бәхеткә каршы, Набалның хатыны Абигыя Давытны һәм аның кешеләрен үч алмаска күндергән (1 Иш. 25:9—14, 32, 33). Әйе, Ягъкуб Йәһвә тарафыннан рухландырылып язган сүзләр хак: «Ярсыган кеше Аллаһы теләгән гаделлек буенча эш итми бит» (Ягък. 1:20).

Йәһвәнең ярсуы һәрвакыт нигезле була һәм контроль астыннан чыкмый

5 Кешеләрнекеннән аермалы буларак, Йәһвәнең ярсуы һәрвакыт нигезле була һәм контрольдән чыкмый. Хәтта нык ярсыганда да, Йәһвә гадел эш итә. Дошманнарына каршы сугышканда, ул һичкайчан «тәкъва кешене явыз белән бергә юк итмәс» (Ярат. 18:22—25). Өстәвенә, Йәһвә тик гадел сәбәпләр аркасында ярсып китә. Шул сәбәпләрнең икесен һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгыйк.

6. Йәһвәнең исеме хурланганда, ул моңа ничек карый?

6 Сәбәп: Йәһвәнең исеме хурланган. Үзләрен Йәһвә вәкилләре дип атаган, ләкин шул ук вакыт явыз эш иткән кешеләр, аны хурлап, аның гадел ярсуын уята (Йәз. 36:23). Бу басманың үткән бүлекләрендә әйтелгәнчә, Исраил халкы Йәһвә исеменә бик зур тап төшергән. Менә ни өчен аларның эшләре Йәһвәне ярсыткан. Ләкин Йәһвә беркайчан да хисләренә бирелеп эш итмәгән: ул һәрвакыт үз халкын «тиешле дәрәҗәдә» генә төзәткән (Ирм. 30:11). Йәһвәнең тәрбиясе максатына ирешкәч, аның ачуы тулысынча басыла (Зәб. 103:9).

7, 8. Йәһвәнең исраиллеләр белән мөнәсәбәтләреннән нәрсәгә өйрәнеп була?

7 Сабаклар. Йәһвәнең исраиллеләр белән мөнәсәбәтләре безнең өчен айныткыч кисәтү булып тора. Борынгы исраиллеләр кебек, без Йәһвә исемен йөртү хөрмәтенә ия. Без Йәһвә Шаһитләре (Ишаг. 43:10). Әйткән сүзләребез һәм эшләребез кешеләрнең Йәһвә турында нәрсә уйлаячагына турыдан-туры тәэсир итә. Без белә торып дөрес булмаган эшләр кылырга һәм шулай итеп Йәһвә исеменә тап төшерергә һич теләмибез. Чөнки андый икейөзле тәртип Йәһвә ярсуын уятыр иде, һәм иртәме, соңмы, ул үз абруен яклар өчен эш итәр иде (Евр. 3:13, 15; 2 Пет. 2:1, 2).

8 Йәһвәнең нык ярсып китә алуы безне аңа якынлашудан туктатырга тиешме? Юк. Без Йәһвәнең сабыр һәм кичерүчән икәнен беләбез (Ишаг. 55:7; Рим. 2:4). Ләкин без шулай ук аның кирәк чакта төзәтә икәнен дә беләбез. Йәһвәнең гөнаһ кылып йөрүчеләргә каршы ярсып китәчәген һәм аларга үз халкы арасында калырга рөхсәт итмәячәген белү бездә аңа карата курку-хөрмәт үстерә (1 Көр. 5:11—13). Йәһвә безгә үзенә нәрсә ошамаганын ап-ачык әйтә. Без аның ярсуын тудырган эшләрдән һәм карашлардан читтә тора алабыз (Яхъя 3:36; Рим. 1:26—32; Ягък. 4:8).

9, 10. Йәһвәнең тугры халкына куркыныч янаганда, Ул моңа ничек карый? Мисаллар китерегез.

9 Сәбәп: Йәһвәнең тугры халкына куркыныч яный. Йәһвәдә сыеныч эзләгән тугры кешеләргә дошманнары һөҗүм иткәндә, бу аның ярсуын уята. Мәсәлән, исраиллеләр Мисырдан киткәч, фиргавен үзенең куәтле гаскәре белән аларны куа киткән. Кызыл диңгез ярында җыелган исраиллеләр ярдәмчесез булып күренгән. Ләкин, мисырлыларның куәтле гаскәре алар артыннан диңгезнең коры төбе буйлап киткәч, Йәһвә мисырлыларның арба тәгәрмәчләрен салдырган һәм үзләрен диңгез суларында батырган. «Аларның берсе дә исән калмаган» (Чыг. 14:25—28). Йәһвә үз халкын тугры яратканга, аның мисырлыларга ярсуы кабынган. (Чыгыш 15:9—13 укы.)

