Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 БҮЛЕК

«Ул... Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләде»

«Ул... Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләде»

Паул Римда, сак астында булганда да, вәгазьләүдән туктамый

Рәсүлләр 28:11—31 гә нигезләнгән

1. Паул һәм аның хезмәттәшләре кемнең ярдәменә таяна һәм ни өчен?

 Б. Э. 59 елы. Паул, Лүк һәм Аристарх ашлык төялгән зур корабта Мальта утравыннан Италиягә бара (Рәс. 27:2). Бу корабның борыны «Зевс уллары» символы я сурәте белән бизәлгән. Билгеле, диңгезчеләрдән аермалы буларак, Паул һәм аның хезмәттәшләре Зевстан я аның Кастор һәм Поллукс исемле игезәк угылларыннан ярдәм эзләми, ә Йәһвәгә таяна (Рәс. 28:11 гә аңлатманы карагыз, nwtsty). Паул Римда кайсар алдына басачак һәм аңа шаһитлек бирәчәк дип, Йәһвә аңа алдан әйткән булган, һәм хәзер Паул сак астында Римга бара да (Рәс. 23:11; 27:24).

2, 3. Паул барган кораб нинди юл үткән һәм юл дәвамында Паул кемнең ярдәмен тойган?

2 Кораб Сиракуз портына килгән. Сицилиядәге бу матур шәһәр, Рим һәм Афина кебек, бик әһәмиятле булган. Сиракузда өч көн үткәргәннән соң, кораб Италия ярымутравының көнбатыш борынында урнашкан Ригиумга киткән. Аннары кораб якынча 320 километр ераклыкта урнашкан Путеолига чыккан (хәзерге Неаполь). Җилләр уңай якка искәнгә, кораб анда икенче көнне үк килеп җиткән (Рәс. 28:12, 13).

3 Паулның Римга барган юлы тәмамланып килә. Тиздән ул император Нерон алдына басачак. Юл дәвамында «һәртөрле юаныч Аллаһысы» Паул белән булган һәм аны ныгыткан (2 Көр. 1:3). Без бу бүлектән Аллаһының аны киләчәктә дә калдырмаячагын һәм Паулның ашкынучанлыгын югалтмаячагын күрербез.

«Паул Аллаһыга рәхмәтен белдерде һәм кыюланып китте» (Рәсүлләр 28:14, 15)

4, 5. а) Путеолидагы кардәшләр Паул белән аның хезмәттәшләренә нинди кунакчыллык күрсәткән һәм ни өчен Паул иректә йөри алган? ә) Бүген төрмәдә утырган кардәшләргә яхшы тәртипләре нинди өстенлекләр бирә?

4 Путеолида Паул һәм аның хезмәттәшләре җирле «кардәшләрне тапкан», һәм бу кардәшләр аларны бер атнага үзләре янында калуларын үтенгән (Рәс. 28:14). Нинди кунакчыллык күрсәткән бу имандашлар! Паул, Лүк һәм Аристарх белән аралашу аларның үзләренә дә күп рухи файда китергән. Паул, тоткын булса да, иректә йөри алган, чөнки Рим гаскәриләренең тулы ышанычын яулап алган, күрәсең.

5 Бүген дә төрмәдә утырган Аллаһының хезмәтчеләренә, үзләрен мәсихчеләрчә тотканга, башкаларга караганда, иркенрәк йөрергә рөхсәт ителә. Мәсәлән, Румыниядә талау өчен 75 елга хөкем ителгән бер ир кеше төрмәдә Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм үз тормышын тамырдан үзгәрткән. Моны күреп, төрмә начальниклары аны, төрмә өчен товарлар сатып алырга дип, сакчыларсыз шәһәргә җибәрә башлаган. Әйе, яхшы тәртибебез Йәһвәгә дан китерә (1 Пет. 2:12).

6, 7. Римдагы кардәшләр ничек зур ярату күрсәткән?

