23 БҮЛЕК
«Үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез»
Паул ярсыган халык төркеме һәм Югары киңәшмә алдында хакыйкатьне яклый
Рәсүлләр 21:18—23:10 га нигезләнгән
1, 2. Ни өчен Паул Иерусалимга килгән һәм ул анда нинди авырлыкларга очраган?
ПАУЛ Иерусалимның тар шау-шулы урамнары буйлап бара. Башка бернинди шәһәр дә Аллаһы халкының тормышында шундый зур әһәмияткә ия булмаган. Яһүдләр үз шәһәренең тарихы белән бик горурлана. Шул сәбәпле хәтта күп кенә еврей мәсихчеләренә дә Аллаһының ачыла барган ихтыярын кабул итү авыр. Әйе, аларның матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да авырлыклары булган. Моны исәпкә алып, әле Эфестә булганда ук, Паул бу бөек шәһәргә килергә ниятләгән (Рәс. 19:21). Ул, тормышына куркыныч янаса да, монда килгән.
2 Паул Иерусалимда нинди сынауларга очраган? Беренчедән, кайбер мәсихчеләр, Паул хакында таралган имеш-мимешләргә ышанып, ул ялган нәрсәләргә өйрәтә дип санаган. Әлбәттә, бу җитди проблема булган. Икенчедән, хакыйкать дошманнары, Паулны нахакка гаепләп, аны кыйнаган һәм үтерергә җыенган. Бу вакыйгалар соңрак Паулга үзен судларда якларга һәм хакимият кешеләренә вәгазьләргә мөмкинлек биргән. Авырлыклар кичергәндә, Паул басынкылык, кыюлык һәм иман күрсәтүдә гаҗәеп үрнәк калдырган. Әйдәгез, бу вакыйгалар турында күбрәк белик.
«Алар Аллаһыны данлый башладылар» (Рәсүлләр 21:18—20а)
3—5. а) Паул Иерусалимда кем белән очрашкан һәм аларга нәрсә турында сөйләгән? ә) Бүген кардәшләр үз имандашларына ничек ярдәм итә?
3 Иерусалимга килгәннән соң икенче көнне Паул һәм аның хезмәттәшләре җаваплы абый-кардәшләр белән очрашкан. Бу очрашу турында сүз барганда, 12 рәсүлнең берсе дә искә алынмый. Бәлки, алар ул вакытта башка җирләрдә хезмәт иткәндер. Ә Гайсәнең энесе Ягъкуб бу вакытта Иерусалимда булган, шуңа күрә ул бу очрашуда катнаша алган һәм анда рәислек иткән, күрәсең (Рәс. 21:18; Гәл. 2:9).
4 Өлкәннәрне «сәламләгәннән соң, Паул үз хезмәте турында һәм Аллаһының шул хезмәт аша башка халыклар арасында башкарган эшләре турында җентекләп сөйләгән» (Рәс. 21:19). Һичшиксез, Паулның сүзләре кардәшләрне бик рухландырган. Башка илләрдәге кардәшләрнең рухи уңышлары турында ишетү безне дә бик дәртләндерә (Гыйб. сүз. 25:25).
5 Паул шулай ук өлкәннәргә башка җыелышлардан иганәләр китергәне турында әйткән. Һичшиксез, кардәшләрнең юмартлыгы турында ишетү өлкәннәрнең күңелен җылыткан, һәм «алар Аллаһыны данлый башлаганнар» (Рәс. 21:20а). Бүген дә мәсихчеләр афәтләрдән һәм чирләрдән интеккән имандашларына гамәли ярдәм күрсәтә. Шундый ярату сизеп, кардәшләр зур шатлык кичерә һәм иманда ныгый.
«Канунның ашкынучан тарафдарлары» (Рәсүлләр 21:20ә, 21)
6. Өлкәннәр Паулга нинди проблема турында әйткән?
6 Өлкәннәр Паулга Яһүдиядәге җыелышларда бер проблема туганы турында әйткән. Алар болай дигән: «Кардәш, ничә мең яһүднең Гайсә шәкерте булып киткәнен үзең күреп торасың. Алар барысы да Канунның ашкынучан тарафдарлары. Әмма аларга синең хакта таралган имеш-мимешләр барып җитте. Янәсе, син башка халыклар арасында яшәүче яһүдләрне үз балаларын сөннәткә утыртмаска һәм йолаларны тотмаска өндәп, Муса кануныннан баш тартырга өйрәтәсең» a (Рәс. 21:20ә, 21).