Һизәкыя көннәрендә бер фәрештә Аллаһы халкын ассириялеләрдән яклаган кебек, фәрештәләр безне дә яклар (10, 23 нче абзацларны кара)

10 Һизәкыя патша көннәрендә дә Йәһвәнең үз халкына карата яратуы аны эш итәргә этәргән. Ассириялеләр — ул вакыттагы иң куәтле һәм кансыз гаскәрләрнең берсе — Иерусалим шәһәренә каршы чыккан. Алар Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә шәһәрләре камап алыначак һәм алар озак газапланып үләчәк дип янаган (2 Пат. 18:27). Моңа җавап итеп, Йәһвә бер генә фәрештәне җибәргән, һәм тегесе бер төн эчендә дошман гаскәрендәге 185 000 сугышчыны үтергән! (2 Пат. 19:34, 35) Киләсе иртә Ассирия лагерендагы хәлне күз алдына китерегез. Сөңгеләр, калканнар һәм кылычлар тиелмәгән. Быргы тавышы ир-атларны уятмый. Гаскәриләрне сугышка чакырып, беркем кычкырмый. Лагерьда дәһшәтле тынлык тора, һәм бөтен җирдә үлеләр ята.

11. Йәһвәнең реакциясен күрсәтүче Изге Язмалардагы мисаллар безгә ничек юаныч бирә һәм кыюлык өсти?

11 Сабаклар. Әйе, бу мисаллардан күренгәнчә, дошманнар Йәһвәнең халкына янаганда, Ул эш итми калмый. Бу алар өчен җитди кисәтү булып тора: тере Аллаһы ярсыганда, аның «кулына эләгү коточкыч нәрсә» (Евр. 10:31). Безгә исә бу мисаллар юаныч бирә һәм кыюлык өсти. Төп дошманыбыз Шайтан уңышка ирешмәячәк икәнен белү безне юата. Аның идарәсенә вакыт «аз калган» (Ачыл. 12:12). Ә әлегә без, һичнинди кеше дә, оешма да, хакимият тә Аллаһы ихтыярын үтәргә комачаулый алмый икәнен белеп, Йәһвәгә кыюлык белән хезмәт итә алабыз. (Зәбур 118:6—9 укы.) Рәсүл Паул безнең ышанычыбызны мондый сүзләр белән белдергән: «Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы торыр?» (Рим. 8:31).

12. Бөек афәт вакытында ни сәбәпле Йәһвәнең ярсуы кабыныр?

12 Әйе, мисырлылар исраиллеләрне куып җиткәч һәм ассириялеләр яһүдләрне Иерусалимда камап алгач, Йәһвә үз халкын яклаган. Бөек афәт вакытында да ул безне яклаячак. Дошманнарыбыз безне юк итәргә тырышканда, Йәһвәнең безгә карата тирән мәхәббәте аның ярсуын кабызыр. Безгә һөҗүм итәргә батырчылык иткән кешеләр Йәһвәнең күз карасына тиячәк дип әйтеп була. Ул шунда ук эш итә башлаячак (Зәк. 2:8, 9). Бу моңарчы булмаган кырылу булачак. Ләкин дошманнарның Йәһвә ярсуына гаҗәпләнер өчен бернинди сәбәбе дә булмаячак. Ни өчен?

Йәһвә нинди кисәтүләр биргән?

13. Йәһвә нинди кисәтүләр биргән?

13 «Йәһвә ярсырга ашыкмый» (Чыг. 34:6, 7). Ул үзенә каршы торган һәм халкына янаган кешеләрне юк итәчәк дип җитәрлек дәрәҗәдә кисәткән. Йәһвә Ирмия, Йәзәкил, Даниял пәйгамбәрләр, Гайсә Мәсих, шулай ук Петер, Паул һәм Яхъя исемле рәсүлләр аша бөек хәлиткеч сугыш турында кисәткән. («Йәһвә бөек сугыш турында кисәтә» дигән рамканы кара.)

14, 15. Йәһвә нәрсә турында кайгырткан һәм ни өчен?

