Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

17 НЧЕ БҮЛЕК

«И Гог... мин сиңа каршы чыгам»

«И Гог... мин сиңа каршы чыгам»

ЙӘЗӘКИЛ 38:3

ТЕМА: «Гогның» кем икәнен һәм ул һөҗүм итәчәк «җирнең» нәрсә икәнен билгеләү

1, 2. Киләчәктә нинди бөек сугыш булачак һәм безне нинди сораулар кызыксындыра? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

МЕҢЛӘГӘН еллар буе сугышлар аркасында, шул исәптән егерменче гасырдагы ике бөтендөнья сугышы аркасында, җир йөзендә күп кан түгелгән булган. Әмма кеше тарихындагы иң зур сугыш әле алда. Шулай да бу үз мәнфәгатьләре хакына сугышкан халыклар арасындагы бәрелеш булмаячак. Бу — «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугыш» (Ачыл. 16:14). Аллаһының тәкәббер дошманы аның кыйммәтле «җиренә» бәреп кереп, Йәһвәне бу сугышны башларга этәрәчәк. Шунда Аллаһы Тәгалә җир йөзендә моңарчы күрсәтмәгән җимергеч көчен күрсәтәчәк.

2 Моның белән бәйле кайбер сораулар туа: кем соң бу дошман? Ул нинди җиргә һөҗүм итәчәк? Ул бу җиргә кайчан, ни өчен һәм ничек һөҗүм итәчәк? Бу вакыйгалар безгә дә кагылганга күрә, без, Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләре, бу сорауларга җавапны белергә тиеш. Моның өчен, әйдәгез, Йәзәкил китабының 38 нче һәм 39 нчы бүлекләрендәге пәйгамбәрлекне карап чыгыйк.

Дошман — Магог җиреннән Гог

3. Йәзәкилнең Магог җиреннән Гог турындагы пәйгамбәрлеген кыскача сөйләп бирегез.

 3 Йәзәкил 38:1, 2, 8, 18; 39:4, 11 укы. Бу пәйгамбәрлекне кыскача карап чыгыйк. «Соңгы елларда» «Магог җиреннән Гог» дигән дошман Аллаһы халкының «җиренә» нәфрәтләнеп һөҗүм итә. Әмма моның аркасында Йәһвәнең «көчле ярсуы ялкынланып китә» һәм ул үзе, Гогка һөҗүм итеп, аны җиңә *. Йәһвә җиңелгән дошманын һәм аның яклы булганнарны «бар ерткыч кошларга һәм кыргый хайваннарга ризык итеп бирә». Ахырда Йәһвә Гогка «җирләү урыны» бирә. Бу пәйгамбәрлекнең якын киләчәктә ничек үтәләчәген аңлар өчен, башта Гогның кем икәнен белик.

4. Магог җиреннән Гог кем ул?

4 Магог җиреннән Гог кем ул? Йәзәкил пәйгамбәрлегеннән күренгәнчә, Гог ул — Йәһвә хезмәтчеләренең дошманы. Гог — саф гыйбадәтнең төп дошманы Шайтанның бер исеме дип әйтеп буламы? Дистәләгән еллар дәвамында безнең басмаларыбызда шулай әйтелә иде дә. Әмма Йәзәкил пәйгамбәрлеген тирәнрәк карап чыкканнан соң, аңлавыбыз үзгәрде. «Күзәтү манарасы»нда аңлатылганча, Магог җиреннән Гог ул — күзгә күренмәгән рухи зат түгел, ә саф гыйбадәткә каршы сугышачак халыклар берләшмәсе *. Ни өчен алай дип әйтеп була? Моны белер өчен, әйдәгез, башта Гогның рухи зат түгеллегенә ике дәлилне карап чыгыйк.

5, 6. Магог җиреннән Гогның рухи зат түгеллеге нәрсәдән күренә?

5 «Мин сине бар ерткыч кошларга... ризык итеп бирермен» (Йәз. 39:4). Изге Язмаларда Аллаһы, үз хөкемнәре турында кисәтеп, еш кына ерткыч кошларның мәет итен ашаячагы турында әйткән. Аллаһы шулай итеп Исраил халкын да, башка халыкларны да кисәткән (Кан. 28:26; Ирм. 7:33; Йәз. 29:3, 5). Игътибар итегез: бу кисәтүләр рухи затларга түгел, ә кешеләргә бирелгән булган. Ерткыч кошлар һәм кыргый хайваннар рухны түгел, ә итне ашыйлар бит. Шуңа күрә Йәзәкил пәйгамбәрлегендәге шушы кисәтү Гогның рухи зат түгеллеген күрсәтә.

