Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 НЧЕ СОРАУ

Бар тереклек бер бабадан килеп чыкканмы?

Бар тереклек бер бабадан килеп чыкканмы?

Дарвин уйлаганча, бар тереклек бер бабадан килеп чыккан һәм җирдәге тереклек тарихын зур агач белән чагыштырып була. Соңрак башка галимнәр гади күзәнәкләр шушы «тормыш агачының» кәүсәсе булып тора дигән нәтиҗәгә килгән. Агач кәүсәсеннән, ботаклар булып, яңа төрләр үсеп чыккан. Бу ботаклар кечкенәрәк ботакларга — хайваннар һәм үсемлекләр семьялыкларына бүленгән. Ә алардан тагы да кечерәк ботакчыклар — хайваннар һәм үсемлекләр семьялыкларындагы бар бүгенге төрләр үсеп чыккан. Әмма бу чынбарлыкка туры киләме?

Күп кенә галимнәр нәрсә әйтә? Кайберләре уйлавынча, казылмалар бар тереклекнең уртак бабасы булганын раслый. Алар әйтүенчә, бар тереклекнең бер үк «компьютер программасы», ягъни ДНК коды, булганга, аларның бабасы бер.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Тәүратта әйтелгәнчә, үсемлекләр, диңгез хайваннары, җир хайваннары һәм кошлар «төрләренә карап» яратылган булган (Яратылыш 1:12, 20—25). Бу шуны аңлата: «төр» эчендә үзгәрешләр була алса да, бер төр икенчесеннән аерылып тора. Бу шулай ук яңа төрләрнең кинәт һәм тулысынча формалаштырылган килеш барлыкка килгәнен аңлата.

Фактлар нәрсәне күрсәтә? Фактлар Изге Язмалардагы хәбәрнең дөреслегенме яисә Дарвин теориясенең дөреслеген раслыймы? Соңгы 150 ел эчендә булган фәнни ачышлар нәрсәне күрсәтә?

ДАРВИННЫҢ АГАЧЫ «ЧАБЫП ТАШЛАНГАН»

Соңгы елларда галимнәр бер күзәнәкле организмнарның, үсемлекләрнең һәм хайваннарның генетик кодларын чагыштырган. Алар бу чагыштырулар Дарвинның «тормыш агачы» турындагы теориясен раслар дип өметләнгән. Ләкин алай килеп чыкмаган.

Тикшерүләр нәрсәне ачыклаган? 1999 елда Малком Гордон исемле биолог болай дип язган: «Тереклекләр, күрәсең, бер тамырдан түгел, ә күп тамырлардан килеп чыккан». Тормышның бар төп «ботаклары» бер «агач кәүсәсеннән» килеп чыккан дигән теориягә дәлилләр бармы? Гордон болай дип дәвам итә: «Бар тереклекләрнең уртак бабасы булган дигән теорияне бүгенге классификациядәге патшалыкларга кулланып булмый. Бу теория шулай ук, күрәсең, күп кенә типларга (ә, бәлки, берсенә дә) кагылмый. Ул, мөгаен, тип эчендәге күп кенә классларга да кагылмый»29 *.

Соңгы тикшерүләр Дарвинның уртак баба турындагы теориясенә каршы килә. Мәсәлән, 2009 елда чыккан бер фәнни журналда Эрик Баптесте исемле эволюционистның мондый сүзләре китерелгән иде: «Тормыш агачының барлыгына бер дәлил дә юк»30. Шул ук мәкаләдә Майкл Роуз исемле эволюция яклы биологның мондый сүзләре китерелә: «Тормыш агачы хөрмәт белән „җирләнгән“. Моны барысы да белә. Шуны гына тану авыр: биологиягә карашыбызны тулаем үзгәртергә кирәк»31 *.

КАЗЫЛМАЛАР НӘРСӘНЕ КҮРСӘТӘ?

Күп кенә галимнәр әйтүенчә, казылмалар бар тереклекләрнең бер бабасы булган дигән теорияне исбатлый. Аларның фикере буенча, казылмалар шуны күрсәтә: балыклар — җир-су хайваннарына, ә сөйрәлүчеләр имезүчеләргә әйләнгән. Әмма чынлыкта казылмалар нәрсәне ачыклый?

Дейвид Рауп исемле эволюция яклы палеонтолог болай ди: «Дарвин заманындагы һәм бүгенге геологлар шуңа тап булган: тере организмнар акрын-акрын формалашмаган. Тереклекнең төрле төрләре кинәт пәйда булган, вакыт узу белән үзгәрмәгән диярлек, аннары алар кинәт юкка чыккан»32.

Казылмаларның күпчелеге шуны күрсәтә: күп вакыт үткәч тә, тереклек төрләре үзгәрешсез калган. Бер төрнең икенчесенә әверелмәгәне ап-ачык күренә. Кабатланмас тән төзелеше һәм яңа үзенчәлекләре булган формалар кинәт пәйда булган. Мәсәлән, эхолокацион үзлеге булган ярканатның гадирәк бабадан килеп чыкканына дәлилләр юк.

