Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

24 БҮЛЕК

«Кыю бул!»

«Кыю бул!»

Яһүдләр Паулны үтерергә сүз куеша, ләкин гаскәр башлыгы аны яклап кала; Паул үзен Феликәс алдында яклый

Рәсүлләр 23:11—24:27 гә нигезләнгән

1, 2. Ни өчен Иерусалимда эзәрлекләүләргә дучар булуы Паулны гаҗәпләндерми?

 ПАУЛ — Иерусалимда сак астында. Югары киңәшмә алдында торганда, ярсыган фарисейлар белән саддукейлар аны чак кына өзгәләп ташламады. Бәхеткә каршы, гаскәр башлыгы аны бу юлы да коткарып калды. Шулай да Паулның бәла-казалары моның белән генә бетми әле. Андый эзәрлекләүләргә дучар булганына ул гаҗәпләнми дә, чөнки Йәһвә Паулны Иерусалимда «тоткынлык һәм газаплар көтә» дип алдан кисәткән иде (Рәс. 20:22, 23). Үзен нәрсә көтәсен төгәл белмәсә дә, Паул Гайсә Мәсих исеме хакына газап чигәчәген белә (Рәс. 9:16).

2 Хәтерләгәнебезчә, мәсихче пәйгамбәрләр дә яһүдләр Паулны «башка халык кешеләре кулына тапшырачак» дип әйткән булган (Рәс. 21:4, 10, 11). Бу пәйгамбәрлек сүзләренең төгәл итеп үтәлгәнен күрәбез: хәзер Паул римлылар кулында һәм озакламый аңа үзен Рим идарәчеләре алдында гаепләүчеләрдән якларга туры киләчәк. Паул белән Иерусалимда булган бар газапларны исәпкә алсак, ул, һичшиксез, дәртләндерүгә бик мохтаҗ булган! (Рәс. 21:31; 23:10)

3. Йәһвә безгә вәгазь эшен дәвам итәргә ничек булыша?

3 Билгеле, бу соңгы көннәрдә «Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак Аллаһыга бирелеп яшәргә теләүче һәркем эзәрлекләүләр кичерә». Шуңа күрә вакыт-вакыт без барыбыз да, вәгазь эшен дәвам итәр өчен, дәртләндерүгә мохтаҗ (2 Тим. 3:12). Аллаһы «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» чыгарган басмалар һәм очрашулар аша безне ныгытып тора (Мат. 24:45). Шулай ук Йәһвә безгә «каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак» дип тә ышандыра (Ишаг. 54:17; Ирм. 1:19). Ә Паулны Йәһвә ничек рухландырган? Паул, каршылыкларга карамастан, төпле шаһитлек бирүен дәвам итә алганмы? Әйдәгез, белик.

«Явыз ният» тормышка ашмый (Рәсүлләр 23:11—34)

4, 5. Гайсә Паулны ничек ныгыткан һәм ни өчен бу нәкъ кирәкле вакытта булган?

4 Югары киңәшмәдәге вакыйгалардан соң шул ук төнне рәсүл Паулга Гайсә Мәсих күренгән. Ул аны исән калачагына һәм, Римга барып, анда да шаһитлек бирәчәгенә ышандырган. Рәсүлләр китабында болай дип әйтелә: «Ул төнне Паул янына Хуҗабыз килде һәм: „Кыю бул! Син минем турында Иерусалимда төпле шаһитлек бирдең, ә хәзер Римда да шаһитлек бирергә тиешсең“,— диде» (Рәс. 23:11). Һичшиксез, бу сүзләр Паулның рухын күтәргән.

