Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

Җирдә оҗмах кайчан булачак?

Җирдә оҗмах кайчан булачак?

Тиздән Аллаһы Патшалыгы үзгәрешләр ясаячак. Бу дөнья хәленнән күренеп тора (Лүк 21:10, 11; 2 Тимутигә 3:1—5)

Без бүген күреп торган күп кенә нәрсәләр Изге Язмаларда инде күптән элек язылган булган. Анда кешеләр байлык яратачак, әти-әнисен тыңламаячак, мәрхәмәтсез булачак, күңел ачулар гына яратып яшәячәк диелгән.

Анда көчле җир тетрәүләр, сугышлар, ачлык һәм эпидемияләр булачак дип язылган. Моның барысы безнең көннәрдә үтәлә.

Гайсә Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр бөтен җир йөзе буйлап вәгазьләнәчәк дип алдан әйткән булган (Маттай 24:14).

Аллаһы Патшалыгы бар явызлыкны юк итәчәк (2 Петер 3:13)

Йәһвә тиздән бар явызларны юк итәчәк.

Шайтан белән җеннәргә җәза биреләчәк.

Аллаһыны тыңлаучылар яңа гадел дөньяда яшәячәк. Анда кешеләр курыкмаячак, бер-берсенә ышанып һәм бер-берсен яратып яшәячәкләр.