Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15 НЧЕ БУЛЕК

«Мин фәхешлегеңне юкка чыгарырмын»

«Мин фәхешлегеңне юкка чыгарырмын»

ЙӘЗӘКИЛ 16:41

ТЕМА: Йәзәкил һәм Ачылыш китапларының фахишәләр турындагы өзекләреннән сабаклар

1, 2. Нинди очракта фахишәлек аеруча нык җирәнү хисен уята?

ФАХИШӘНЕ күрү бездә жәлләү хисен уятырга мөмкин. Без, аны андый тормыш рәвешенә нәрсә китергән икән, дип уйлап куябыздыр. Бәлки, якыннарының берәрсе аны көчләгәнгә, ул бик яшь чагында урамнар буйлап киткәндер. Ә бәлки, ярлылык аны үзен андый коллыкка сатарга этәргәндер. Я ул үзенең аяусыз тормыш иптәшеннән качкандыр. Бу явыз дөньяда андый кайгылы очраклар еш була. Шуңа күрә Гайсә Мәсих кайбер фахишәләргә карата игелекле булган. Ул тәүбә иткән һәм үз яшәү рәвешләрен үзгәрткән кешеләр яхшырак тормыш алып бара ала дигән өмет белдергән (Мат. 21:28—32; Лүк 7:36—50).

2 Ләкин башка төрле фахишәне күз алдына китерик. Бу фахишә үзе белә торып андый тормышны сайлаган. Ул фәхешлеккә бозык нәрсәгә кебек түгел, ә күп мөмкинлекләр ача торган нәрсәгә кебек карый! Ул бу бозык эштән килгән акчага һәм хакимлеккә бик кызыга. Җитмәсә, бу хатынның яхшы тугры ире булса да, ул, аңа хыянәт итеп, фәхешлек кыла. Андый хатынга һәм аның яшәү рәвешенә карата тик җирәнеп кенә карыйсың. Менә ни өчен Йәһвә, үзенең ялган дингә карата хисләрен тасвирлар өчен, еш кына фахишә мисалын куллана.

3. Бу бүлектә нинди өзекләр каралыр?

3 Йәзәкил китабында фәхешлек турында ике өзек бар. Бу фәхешлек Исраилдә һәм Яһүдтә яшәгән Аллаһы халкының коточкыч тугрылыксызлыгын тасвирлый (Йәз., 16 нчы һәм 23 нче бүл.). Бу өзекләрне карап чыкканчы, әйдәгез, башта башка бер символик фахишәгә игътибар итик. Аның фәхешлеге Йәзәкил көннәренә кадәр күп вакыт алдан, әле Исраил халкы барлыкка килгәнчегә кадәр башлангыч алган һәм әле дә чәчәк ата. Бу фахишә турында Изге Язмаларның соңгы китабында — Ачылышта язылган.

Фахишәләрнең анасы

4, 5. «Бөек Бабыл» нәрсә ул һәм без моны кайдан беләбез? (Бүлек башындагы рәсемне кара.)

4 Гайсә рәсүл Яхъяга б. э. беренче гасырының азагында биргән күренештә бу фахишә җентекләп сурәтләнә. Ул «бөек фахишә» һәм «фахишәләрнең... анасы» дип атала (Ачыл. 17:1, 5). Гасырлар буе дини җитәкчеләр һәм Изге Язмаларның белгечләре бу фахишәнең кем икәнлеге турында төрле фикерләр әйткән. Кемдер аны Бабыл, кемдер Рим дигән, ә кемдер Рим католик чиркәве дип санаган. Ләкин инде дистәләгән ел Йәһвә Шаһитләре «бөек фахишәнең» чынында кем икәнен аңлый. Ул — бөтендөнья ялган дин империясе. Без моны кайдан беләбез?