«Аларның 40 тан артык кешесе Паулны... сагалап тора» (Рәсүлләр 23:21)

5 Бу ныгытучы сүзләр нәкъ кирәкле вакытта әйтелгән булган. Икенче көнне үк кырыклап яһүд кешесе «бергә җыелып явыз ният корган һәм, Паулны үтермичә, ашамаска да, эчмәскә дә ант иткән». Алар, планнарын тормышка ашыра алмасалар, үзләрен каһәр сугар дип ышанган (Рәс. 23:12—15). Бу явыз ният буенча, руханилар белән өлкәннәр Паулны Югары киңәшмәгә, имеш, сораштырыр өчен чакырырга, ә ант иткән яһүдләр аны юлда үтерергә тиеш булган.

6. Яһүдләрнең явыз нияте ничек ачыкланган һәм яшьләр бу очрактан нәрсәгә өйрәнә ала?

6 Бу ният турында Паулның апасының улы ишеткән һәм моның турында Паулга хәбәр иткән. Паул аңа бу хакта гаскәр башлыгы Клавдий Лисийгә сөйләргә кушкан, һәм бу егет шулай эшләгән дә (Рәс. 23:16—22). Без ул егетнең исемен белмәсәк тә, Йәһвәнең аны хуплавын төгәл беләбез. Бүген дә мәсихче яшьләр Аллаһы халкының иминлеген үз иминлекләреннән өстен куя һәм, Патшалык эшенә булышлык итәр өчен, кулыннан килгәнне эшли. Йәһвә аларны бик кадерли!

7, 8. Паулны яклар өчен, Клавдий Лисий нинди чаралар күргән?

7 Яһүдләрнең явыз ниятләре турында ишетү белән үк Клавдий Лисий Паулны Яһүдия провинциясенең башкаласы Кайсариягә, идарәче Феликәс янына җибәрергә булган a. Клавдий Лисийнең карамагында 1 000 гаскәри булган. Ул шуларның 470 ен — җәяүлеләрне, сөңгечеләрне һәм атлы гаскәриләрне — Паулны саклап барырга җибәргән. Иерусалимда чуалышлар еш булган, ә Кайсариядә Паулның тормышына куркыныч янамаган, чөнки монда яһүдләр яшәсә дә, башка халык кешеләре сан ягыннан күпкә күбрәк булган. Моннан тыш, Кайсариядә римлыларның хәрби штабы урнашкан булган.

8 Рим законын үтәп, Лисий Феликәскә хат язган. Ул бу хатта яһүдләрнең Паулны, гыйбадәтханәдә тотып алып, үтерергә җыенганнары турында язган. Ләкин мин, Паулның Рим гражданы икәнен белгәч, аны коткарып калдым һәм аның «үлемгә яки төрмә богауларына лаеклы бернинди гаебен тапмадым» дип әйткән Лисий. Ул шулай ук Паулны Феликәс янына яһүдләрнең явыз ниятләре аркасында җибәргәне турында язган. «Мин... гаепләүчеләренә аңа каршы сезнең алда сөйләргә әмер бирдем»,— дип тәмамлаган ул үз хатын (Рәс. 23:25—30).

9. а) Рим гражданы булган Паулның хокуклары ничек бозылган? ә) Без, үз хокукларыбызны яклар өчен, нәрсәне куллана алабыз?

9 Лисий үз хатында дөресен генә язган дип әйтеп булмый. Ул үзен Феликәс алдында яхшы яктан күрсәтергә теләгән, күрәсең. Лисий Паулның Рим гражданы икәнен белгәнгә аны коткарып калдым дип язса да, чынлыкта бу алай булмаган. Ул Паулны «ике чылбыр белән богауларга», аны камчылап сорау алырга кушканы һәм шулай итеп аның хокукларын бозганы турында бер сүз дә язмаган (Рәс. 21:30—34; 22:24—29). Бүген дә Шайтан, дини фанатикларны кулланып, безгә каршы эзәрлекләү ялкынын кабыза. Нәтиҗәдә, безнең хокукларыбыз бозыла. Ләкин без, Паул кебек, үзебезне яклар өчен, законнарны куллана алабыз.