6 «Мин Гогка Исраилдә... җирләү урыны бирермен» (Йәз. 39:11). Изге Язмаларда рухи затларның җирдә җирләнүе турында әйтелми. Анда Шайтан һәм аның җеннәре 1 000 елга упкынга ташланачак, ә соңыннан утлы күлгә ыргытылачак дип әйтелә. Шулай итеп алар мәңгегә юк ителәчәк (Лүк 8:31; Ачыл. 20:1—3, 10). Гогка «җирләү урыны» җирдә бирелә, шуңа күрә Гог — рухи зат түгел.

7, 8. «Төньяк патшаны», Магог җиреннән Гогны кебек, нәрсә көтә?

7 Әгәр Гог рухи зат түгел икән, алайса, Аллаһының хезмәтчеләренә соңгы һөҗүм белән ташланачак бу дошман кем я нәрсә ул? Әйдәгез, бу сорауга җавап табарга булышучы Изге Язмалардагы ике пәйгамбәрлекне карап чыгыйк.

8 «Төньяк патша». (Даниял 11:40—45 укы.) Даниял пәйгамбәрлегендә тарих дәвамында төрле бөтендөнья державаларының идарә итәчәге алдан әйтелгән булган. Анда шулай ук бер-берсе белән көрәшүче сәяси көчләр — «көньяк патша» һәм «төньяк патша» турында пәйгамбәрлек ителгән. Гасырлар дәвамында бу патшаларны бер-берсе белән өстенлек өчен көрәш алып барган төрле халыклар гәүдәләндергән. Даниял төньяк патшаның «ахыргы вакытта» булачак соңгы сугышы турында болай дигән: «Ул, күпләрне һәлак итү, юк итү өчен, көчле ярсу белән чыгачак». Йәһвәнең хезмәтчеләре төньяк патшаның төп мишене булып тора *. Әмма, Магог җиреннән Гог сыман, төньяк патша да, Аллаһы халкына уңышсыз һөҗүм иткәч, «үз ахырына киләчәк».

9. Магог җиреннән Гогның ахыры һәм «бөтен җир патшаларының» ахыры арасында нинди охшашлык бар?

9 «Бөтен җир патшалары». (Ачылыш 16:14, 16; 17:14; 19:19, 20 укы.) Ачылыш китабында «җир патшалары» «патшаларның Патшасы» Гайсәгә һөҗүм итәчәк дип әйтелгән. Әмма күкләргә кадәр җитә алмаганга, алар Патшалыкның җирдәге гражданнарына һөҗүм итәчәк. Шунда Армагеддон сугышы башланачак, һәм җир патшалары җиңеләчәк. Игътибар итегез, алар Йәһвә халкына һөҗүм иткәннән соң үз ахырына киләчәк. Магог җиреннән Гог турында да охшаш сүзләр әйтелгән *.

10. Гогның кем икәнлеге турында нәрсә әйтеп була?

10 Өстә әйтелгәнне исәпкә алып, Гогның кем икәнлеге турында нәрсә әйтеп була? Беренчедән, Гог — рухи зат түгел. Икенчедән, Гог ул — якын киләчәктә Аллаһы халкына һөҗүм итәчәк җирдәге халыклар. Бу халыклар, күрәсең, берләшәчәк һәм бер коалицияне тәшкил итәчәк. Ни өчен? Аллаһы халкы бөтен җир буйлап таралганга, аңа һөҗүм итәр өчен, халыкларга берләшергә туры киләчәк (Мат. 24:9). Әлбәттә, халыкларның һөҗүме белән явыз Шайтан идарә итәчәк. Ул озак вакыт дәвамында җирдәге халыклар аша саф гыйбадәткә каршы торган (1 Яхъя 5:19; Ачыл. 12:17). Шулай да Йәзәкилнең Магог җиреннән Гог турындагы пәйгамбәрлегендә Йәһвә халкына һөҗүм итәчәк җирдәге халыкларның роленә игътибар бирелә *.