5 Бу фахишә «җир патшалары», ягъни сәяси көчләр, белән фәхешлек кылганы өчен хөкем ителә. Димәк, бу фахишә үзе сәяси көчләрне аңлатмый. Өстәвенә, Ачылыш китабыннан күренгәнчә, «җир сәүдәгәрләре», ягъни бу дөньяның коммерция системасы, Бөек Бабылның һәлак ителүе аркасында кайгырып елый. Шуңа күрә Бөек Бабыл коммерция системасын аңлата алмый. Алайса, нәрсә ул? Ул «спиритизм» кылуда, потка табынуда һәм алдауда гаепле. Әллә бар бу гаепләүләр бу дөньяның бозык дини оешмаларына туры килмиме? Өстәвенә, бу фахишә шушы дөньяның сәяси көчләре өстендә утыручы итеп, ягъни алар өстеннән күпмедер дәрәҗәдә хакимлеккә ия итеп сурәтләнә. Ул шулай ук Йәһвә Аллаһының тугры хезмәтчеләрен эзәрлекли (Ачыл. 17:2, 3; 18:11, 23, 24). Әллә моның барысын безнең көннәрдә дә ялган дин эшләмиме?

Ялган дин белән бәйле һәртөрле йолалар, тәгълиматлар һәм оешмалар үз башлангычын борынгы Бабылдан ала (6 нчы абзацны кара)

6. Нинди мәгънәдә Бөек Бабыл «фахишәләрнең... анасы»?

6 Ә ни өчен Бөек Бабыл «бөек фахишә» генә түгел, ә «фахишәләрнең... анасы» дип тә атала? Ялган дин исәпсез конфессияләргә, секталарга һәм мәзһәбләргә бүленгән. Борынгы Бабылда телләр буташтырылганнан бирле, күп төрле ялган тәгълиматлар дөнья буйлап таралып, күп төрле диннәр барлыкка килгән. Бөек фахишәнең «Бөек Бабыл» дип аталуы бик тә урынлы, чөнки күп ялган диннәр үз башлангычын нәкъ Бабылдан ала! (Ярат. 11:1—9) Шуңа күрә бар бу диннәрне бер оешманың — бер бөек фахишәнең «кызлары» дип санап була. Шайтан еш кына, андый диннәрне җим буларак кулланып, кешеләрне спиритизм, потка табыну һәм Аллаһыны хурлаучы башка төрле гореф-гадәтләр һәм ышанулар кармагына эләктерә. Менә ни өчен Аллаһы халкына бу бозык дөньякүләм оешмага кагылышлы мондый кисәтү бирелгән: «Минем халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен... чык аннан». (Ачылыш 18:4, 5 укы.)

7. Ни өчен без Бөек Бабылдан чыгарга тиеш?

7 Сез бу кисәтүгә колак салдыгызмы? Шуны онытмыйк: Йәһвә үзе кешеләрне рухи ихтыяҗлар белән барлыкка китергән (Мат. 5:3). Бу ихтыяҗларны Йәһвәгә саф гыйбадәттә катнашып кына канәгатьләндереп була. Һичшиксез, Йәһвә хезмәтчеләре рухи фәхешлектән мөмкин кадәр ераграк торырга тели. Ләкин Шайтан Иблиснең максаты башка. Аңа Аллаһы халкын андый фәхешлеккә котырту ошый. Күп кенә очракларда ул уңышлы була. Йәзәкил көннәренә кадәр дә Аллаһы халкы рухи фәхешлеккә еш бирелгән булган. Аларның тарихын өйрәнеп, без Йәһвәнең нормалары, аның гаделлеге һәм шәфкатьлелеге турында күп нәрсә белә алабыз.

«Син... фахишә булып киттең»

8—10. а) Йәһвәнең саф гыйбадәткә кагылышлы нинди мөһим таләбе бар? ә) Нинди мисал Йәһвәнең ялган дингә карата хисләрен аңларга булыша?

8 Йәзәкил китабында Йәһвә, фахишә мисалын кулланып, кичергән хисләрен аңлатырга теләгән. Йәһвә, Йәзәкилне образларга бай ике өзекне язарга рухландырып, үз халкының хыянәте һәм әхлаксыз тәртибе аркасында хис иткән әрнүен белдергән. Ни өчен ул аларны фахишәләр белән чагыштырган?