«Мин үземне сезнең алдыгызда яклавыма шатмын» (Рәсүлләр 23:35—24:21)

10. Паулны нәрсәдә гаепләгәннәр?

10 Кайсариядә Паулны, гаепләүчеләре килгәнче, «Һируд сараенда сак астында тотканнар» (Рәс. 23:35). Биш көннән соң Иерусалимнан баш рухани Һанани, Тертул исемле оста сөйләүче бер кеше һәм өлкәннәр килгән. Тертул, сүз алып, Феликәсне яһүдләргә игелек кылганы өчен башта ялагайланып мактаган b. Аннан соң ул Паулны болай дип гаепли башлаган: «Без бу кешенең җәмгыятьнең чире, бөтен җиһанда яшәүче яһүдләр арасында чуалыш күтәрүче һәм насаралылар сектасының башлыгы булуын ачыкладык. Ул гыйбадәтханәне нәҗесләргә тырышты, шуңа күрә без аны кулга алдык». Шунда «яһүдләр дә, шул гаепләүләргә кушылып, бу сүзләрне раслый башлаган» (Рәс. 24:5, 6, 9). Чуалышлар күтәрүче, сектаның башлыгы, гыйбадәтханәне нәҗесләүче... Бар бу җитди гаепләүләр үлем җәзасы өчен нигез булган!

11, 12. Паул яһүдләрнең гаепләүләренә нинди җавап кайтарган?

11 Аннан соң Паулга сөйләргә рөхсәт иткәннәр. Ул: «Мин үземне сезнең алдыгызда яклавыма шатмын»,— дип сүзен башлаган. Паул, Феликәскә гыйбадәтханәне дә нәҗесләмәгәнен, чуалыш та күтәрмәгәнен әйтеп, бар гаепләүләрне кире каккан. Паул үзенең Иерусалимда инде берничә ел булмаганы һәм анда үз халкына хәер һәм бүләкләр китерер өчен килгәне турында әйткән. (Хәтерләгәнебезчә, рәсүл Паул ачлык һәм эзәрлекләүләр аркасында мохтаҗлыкка калган мәсихчеләр өчен иганәләр китергән булган.) Паул гыйбадәтханәгә кергәндә нәҗес булмаганы һәм «һәрвакыт Аллаһы һәм кешеләр алдында саф вөҗдан сакларга тырышканы» турында әйткән (Рәс. 24:10—13, 16—18).

12 Шулай да Паул яһүдләр «„секта“ дип атаган юлдан барганын» таныган. Әлбәттә, ул чынлыкта сектант булмаган, яһүдләр генә аны шулай дип атаган. Паул үзенең ата-бабалары Аллаһысына изге хезмәт башкарганы турында әйткән. Ул «Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында язылганнарның барысына ышанган» һәм, үзенең гаепләүчеләре кебек үк, «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәгенә» иман иткәне турында әйткән. Үз гаепләүчеләре турында Паул болай дигән: «Бу кешеләр, мине Югары киңәшмәдә хөкем иткәндә, миндә нинди гаеп тапканнарын әйтсеннәр. Мин анда булганда: „Мине үлеләрнең терелүенә өметләнгәнем өчен хөкем итәләр!“ — дип кычкырган идем, алар мине шул сүзләрне әйтүдә генә гаепләр» (Рәс. 24:14, 15, 20, 21).

13—15. Паулның Феликәс алдында үзен ничек яклаганыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

13 Закон буенча, Асиядәге яһүдләр, Паулны гаепләр өчен, Феликәс алдына килергә тиеш булган. Ләкин алар килмәгән, һәм Паул Феликәскә бу хакта әйткән (Рәс. 24:18, 19). Паул Феликәскә хөрмәт белән мөрәҗәгать иткән, тынычлык саклаган һәм бар фактларны ачык итеп аңлаткан. Тертулдан аермалы буларак, ул Феликәскә ялагайланмаган. Безне дә бүген судларда тынычлык бозуда, фетнәгә котыртуда яисә сектантлар булуда гаепләргә мөмкиннәр. Әйдәгез, андый очракта рәсүл Паулдан үрнәк алыйк.