6 Паул һәм аның хезмәттәшләре, Путеолидан якынча 50 километр ераклыкта урнашкан Капуя шәһәре аша үтеп, җәяү Аппи юлыннан барган, күрәсең. Аппи юлы яссы лава ташлары белән түшәлгән булган. Бу юл матур, тугайлы авыл җирләре аша үткән, юлның кайбер урыннарыннан Урта диңгезне күреп булган; бу юл шулай ук Понтин сазлыклары аша да үткән. Лүк болай дип яза: «Римдагы кардәшләр, безнең хакта ишеткәч, безне каршы алыр өчен Өч Кунакханәгә килгәннәр иде, ә кайберләре Аппи базары мәйданына тикле килеп җиткән иде». Өч Кунакханә дип аталган урын Римнан — якынча 50 километр ераклыкта, ә Аппи базары Римнан якынча 60 километр ераклыкта урнашкан булган. Паулны һәм аның дусларын каршы алыр өчен, Римнан монда хәтле килеп, кардәшләр зур ярату күрсәткән (Рәс. 28:15).

7 Аппи базарын арыган юлчылар өчен уңайлы ял итү урыны дип атап булмаган. Рим шагыйре Гораций язганча, Аппи базары «көймәчеләр һәм саран кунакханә хуҗалары белән тулы», ә андагы «су пычрак һәм сасы» булган. Ул анда хәтта ашарга җирәнгән. Әмма, бар бу уңайсызлыкларга карамастан, Римнан килгән кардәшләр Паулны һәм аның юлдашларын анда шатлык белән көтеп торган.

8. Ни өчен Паул, кардәшләрне күргәч, Аллаһыга рәхмәтләрен белдергән?

8 «Аларны күргәч, Паул Аллаһыга рәхмәтен белдергән һәм кыюланып киткән» (Рәс. 28:15). Әйе, кадерле кардәшләрен күрү генә дә аңа рухи көч өстәгән һәм аны юаткан. Бәлки, кайбер кардәшләрне ул шәхсән белгәндер. Ә ни өчен Паул Аллаһыга рәхмәтен белдергән? Чөнки нәкъ Йәһвә изге рухы аша үзенең хезмәтчеләрен фидакарь ярату күрсәтергә дәртләндерә (Гәл. 5:22). Бүген дә изге рух мәсихчеләрне башкалар хакына фидакарь булырга һәм бер-берсен юатырга дәртләндерә (1 Тис. 5:11, 14).

9. Паулны каршы алырга килгән кардәшләрдән без ничек үрнәк ала алабыз?

9 Район күзәтчеләре, миссионерлар һәм башка тулы вакытлы хезмәтчеләр Йәһвә хакына күп нәрсәдән баш тарткан һәм тырышып хезмәт итә. Йәһвәнең изге рухы эчкерсез мәсихчеләрне андый кардәшләргә кунакчыллык күрсәтергә дәртләндерә. Без үзебездән болай дип сорый алабыз: «Район күзәтчесе үз хатыны белән килгәндә, мин, аларга кунакчыллык күрсәтер өчен, күбрәкне эшли аламмы? Алар белән хезмәттәшлек итә аламмы?» Римнан килгән кардәшләр, Паулның һәм аның хезмәттәшләренең очракларын тыңлап, зур шатлык кичергән кебек, без дә, андый ашкынучан кардәшләр белән аралашып, күп фатихалар урырбыз (Рәс. 15:3, 4).

«Һәркайда бу сектага каршы сөйлиләр» (Рәсүлләр 28:16—22)

10. Паул Римда нинди шартларда яши башлаган һәм өч көннән соң ул нәрсә эшләгән?

10 Паул кардәшләр белән Римга барып җиткәч, аңа «аерым яшәргә рөхсәт иткәннәр, һәм аны бер гаскәри саклап торган» (Рәс. 28:16). Өйдә сак астында утырган тоткынны гаскәригә чылбыр белән бәйләгәннәр. Ләкин бу Паулны вәгазьләүдән туктатмаган. Юлдан соң нибары өч көн ял иткәч, ул Римдагы яһүд башлыкларын үз өенә чакырткан һәм аларга вәгазьләгән.