9 Моны аңлар өчен, әйдәгез, башта бу басманың 5 нче бүлегендә искә алынган саф гыйбадәткә кагылышлы мөһим таләпне искә төшерик. Исраилгә бирелгән Канунда Йәһвә болай дигән: «Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булмасын [яки „Мине санламыйча, бүтән һичнинди илаһка табынмагыз“, иск.] ...Мин, синең Аллаһың Йәһвә, җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы» (Чыг. 20:3, 5). Соңрак ул болай дип өстәгән: «Башка илаһка табынма, чөнки Йәһвә җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче буларак билгеле. Әйе, ул — җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы» (Чыг. 34:14). Йәһвә үз фикерен ап-ачык белдергән: аңа җан-тән белән бирелеп хезмәт итмәсәк, ул гыйбадәтебезне кабул итмәячәк.

10 Мисал өчен гаилә турында уйланыйк. Ирнең дә, хатынның да үз тормыш иптәшенең тугрылыгына хакы бар. Аларның берсе башка кешегә карата урынсыз игътибар күрсәтә башласа, аның тормыш иптәшенең гадел көнчелек хисе туачак. (Еврейләргә 13:4 укы.) Йәһвә дә, аның багышланган халкы үзенә түгел, ә ялган илаһларга табына башлагач, гадел көнчелек хисе кичергән. Йәзәкил китабының 16 нчы бүлегендә ул моны ап-ачык ассызыклый.

11. Йәһвә Иерусалим һәм аның тууы турында нәрсә сөйләгән?

11 16 нчы бүлектә Йәзәкил китабындагы Йәһвә сүзләре язылган иң озын өзек китерелә. Бу өзек бар Еврей Язмаларында язылган Йәһвә пәйгамбәрлекләренең иң озыннарының берсе. Монда Йәһвә, Иерусалим дип әйтеп, тугрылыксыз Яһүд халкын күздә тота. Ул аның тууы һәм хыянәте турында кайгылы һәм шаккатыргыч хикәя сөйли. Башта Иерусалим ярдәмчесез, суда юып чистартылмаган һәм каралмаган ташландык бала итеп сурәтләнә. Аның әти-әнисе мәҗүси кәнганлылар булган. Һәм чыннан да, Иерусалим озак вакыт дәвамында, Давыт аны яулап алганчы, кәнганлылар кабиләсе йәвүслеләр хакимлеге астында булган. Вакыт узу белән, ул Йәһвәнең «хатыны» булып киткән. Әлбәттә, исраиллеләр әле Муса көннәрендә, Йәһвә белән килешү төзергә ризалашып, аның белән махсус мөнәсәбәтләргә ия булып киткән (Чыг. 24:7, 8). Ә Иерусалим башкала булып киткәч, Йәһвә, бай һәм хакимлеккә ия ир үз хатынын матур бизәкләр белән бизәгәндәй, аны бизәгән, фатихалаган һәм баеткан (Йәз. 16:1—14).

Сөләйман, үзенең чит ил хатыннарының басымына бирелеп, Иерусалимны ялган илаһларга табыну белән нәҗесләгән (12 нче абзацны кара)

12. Ничек итеп Иерусалимга тугрылыксызлык үтеп керә башлаган?

12 Аннары нәрсә булган? Йәһвә болай дигән: «Син матурлыгыңа таяна башладың һәм даның аркасында фахишә булып киттең. Син үтеп баручы һәркем белән фәхешлек кылдың. Матурлыгың аларныкы булып китте» (Йәз. 16:15). Сөләйман көннәрендә Йәһвә үз халкын фатихалаган һәм бик баеткан, Иерусалим хәтта борынгы дөньядагы иң мәһабәт шәһәрләрнең берсе булып киткән (1 Пат. 10:23, 27). Ләкин әкрен-әкрен Иерусалимга ялган табыну үтеп керә башлаган. Сөләйман, үзенең чит ил хатыннарына ярарга теләп, Иерусалимны ялган илаһларга табыну белән нәҗесли башлаган (1 Пат. 11:1—8). Аннан соң идарә иткән патшалар, тагы да явызрак эш итеп, бөтен илне ялган дин белән нәҗесләгән. Йәһвә андый фәхешлеккә һәм хыянәткә ничек караган? Ул болай дигән: «Андый нәрсәләр булырга тиеш түгел, беркайчан да булырга тиеш түгел» (Йәз. 16:16). Ләкин аның үҗәт халкы бозыклык сазлыгына тагы да тирәнрәк баткан!