14 Паул үз карашлары турында сөйләргә курыкмаган. Терелтү турындагы сорау аркасында Югары киңәшмәдә шау-шу күтәрелсә дә, ул Феликәс алдында да бу сорау турында кыюлык белән сөйли башлаган (Рәс. 23:6—10). Ни өчен ул бу сорауны күтәргән? Чөнки бәхәснең төбе нәкъ Паулның Гайсәгә иман итүендә булган: ул Гайсәнең Мәсих булуына һәм терелтелүенә ышанган, ә үзен гаепләүче яһүдләр моны инкяр иткән (Рәс. 26:6—8, 22, 23).

15 Гайсә үз шәкертләренә болай дип әйткән булган: «Сез минем шәкертләрем булганга, барысы сезне нәфрәт итәр. Әмма ахырга кадәр нык калган кеше котылыр». Һичшиксез, бу сүзләр, Паулга булышкан кебек, безгә дә кыюлык белән шаһитлек бирергә булыша ала. Хакимлеккә ия кешеләр белән сөйләшкәндә, безгә нәрсә әйтербез дип борчылырга кирәкми, чөнки Гайсә безне болай дип ышандырган: «Сезне судка тапшырыр өчен кулга алганда, нәрсә әйтергә дип хафаланмагыз. Әмма сезгә шул вакытта изге рух биргәнне сөйләгез, чөнки сез түгел, ә изге рух сөйләр» (Марк 13:9—13).

«Феликәс куркып калды» (Рәсүлләр 24:22—27)

16, 17. а) Феликәс Паул белән нәрсә эшләргә булган? ә) Ни өчен Феликәс куркып калган, әмма ни өчен ул алга таба да Паул белән очрашкан?

16 Идарәче Феликәс мәсихчеләрнең тәгълиматлары турында инде ишеткән булган. Лүк болай дип яза: «Әмма шул Юл хакында [ул вакытта мәсихчеләр динен шулай атаганнар] шактый күп белгән Феликәс: „Сезнең эшегез буенча гаскәр башлыгы Лисий килгәч карар чыгарырмын“,— дип, аларның эшен кичектерде. Ә йөзбашына Паулны сак астында тотарга, аңа кайбер яклардан ирек бирергә һәм аның дусларына аңа хезмәт күрсәтүдә комачауламаска кушты» (Рәс. 24:22, 23).

17 Берничә көннән соң Феликәс үз хатыны Дрөсилә белән (ул яһүд булган) «Паулны чакыртып алган да аның Мәсих Гайсәгә иман итү турында сөйләгәнен тыңлап утырган» (Рәс. 24:24). Шулай да, «Паул тәкъвалык, тотнаклылык һәм булачак хөкем хакында сөйләгәнгә, Феликәс куркып калган», бәлки явыз эшләре өчен вөҗдан газабы кичерә башлагандыр. Шуңа күрә ул Паулга болай дигән: «Хәзер китсәң дә була, уңайлы вакыт тапкач, сине тагын чакыртырмын». Соңрак Феликәс Паул белән әле күп тапкыр очрашкан, ләкин ул моны хакыйкать белән кызыксынганга түгел, ә аңардан ришвәт алырга өметләнгәнгә эшләгән (Рәс. 24:25, 26).

18. Ни өчен Паул Феликәс белән аның хатынына «тәкъвалык, тотнаклылык һәм булачак хөкем хакында сөйләгән»?