Нәрсә ул «җир»?

11. Йәзәкил пәйгамбәрлегендә Гог һөҗүм итәчәк «җир» турында нәрсә әйтелә?

11 Бу бүлекнең  3 нче абзацында әйтелгәнчә, Магог җиреннән Гог, Йәһвәнең кыйммәтле «җиренә» бәреп кереп, Аллаһының көчле ярсуын ялкынландырачак. Нинди җир турында сүз бара? Әйдәгез, кабат Йәзәкил пәйгамбәрлегенә игътибар итик. (Йәзәкил 38:8—12 укы.) Монда Гогның «торгызылган» һәм «күп халыклар арасыннан... җыелган» халыкның җиренә һөҗүм итәчәге турында әйтелә. Шул җирдә яшәүче торгызылган халык турында нәрсә әйтелгәненә игътибар итегез: алар «имин яши», аларның авыллары «стеналар, бикләр һәм капкалар белән ныгытылмаган», алар «байлык белән милек җыя». Бу җир — Йәһвәнең бөтен дөнья буйлап таралган хезмәтчеләре яшәгән җир. Бу җир нәрсәне символлаштыра?

12. Борынгы Исраилнең җирендә нинди торгызылу булган?

12 Моны белер өчен, Аллаһының сайланган халкының — борынгы Исраилнең — үз җирләренә кайтарылганы турында искә төшерү файдалы булыр. Моңарчы исраиллеләр гасырлар дәвамында бу җирдә яшәгән, эшләгән һәм гыйбадәт кылган. Алар тугрылыксыз булып киткәч, Йәһвә Йәзәкил аша аларның илен буш итәргә һәм ташландык җиргә әйләндерергә вәгъдә иткән (Йәз. 33:27—29). Шулай да, Йәһвә пәйгамбәрлек иткәнчә, тәүбә иткән кешеләр, Бабыл әсирлегеннән кайтып, үз илләрендә саф гыйбадәтне торгызасы булган. Йәһвәнең фатихасы белән Исраил җире үзгәрергә, «Гадән бакчасына охшаш булып китәргә» тиеш булган (Йәз. 36:34—36). Б. э. к. 537 елда, яһүд әсирләре, саф гыйбадәтне торгызыр өчен, Иерусалимга кайткач, бу пәйгамбәрлек үтәлә башлаган.

13, 14. а) Нәрсә ул рухи җир? ә) Ни өчен Йәһвә бу җирне кадерли?

13 Бүгенге көндә дә Аллаһының хезмәтчеләре моңа охшаш торгызуны күргән. Бу басманың 9 нчы бүлегендә әйтелгәнчә, 1919 елда Аллаһы халкы озак дәвамлы Бөек Бабыл әсирлегеннән азат ителгән. Шул елны Йәһвә үзенең торгызылган халкын рухи җиргә китергән. Бу җир — рухи оҗмах. Монда без, иминлектә, рухи муллыкта хак Аллаһыга гыйбадәт кылып, җан тынычлыгы кичереп яшибез (Гыйб. сүз. 1:33). Безнең мул рухи ризыгыбыз һәм Аллаһы Патшалыгын игълан итү эшебез бар. Бу безгә канәгатьлек китерә. Әйе, Гыйбрәтле сүзләр 10:22 дәге мондый сүзләр хак: «Йәһвәнең фатихасы кешене баета, Ул фатихасына кайгы-хәсрәт өстәми». Җир йөзенең кайсы гына почмагында яшәсәк тә, саф гыйбадәтне сүзләребез һәм эшләребез белән ашкынып яклыйбыз икән, без шушы җирдә, рухи оҗмахта кала бирәбез.

