Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһыга тыңлаучан булыр өчен нәрсә эшләргә?

Аллаһыга тыңлаучан булыр өчен нәрсә эшләргә?

Аллаһы безгә Изге Язмалар аша сөйли (2 Тимутигә 3:16)

Хак Аллаһы үз фикерләрен бер изге китапка язып куяр өчен кешеләрне кулланган. Бу китап — Изге Язмалар. Анда Аллаһының сиңа җиткерәсе килгән мөһим хәбәре язылган.

Аллаһы безнең өчен иң яхшысы нәрсә икәнен белә. Ул бар зирәклекнең Чыганагы. Аллаһыга тыңлаучан булып син чын зирәклеккә ия булачаксың (Гыйбрәтле сүзләр 1:5).

Ул һәр кешенең Изге Язмаларны укуын тели. Бу китап күп телләрдә бастырылган.

Аллаһыга тыңлаучан буласың килсә, сиңа Изге Язмаларны укырга һәм аңларга кирәк.

Кешеләр Аллаһы сүзен бар җирләрдә тыңлый (Маттай 28:19)

Йәһвә Шаһитләре сиңа Изге Язмаларны аңларга булышачак.

Алар бар илләрдә кешеләрне Аллаһы турындагы хакыйкатькә өйрәтәләр.

Бу өйрәтү бушлай үткәрелә. Аллаһы турында син шулай ук якындагы Патшалык Залына барып белә аласың.