Дөресен генә әйткәндә, хайваннарның яртысыннан күбрәге чагыштырмача кыска вакыт эчендә пәйда булган. Бер-берсеннән аерылып торган яңа тормыш формалары шулкадәр кинәт пәйда булганга, белгечләр бу чорны «Кембрий шартлавы» дип атаган. Кембрий чоры кайчан булган?

Җир тарихын футбол кыры озынлыгындагы вакыт сызыгы белән чагыштырып була (1). Тикшерүчеләрнең исәпләүләре дөрес булса, Кембрий чорына (2) килеп җитәр өчен, бу кырның сигездән җиде өлешен үтәргә кирәк. Бу чорның кечкенә генә өлешендә күпчелек хайваннар пәйда булган. Бу никадәр кинәт булган? Бөтен кырда бар бу хайваннар бер адымнан да кечерәк вакыт эчендә пәйда булган дип әйтеп була!

Бик күп төрләрнең чагыштырмача кыска вакыт эчендә пәйда булуы кайбер эволюционистларда Дарвин теориясенә карата шикләр тудырган. Мәсәлән, 2008 елда биолог-эволюционист Стюарт Ньюмен үз интервьюсында мондый фикер белдергән: «Безгә яңа тормыш формаларының кинәт барлыкка килүен аңлатучы яңа эволюция теориясен уйлап чыгарырга кирәк». Ул болай дигән: «Минемчә, бар үзгәрешләрне аңлатыр өчен кулланылган Дарвин теориясе теорияләрнең берсе генә булып калыр. Ул макроэволюцияне — тән төзелешендәге зур үзгәрешләр эволюциясен — аңлатучы теорияләрнең иң мөһиме булмас»33.

ДӘЛИЛЛӘРНЕҢ ЗӘГЫЙФЬЛЕГЕ

Ни өчен кайбер дәреслекләрдә казылмаларның чагыштырмача зурлыгын үзгәртеп күрсәтәләр?

Сул яктан: кайбер дәреслекләрдәге рәсемнәр

Уң яктан: чынбарлыктагы зурлык

Балыкларның — җир-су хайваннарына, сөйрәлүчеләрнең имезүчеләргә әйләнгәнен күрсәтүче казылмалар турында нәрсә әйтеп була? Алар эволюцияне дәлиллиме? Җентекләп карасак, кайбер сораулар туа.

Беренчедән, сөйрәлүчеләр-имезүчеләрнең эволюцион рәтендәге хайваннарның зурлыгы дәреслекләрдә дөрес күрсәтелми. Алар чагыштырмача бер зурлыкта күрсәтелә. Чынлыкта исә бу рәттәге хайваннарның кайберләре бик зур, ә кайберләре бик кечкенә.

Тагы да җитдирәк икенче проблема: бу хайваннарның бер-берсе белән бәйле булуына дәлилләр юк. Тикшерүчеләр исәпләгәнчә, бу рәттәге казылдык хайваннар яшәгән чорлар арасы миллионлаган елны тәшкил итә. Моның турында зоолог Хенри Джи болай ди: «Бу казылдык хайваннар яшәгән чорлар арасы шулкадәр зур ки, без бу хайваннар арасында була алган бәйләнеш турында төгәл бернәрсә дә әйтә алмыйбыз»34 *.

Балыкларның һәм җир-су хайваннарының казылмалары турында биолог Малком Гордон болай дигән: «Бу — ул вакытта булган күпсанлы тормыш формаларының кечкенә генә өлеше». Ул шулай ук болай дигән: «Бу организмнар һәм соңрак барлыкка килгән тормыш формалары бер-берсе белән никадәр бәйле булганын һәм гомумән бәйле булганмы икәнен белеп булмый»35 *.

«ФИЛЬМ» НӘРСӘ ТУРЫНДА?

Рус телендәге «Нэшнл джиогрэфик» журналының 2005 елгы бер чыгарылышында палеонтологик елъязма (казылмалар) фильм белән чагыштырылган булган. Анда әйтелгәнчә, «эволюция турындагы бу фильмның һәр меңенче кадры гына калдырылган»36. Бу нәрсә дигән сүз?

Күпчелек казылмалар — «фильмның 95 кадры» — хайваннарның эволюциясен күрсәтми икән, алайса, ни өчен палеонтологлар, калган «5 кадрны» үзләре теләгән тәртиптә урнаштырып, бу «кадрлар» эволюцияне дәлилли дип әйтәләр?