18 Феликәс белән аның хатыны «Мәсих Гайсәгә иман итү», ягъни мәсихче булу, нәрсәдән гыйбарәт икәнен белергә теләгән. Алайса, ни өчен Паул аларга «тәкъвалык, тотнаклылык һәм булачак хөкем хакында сөйләгән»? Чөнки аларның әхлаксыз, кансыз һәм гаделсез кешеләр булганын белгән. Шулай итеп, Паул аларга Аллаһының югары нормалары турында турыдан-туры сөйләгән. Бу аларга бар кешеләр дә Аллаһы алдында үз эшләре, сүзләре һәм уйлары өчен җаваплы булганнарын аңларга булышкан. Феликәс белән Дрөсилә, Паулны хөкем итсә дә, үзләренең дә Аллаһы алдында җавап бирәчәкләрен онытмаска тиеш булган. Әйе, Феликәснең куркып калуы гаҗәп түгел.

19, 20. а) Хезмәттә очраган кешеләр хакыйкать белән эчкерсез итеп кызыксынмаса, без нинди караш сакларга тиеш? ә) Феликәснең Паулга чынлыкта ярдәм итәргә теләмәгәне нәрсәдән күренә?

19 Бүген без хезмәттә Феликәс кебек фикер йөрткән кешеләрне очратырга мөмкин. Башта алар хакыйкать белән кызыксынган кебек тоеладыр, әмма чынлыкта алар үз тормыш рәвешен үзгәртергә теләми. Без андый кешеләр белән үзебезне акыллы тотарга тиеш. Андый кешеләргә Аллаһының нормалары турында сөйләп була. Бәлки, бу аларны үзгәрергә дәртләндерер. Шулай да, кеше Аллаһы юлына басарга теләмәсә, без, аны калдырып, эчкерсез кешеләрне эзләвебезне дәвам итәрбез.

20 Феликәснең йөрәк торышын Лүкнең мондый сүзләреннән аңлап була: «Ике ел узгач, Феликәс урынына Порки Фисте килде. Феликәс, яһүдләргә ярарга тырышып, Паулны төрмәдә калдырды» (Рәс. 24:27). Әйе, Феликәс Паулга ярдәм итәргә теләмәгән. Ул, мәсихчеләрнең фетнәчеләр булмаганын һәм Паулның Рим законнарын бозмаганын бик яхшы белсә дә, аны төрмәдән азат итмәгән — ул «яһүдләргә ярарга тырышкан».

21. Порки Фисте идарә итә башлагач, Паул белән нәрсә булган һәм Гайсәнең нинди сүзләре аны ныгытып торган?

21 Рәсүлләр китабының 24 нче бүлегенең соңгы шигыреннән күренгәнчә, Феликәс урынына Порки Фисте килгән. Ул вакытта Паул һаман да төрмәдә утырган. Паул аңа да, хакимлеккә ия булган башка кешеләргә дә төпле шаһитлек биргән. Чыннан да, Гайсә вәгъдә иткәнчә, Паулның «патшаларга һәм идарәчеләргә» хакыйкать турында сөйләргә мөмкинлеге булган (Лүк 21:12). Һичшиксез, Гайсәнең «Кыю бул!» дигән сүзләре Паулны бик ныгыткан, шуңа күрә аның иманы какшамаган. Киләсе бүлекләрдән без Паулның ул вакыттагы иң зур хакимлеккә ия булган идарәчегә дә шаһитлек бирүе турында белербез.

a 193 нче биттәге  «Феликәс — Яһудия идарәчесе» дигән рамканы карагыз.

b Тертул Феликәскә «сезнең җитәкчелек астында тыныч-тату яшибез» дисә дә, чынлыкта, Феликәс прокуратор булганда, Яһүдиядә, башка прокураторларның идарәсе белән чагыштырганда, иң тынычсыз вакыт булган. Шулай ук Тертул яһүдләр Феликәскә реформалары өчен бик рәхмәтле дип әйткән. Чынлыкта исә күпчелек яһүд Феликәсне комсызлыгы һәм фетнәләрен мәрхәмәтсез итеп басканы өчен нәфрәт иткән (Рәс. 24:2, 3).