14 Йәһвә бу кисәтүләрне үз Сүзенә яздырткан. Ул шулай ук Изге Язмалар тарихтагы иң күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм иң киң таралган китап булсын дип кайгырткан. Бөтен җир йөзендә Аллаһының ирекле хезмәтчеләрдән торган гаскәре бар. Бу гаскәр кешеләргә аның белән дуслашырга ярдәм итә һәм «Йәһвәнең бөек көне» якынлашуы турында кисәтә (Саф. 1:14; Зәб. 2:10—12; 110:3). Йәһвә үз халкын Изге Язмаларны өйрәнер өчен басмаларны йөзләгән телгә тәрҗемә итәргә һәм аның Сүзендәге вәгъдәләр һәм кисәтүләр турында сөйләүгә һәр ел йөзләгән миллион сәгать багышларга дәртләндерә.

15 Йәһвә «беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели», шуңа күрә ул бар бу эш башкарылсын дип кайгырткан (2 Пет. 3:9). Кайгыртучан, сабыр Аллаһының вәкилләре булу һәм аның хәбәрен таратуга кечкенә өлешебезне кертү безнең өчен зур хөрмәт! Ләкин тиздән кисәтүләргә колак салмаган кешеләрнең үзгәрер өчен вакыты калмаячак.

Йәһвәнең ярсуы кайчан «ялкынланып китәр»?

16, 17. Йәһвә дошманнарның үз халкына һөҗүм итәчәк вакытны кайдан белә?

16 Йәһвә соңгы сугыш көнен билгеләгән. Аңа дошманнарның үз халкына кайчан һөҗүм итәчәкләре алдан билгеле (Мат. 24:36). Ул моны кайдан белә?

17 Бу басманың үткән бүлегеннән белгәнебезчә, Йәһвә Гогка: «Мин... казналыгыңны ыргаклар белән эләктереп алырмын»,— дигән. Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы халыкларны хәлиткеч бәрелешкә алып барачак (Йәз. 38:4). Ләкин Йәһвә шушы һөҗүмнең инициаторы булмаячак һәм үз дошманнарын ихтыяр ирегеннән мәхрүм итмәячәк. Ул кеше йөрәкләрен күрә ала һәм дошманнар билгеле бер шартларда ничек эш итәчәген белә (Зәб. 94:11; Ишаг. 46:9, 10; Ирм. 17:10).

18. Ни өчен кешеләр Чиксез Кодрәт Иясенә каршы сугышырга батырчылык итәр?

18 Әгәр дә Йәһвә бу сугышны үзе башламаячак һәм дошманнарын бу сугышны башларга мәҗбүр итмәячәк икән, ничек инде гади кешеләр Чиксез Кодрәт Иясенә каршы сугышырга батырчылык итәр? Сәбәпләрнең берсе мондый була ала: шул вакытка алар Аллаһы юк дип я ул кешеләрнең эшләренә тыкшынмый дип инанган булыр. Алар күптән түгел генә ялган дин оешмаларын җирдән юк иткәнгә, алай уйларга мөмкин. Дошманнар: «Аллаһы булса, ул шул дини оешмаларны һичшиксез яклаган булыр иде»,— дип фикер йөртергә мөмкин. Алар шуны аңламас: чынында, Аллаһы үзе аларның йөрәкләренә үзен хурлаган шушы диннәрне юк итәргә дигән уйны салган (Ачыл. 17:16, 17).

19. Ялган дин юк ителгәннән соң, нәрсә булырга мөмкин?

19 Ялган дин юк ителгәннән соң, Йәһвә, бәлки, үз халкына хөкем хәбәрен игълан итәргә кушар. Ачылыш китабында бу хәбәр 20 килограммлы боз кисәкләре белән чагыштырыла (Ачыл. 16:21). Бу, күрәсең, сәяси һәм коммерция системаларының үз ахырына якынлашканы турында хәбәр булыр. Аны ишетүчеләр шулкадәр газапланыр ки, хәтта Аллаһыны каһәрли башлар. Нәкъ бу хәбәр дошманнарны, Аллаһы халкының авызын мәңгегә томалар өчен, аларны тулысынча юк итәргә этәрердер. Алар безне яклаучысыз дип һәм безне җиңел генә бетереп була дип уйлар. Ләкин бу бик зур хата булыр!

Йәһвә үз ярсуын ничек белдерер?

20, 21. Гог кем ул һәм аның белән нәрсә булыр?

20 Бу басманың 17 нче бүлегеннән күргәнебезчә, Йәзәкил үз пәйгамбәрлегендә безгә һөҗүм итәчәк халыклар берләшмәсен «Магог җиреннән Гог» дип атый (Йәз. 38:2). Ләкин чынында бу берләшмәнең әгъзалары үзара бердәм булмас. Алар бергәләп эш итәләр кебек күренсә дә, алар арасында горурлык, ярышу һәм милләтчелек рухы хөкем сөрер. Шуңа күрә Йәһвә өчен аларның кылычларын бер-берсенә каршы күтәртү авыр булмас (Йәз. 38:21). Шулай да бу халыклар кеше кулыннан һәлак булмаячак.