11, 12. Римдагы яһүд башлыклары белән сөйләшкәндә, Паул аларның үзенә карата тискәре карашларын ничек җимерергә тырышкан?

11 Яһүдләрнең башлыкларына Паул болай дигән: «Кардәшләр, халыкка да, ата-бабаларыбызның йолаларына каршы да һичбер нәрсә эшләмәсәм дә, мине Иерусалимнан римлылар кулына тоткын итеп тапшырдылар. Миннән сорау алганнан соң, үлемгә хөкем итәрлек һичнинди гаебем булмаганга, алар мине азат итәргә теләгәннәр иде. Әмма яһүдләр моңа каршы килде, һәм мин кайсар алдында хөкем ителергә теләгемне белдерергә мәҗбүр булдым. Ләкин максатым үз халкымны нәрсәдә дә булса гаепләү түгел иде» (Рәс. 28:17—19).

12 Яһүд башлыкларын кардәшләр дип атап, Паул үзенең алар белән бер халыктан булганын күрсәтергә һәм үзенә карата тискәре карашларын җимерергә теләгән (1 Көр. 9:20). Шулай ук ул Римга яһүдләрне гаепләр өчен түгел, ә кайсар алдына басар өчен китерелгәнен аңлаткан. Мондагы яһүд башлыклары Паулның хөкем эше турында бернәрсә дә ишетмәгән булган (Рәс. 28:21). Ни өчен Иерусалимдагы яһүд башлыклары аларга Паул турында хәбәр итмәгән? Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Паул барган кораб кыштан соң Италиягә килгән иң беренче корабларның берсе булгандыр. Шуңа күрә Иерусалимдагы яһүд башлыклары килергә өлгермәгән. Аларның хатлары да әле килеп җитмәгән булган».

13, 14. Патшалык темасына күчеп, Паул нәрсә әйткән һәм без аңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

13 Патшалык темасына күчеп, Паул яһүд башлыкларына болай дигән: «Шуңа күрә мин сездән очрашып сөйләшүебез турында үтендем дә. Шушы богауларны миңа Исраил баглаган өмет өчен салдылар» (Рәс. 28:20). Бу өмет Мәсих һәм аның Патшалыгы белән тыгыз бәйле булган. Һичшиксез, бу тема Паулны тыңлаган кешеләрдә зур кызыксыну уяткан. Паулны тыңларга ризалашып, яһүд башлыклары болай дип әйткән: «Синең карашларың турында синең үзеңнән ишетү урынлы булыр дип уйлыйбыз, чөнки безгә билгеле булганча, һәркайда бу сектага каршы сөйлиләр» (Рәс. 28:22).

14 Вәгазьләргә җай чыкканда, без дә, Паул кебек, кызыксыну уята торган фикерләр һәм сораулар куллана алабыз. «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус), «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз», «Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз» дигән басмалар бу яктан бик ярдәм итә. Бу басмалардагы киңәшләрне куллансак, без остарак өйрәтүчеләр булып китәрбез.

Паул, «төпле шаһитлек биреп», безгә үрнәк калдырган (Рәсүлләр 28:23—29)

15. Паулның вәгазе турында әйткәндә, нинди дүрт як игътибарга лаек?

15 Билгеләнгән көнне «Паул яшәгән йортка тагы да күбрәк кеше килгән. Ул иртәдән кичкә тикле Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләгән. Ул Муса кануны һәм пәйгамбәрләр язмалары ярдәмендә Гайсә турында инандырып сөйләгән» (Рәс. 28:23). Күргәнебезчә, Паул 1) Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгән, 2) инандырырлык итеп сөйләгән, 3) Изге Язмалар нигезендә фикер алышкан һәм, 4) иртәдән кичкә кадәр вәгазьләп, үзен аямаган. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән? Кайберәүләр Паулның «сүзләренә ышанган», ләкин башкалар ышанмаган һәм «бер-берсе белән килешә алмыйча таралыша башлаган» (Рәс. 28:24, 25а). Һичшиксез, Паул безнең өчен шундый яхшы үрнәк булып тора!