7, 8. а) Еврей мәсихчеләренең нинди хаталы карашлары булган? ә) Ни өчен бу мәсихчеләрне мөртәтләр дип атап булмый?
7 Ни өчен шулкадәр күп мәсихчеләр һаман да Муса канунының ашкынучан тарафдарлары булган соң? Бу Канун гамәлдән чыкканнан бирле инде 20 елдан артык вакыт үткән бит! (Көл. 2:14) Б. э. 49 елында Иерусалимдагы рәсүлләр белән өлкәннәр башка халык кешеләрен сөннәткә үтырту һәм алардан Муса канунын үтәүләрен таләп итү кирәкми дип җыелышларга хат язган булган. Ләкин бу хатта еврей мәсихчеләре турында бернәрсә дә әйтелмәгән булган (Рәс. 15:23—29). Бәлки, шул сәбәпле еврей мәсихчеләре Муса канунының гамәлдән чыкканын аңлап җитмәгәндер.
8 Әмма еврей мәсихчеләре тугры булмаган дип әйтеп булмый. Муса канунын Йәһвә үзе биргән; Канун белән бәйле йолаларда бернинди дә начарлык булмаган, мәсәлән сихерчелек. Шуңа күрә еврей мәсихчеләренең Канунны тотулары , ялган динне калдырып, кабат аңа кайтуга тиң булмаган. Шулай да ул вакытта инде яңа килешү гамәлгә кергән булган, һәм мәсихчеләрдән иске килешү белән бәйле Канунны үтәү таләп ителмәгән. Канунга ябышкан кардәшләргә Йәһвәнең ачыла барган ихтыярын кабул итәргә һәм аның хәзер мәсихче җыелышны кулланганын танырга кирәк булган b (Ирм. 31:31—34; Лүк 22:20).
«Синең хактагы имеш-мимешләр дөрес түгел» (Рәсүлләр 21:22—26)
9. Муса кануны турында әйткәндә, Паул нәрсәгә өйрәткән?
9 Башка халыкларга вәгазьләгәндә, Паул Канунны үтәү инде мәҗбүри түгел икәнен аңлаткан. Ул шулай ук Муса кануны буенча яшәргә таләп иткән яһүдләрнең фикер йөртүен дә төзәткән (Гәл. 5:1—7). Яһүдләргә вәгазьләгәндә, Паул Канунның гамәлдән чыкканын һәм хәзер кеше Канун буенча яшәгәнгә түгел, ә Гайсә Мәсихкә иман иткәнгә тәкъва булып игълан ителгәнен аңлаткан (Рим. 2:28, 29; 3:21—26). Әмма рәсүл Паулның бу аңлатулары ул «башка халыклар арасында яшәүче яһүдләрне үз балаларын сөннәткә утыртмаска һәм йолаларны тотмаска өндәгән» дигәнне аңлатмый.
10. Канунны үтәүгә һәм сөннәтләнүгә Паулның карашы нинди булган?
10 Паул яһүди йолаларны үтәргә теләгән кешеләрне, мәсәлән шимбә көнне эшләмәгән һәм билгеле бер ризыктан баш тарткан кешеләрне, хөкем итмәгән (Рим. 14:1—6). Сөннәтләү мәсьәләсенә килгәндә дә, ул сөннәтләнергә ярамый дип әйтмәгән. Паул, яһүдләр Тимутигә әтисе грек булганга шикләнеп карамасын өчен, аны хәтта үзе сөннәткә утырткан (Рәс. 16:3). Паул гәләтиялеләргә болай дип язган: «Сөннәтнең дә, сөннәтсез булуның да бернинди әһәмияте юк, ә мәхәббәттән чыгып эш итүче иман әһәмиятле» (Гәл. 5:6). Әйе, сөннәтләнергәме, юкмы икәнен кеше үзе хәл иткән. Шулай да, әгәр кеше Канунны үтәү максаты белән сөннәтләнсә һәм бу Йәһвәнең хуплавын алыр өчен мәҗбүри дип санаса, бу аңа иман җитмәвен күрсәтер иде.
