Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 БҮЛЕК

«Мондагы бер җан да һәлак булмаячак»

«Мондагы бер җан да һәлак булмаячак»

Паул кораб һәлакәтенә эләгә, ул көчле иман һәм кешеләргә карата ярату күрсәтә

Рәсүлләр 27:1—28:10 га нигезләнгән

1, 2. Паул кая барырга тиеш булган һәм аның нинди борчылулары булгандыр?

 «КАЙСАР янына китәрсең» (Рәс. 25:12). Фистенең бу сүзләре Паулга тынгы бирми. Ул бит императорның үзе белән очрашачак! Моннан тыш, аңа корабта барырга туры килер. Паул үз тәҗрибәсеннән моның төрле куркынычлар белән бәйле булганын яхшы белә. Шулай да, төрмәдә ике елдан артык утыруга караганда, Римга корабта бару күпкә күңеллерәк. Бу Паулны бераз тынычландырадыр.

2 Паулга күп тапкыр «диңгезләрдә... хәвеф-хәтәр янаган», ул «өч мәртәбә кораб һәлакәтенә дучар булган» һәм хәтта «бер төн һәм бер көнне ачык диңгездә үткәргән» (2 Көр. 11:25, 26). Бу юлы Паул ирекле кеше буларак түгел, ә тоткын буларак бара. Аңа Кайсариядән Римга 3 000 нән артык километр үтәргә кирәк. Ул бу озын юлны исән-имин үтәрме? Исән калса, Римда аны нәрсә көтә? Ул бит Шайтан дөньясындагы иң куәтле идарәче алдына басарга тиеш.

3. Паул нәрсә эшләргә тәвәккәл булган һәм без бу бүлектән нәрсә турында белербез?

3 Бу китапны укып, Паул белән яхшы танышкач, сез ничек уйлыйсыз: ул бу хәлдә өметсезлеккә бирелгәнме? Әлбәттә, юк. Әйе, ул үзен нинди авырлыклар көтәсен төгәл белмәгән. Әмма, моңа берничек тә тәэсир итә алмаганын аңлаганга, ул борчылуларга үзен шатлыктан мәхрүм итәргә рөхсәт итмәгән (Мат. 6:27, 34). Йәһвә Паулны бар кешеләргә, шул исәптән идарәчеләргә дә, Патшалык турында сөйләр өчен сайлаган. Паул Йәһвәнең ихтыярын үтәргә тәвәккәл булган (Рәс. 9:15). Без дә Йәһвәнең ихтыярын үтәргә телибез, шуңа күрә, әйдәгез, Паул белән бергә Римга бару юлын үтик һәм аңардан нәрсәгә өйрәнеп булганын күрик.

«Җил каршы» искән (Рәсүлләр 27:1—7а)

4. Йөзбашы Юли рәсүл Паул белән нинди корабка утырган? Паул белән кем барган?

4 Паулны һәм башка тоткыннарны Юли исемле йөзбашына ышанып тапшырганнар. Юли тоткыннар белән корабка утырган. Бу кораб Асия өлкәсендәге Адрамитин шәһәреннән Кайсариягә килгән булган. (Адрамитин Лесбос утравындагы Митилен шәһәренә каршы урнашкан булган.) Әлбәттә, андый кораблар пассажирлар, ә бигрәк тә тоткыннар өчен яраклы булмаган ( «Диңгез сәяхәтләре һәм сәүдә юллары» дигән рамканы карагыз). Кораб башта төньякка, ә аннан соң көнбатышка барган һәм төрле портларда товарларны бушатып төяр өчен тукталган. Паул белән Аристарх һәм Лүк тә барган. (Соңрак Лүк бу хакта язган да.) Шуңа күрә Паул үзен җинаятьчеләр арасында ялгыз хис итмәгән (Рәс. 27:1, 2). Лүк белән Аристархка үзләре өчен түләргә туры килгәнме? Яисә алар Паулның хезмәтчеләре саналып түләүсез барганмы? Бу безгә билгеле түгел.