21 Юк ителгәнче, дошманнарыбыз «Адәм Улының билгесен» күрерләр (Мат. 24:30). Бу, күрәсең, Йәһвә белән Гайсә кодрәтенең табигатьтән өстен чагылышы булыр. Күргән нәрсәләре дошманнарны тирән хафага төшерер. Гайсә алдан әйткәнчә, «җиһанга якынлашып килүче нәрсәләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр» (Лүк 21:25—27). Йәһвәнең халкына һөҗүм итеп нык ялгышканнарын аңлагач, аларның котлары очар. Аларга Аллаһы Тәгаләнең гаскәр башлыгы, Гаскәрләр Иясе Йәһвә икәнлеген танырга туры килер (Зәб. 46:6—11; Йәз. 38:23). Йәһвә, үзенең тугры хезмәтчеләрен яклар өчен, ә дошманнарын юк итәр өчен, һичшиксез, күктәге гаскәрләрне һәм табигать көчләрен кулланачак. (2 Петер 2:9 укы.)

Йәһвә халкына куркыныч янагач, Ул, күктәге гаскәрләрне кулланып, үз ярсуын яудырыр (21 нче абзацны кара)

22, 23. Аллаһы халкын кем яклар һәм бу яклаучылар үз йөкләмәләре турында нәрсә уйлар?

Йәһвәнең көне турындагы белемебез безне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш?

22 Зур ашкыну белән Гайсә, үз Атасын яратучы хезмәтчеләрне яклар өчен, Аллаһы дошманнарына каршы сугыш башлар. Майланган мәсихчеләрнең ул вакытта нинди хисләр кичерәчәген күз алдына китерегез. Армагеддон башланганчы билгеле бер вакытта аларның соңгылары күккә күтәрелер, һәм 144 000 нең барысы да Гайсә белән бергә сугышта катнаша алыр (Ачыл. 17:12—14). Һичшиксез, күп кенә майланганнар соңгы көннәрнең авыр чакларында башка сарыклар әгъзалары белән, бергә хезмәттәшлек итеп, якын дус булып киткән. Ә Армагеддон вакытында майланганнарның шушы тугры хезмәттәшләрен яклар өчен хакимлекләре дә, кодрәтләре дә булыр (Мат. 25:31—40).

23 Гайсәнең күктәге гаскәрендә фәрештәләр дә булыр (2 Тис. 1:7; Ачыл. 19:14). Алар аңа инде Шайтан белән җеннәрне күктән бәреп төшерүдә ярдәм иткән (Ачыл. 12:7—9). Фәрештәләр шулай ук җирдә Йәһвәгә гыйбадәт кылырга теләүчеләрне җыюда катнаша (Ачыл. 14:6, 7). Шул сәбәпле тугры кешеләрне яклауда фәрештәләрнең катнашачагы бик тә урынлы! Йәһвә гаскәрендәге һәркем өчен иң мөһиме — аның исемен изгеләндерү һәм аклау. Шуңа күрә аның дошманнарын юк итүдә катнашу алар өчен зур хөрмәт булыр (Мат. 6:9, 10).

24. Башка сарыклардан торган бихисап күп кеше үзләрен ничек тотар?

24 Әйе, башка сарыклардан торган бихисап күп кешене зур ашкыну белән куәтле гаскәр яклаячак, шуңа күрә аларга һич куркасы булмас. Алар «тураеп басар, башларын күтәрер, чөнки котылулары якынлашыр» (Лүк 21:28). Йәһвә көне килгәнче, без мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә шәфкатьле Атабыз, яклаучыбыз Йәһвә белән танышып дуслашырга ярдәм итәргә тиеш. (Сафуния 2:2, 3 укы.)

Армагеддон вакытында Йәһвәнең халкы сугышта катнашмас. Дошманнар бер-берсенә каршы чыккач, фәрештәләр безне яклар (Йәз. 38:21) (22—24 нче абзацларны кара)

25. Киләсе бүлектә без нәрсә турында сөйләшербез?

25 Кешеләр алып барган сугышларның нәтиҗәсе — хаос һәм газаплар. Армагеддонның нәтиҗәсе исә тәртип һәм бәхет булачак. Йәһвәнең ярсуы басылгач, аның гаскәриләренең кылычлары үз кынына кайтарылгач һәм бөек сугыштан соң тынлык урнашкач, нәрсә булыр? Киләсе бүлектә без бу искиткеч киләчәк турында сөйләшербез.