Кайбер исраиллеләр үз балаларын Молох кебек ялган илаһларга корбанга китергән

13. Иерусалимда яшәгән Аллаһының халкы нинди явызлыкта гаепле булган?

13 Үзенең сайланган халкының явызлыгын күреп, Йәһвәнең нинди әрнү һәм җирәнү хис иткәнен күз алдына китерегез. Ул болай дигән: «Син миңа тудырган улларыңны һәм кызларыңны, потлар аларны йотсын өчен, аларга корбанга китердең. Әллә сиңа кылган фәхешлегең аз булдымы? Син улларымны чалдың, улларымны аларга корбан итеп утта яндырдың» (Йәз. 16:20, 21). Иерусалимдагы халыкның кылган коточкыч эшләре Шайтанның никадәр явыз булганын күрсәтә. Аңа Йәһвә халкын андый җирәнгеч эшләргә котырту бик ошый! Ләкин Йәһвә барысын күрә. Аллаһы, Шайтанның хәтта иң начар эшләрен дә җимереп, бар зыянны төзәтә ала. Ул гаделлекне һичшиксез урнаштырачак. (Әюп 34:24 укы.)

14. Йәһвә сөйләгән мисалда Иерусалимның апа-сеңелләре кем булган һәм аларның өчесеннән кем иң бозыгы булып чыккан?

14 Иерусалимга үзенең явыз эшләре аркасында оят булып китәргә тиеш булган, ләкин алай булмаган. Ул фәхешлек кылуын дәвам иткән. Йәһвәнең сүзләре буенча, Иерусалим башка фахишәләрдән оятсызрак булган. Ул башкалар аның белән әхлаксызлык кылсын өчен, аларга хәтта түләгән! (Йәз. 16:34) Аллаһы Иерусалимга: «Син... әниең шикелле»,— дигән. Әйе, Иерусалим элек үзе өстеннән хакимлек иткән мәҗүси халыклар шикелле булган (Йәз. 16:44, 45). Йәһвә, гаилә турындагы мисалын дәвам итеп, Самарияне Иерусалимның апасы дип атаган, чөнки ул Иерусалимга кадәр дини фәхешлек юлына баскан булган. Аллаһы шулай ук Иерусалимның сеңелесен — Сәдүмне искә алган. Аның турында ул гыйбрәт буларак әйткән, чөнки ул вакытка Сәдүм инде күптән үз горурлыгы һәм үтә әхлаксыз булуы өчен тар-мар ителгән булган. Йәһвәнең Иерусалим үз апа-сеңелләреннән — Самариядән һәм хәтта Сәдүмнән — явызлык кылуда өстен чыккан диясе килгән (Йәз. 16:46—50). Аллаһы халкы, исәпсез кисәтүләргә колак салмыйча, үз явыз юлларын дәвам иткән.

15. Иерусалимга каршы хөкемен үтәгәндә, Йәһвәнең максаты нинди булган?