16—18. Римдагы яһүд башлыклары Паулны тыңламагач, ни өчен бу аны гаҗәпләндермәгән һәм, кешеләр безне тыңламаганда, без моңа нинди караш сакларга тиеш?

16 Кайбер яһүдләрнең хакыйкатьне кабул итмәүләре Паулны гаҗәпләндермәгән, чөнки андый хәл Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгән һәм аның элек тә андый ваемсызлыкка очраганы булган (Рәс. 13:42—47; 18:5, 6; 19:8, 9). Паул аларга болай дигән: «Изге рух ата-бабаларыгызга Ишагыя пәйгамбәр аша дөрес сүзләр әйткән: „Бу халык янына бар да әйт: „Ишетүен ишетерсез, әмма бернәрсә дә аңламассыз, каравын карарсыз, әмма бернәрсә дә күрмәссез. Чөнки бу халыкның йөрәге тупасланган“» (Рәс. 28:25ә—27). «Тупасланган» дип тәрҗемә ителгән сүз төп нөсхәдә туры мәгънәдә «симергән», «май баскан» дигәнне аңлата (Рәс. 28:27, иск.). Кызганычка каршы, андый йөрәккә Патшалык хәбәре үтеп керә алмый!

17 Сүзен тәмамлап, Паул яһүдләргә башка халыклар Аллаһы хәбәрен тыңлаячак дип әйткән (Рәс. 28:28; Зәб. 67:2; Ишаг. 11:10). Башка халык кешеләренең Патшалык хәбәрен кабул итүләрен инде күп тапкыр күргәнгә, Паул моңа бер дә шикләнмәгән һәм боекмаган (Рәс. 13:48; 14:27).

18 Әйдәгез, без дә, кешеләр хакыйкатьне кабул итмәгәндә, боекмыйк һәм чагыштырмача аз кешеләр генә тормыш юлына басачагын истә тотыйк (Мат. 7:13, 14). Икенче яктан, эчкерсез кешеләр хакыйкатькә килгәндә, чын күңелдән шатланыйк һәм аларны ачык йөз белән кабул итик (Лүк 15:7).

Ул «Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләде» (Рәсүлләр 28:30, 31)

19. Ничек Паул үз шартларында кулыннан килгәне эшләгән?

19 Лүк үз хәбәрен мондый дәртләндергеч сүзләр белән тәмамлый: «Паул үзе түләп торган йортта ике ел буе яшәде һәм үзе янына килүчеләрнең барысын ихлас күңелдән кабул итте. Ул зур кыюлык белән һәм бернинди каршылыксыз Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләде һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсих хакында өйрәтте» (Рәс. 28:30, 31). Чыннан да, Паул нык иманлы, кунакчыл һәм бик ашкынучан булган!

20, 21. Паулның тоткынлыкта булганда да хезмәт итүе кемгә файда китергән?

20 Паул үз йортында кабул иткән кешеләр арасында Көләсәйдән үз хуҗасыннан качкан Анисимус исемле кол да булган. Паул аңа мәсихчеләр дине турында сөйләгән, һәм Анисимус мәсихче булып киткән. Паул аны «тугры һәм яраткан кардәшем» дип атаган һәм аның турында «ул миңа үз балам кебек булды, ә мин аңа рухи әти булып киттем» дип язган (Көл. 4:9; Фил. 10—12). Анисимусның мәсихче булып китүенә Паул бик сөенгән! a

21 Паулның үрнәге башкалар өчен дә файдалы булган. Ул филипиялеләргә болай дип язган: «Минем белән булган хәлләр чынында яхшы хәбәрнең таралуына китерде. Нәтиҗәдә, минем Мәсих хакына төрмәдә богауланып утыруым Рим патшасының бар сакчыларына һәм башкаларга билгеле булды. Минем төрмә богауларым Хуҗабызга хезмәт итүче кардәшләрнең күбесен какшамыйча нык торырга этәрде, һәм алар Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйлиләр» (Флп. 1:12—14).