5. Сидонда Паулның кем белән очрашырга мөмкинлеге туган һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

5 Кораб, бер көндә төньякка таба якынча 110 километр ара үткәч, Сурия ярындагы Сидон портына кергән. Рим гражданы булган Паулның гаебе әле расланмаган; бәлки, шул сәбәпле Юли рәсүл Паул белән үзен кырыс тотмагандыр (Рәс. 22:27, 28; 26:31, 32). Ул хәтта Паулга, Сидонда ярга төшеп, дуслары янына барырга рөхсәт иткән (Рәс. 27:3). Кардәшләр озак вакыт төрмәдә утырган рәсүл турында шатланып кайгырткандыр. Ә сез нинди очракта кардәшләр турында кайгырта һәм кунакчыллык күрсәтә аласыз?

68. а) Паулның Сидоннан Книтка юлын сурәтләп бирегез. ә) Паулның вәгазьләр өчен нинди мөмкинлекләре булган?

6 Сидоннан чыккач, кораб төньякка таба баруын дәвам иткән, ә аннан соң көнбатышка борылган. Яр буйлап барып, кораб Паулның туган ягы — Киликиядәге Тарс шәһәре яныннан үткән. Кораб башка портларда тукталыш ясаганмы, юкмы — Лүк моның турында язмый. Ул җилнең каршы искәне турында гына әйтә (Рәс. 27:4, 5). Паул, корабта барганда, вәгазьләр өчен һәр мөмкинлекне куллангандыр. Һичшиксез, ул башка тоткыннарга, пассажирларга, матросларга, гаскәриләргә һәм төрле портларда очраган кешеләргә вәгазьләгәндер. Без дә яхшы хәбәрне сөйләр өчен һәр мөмкинлекне кулланыйк.

7 Берникадәр вакыттан соң кораб Кече Асиянең көньяк яры янында урнашкан Мира шәһәренә килеп җиткән. Ул вакытларда Мисыр кораблары, Мира аша үтеп, Римга ашлык ташыган. Юли рәсүл Паул һәм башка тоткыннар белән бергә шундый корабларның берсенә күчеп утырган (Рәс. 27:6). Бу кораб зуррак булгандыр. Анда 276 кеше — экипаж, гаскәриләр, тоткыннар һәм, күрәсең, Римга баручы башка кешеләр дә барган. Бу корабта күбрәк кеше булганга, Паулның вәгазьләр өчен мөмкинлекләре дә күбрәк булган.

8 Аннан соң кораб Мирадан Кече Асиянең көньяк-көнбатышында урнашкан Книтка чыккан. Җилләр уңай якка искәндә, гадәттә, бу араны бер көн эчендә үтеп булган. Ләкин каршы искән җилләр тагын да көчәя барган. Лүк болай дип яза: «Күп көннәр әкрен генә йөзгәннән соң, без көчкә Книтка килеп җиттек» (Рәс. 27:7а). (208 нче биттәге  «Урта диңгездә каршы искән җилләр» дигән рамканы карагыз.) Зур дулкыннар аша көчле җилләргә каршы барган корабтагы кешеләрнең никадәр курыкканнарын күз алдына гына китерегез!

«Давыл безне бер яктан икенче якка ыргытып йөртте» (Рәсүлләр 27:7ә—26)

9, 10. Крит янында нинди авырлыклар туган?

9 Книттан чыккач, каршы җил искәнгә, капитан корабны көнбатышка таба юнәлтә алмаган. Нәтиҗәдә, кораб яр буендагы су агымнарын югалткан, һәм җил корабны көньякка таба алып киткән. Крит утравының Салмон дигән борынына якынлашкач, кораб бу утрауны көньяк ягыннан урап үткән. Утрау корабны ышыклый башлаганга, җил бераз тынычланган (Рәс. 27:7ә). (Сидоннан Мирага барганда, корабны җилләрдән Кипр утравы ышыклаган булган.) Шунда корабтагы кешеләр җиңел сулап куйгандыр. Ләкин кыш якынлашкан. Бу корабтагы кешеләрне борчуга салгандыр.

10 Лүк: «Көчкә-көчкә яр буйлап йөздек»,— дип яза. Әйе, Крит утравы җилдән ышыкласа да, кораб белән идарә итү барыбер авыр булган. Аннан соң Лүк: «Гүзәл Култык исемле урынга барып җиттек»,— дип дәвам итә. Бу урын Критның көньяк яры төньяккарак борылган ноктада булган, күрәсең. Матрослар анда якорь төшергәннәр, һәм кораб бу култыкта «шактый күп вакыт» үткәргән. Ләкин кышның якынлашуы аркасында диңгезгә чыгу көннән-көн куркынычрак була барган (Рәс. 27:8, 9).