Әйтик, фильм 100 000 кадрдан тора һәм сез аларның 100 ен генә табасыз, ди. Бу кадрларга нигезләнеп, фильмның сюжетын аңлап буламы? Бәлки, сезнең ниндидер фаразыгыз бардыр. Ләкин сез тапкан 100 кадрның бише генә сезнең фаразыгызга туры килә, ә калган 95 кадр гел башка хикәя сөйли. Биш кадрга гына нигезләнеп, сезнең фаразыгыз дөрес дип әйтеп булырмы? Ә, бәлки, сез үз фаразыгызга нигезләнеп, бу кадрларны ялгыш тәртиптә тезеп куйгансыздыр? Калган 95 кадрга ышану акыллырак булмас идеме?

Бу мисал казылмалар белән ничек бәйле? Күп еллар дәвамында тикшерүчеләр шуны танымаган: күпчелек казылмалар — фильмның 95 кадры — төрләрнең вакыт узу белән әллә ни үзгәрмәгәнен күрсәтә. Ни өчен галимнәр бу мөһим фактны игътибарсыз калдырган? Фәнни китаплар авторы Ричард Моррис болай дигән: «Төрләрнең үзгәрүе турындагы гомум кабул ителгән эволюцион идея палеонтологларга шулкадәр сеңгән ки, хәтта капма-каршысын дәлилләүче фактлар табылгач та, алар бу идеягә ышануларын дәвам иткән. Алар казылмалар белән бәйле фактларны эволюция теориясенә туры китереп аңлатырга тырышкан»37.

«Берничә казылманы билгеле бер тәртиптә тезеп, моны шәҗәрә дип атасалар да, алай эшләү тикшереп булган фәнни гипотеза чыгару дигән сүз түгел. Бу күбрәк балалар өчен әкияткә охшаш. Ул бик кызыклы һәм, бәлки, файдалы да, әмма фәнни түгел». (Джи Хенри, «In Search of Deep Time — Beyond the Fossil Record to a New History of Life», 116, 117 б.)

Ә бүгенге эволюционистлар турында нәрсә әйтеп була? Алар казылмаларны үзләре теләгән тәртиптә урнаштырмыймы? Һәм моны палеонтологик һәм генетик дәлилләргә нигезләнеп түгел, ә бүген киң таралган эволюцион идеяләргә туры китереп эшли түгелме? *

Сез нәрсә әйтер идегез? Карап чыккан фактларга нигезләнеп, нинди нәтиҗә ясап була? Кайбер фактларны искә төшерик.

  • Җирдә яшәгән беренче организмнар гади булмаган.

  • Күзәнәкнең хәтта кечкенә генә өлешләренең очраклы рәвештә барлыкка килү ихтималлыгы нольгә якын.

  • ДНК, ягъни күзәнәкнең «компьютер программасы», шулкадәр катлаулы, ул кешеләр уйлап чыгарган теләсә нинди программадан я мәгълүмат саклау җайланмасыннан күпкә өстенрәк.

  • Генетик тикшеренүләр күрсәткәнчә, бар тереклек бер бабадан килеп чыкмаган. Моннан тыш, казылмалар шуны күрсәтә: күпчелек хайваннар кинәт пәйда булган.

Әллә бу фактлар Изге Язмалардагы тормышның барлыкка килүе турындагы хәбәргә туры килмиме? Шулай да күп кенә кешеләр Изге Язмалардагы хәбәр фәнгә каршы килә дип уйлый. Бу чыннан да шулаймы? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

^ 9 абз. Тип дигән биологик термин тән төзелеше охшаш булган хайваннарның зур төркемен аңлата. Еш кына галимнәр бар тереклекләрне җиде басмалы классификация буенча бүлә. Һәрбер басма югарысына караганда таррак. Беренче, иң киң басма — патшалык. Аннары тип, класс, отряд, семьялык, ыру һәм төр бара. Мәсәлән, атны мондый классификация буенча билгеләп була: патшалык — хайваннар, тип — хордалылар, класс — имезүчеләр, отряд — тактояклылар, семьялык — атсыманнар, ыру — ат (Equus), төр — йорт аты (Caballus).

^ 10 абз. Шуны әйтергә кирәк: әле генә искә алынган мәкаләнең авторлары да, Баптесте да, Роуз да эволюция теориясен кире какмый. Аларның шуны гына әйтәсе килә: Дарвин теориясенең нигезе булып торган «тормыш агачы» фактлар белән расланмый. Бу галимнәр эволюция теориясенә дәлилләр эзләвен дәвам итә.

^ 21 абз. Хенри Джи эволюция теориясен кире какмый. Бу сүзләр белән ул казылмаларга карап күп нәрсәне белеп булмый икәнен күрсәтергә тели.

^ 22 абз. Малком Гордон — эволюция тарафдары.

^ 50 абз. Күчеш буын — заманча тереклекләр һәм табылган казылмалар арасындагы җитмәгән буын.

^ 50 абз. Бу рамкада искә алынган галимнәрнең берсе дә Изге Язмалардагы барлыкка китерү турындагы хәбәргә ышанмый. Аларның барысы — эволюция тарафдарлары.

^ 54 абз. Эволюционистлар телендә «гоминид» дигән сүз кешегә һәм борынгы кешесыман маймылларга карата кулланыла.