Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Шайтанны тыңлау нәрсәгә китергән?

Шайтанны тыңлау нәрсәгә китергән?

Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган һәм үлгән (Яратылыш 3:6, 23)

Хаува еланны тыңлап җимешне ашаган. Шуннан соң Адәмгә биргән, һәм ул да ашаган.

Шулай итеп алар начар эш кылганнар. Бу гөнаһ булган. Аллаһы аларны оҗмах бакчасыннан куып чыгарган.

Алар үзләре һәм балалары авыр тормыш кичерә башлаган. Адәм белән Хаува картаеп үлгән. Алар ниндидер рухи дөньяга күчмәгән, алар юкка чыкканнар.

Үлгән кешеләр җир туфрагы сыман; алар бер нәрсә дә эшли алмый (Яратылыш 3:19)

Без — Адәм белән Хаува балалары, шуңа күрә без дә үләбез. Үлгәннәр күрми, ишетми һәм бернәрсә дә эшли алмый (Вәгазьче 9:5, 10).

Аллаһы нияте буенча, кешеләр үләргә тиеш булмаган. Тиздән ул үлгәннәрне терелтәчәк. Алар аңа тыңлаучан булсалар, мәңге яшәячәкләр.