11. Өлкәннәр Паулга нинди киңәш биргән һәм бу киңәшне үтәү үз эченә нәрсәне алган? (Искәрмәне дә карагыз.)
11 Паул хакында таралган сүзләр дөрес булмаса да, күп кенә еврей мәсихчеләрен алар борчуга салган. Шуңа күрә өлкәннәр Паулга мондый киңәш биргән: «Бездә нәзер иткән дүрт кеше бар, аларны үзең белән ал да алар белән бергә пакьләнү йоласын үтә, һәм, алар чәчләрен алдырсын өчен, чыгымнарын үз өстеңә ал. Шулай итеп барысы да шуны күрер: синең хактагы имеш-мимешләр дөрес түгел, син үзеңне тиешенчә тотасың, һәм Канунны үтисең» c (Рәс. 21:23, 24).
12. Өлкәннәрнең киңәше буенча эш итеп, Паул нинди сыйфатлар күрсәткән?
12 Паул проблеманың сәбәбе үзендә түгел, ә еврей мәсихчеләренең Муса канунына чиктән тыш ябышкан булуында дип әйтә алыр иде. Ләкин ул, Аллаһы принциплары бозылмаса, юл куючан булырга тырышкан. Ул хәтта көринтлеләргә болай дип язган: «Үзем канунны тотмасам да, канун тотучыларны мәсихче итәр өчен, аларга канун тотучы сыман булдым» (1 Көр. 9:20). Шуңа күрә Паул Иерусалим өлкәннәренең киңәше буенча эш иткән. Шулай итеп ул юл куючан булуда һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итүдә яхшы үрнәк калдырган (Евр. 13:17).
«Аның яшәргә хакы юк!» (Рәсүлләр 21:27—22:30)
13. а) Ни өчен кайбер яһүдләр гыйбадәтханәдә шау-шу күтәргән? ә) Паулны кем һәм ничек коткарган?
13 Нәзер әйткән кешеләрнең гыйбадәтханәгә барырга вакыты җиткәч, Паул алар белән бергә анда барган. Гыйбадәтханәгә Асиядән кайбер яһүдләр дә килгән булган. Паулны күргәч, алар аны мәҗүсиләрне гыйбадәтханәгә алып килүдә гаепли башлаган һәм аңа каршы бар халыкны котырткан. Моның аркасында халык Паулны кыйный башлаган. Рим гаскәр башлыгы аны якламаган булса, алар Паулны кыйнап үтергән булыр иде. Гаскәр башлыгы Паулны кулга алган. Шул көннән алып Паул сак астына алынган булган һәм дүрт елдан соң гына азат ителгән. Аннан соң гаскәр башлыгы яһүдләрдән ни өчен Паулга һөҗүм иткәннәре турында сораган. Алар Паулга каршы ялган гаепләүләр кычкыра башлаган. Бу шау-шу аркасында бер нәрсә дә аңлый алмагач, гаскәр башлыгы Паулны казармага алып барырга кушкан. Казармага якынлашкач, Паул гаскәр башлыгыннан: «Зинһар, миңа халыкка сөйләргә рөхсәт ит»,— дип сораган (Рәс. 21:39). Гаскәр башлыгы рөхсәт иткәч, Паул кыюлык белән үзен яклый башлаган.
14, 15. а) Паул яһүдләргә нәрсәне аңлаткан? ә) Яһүдләрнең ни өчен ярсып киткәннәрен аңларга теләп, гаскәр башлыгы нәрсә эшләгән?
14 «Кардәшләр белән агайлар, тыңлагыз һәм үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез»,— дип башлаган Паул (Рәс. 22:1). Паулның еврей телендә мөрәҗәгать итүен ишетеп, халык тынып калган. Үзенең ни өчен Мәсих шәкерте булып киткәнен аңлатканда, Паул күпләргә инде билгеле булган фактларны — мәсәлән, Гамәлиилнең үзеннән белем алганын һәм элек мәсихчеләрне эзәрлекләгәнен искә алган. Ләкин Дәмәшекъкә барганда, дип әйткән Паул, аңа, күренештә күренеп, терелтелгән Мәсих мөрәҗәгать иткән. Паулның юлдашлары яктылыкны күргән һәм тавышны ишеткән, әмма сөйләүченең сүзләрен аңламаган (Рәс. 9:7 гә һәм 22:9 га аңлатманы карагыз, nwtsty). Шуннан соң сукырайган Паулны аның юлдашлары Дәмәшекъкә алып барган. Анда күп кенә яһүдләр белгән Һанани исемле кеше яшәгән, һәм ул Паулга күрү сәләтен могҗизалы рәвештә кайтарган.