11. Паул корабтагы кешеләргә нинди киңәш биргән, ләкин алар нинди карар кабул иткән?

11 Паул диңгездә күп йөргәнгә һәм бу яктан тәҗрибәле булганга, корабтагы кешеләр аңардан юлларын дәвам итәргәме, юкмы дип киңәш сораган, күрәсең. Ул диңгезгә чыкмаска киңәш биргән. «[Югыйсә бу] кораб белән аның йөгенә генә түгел, ә безнең җаннарыбызга да зарар һәм зур зыян китерәчәк»,— дип кисәткән ул. Ләкин кораб хуҗасы белән капитан, кыш үткәрер өчен, яхшырак пристаньга барырга кирәк дип санаган. Алар Юлины һәм башкаларны диңгезгә чыгарга инандырган. Күпчелек кеше риза булгач, алар Финик дип аталган киләсе пристаньга барып карарга булган. Бу пристань зуррак һәм кыш үткәрү өчен уңайлырак булгандыр. Көньяк җиле исә башлагач, алар, ниятебез тормышка аша дип алданып, якорьны күтәргән дә Крит яры буйлап йөзеп киткән (Рәс. 27:10—13).

12. Криттан киткәч, кораб нинди хәлгә эләккән һәм, корабны коткарыр өчен, диңгезчеләр нәрсә эшләгән?

12 Күп тә үтмәстән төньяк-көнчыгыштан «көчле җил купкан». Берникадәр вакыт кораб Кәүдә дип аталган кечкенә генә утрауга ышыкланып барган (бу утрау Гүзәл Култыктан якынча 65 километр ераклыкта урнашкан). Шулай да корабка барыбер куркыныч янаган. Җил аны көньякка алып киткән булса, ул Африканың комлы ярларына бәрелеп җимерелгән булыр иде. Моннан куркып, матрослар корабка тагылган көймәне палубага күтәреп алырга булган. Әлбәттә, бу җиңел булмаган, чөнки көймә су белән тулы булгандыр. Шулай ук алар корабның корпусын, таркалып җимерелмәсен өчен, арканнар белән бәйләп ныгытканнар. Тизлекне киметер өчен, алар җилкәннәрне төшергән һәм давыл аша баруларын дәвам итәргә тырышкан. Әмма бу әллә ни булышмаган. «Давыл безне бер яктан икенче якка ыргытып йөртте»,— дип яза Лүк. Моның никадәр куркыныч булганын күз алдына гына китерегез! Ә өченче көнне алар, батмас өчен, диңгезгә кораб җиһазларын ыргыткан (Рәс. 27:14—19).

13. Давыл вакытында корабта нәрсә булганын сурәтләп бирегез.

13 Көчле давыл котыруын дәвам иткән. Күкне кара болытлар каплап, яңгыр бертуктаусыз коеп яуганга, кояш та, йолдызлар да күренмәгән. Моның аркасында капитан кайсы юнәлештә йөзгәннәрен билгели алмаган. Әлбәттә, андый коточкыч, салкын, юеш шартларда һәм диңгез авыруы интектергәнгә, бар кеше боеккан һәм өметсезлеккә бирелгән, тамакларына ризык үтмәгән. Ләкин Паул белән аның дуслары тынычлык саклаган, чөнки моңа кадәр Гайсә Паулга Римда шаһитлек бирәчәксең дип әйткән һәм соңрак бу вәгъдәне тагын бер кат фәрештә дә кабатлаган булган (Рәс. 19:21; 23:11).