14 Йәһвә бу рухи җирне бик кадерли. Ни өчен? Чөнки анда «бар халыклардан кыйммәтле булганнар» — ул саф гыйбадәткә җәлеп иткән кешеләр яши (Һәг. 2:7; Яхъя 6:44). Алар Аллаһының югары сыйфатларын чагылдыручы яңа шәхес булып киенергә тырыша (Эфес. 4:23, 24; 5:1, 2). Саф гыйбадәт яклы булганга, алар Аллаһыга тырышып хезмәт итә һәм шулай итеп аны данлый һәм аңа үз яратуларын белдерә (Рим. 12:1, 2; 1 Яхъя 5:3). Үз хезмәтчеләренең рухи җирне матурлар өчен тырышканнарын күрү Йәһвә йөрәген бик сөендерә! Уйлап кына карагыз, саф гыйбадәтне тормышыбызда беренче урынга куеп, без рухи оҗмахны да матурлыйбыз, Йәһвәнең йөрәген дә сөендерәбез! (Гыйб. сүз. 27:11)

Кайда гына яшәсәк тә, саф гыйбадәтне ашкынып яклыйбыз икән, без рухи җирдә кала бирәбез (13, 14 нче абзацларны кара)

Гог «җиргә» кайчан, ни өчен һәм ничек итеп һөҗүм итәчәк?

15, 16. Магог җиреннән Гог торгызылган рухи җиребезгә кайчан һөҗүм итәчәк?

15 Халыклар берләшмәсенең озакламый кадерле рухи җиребезгә һөҗүм итәчәге турында уйлану безне айныта. Булачак һөҗүм безгә, саф гыйбадәт яклы булганнарга, кагылганга күрә, безнең аның турында күбрәк беләсебез килә. Безне кызыксындырган өч сорауга җавап табыйк.

16 Магог җиреннән Гог торгызылган рухи җиребезгә кайчан һөҗүм итәчәк? Пәйгамбәрлектә болай диелә: «Соңгы елларда син бер халыкның җиренә һөҗүм итәрсең» (Йәз. 38:8). Димәк, һөҗүм бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашканда булачак. Бөек афәт бөтендөнья ялган дин империясен — Бөек Бабылны тар-мар итү белән башланачак. Ялган дин юк ителгәч, ләкин Армагеддон башланганчы, Гог бөтен хак гыйбадәт кылучыларга соңгы һөҗүм белән чыгачак.

17, 18. Бөек афәт вакытында Йәһвә вакыйгалар барышы белән ничек җитәкләячәк?

17 Ни өчен Гог Йәһвә хезмәтчеләренең торгызылган җиренә һөҗүм итәчәк? Йәзәкил пәйгамбәрлегендә ике якка игътибар бирелә: Йәһвәнең катнашына һәм Гогның явыз ниятләренә.

18 Йәһвәнең катнашы. (Йәзәкил 38:4, 16 укы.) Йәһвә Гогка «мин... казналыгыңны ыргаклар белән эләктереп алырмын» һәм «мин сине... үз җиремә каршы китерермен» дигән сүзләр әйтә. Бу Йәһвәнең халыкларны үз хезмәтчеләренә һөҗүм иттерәчәген аңлатамы? Әлбәттә, юк! Ул беркайчан да үз халкына явызлык кылмый (Әюп 34:12). Әмма Йәһвә үз дошманнарының саф гыйбадәт яклы кешеләрне нәфрәт итәчәкләрен һәм аларны юк итәр өчен мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячакларын белә (1 Яхъя 3:13). Йәһвә, вакыйгалар үз ихтыяры буенча булсын һәм үзе билгеләгән вакытта башлансын өчен, аларның барышы белән җитәкләячәк, әйтерсең лә Гогны, казналыгын ыргаклар белән эләктереп, алып барачак. Бөек Бабыл җимерелгәннән соң билгеле бер вакытта Йәһвә халыкларны күңелләрендә булган уйны чынга ашырырга дәртләндерәчәк. Шулай итеп Йәһвә аларны явыз ниятләрен башкарырга: һөҗүмнәрен башларга этәрәчәк. Ә бу Армагеддонга — җирдәге иң бөек сугышка китерәчәк. Шунда Йәһвә үз халкын коткарачак, хакимлеген данлаячак һәм исемен изгеләндерәчәк (Йәз. 38:23).

Халыклар, саф гыйбадәтне нәфрәт иткәнгә, Йәһвә хезмәтчеләренең гыйбадәт кылуларын туктатырга тырышыр

19. Ни өчен Гог Йәһвә хезмәтчеләрен таларга тырышыр?