15 Сүзен дәвам итеп, Паул Иерусалимга килгәне һәм гыйбадәтханәдә аңа Гайсә тагын бер тапкыр күренгәне турында әйткән. Бу сүзләрне ишеткәч, яһүдләр ярсып киткән һәм: «Бу кешене җир йөзеннән юк итәргә кирәк, аның яшәргә хакы юк!» — дип кычкыра башлаган (Рәс. 22:22). Паулны яклап калыр өчен, гаскәр башлыгы аны казармага алып китәргә кушкан. Яһүдләрнең Паулга ни өчен ярсыганын белергә теләп, ул, Паулны камчылап, аңардан сорау алырга боерган. Ләкин Паул, үзенең Рим гражданы булганы турында әйтеп, законлы хокукларын кулланган. Бүген дә Йәһвә Шаһитләре, дини хокукларын яклар өчен, бар юридик алымнарны куллана. (184 нче биттәге «Рим законы һәм Рим гражданнары» һәм «Яхшы хәбәрне судларда яклыйбыз» дигән рамкаларны карагыз.) Паулның Рим гражданы булганын белгәч, гаскәр башлыгы аны камчылатырга ярамый икәнен аңлаган, шуңа күрә икенче көнне Паулны Югары киңәшмә алдына бастырган. Бу суд, Паулның очрагын карап чыгар өчен, махсус җыелган булган.
«Мин фарисей» (Рәсүлләр 23:1—10)
16, 17. а) Паул Югары киңәшмә алдында сөйли башлагач, нәрсә булган? ә) Паул ничек басынкылык күрсәткән?
16 Паул Югары киңәшмә алдында болай дип сөйли башлаган: «Кардәшләр, вөҗданым гомерем буе Аллаһы каршында һичбер тапсыз, саф булды» (Рәс. 23:1). Ләкин, аның сүзен бүлеп, «баш рухани Һанани Паул янында торучыларга аның авызына сугарга кушкан» (Рәс. 23:2). Баш рухани Паулны хәтта тыңларга да теләмәгән! Нинди кимсетү! Андый гаделсезлеккә түзә алмыйча, Паул: «Агартылган стена, Аллаһы сиңа сугачак. Син Канун буенча хөкем итү өчен утырасың, ә үзең шул ук вакыт Канунга каршы чыгып, миңа сугарга әмер бирәсеңме?» — дигән (Рәс. 23:3).
17 Паулның сүзләрен ишеткәч, аның янында торучы кешеләр, шаккатып, аңардан: «Син нәрсә, Аллаһының баш руханиен хурлыйсыңмы?» — дип сораган. Паул: «Кардәшләр, мин аның баш рухани икәнлеген белмәдем. „Үз халкың белән идарә итүчене хурлама“,— дип язылган бит»,— дигән d (Рәс. 23:4, 5; Чыг. 22:28). Паулның җавабында гаҗәеп басынкылык һәм Канунга карата тирән хөрмәт чагылган. Аннан соң Паул, Югары киңәшмәнең фарисейлар белән саддукейлардан торганын исәпкә алып, болай дигән: «Кардәшләр, мин фарисей һәм фарисейларның улы. Мине үлеләрнең терелүенә өметләнгәнем өчен хөкем итәләр» (Рәс. 23:6).
18. Ни өчен Паул үзен фарисей дип атаган? Без ул кулланган алымны ничек куллана алабыз?