15 Йәһвә нәрсә эшләгән? Ул Иерусалимга «мин үзеңнән ләззәт алган бар сөяркәләреңне... җыярмын» һәм «мин сине аларның кулларына бирермен» дип вәгъдә иткән. Йәһвә халкының элекке мәҗүси союздашлары, аның бизәкләрен һәм кыйммәтле әйберләрен салдырып, аны тар-мар итәргә тиеш булган. «Алар сине ташлар атып һәм кылыч белән һәлак итәр»,— дигән Йәһвә. Йәһвәнең максаты нинди булган? Ул үз халкын юк итәргә теләмәгән. «Мин фәхешлегеңне юкка чыгарырмын»,— дип әйткән Аллаһы. Ул болай дип өстәгән: «Шунда сиңа кабынган ачуымны канәгатьләндерермен, һәм сиңа карата ярсуым басылыр. Мин тынычланырмын, бүтән үземне рәнҗетелгән итеп хис итмәм». Бу басманың 9 нчы бүлегендә әйтелгәнчә, Йәһвәнең максаты үз халкын әсирлектән соң торгызу булган. Ни өчен? Ул болай дигән: «Мин яшь чагыңда синең белән төзегән килешүемне исемә төшерермен» (Йәз. 16:37—42, 60). Үз халкыннан аермалы буларак, Йәһвә үзенең чыннан да тугры булуын күрсәткән! (Ачылыш 15:4 укы.)

16, 17. а) Ни өчен без Оһола белән Оһолиба христиан дөньясының прообразы булган дип бүтән әйтмибез? («Апалы-сеңелле фахишәләр» дигән рамканы кара.) ә) Йәзәкил китабының 16 нчы һәм 23 нче бүлекләреннән нинди гамәли сабаклар алып була?

16 Йәзәкил китабының 16 нчы бүлегендә язылган Йәһвәнең көчле сүзләреннән аның тәкъва нормалары, гаделлеге һәм камил шәфкатьлелеге турында күп нәрсә белеп була. Шуны ук Йәзәкил китабының 23 нче бүлеге турында да әйтеп була. Йәһвә үз халкының фәхешлеге турында ачык әйткән. Чын мәсихчеләр Йәһвәнең хәбәренә колак сала. Без Йәһвәне Яһүд һәм Иерусалим кебек рәнҗетергә һич тә теләмибез! Шуңа күрә без потка табынудан качабыз. Без шулай ук комсызлыктан һәм байлык яратудан да качабыз, чөнки бу да потка табынуның формалары (Мат. 6:24; Көл. 3:5). Йәһвә, шәфкатьлелек күрсәтеп, бу соңгы көннәрдә саф гыйбадәтне торгызган һәм аны нәҗесләргә бүтән беркайчан да рөхсәт итмәячәк. Безнең моның өчен рәхмәтле булып каласыбыз килә! Йәһвә рухи Исраил белән «мәңгелек килешү» төзегән, бу килешү тугрылыксызлык я фәхешлек аркасында беркайчан да җимерелмәячәк (Йәз. 16:60). Әйдәгез, Йәһвәнең саф халкы белән бергә булу хөрмәтен кадерлик.

17 Йәһвәнең Йәзәкил китабында язылган фахишәләр турындагы сүзләреннән «бөек фахишә» — Бөек Бабыл турында нәрсә белеп була? Әйдәгез, күрик.

«Аны инде беркайчан да тапмаячаклар»

18, 19. Йәзәкил һәм Ачылыш китапларында тасвирланган фахишәләр арасында нинди охшаш яклар бар?

18 Йәһвә үзгәрми (Ягък. 1:17). Шушы бөек фахишәнең тарихы дәвамында Йәһвәнең ялган дингә карата хисләре үзгәрмәгән. Шуңа күрә Йәзәкил китабындагы Йәһвәнең фахишәләргә каршы чыгарылган хөкеме һәм Ачылыш китабында тасвирланган «бөек фахишәнең» һәлакәте арасында күп охшаш якларны күреп була.

19 Мәсәлән, шуңа игътибар итик: Йәзәкил пәйгамбәрлекләрендәге фахишәләрне (Аллаһының тугрылыксыз халкын) турыдан-туры Йәһвә түгел, ә алар белән рухи әхлаксызлык кылган халыклар җәзалый. Бөтендөнья ялган дин империясе дә «җир патшалары» белән андый фәхешлек кылганы өчен хөкем ителә. Ә аны кем җәзалый? Сәяси көчләр турында болай дип язылган: «[Алар] фахишәне нәфрәт итә башлаячак, аны талап бетерәчәк һәм ялангач калдырачак. Алар аның итен ашаячак, ә үзен утта яндырачак». Ни өчен бу дөньяның хөкүмәтләре андый көтелмәгән эш кылачак? Чөнки Аллаһы аларны «үз ниятен тормышка ашырырга» этәрәчәк (Ачыл. 17:1—3, 15—17).

