Фән һәм Тәүраттагы хәбәр
Кайбер кешеләр Тәүратны укыганда, барлыкка китерү турындагы хәбәрне турыдан-туры аңлый һәм бар нәрсә берничә мең ел элек алты тәүлек эчендә барлыкка китерелгән дип уйлый. Башкаларның фикере буенча, андый караш фәнгә каршы тора, чөнки фактлар шуны күрсәтә: Галәмне барлыкка китерер өчен, шактый күбрәк вакыт кирәк булган.
Чынында исә Изге Язмалар белән фән арасында бернинди дә каршылык юк. Мәсәлән, Тәүраттагы хәбәр, барлыкка китерү дәвам иткән вакыт турында әйткәндә, фәнни фактларга каршы килми. Тәүратны җентекләп өйрәнү нәкъ шуны күрсәтә. Әйдәгез, шуңа күрә, Тәүратның үзендә әйтелгәнне карап чыгыйк.
Тәүратта Җир белән Галәм берничә мең ел элек 6 тәүлек эчендә барлыкка китерелгән дип әйтелми
Күк һәм җир кайчан яратылган булган?
Тәүрат китабы мондый гади һәм көчле сүзләр белән башлана: «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты» (Яратылыш 1:1). Күп кенә Изге Язмалар белгечләре шуның белән ризалаша: бу вакыйга Яратылыш 1:3 тә сурәтләнә башлаган иҗади «көннәр» санына керми. Димәк, Тәүратның беренче сүзләре буенча, Галәм, шул исәптән безнең Җиребез, иҗади «көннәр» башланганчы күпкә алдарак яратылган булган.
Геологларның исәпләве буенча, Җиргә дүрт миллиард «яшь», ә Галәмгә, астрономнар исәпләвенчә, 15 миллиард «яшь». Бу саннар, хәтта киләчәктә үзгәрсә дә, Яратылыш 1:1 дәге сүзләргә каршы киләме? Юк. Тәүратта «күк һәм җирнең» төгәл яше әйтелми, шуңа күрә фән Тәүраттагы хәбәргә каршы килми.
Иҗади «көннәр» күпме дәвам иткән?
Иҗади «көннең» һәрберсе 24 сәгать дәвам иткәнме? Кайберәүләр «әйе» ди һәм үз сүзләрен раслап, Тәүратның Яратылыш китабын язучы Муса пәйгамбәр мисалын китерә. Ул алты иҗади көнне һәм аннан соң булган җиденче көнне искә алып, исраиллеләргә 24 сәгатьлек шимбә көне бирелгән дип язган. Димәк, дип әйтә бу кешеләр, иҗади көннәрнең һәрберсе бер тәүлек дәвам иткән (Чыгыш 20:11). Тәүраттагы хәбәр аларның бу сүзләрен раслыймы?
Яратылыш 2:4). Өстәвенә, беренче иҗади «көнне» Аллаһы «яктылыкны „көн“ дип, караңгылыкны „төн“» дип атый башлаган (Яратылыш 1:5). Монда тәүлекнең бер өлеше генә «көн» дип атала. Шулай итеп Изге Язмаларда иҗади «көннәрнең» һәрберсе 24 сәгать дәвам иткән дип әйтер өчен нигез юк.
Юк, расламый. «Көн» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе белән 24 сәгатьлек вакытны гына түгел, ә төрле озынлыктагы вакытны атаганнар. Мәсәлән, Аллаһының иҗади эшләрен кыскача бәян итеп, Муса алты иҗади көннең барсын «бер көн» (ЯД) дип атаган (Алайса, иҗади «көннәр» күпме дәвам иткән соң? Изге Язмаларда моның хакында әйтелми. Ләкин Яратылыш китабының беренче ике бүлегендә аларның шактый озак вакыт дәвам иткәне күрсәтелә.
Алты иҗади чор
Муса Тәүрат китабын еврей телендә язган һәм андагы вакыйгаларны җир йөзеннән күзәтеп торучы кеше карашыннан чыгып сурәтләгән. Шушы ике фактны һәм Галәмнең иҗади чорлар, яки «көннәр», башланганчы булганын белү барлыкка китерү белән бәйле бәхәсләрне хәл итәргә булыша. Ничек итеп?