18 Ни өчен Паул «мин фарисей» дип әйткән? Чөнки ул фарисей гаиләсеннән булган һәм күпләр аны фарисей буларак белгән e. Ә ни өчен Паул, фарисейларга кушылып, мин терелтүгә ышанам дип әйткән? Фарисейлар бит кешенең җаны үлемнән соң яшәвен дәвам итә һәм ул кеше тәнендә яшәячәк дип ышанган, ә Паул Гайсәнең терелтүгә кагылышлы өйрәтүләренә ышанган (Яхъя 5:25—29). Фарисейларның терелтүгә карашлары Паулныкыннан аерылып торса да, алар, саддукейлардан аермалы буларак, терелтүгә ышанган. Шуңа күрә, гомумән алганда, Паул да, фарисейлар да бер үк тәгълиматка ышанган дип әйтеп була. Без дә бүген, дини кешеләр белән сөйләшкәндә, уртак яклар таба алабыз. Мәсәлән, христианнар — Троицага, ә без бердәнбер Йәһвә Аллаһыга ышанабыз. Әмма алар да, без дә Аллаһының барлыгына иман итәбез, ә бу сөйләшер өчен яхшы нигез булып тора.
19. Ни өчен Югары киңәшмәдә бүленеш килеп чыккан?
19 Паулның сүзләре Югары киңәшмәдә бүленеш китереп чыгарган. Лүк болай дип яза: «Зур гауга купты, фарисейлардан булган канунчылар торып бастылар да каты бәхәсләшә башладылар. Алар болай диделәр: „Без бу кешедә һичбер начарлык тапмыйбыз, ә инде аның белән берәр рух яки фәрештә сөйләшкән булса...“» (Рәс. 23:9). Фарисейларның фәрештәне искә алуы саддукейларны ярсыткан, чөнки алар рухларның барлыгына бөтенләй ышанмаган. ( «Саддукейлар һәм фарисейлар» дигән рамканы карагыз.) Бәхәс шулкадәр көчәйгән ки, хәтта Рим гаскәр башлыгы, Паулны өзгәләп ташларлар дип куркып, аны кабат казармага алып китәргә боерган (Рәс. 23:10). Әмма моның белән Паулның бәла-казалары әле бетмәгән. Аның белән алда нәрсә булачагын киләсе бүлектән белербез.
a Иерусалимда мәсихчеләр күп булганга, аларның рухи ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен, күп кенә шәхси йортларда очрашулар үткәрелгән булгандыр.
b Берничә елдан соң рәсүл Паул Еврейләргә хат язган. Бу хатта ул яңа килешүнең иске килешүдән өстенлеген аңлаткан. Паул язган фикерләр мәсихчеләргә яһүд динен тоткан кешеләргә вәгазьләгәндә булышкан, шулай ук һаман да Канун буенча яшәгән кардәшләргә дә үз карашларын үзгәртергә ярдәм иткән (Евр. 8:7—13).
c Кайбер галимнәр бу кешеләр нәзир антын биргән дип саный (Сан. 6:1—21). Андый антлар Муса кануны белән бәйле булган, ә Канун гамәлдән чыккан. Шулай да Паул, бу кешеләр Йәһвәгә биргән антларын үтәсәләр, гөнаһ булмас дип санагандыр. Шуңа күрә алар белән гыйбадәтханәгә баруда һәм чыгымнарын каплауда бернинди начарлык та булмаган. Безгә бу кешеләрнең нинди антлар биргәннәре билгеле түгел. Һәрхәлдә, Паул гөнаһларны йолып алу максаты белән корбаннар китерүне хупламас иде (ә нәзирләр корбаннар китергән). Гайсә Мәсих үз тормышын йолым итеп биргәч, андый корбаннар инде кешенең гөнаһын йолып ала алмаган. Шик тә юк, Паул үз вөҗданына каршы килә торган бер эш тә эшләмәс иде.
d Бәлки, Паул, күзләре начар күргәнгә, баш руханины танымагандыр, ә бәлки, Иерусалимда озак вакыт булмаганга, ул вакытта кем баш рухани булып хезмәт иткәнен белмәгәндер. Яисә Паул, халык күп булганга, үзенә сугарга кем боерганын күрмәгәндер.
e Б. э. 49 елында рәсүлләр белән өлкәннәр башка халык кешеләренә Муса канунын үтәргә кирәкме, юкмы икәнен хәл иткәндә, «фарисейларның сектасыннан чыккан кайбер иман итүчеләр» дә үз фикерләрен белдергән (Рәс. 15:5). Аларны элеккеге ышанулары аркасында һаман да ниндидер мәгънәдә фарисейлар дип санаганнар.