14, 15. а) Ни өчен Паул диңгезчеләргә элегрәк биргән киңәшен исләренә төшергән? ә) Паул корабтагы кешеләргә нәрсә әйткән һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Шунда Паул торып баскан да корабтагы кешеләргә: «Сезгә минем киңәшемне тыңлап, Криттан диңгезгә чыкмаска кирәк иде»,— дип әйткән. Билгеле, ул бу сүзләрне аларны гаепләр өчен түгел, ә хәзер әйтәсе сүзләренә игътибарлы булсыннар өчен әйткән. Ул болай дигән: «Кыю булыгыз, чөнки мондагы бер җан да һәлак булмаячак, корабны гына югалтачаксыз» (Рәс. 27:21, 22). Паулның бу сүзләре корабтагы кешеләрне бик юаткандыр. Һичшиксез, Паул үзе дә Йәһвәнең аның аша аларга өмет биргәненә бик сөенгән. Әйе, Йәһвә өчен һәр кеше кадерле. Аллаһы «беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9). Әйдәгез, моны истә тотыйк һәм мөмкин кадәр күбрәк кешегә Йәһвәнең өмет бирүче хәбәрен җиткерергә тырышыйк.

15 Паул корабтагы кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаган (Рәс. 26:6; Көл. 1:5). Ул, Аллаһының аларны киләчәктә генә түгел, ә инде хәзер коткарачагына ышандырып, болай дип әйткән: «Үткән төнне аның бер фәрештәсе минем янга килеп, болай диде: „Курыкма, Паул. Син кайсар каршына басарга тиеш. Аллаһы синең хакка үзең белән булган һәр кешенең гомерен саклап калачак“». Паул болай дип дәвам иткән: «Кыю булыгыз, мин Аллаһыга ышанам, һәм барысы нәкъ миңа әйтелгәнчә булачак. Тик корабыбыз гына ниндидер утрауга килеп җиткәч, җимереләчәк» (Рәс. 27:23—26).

«Бар кеше дә җиргә исән-имин чыкты» (Рәсүлләр 27:27—44)

«Паул... Аллаһыга рәхмәт белдерде» (Рәсүлләр 27:35)

16, 17. а) Паул дога кылыр өчен нинди мөмкинлекне кулланган һәм бу башкаларга ничек тәэсир иткән? ә) Кораб белән нәрсә булганын сурәтләп бирегез.

16 Ике авыр атнадан соң җил белән дулкыннар корабны якынча 870 километр ераклыкка алып киткән. Шунда диңгезчеләр коры җиргә якынлашуларын абайлый башлаган: алар диңгез ярына бәрә торган дулкыннар тавышын ишеткәндер, күрәсең. Дулкыннар корабны алып китмәсен өчен, диңгезчеләр корабның койрык ягыннан якорьлар салган. Алар корабның борынын ярга таба юнәлтергә теләгән. Бераздан Паул, матросларның корабтан качарга җыенганын күреп, йөзбашына һәм гаскәриләргә болай дигән: «Алар корабта калмаса, сез котыла алмаячаксыз». Паулның сүзләрен тыңлап, гаскәриләр аларга качарга ирек бирмәгән. Кораб тотрыклырак хәлгә килгәч, Паул кешеләрне ашап алырга дәртләндергән һәм аларны котылачакларына тагын бер тапкыр ышандырган. Кулына икмәк алып, ул «Аллаһыга рәхмәт белдергән» (Рәс. 27:31, 35). Йәһвәгә догада рәхмәт сүзләрен әйтеп, Паул үз дуслары Лүк белән Аристарх өчен һәм безнең өчен дә яхшы үрнәк калдырган. Безнең башкалар алдында әйтелгән догаларыбыз да дәртләндергеч булсын.

17 Паул дога кылганнан соң, «барысы да кыюланып киткән һәм ашый башлаган» (Рәс. 27:36). Аннан соң алар, корабны җиңеләйтер өчен, бодайны диңгезгә ташлый башлаган. Моның ярдәмендә кораб ярга якынлаша алган. Киләсе көнне матрослар якорьларны чабып өзгән һәм корабның идарә итү ишкәкләрен ычкындырган. Шуннан соң алар, алгы җилкәнне җил уңаена көйләп, ярга тагы да якынрак килә алган. Сай җиргә эләккәч, кораб борыны белән кузгатмаслык булып комга я, бәлки, ләмгә баткан, ә койрык өлешен дулкыннар бәрә-бәрә җимерә башлаган. Шунда гаскәриләр, тоткыннарның берсе дә йөзеп китеп качмасын өчен, аларны үтерергә ниятләгән. Әмма йөзбашы аларга рөхсәт итмәгән. Ул барысына, диңгезгә сикереп, ярга таба йөзәргә кушкан. Нәтиҗәдә, Паул алдан әйткәнчә, бөтен 276 кеше дә «җиргә исән-имин чыккан». Әмма алар нинди җиргә йөзеп чыккан соң? (Рәс. 27:44)

Җирле «кешеләр үзләрен гадәттән тыш игелекле тотты» (Рәсүлләр 28:1—10)

18—20. Мальта халкы ничек игелек күрсәткән һәм Аллаһы Паул аша нинди могҗиза кылган?