Тәүрат китабын җентекләп тикшерү бер иҗади «көндә» башланган вакыйгалар чираттагы «көн» яки «көннәрдә» дәвам иткәнен күрсәтә. Мәсәлән, беренче иҗади «көн» башланганчы, ул вакытка инде яратылган кояшның яктылыгы, күрәсең, куе болытлар аркасында җиргә үтеп керә алмаган (Әюб 38:9). Ә беренче «көнне» атмосфера чистара башлаган, һәм чәчелгән яктылык аның аша үтеп керә алган a.
Икенче «көнне», күрәсең, атмосфера чистара барган һәм куе болытлар белән океан арасында чиста һава хасил булган. Дүртенче «көнне» атмосфера шулкадәр чистарып киткән ки, «күк гөмбәзендә» хәтта кояш белән ай күренә башлаган (Яратылыш 1:14—16). Ягъни җир йөзендә күзәтеп торучы кеше булса, ул кояш белән айны инде күрер иде. Бу вакыйгалар озак вакытка сузылган.
Ә бишенче «көнне», Тәүратта әйтелгәнчә, атмосфера чистара барган саен, һава кошлар, бөҗәкләр һәм элпә канатлылар белән тула башлаган.
Тәүратта язылган сүзләрдән мондый нәтиҗә ясап була: һәрбер иҗади «көннең», ягъни чорның, төп вакыйгалары озак вакытка сузылган һәм аларның кайберсе, мөгаен, хәтта чираттагы «көннәрдә» дәвам иткәндер b.
Төрләренә карап яраткан
Димәк, үсемлекләр белән хайваннар бер-бер артлы килеп чыккан. Бу факт Аллаһы, тереклекнең бу шактый күп санлы төрләрен булдырыр өчен, эволюцияне кулланган дигәнне аңлатамы? Юк, аңлатмый. Тәүратта тереклекнең бар төп «төрләрен» Аллаһы яраткан дип ап-ачык әйтелә (Яратылыш 1:11, 12, 20—25). Аларның бар «төрләре» әйләнә-тирә шартларына җайлашу сәләте белән барлыкка китерелгәнме? «Төр» нәрсәгә карап билгеләнә? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Әмма анда барлык җан ияләре «төрләренә карап» яратылган дип язылган (Яратылыш 1:21). Бу сүзләр «төр» билгеле бер чикләр эчендә генә үзгәрә ала икәнен күрсәтә. Үсемлекләр белән хайваннарның фундаменталь категорияләре, палеонтологик мәгълүматлар һәм фәнни тикшерүләр буенча, шактый күп вакыт узса да, бик әз үзгәргән.
Тәүратта Галәм, Җир һәм бар тереклек, чагыштырмача күптән түгел генә, кыска вакыт эчендә барлыкка китерелгән дип әйтелми. Киресенчә, анда Галәм һәм җирдәге тормышның барлыкка китерелүе турында әйтелгән сүзләр соңгы фәнни ачышлар белән туры килә.
Тәүратта Аллаһы бар нәрсәне барлыкка китергән дип әйтелсә дә, күп кенә галимнәр үзләренең фәлсәфи карашлары аркасында бу сүзләр белән риза түгел. Әмма шунсы кызык: Муса пәйгамбәр 3 500 ел элек Тәүратның Яратылыш китабында Галәмнең башлангычы булган һәм тормыш күп вакыт эчендә бер-бер артлы барлыкка китерелгән булган дип язган. Ул шулкадәр төгәл фәнни мәгълүматны кайдан белә алган? Бу сорауга бер генә җавап бар. Күкләр белән җирне яраткан куәтле һәм акыллы Шәхес кенә Мусага андый алдынгы белем тапшыра алган. Бу шуны исбатлый: Изге Язмалар — «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» китап (2 Тимутегә 3:16) c.
Изге Язмаларда барлыкка китерү турындагы хәбәргә ышану шулкадәр мөһимме? Бәлки, сездә дә андый сорау тугандыр. Әйдәгез, ни өчен мөһим икәнен карап чыгыйк.
a Беренче «көнне» яктылык турында әйтелгәндә кулланылган ’ор дигән еврей сүзе гомумән «яктылыкны» аңлата. Ә дүртенче «көнне» кулланылган ма.’о́р дигән сүз «яктылык чыганагын» аңлата.
b Мәсәлән, алтынчы иҗади «көнне» Аллаһы кешеләргә «ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз» дигән әмер биргән (Яратылыш 1:28, 31). Әмма бу әмер чираттагы «көнне» генә үтәлә башлаган (Яратылыш 2:2).
c Күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның дөрес булуын без кайдан беләбез?» дигән кыска роликны карагыз. Аны сайттан алып була.