Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Оҗмахтагы тормыш нинди булган?

Оҗмахтагы тормыш нинди булган?

Йәһвә Адәм белән Хаувага бик күп яхшы нәрсәләр биргән (Яратылыш 1:28)

Йәһвә беренче хатын-кызны Хауваны барлыкка китергән һәм аны Адәмгә хатын итеп биргән (Яратылыш 2:21, 22).

Йәһвә бу ике кешегә камил акыл һәм тән биргән, аларның бер кимчелеге дә булмаган.

Алар үз оҗмах йортларында — Гадән бакчасында яшәгән. Бу гаҗәеп матур бакчада елгалар аккан, җимеш агачлары үскән һәм төрле җәнлекләр яшәгән.

Йәһвә үзе алар белән сөйләшкән, аларны өйрәткән. Алар аны тыңлап яшәсәләр, җирдәге оҗмахта мәңге яшәрләр иде.

Аллаһы бер агачтан ашарга рөхсәт итмәгән (Яратылыш 2:16, 17)

Бер фәрештә Аллаһыга каршы күтәрелгән. Бу явыз фәрештә — Иблис Шайтан.

Йәһвә Адәм белән Хаувага бер җимеш агачын күрсәткән һәм шул агачтан ашасалар үләчәкләр дигән.

Шайтан Адәм белән Хауваның Аллаһыга тыңлаучан булып яшәүләренә каршы булган, шуңа күрә еланны кулланып, Хаувага шул агачның җимешен ашаса, үлмәячәк дигән. Әлбәттә, бу ялган булган (Яратылыш 3:1—5).