18 Паул һәм башкалар килеп җиткән бу җир Сицилиянең көньягындагы Мальта утравы булып чыккан ( «Мальта утравы» дигән рамканы карагыз). Чит телдә сөйләшкән җирле халык «үзләрен гадәттән тыш игелекле тоткан» (Рәс. 28:2). Алар давылны кичергән юеш һәм калтыраган кешеләр өчен учак яккан. Бу аларга җылынырга булышкан. Шунда бер могҗиза булган.

19 Паул, ярдәм итәргә теләп, чыбык-чабык җыеп, учакка салган. Шунда кызудан бер агулы елан шуышып чыккан һәм, Паулның кулына асылынып, аны чаккан a. Моны күргәч, мальталылар илаһлар Паулга җәза бирә дип уйлаган.

20 Еланның Паулны чакканын күргәч, җирле кешеләр «аның кулы шешенеп кызарыныр» дип уйлаган. Бер сүзлектә әйтелгәнчә, табиб буларак, Лүк монда да медик терминны куллана (Рәс. 28:6; Көл. 4:14). Кешеләр нәрсә генә уйламасын, Паул агулы еланны учакка селкеп төшергән һәм һичнинди зыян күрмәгән.

21. а) Нинди мисаллар Лүкнең җентекле һәм төгәл итеп язганын раслый? ә) Паул тагын нинди могҗизалар кылган һәм Мальта кешеләре нәрсә эшләгән?

21 Мальта утравында Пабли исемле бай кеше яшәгән. Ул римлылар куйган идарәче булган, күрәсең. Лүк аны «утрау башлыгы» дип атый. Мальтада табылган ике борынгы язудан күренгәнчә, ул вакытларда андагы идарәчеләрне нәкъ шулай атаганнар да. Лүк «Паблиның атасы кызышып һәм дизентерия белән җәфаланып яткан» дип яза. Паул, аның янына кереп, дога кылган һәм, өстенә кулларын куеп, аны савыктырган. Башка кешеләр моңа таң калган һәм үзләренең авырган якыннарын китерә башлаган. Паул аларны да савыктырган. Рәхмәт йөзеннән кешеләр Паул белән аның хезмәттәшләренә бүләкләр китергән һәм бар кирәклесе белән тәэмин иткән (Рәс. 28:7—10).

22. а) Бер профессор Лүкнең хәбәре турында нәрсә әйткән? ә) Киләсе бүлектән без нәрсә белербез?

22 Күргәнебезчә, Лүк Паулның сәяхәте турында бик төгәл итеп яза. Бер профессор хәтта болай дип әйткән: «Бу өзек — Изге Язмалардагы иң җентекле итеп сурәтләнгән хәбәрләрнең берсе. Лүк беренче гасырдагы диңгез сәяхәтләре турында һәм Урта диңгезнең көнчыгышындагы шартлар турында шулкадәр төгәл итеп яза ки, әйтерсең лә сәяхәтченең көндәлеген укыйсың». Бәлки, Лүк, рәсүл Паул белән сәяхәт иткәндә, чыннан да көндәлек алып баргандыр. Ничек кенә булмасын, Паул белән аның хезмәттәшләрен алда әле күп вакыйгалар көткән. Әйтик, Мальтадан Римга барганда, алар белән нәрсә булган? Без моның турында киләсе бүлектән белербез.

a Рәсүлләр 28:3 тә «агулы елан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз кара еланны аңлата. Хәзер Мальтада кара еланнар юк. Бәлки, алар әйләнә-тирә мохит үзгәргәнгә юкка чыккандыр, ә бәлки, аларны кешеләр юк иткәндер.