Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кереш сүзләр

Кереш сүзләр

Аллаһы ул яратучан ата шикелле (1 Петер 5:6, 7)

Аллаһы — безнең Барлыкка Китерүчебез һәм безнең турыда кайгырта. Аллаһы, акыллы һәм яратучы әти үз балаларын өйрәткәндәй, бар илләрдә яшәүче кешеләрне иң яхшы тормыш юлына өйрәтә.

Аллаһы безгә кыйммәтле хакыйкатьләрне ачыклый, һәм алар безгә шатлык белән өмет бирә.

Аллаһыны тыңлап яшәсәң, ул сиңа җитәкчелек биреп һәм яклап торачак. Ул сиңа шулай ук авырлыкларыңны җиңеп чыгарга булышачак.

Алай гына да түгел, син мәңге яши алачаксың!

Аллаһы безгә: «Яныма килегез. Тыңлагыз, һәм җаныгыз исән булыр»,— дип әйтә (Ишагыя 55:3)