Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 НЧЕ СОРАУ

Тормыш ничек башланган?

Тормыш ничек башланган?

Сезнең бала чакта әти-әнигездән: «Балалар кайдан килеп чыга?» — дип сораганыгыз бармы? Алар сезгә нинди җавап бирде? Сезнең яшегезгә һәм үзләренең тәрбиясенә карап, алар сезгә я бөтенләй дәшмәгән, я: «Үскәч, белерсең!» — дип җавап биргәндер. Ә бәлки, алар сезгә кәбестә я ләкләк турында әкият сөйләгәндер. Әлбәттә, бала иртәме-соңмы бу сорауга җавапны белергә тиеш.

Күп кенә ата-аналар балаларның килеп чыгышы турында сөйләргә оялса, күп кенә галимнәр тормыш кайдан килеп чыккан дигән мөһим сорауга җавап бирергә авырсына. Шушы сорауга ышанычлы җавап алсак, бу тормышка карашыбызга нык тәэсир итәргә мөмкин. Тормыш ничек башланган соң?

Кешенең аталандырылган күкәй күзәнәге (800 тапкыр зурайтылган)

Күп кенә галимнәр нәрсә әйтә? Эволюция тарафдарлары әйтүенчә, тормыш миллиардлаган ел элек борынгы бер сулыкта я тирән океанда башланган. Аларның фикеренчә, андый урыннарда химик кушылмалар, очраклы рәвештә куыксыман структураларга җыелып, катлаулы молекулаларны булдырган һәм үрчи башлаган. Җирдәге бар тормыш бер я берничә андый «гади» күзәнәктән очраклы рәвештә килеп чыккан, дип ышана алар.

Эволюциягә ышанган бүтән галимнәр исә башка фикердә тора. Аларның уйлавынча, беренче күзәнәкләр я ким дигәндә аларның төп өлешләре җиргә космостан килгән. Ни өчен алар шулай уйлый? Чөнки галимнәр, ничек кенә тырышмасын, тормышның тере булмаган матдәләрдән килеп чыга алуын исбатлый алмаган. 2008 елда Александр Менеж исемле биология профессоры шушы бәхәсле сорауга игътибар иткән. Аның әйтүенчә, соңгы 50 ел эчендә үткәрелгән «бернинди тикшерү дә, тәҗрибә дә җирдәге тормышның молекулалар кушылмасыннан очраклы рәвештә килеп чыкканын расламый, һәм алдынгы фәнни белемнәр дә моны дәлилләми»1.

Фактлар нәрсәне күрсәтә? Балалар кайдан барлыкка килә дигән сорауга җавап билгеле һәм бәхәсләр тудырмый. Тереклек һәрвакыт тереклектән килеп чыга. Ләкин шушы үзгәрмәс закон кайчандыр бозыла алганмы? Тормыш үле матдәләрдән барлыкка килә алганмы? Андый нәрсәнең булу ихтималлыгы никадәр зур?

Тикшерүчеләр шуны ачыклаган: тере күзәнәктә катлаулы молекулаларның ким дигәндә өч төре — ДНК (дезоксирибонуклеин кислотасы), РНК (рибонуклеин кислотасы) һәм аксымнар — бергә эш итәргә тиеш. Бүгенге көндә галимнәрнең бик азы гына тере күзәнәкнең үле матдәләрдән кинәт килеп чыкканына ышана. Әмма РНК белән аксымнарның очраклы рәвештә килеп чыгуының ихтималлыгы нинди? *

Стэнли Миллер, 1953 ел

1953 елда үткәрелгән бер тәҗрибә күп кенә галимнәрне тормыш үзеннән-үзе барлыкка килә алган дип уйларга этәргән. Ул елны Стэнли Миллер берничә аминокислотаны — аксымнарның төп элементларын булдыра алган. Моның өчен ул төрле газлар кушылмасы аша электр тогын уздырган. Бу газлар җирнең беренчел атмосферасын тәшкил иткән дип санала. Бу тәҗрибәдән соң аминокислоталар бер метеоритта да табылган. Бу ачышлар аминокислоталарның — тормышның төп «кирпечләренең» — очраклы рәвештә килеп чыкканын күрсәтәме?

Роберт Шапиро исемле химия профессоры болай дигән: «Кайбер галимнәр фаразлавынча, тормышның бар „кирпечләрен“ Миллер тәҗрибәсе ярдәмендә булдырып була һәм аларның барысы метеоритларда бар. Әмма бу алай түгел»2 *.

РНК молекуласына игътибар итик. Ул нуклеотидлар дип аталган кечерәк молекулалардан тора. Нуклеотид — аминокислотадан чак кына катлаулырак молекула. Шапиро әйтүенчә, «нуклеотидларның әле бер төре дә электр тогы ярдәмендә дә булдырылмаган һәм метеоритларда да табылмаган»3. Аның сүзләре буенча, үрчи торган РНК молекуласының химик матдәләр кушылмасыннан очраклы рәвештә барлыкка килүенең ихтималлыгы «шулкадәр кечкенә ки, андый нәрсәнең Галәмдә хәтта бер генә тапкыр булуы бик бәхетле очрак булыр иде»4.