22. Римда сак астында утырганда, Паул вакытын ничек кулланган?

22 Римда сак астында утырганда, Паул кардәшләргә берничә хат язган b. Соңрак бу хатлар Мәсихче Грек Язмаларына кертелгән булган. Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу хатлар мәсихчеләргә күп файда китергән. Алар әле дә бик гамәли булып кала һәм безне рухи яктан ныгыта (2 Тим. 3:16, 17).

23, 24. Бүген үз иманы өчен төрмәгә эләккән кардәшләр, Паул кебек, ничек уңай караш саклый?

23 Гомумән алганда, Паул сак астында якынча дүрт ел үткәргән: ике ел Кайсариядә һәм тагын ике ел Римда. Лүк аның ничек азат ителгәне турында бернәрсә дә язмый c (Рәс. 23:35; 24:27). Бу еллар дәвамында Паул уңай караш саклаган һәм хезмәт итүдә кулыннан килгәнне эшләгән. Бүген дә күп кенә Йәһвәнең хезмәтчеләре, иманнары аркасында төрмәгә утыртылса да, шатлыкларын югалтмый һәм вәгазьләүдән туктамый. Испаниядә мәсихче нейтралитет саклаганы өчен төрмәгә эләккән Адольфоның мисалына игътибар итик. Төрмә сакчысы аңа болай дигән: «Без сиңа гаҗәпләнәбез. Тормышыңны чыдый алмаслык итәргә тырышсак та, син һәрвакыт елмаясың һәм безгә каршы бер начар сүз дә әйтмисең!»

24 Вакыт узу белән сакчылар Адольфога шулкадәр ышана башлаган ки, хәтта кайвакыт аның ишекләрен япмыйча калдырган. Алар аның камерасына Изге Язмалар турында сөйләшер өчен кергән. Ә бер сакчы аның камерасына Изге Язмаларны укыр өчен кергәләгән. Бу вакытта Адольфога аны сакларга туры килгән! Адольфо кебек тугры кардәшләрнең үрнәкләре безне, эзәрлекләүләргә карамастан, «Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйләргә» дәртләндерә.

25, 26. Паул Гайсәнең нинди сүзләренең үтәлешен күргән һәм бүген бу сүзләр ничек чынга аша?

25 Рәсүлләр китабының беренче бүлегендә Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8). Гайсәнең бу сүзләре 30 ел да үтмәстән чынга ашкан: яхшы хәбәр «күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән» булган d (Көл. 1:23). Ә Рәсүлләр китабының соңгы бүлеге сак астында утыручы рәсүл Паулның «Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгәне» белән тәмамлана. Дулкынландыргыч вакыйгаларга бай булган бу китап өчен нинди искиткеч йомгаклау! Чыннан да, изге рухның ярдәме белән зур эшләр башкарылган һәм башкарыла! (Зәк. 4:6)

26 Бүген дә Йәһвәнең изге рухы майланган мәсихчеләргә һәм «башка сарыкларга» якынча 240 илдә «Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек» бирергә ярдәм итә! (Яхъя 10:16; Рәс. 28:23) Әйдәгез, бу эштә кулдан килгәннең барысын да башкарыйк!

a Анисимусның хуҗасы Филимун исемле кардәш булган. Паул Анисимусны үзе янында калдырырга теләгән, әмма бу Рим законын һәм Филимунның хокукларын бозу булыр иде. Шуңа күрә Паул Анисимусны Филимунга җибәргән. Филимунга язган хатта Паул аңардан Анисимусны инде кол гына итеп түгел, ә кадерле кардәш итеп кабул итәргә үтенгән (Фил. 13—19).

b 212 нче биттәге  «Паулның биш хаты» дигән рамканы кара.

c 214 нче биттәге  «Паулның б. э. 61 елыннан соң тормышы» дигән рамканы карагыз.