19 Гогның явыз ниятләре. Халыклар «явыз ният корыр». Алар үзләренең ярсуын һәм нәфрәтен Йәһвәнең халкына белдерер. Бу халык, «стеналар, бикләр һәм капкалар белән ныгытылмаган авылларда яшәгәндәй», яклаусыз булып күренер. Җирдәге халыклар шулай ук, «байлык белән милек җыйган» шушы халыкны талап, «күп табыш алырга» тырышыр (Йәз. 38:10—12). Нинди «байлык» турында сүз бара? Йәһвә халкының зур рухи байлыгы бар; безнең иң кыйммәтле милкебез — Йәһвәгә гыйбадәт кылу мөмкинлегебез. Ни өчен халыклар саф гыйбадәтне таларга тырышыр? Аны кыйммәтле дип санагангамы? Юк, алар саф гыйбадәтне нәфрәт итәләр һәм шуңа күрә Йәһвә хезмәтчеләренең гыйбадәт кылуларын туктатырга тырышыр.

Гог, саф гыйбадәтне бетерергә дип, «явыз ният корыр», ләкин уңышсыз булыр (19 нчы абзацны кара)

20. Гог рухи җиргә, ягъни рухи оҗмахка, ничек һөҗүм итәчәк?

20 Гог рухи җиргә, ягъни рухи оҗмахка, ничек һөҗүм итәчәк? Халыклар, безне саф гыйбадәттә катнашуыбыздан туктатыр өчен, рухи гадәтләребезне бозмакчы булыр. Алар безне рухи ризыктан мәхрүм итәргә, очрашуларыбызга комачауларга, бердәмлегебезне бозарга һәм Аллаһы хәбәрен игълан итүебезне туктатырга тырышырга мөмкин. Моның барысы — рухи оҗмахыбызның өлеше. Шайтан тәэсирендә халыклар саф гыйбадәт яклы булганнарны һәм саф гыйбадәтне җир йөзеннән юк итмәкче булыр.

21. Ни өчен сез Йәһвәнең алда булачак вакыйгалар турында кисәткәне өчен рәхмәтле?

21 Магог җиреннән Гогның һөҗүме Аллаһының рухи җирендәге бар хезмәтчеләргә тәэсир итәр. Йәһвәнең безне киләчәктәге вакыйгалар турында кисәткәне өчен без аңа шундый рәхмәтле! Бөек афәтне көтеп яшәгәндә, әйдәгез, саф гыйбадәт ягында торыйк һәм тормышыбызда аны беренче урынга куйыйк. Шулай эшләп, без инде бүген торгызылган җиребезне матурларбыз. Моннан тыш, без якын киләчәктә чыннан да гаҗәеп вакыйгаларга шаһит булырбыз: Йәһвәнең Армагеддон сугышында үз халкын һәм изге исемен яклаячагын күрербез. Моның турында киләсе бүлектә сүз барыр.

^ 3 абз. Бу басманың киләсе бүлегендә без Йәһвә үзенең көчле ярсуын «Магог җиреннән Гогка» ничек һәм кайчан яудырачак икәнен һәм бу аның хезмәтчеләренә ничек тәэсир итәчәк икәнен карап чыгарбыз.

^ 4 абз. «Күзәтү манарасы», 2015 ел, 15 май, 29—30 б., «Укучыларның сораулары»н кара.

^ 8 абз. Даниял 11:45 тә әйтелгәнчә, төньяк патша үз «чатырларын бөек диңгез [Урта диңгез] белән Күркәм җирнең изге тавы [кайчандыр Аллаһы гыйбадәтханәсе торган һәм аның хезмәтчеләре гыйбадәт кылган тау] арасында корачак». Бу төньяк патшаның Аллаһы халкына һөҗүм итәчәген күрсәтә.

^ 9 абз. Изге Язмаларда шулай ук «ассириялеләрнең» Аллаһы халкын юк итәргә теләп, аңа һөҗүм итәчәге турында әйтелә (Мик. 5:5). Аллаһы халкы күрәчәк һөҗүмнәрнең дүртесе дә — Магог җиреннән Гогның, төньяк патшаның, бөтен җир патшаларының һәм ассириялеләрнең һөҗүме — бер үк һөҗүмгә карарга мөмкин.

^ 10 абз. Ачылыш 20:7—9 да искә алынган «Гог һәм Магогның» кем икәнлеге турында бу басманың 22 нче бүлегендә сүз барачак.