РНК (1) аксымнарны (2) булдыру өчен кирәк, ә аксымнар РНК булдыруда катнаша. Алай булгач, аларның берсе, ә бигрәк тә икесе бер үк вакытта, очраклы рәвештә ничек барлыкка килә алган соң? Рибосомалар (3) турында 2 нче бүлектә сүз барачак

Ә аксым молекуласы турында нәрсә әйтеп була? Һәрбер андый молекула 50 дән алып берничә меңгә кадәр аминокислотадан тора. Ә бу аминокислоталар бер-берсе белән билгеле бер тәртиптә бәйләнгән. «Гади» күзәнәктәге гадәти аксым уртача 200 аминокислотадан тора. Ләкин хәтта андый күзәнәкләрдә дә меңләгән төр аксым була. Нибары 100 аминокислотадан торган бер генә аксымның җирдә үзеннән-үзе барлыкка килүенең ихтималлыгы якынча бер квадриллионнан бергә (1:1 000 000 000 000 000) тигез.

Тере булмаган роботны ясар өчен, акылга ия зат кирәк икән, тере күзәнәкне, ә бигрәк тә кешене, барлыкка китерү турында нәрсә әйтеп була?

Эволюция тарафдары Хьюберт Йоки болай ди: «Тормышның аксымнардан барлыкка килүе мөмкин түгел»5. Аксымнар булсын өчен, РНК кирәк, ә РНК булдыруда аксымнар зур роль уйный. Андый кечкенә ихтималлыка карамастан, аксымнар һәм РНК молекулалары бер үк вакытта һәм бер үк урында пәйда була алганмы? Пәйда булган булса да, алар бергә эш итеп үзеннән-үзе үрчи һәм яши алган тормыш формасын булдыра алганмы? НАСА әгъзасы Кэрол Клиленд * сүзләре буенча, моның очраклы рәвештә булу ихтималлыгы нольгә якын. Ул болай ди: «Күпчелек тикшерүчеләр уйлавынча, әгәр дә аксымнар белән РНК беренчел табигый шартларда ничектер пәйда булган икән, аларның үзара эш итү мәсьәләсе дә ничектер хәл ителгән инде». Шул тормыш «кирпечләренең» очраклы рәвештә килеп чыгышы турында күп теорияләр бар. Доктор Клиленд бу теорияләр турында болай ди: «Аларның берсе дә моның ничек булганын төгәл ачыкламый»6.

Лабораториядә катлаулы молекулаларны булдырыр өчен, галимнәрнең белеме һәм осталыгы кирәк икән, алайса күзәнәктәге тагы да катлаулырак молекулалар очраклы рәвештә барлыкка килә алганмы?

Ни өчен бу фактларны белү мөһим? Тормыш очраклы рәвештә килеп чыккан дип уйлаган галимнәр алдында җитди проблема туа. Алар метеоритларда тере күзәнәкләрдә булган аминокислоталарны тапкан. Лабораторияләрдә алар җентекләп әзерләнгән һәм күзәтү астында үткәрелгән тәҗрибәләр барышында тагы да катлаулырак молекулаларны булдырган. Ахыр чиктә алар, «гади» күзәнәкне булдырыр өчен, бар кирәкле өлешләрне барлыкка китерергә ниятли. Бу галимнәр роботны ясаучы кешегә охшаш. Бу кеше, табигый элементлардан металл, пластик, силикон һәм чыбык ясап, роботны барлыкка китерә. Аннары ул, әлеге робот үзенә охшаш роботларны ясый алсын өчен, программа уйлап чыгара. Шулай эшләп, ул нәрсәне раслый? Күп дигәндә, акылга ия затның гаҗәеп машина булдыра алуын дәлилли.

Галимнәр кайчан да булса күзәнәкне булдыра алса, бу чыннан да гаҗәеп нәрсә булыр. Ләкин шулай итеп алар күзәнәкнең очраклы рәвештә барлыкка килә алуын раслар идеме? Юк. Алар киресен генә исбатлар иде.

Сез нәрсә әйтер идегез? Бар фәнни тикшеренүләр шуны күрсәтә: тереклек тереклектән генә килеп чыга. Хәтта «гади» күзәнәкнең очраклы рәвештә үле химик кушылмалардан барлыкка килүенә ышаныр өчен, зур иман кирәк.

Ә сез, бу мәкаләдәге фактларны карап чыккач, нәрсә әйтер идегез? Бу сорауга җавап биргәнче, күзәнәкнең төзелешенә игътибар итегез. Аннары уйлап карагыз: галимнәрнең «Тормыш ничек башланган?» дигән сорауга җаваплары акыллы булып күренәме яисә алар балаларның килеп чыгышы турындагы әкиятләргә охшашмы?

^ 8 абз. ДНКның очраклы рәвештә килеп чыгуының ихтималлыгы турында «Инструкцияләр кайдан килгән?» дигән өченче бүлектән белеп була.

^ 10 абз. Профессор Шапиро тормышның барлыкка китерелүенә ышанмый. Аның уйлавы буенча, тормыш үзеннән-үзе барлыкка килсә дә, моның ничек булганы әлегә билгеле түгел. 2009 елда Манчестер университетының галимнәре лабораториядә берничә нуклеотидны булдыра алганын хәбәр иткән. Әмма, Шапиро әйтүенчә, алар кулланган ысуллар «безне беркайчан да РНК дөньясына китермәс».

^ 13 абз. Доктор Клиленд тормышны Аллаһы барлыкка китергән икәненә ышанмый. Аның уйлавынча, тормыш очраклы рәвештә барлыкка килсә дә, моның ничек булганы әлегә билгеле түгел.