20. Бөек Бабылның мәңгегә юк ителәчәген без кайдан беләбез?

20 Шулай итеп, Йәһвә, бар ялган диннәргә, шул исәптән христиан дөньясына, каршы үз хөкемен үтәр өчен, бу дөньяның халыкларын кулланачак. Бу соңгы хөкем булачак, кичерелү булмаячак, диннәргә үз юлларын үзгәртер өчен мөмкинлек бүтән бирелмәячәк. Ачылышта Бабыл турында «аны инде беркайчан да тапмаячаклар» дип язылган (Ачыл. 18:21). Аллаһының фәрештәләре, аның һәлакәтенә шатланып, болай диячәк: «Йәһне мактагыз! Бабыл җимерекләренең төтене мәңге күтәрелә» (Ачыл. 19:3). Бу хөкем мәңгегә булачак. Бүтән беркайчан да һичнинди ялган дингә, барлыкка килеп, саф гыйбадәтне нәҗесләргә рөхсәт ителмәячәк. Образлы итеп әйткәндә, янып беткән Бабылдан мәңге төтен күтәреләчәк.

Бөек Бабыл озак вакыт аздырган һәм йогынты ясаган халыклар, аңа каршы күтәрелеп, аны тар-мар итәр (19, 20 нче абзацларны кара)

21. Ялган динне юк итү белән нинди чор башланачак һәм ул чор ничек тәмамланачак?

21 Шушы дөнья хәкүмәтләре, Бөек Бабылга каршы күтәрелеп, Аллаһы хөкемен үтәячәк. Бу Йәһвә ниятенең үтәлүендә мөһим роль уйнаган вакыйга булачак. Бу бөек афәтнең — беркайчан да булмаган бәла-казаның башлангычы булачак (Мат. 24:21). Бөек афәтнең иң югары ноктасы Армагеддон — Аллаһының шушы явыз дөнья төзелешенә каршы сугышы булачак (Ачыл. 16:14, 16). Йәзәкил китабыннан бөек афәтнең ничек үтәчәге турында күп нәрсә белеп була. Моның турында бу басманың киләсе бүлекләрендә сүз барыр. Ә әлегә Йәзәкил китабының 16 нчы һәм 23 нче бүлекләреннән нинди сабакларны истә калдырып һәм кулланып булганы турында сөйләшик.

Бу дөнья хәкүмәтләре, Бөек Бабылга каршы күтәрелеп, Аллаһы хөкемен үтәячәк (21 нче абзацны кара)

22, 23. Йәзәкил һәм Ачылыш китапларының фахишәләр турындагы өзекләрен өйрәнү изге хезмәтебезгә ничек тәэсир итә?

22 Шайтанга Йәһвә хезмәтчеләрен бозу бик ошый. Безне саф гыйбадәт юлыннан яздырып, Йәзәкил китабында сурәтләнгән фахишәләр юлына тайпылдырудан бүтән бернәрсә дә аңа шулкадәр күп шатлык китерми. Шуны онытмыйк: Йәһвә тугрылыксызлыкка һич тә түзми! (Сан. 25:11) Без, Аллаһы күзендә «нәҗес булганга кагылмас» өчен, ялган диннән ерак торырга телибез (Ишаг. 52:11). Шул ук сәбәпләр аркасында без бу бүленгән дөньяның сәяси конфликтларында һәм бәрелешләрендә нейтралитет саклыйбыз (Яхъя 15:19). Без милләтчелеккә Шайтан тудырган башка бер ялган дингә кебек карыйбыз һәм аннан да ерак торабыз.

23 Иң мөһиме, чиста, саф рухи гыйбадәтханәдә Йәһвәгә гыйбадәт кылу никадәр зур хөрмәт икәнен онытмыйк. Бу фатихалы чараны кадерләп, әйдәгез, ялган дин белән аның фәхешлегеннән качарга тәвәккәл булыйк!