Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

28 БҮЛЕК

«Җир читенә кадәр»

«Җир читенә кадәр»

Гайсә Мәсихнең шәкертләре беренче гасырда башлаган эшне бүген Йәһвә Шаһитләре дәвам итә

1. Беренче мәсихчеләр һәм Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйтеп була?

 БЕРЕНЧЕ мәсихчеләр яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләгән. Алар изге рухның ярдәмен һәм җитәкчелеген кабул итәргә әзер булган. Эзәрлекләүләр аларны туктата алмаган, һәм Йәһвә аларны мул итеп фатихалаган. Бүгенге көннәрдәге Йәһвә Шаһитләре турында да нәкъ шуны ук әйтеп була.

2, 3. Ни өчен Рәсүлләр китабы безнең өчен бик кыйммәтле?

2 Изге Язмалардагы Рәсүлләр кылган эшләр дигән китапта беренче мәсихчеләрнең тарихы язылган. Аллаһы тарафыннан рухландырылган, вакыйгаларга бай булган бу уникаль китапны өйрәнү иманыгызны бик ныгыткандыр һәм сезне рухландыргандыр.

3 Рәсүлләр китабында 32 ил, 54 шәһәр, 9 утрау һәм шул җирләрдә яшәгән 95 кеше искә алына. Алар арасында гади кешеләр, горур дини җитәкчеләр, дан яраткан сәясәтчеләр һәм кырыс эзәрлекләүчеләр булган. Ә иң мөһиме, бу китапта кардәшләребез турында әйтелә. Алар, безнең авырлыкларыбызга охшаган көндәлек авырлыкларга очраса да, яхшы хәбәрне вәгазьләүдә ашкынучан булып калган.

4. Ни өчен Паул, Тәбифә һәм башка тугры борынгы мәсихчеләр безнең өчен якын?

4 Инде якынча 2 000 ел үтсә дә, ашкынучан рәсүлләр Петер һәм Паул, табиб Лүк, юмарт Барнаб, кыю Стифән, игелекле Тәбифә, кунакчыл Лидия һәм башка күп кенә тугры кардәшләр безнең өчен бик якын кешеләр булып китте. Ни өчен? Чөнки без дә, алар кебек, Гайсә биргән йөкләмәне үтибез (Мат. 28:19, 20). Бу эштә катнашу безнең өчен зур хөрмәт!

«Җир читенә кадәр» (Рәсүлләр 1:8)

5. Беренче шәкертләр Гайсәнең йөкләмәсен ничек үтәгән?

5 Гайсәнең үз шәкертләренә әйткән сүзләрен исебезгә төшерик. Ул болай дигән: «Cезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8). Гайсәнең йөкләмәсен үтәп, шәкертләр башта изге рух ярдәмендә Иерусалимда шаһитлек биргән (Рәс. 1:1—8:3). Аннан соң, изге рух җитәкчелегенә буйсынып, алар бөтен Яһүдиядә һәм Самариядә яхшы хәбәрне вәгазьләгән (Рәс. 8:4—13:3). Аннары алар яхшы хәбәрне «җир читенә кадәр» тарата башлаган (Рәс. 13:4—28:31).

6, 7. Беренче гасырдагы шәкертләрдән аермалы буларак, безнең вәгазьдә кулланыр өчен нинди коралларыбыз бар?

6 Бүген без хезмәттә тулы Изге Язмалар китабын һәм басмаларыбызны кулланабыз. Ә беренче гасырдагы кардәшләребезнең андый мөмкинлеге булмаган. Ни өчен? Чөнки Изге Язмалар әле язылып бетмәгән булган. Уйлап карагыз: Рәсүлләр китабын Лүк якынча б. э. 61 елында язган. Моңа кадәр Маттай Инҗиле генә (б. э. 41 елында я хәтта соңрак) һәм Паулның берничә хаты гына язылган булган. Өстәвенә, кардәшләрдә Изге Язмаларның копияләре булмаган. Еврей Язмаларын синагогада тыңлап үскән еврей мәсихчеләренә дә, шәхси төргәкләре булмаганга, вәгазьдә хәтердә калганнарын искә төшереп әйтергә туры килгән (2 Көр. 3:14—16). Беренче мәсихчеләрнең вәгазьләр өчен Изге Язмалары булмаса да, алар яхшы хәбәрне таратуда мөмкин булганның барысын эшләгән.

7 Бүген күпчелегебезнең шәхси Изге Язмалар китабы һәм аңа нигезләнгән басмалары бар. Бу безгә 240 илдә яхшы хәбәрне күп төрле телләрдә вәгазьләргә булыша.

Изге рух көч бирә

8, 9. а) Изге рух ярдәмендә Гайсәнең шәкертләре нәрсә эшләгән? ә) Изге рух ярдәме белән ышанычлы хезмәтче нинди эш башкара?

8 Гайсә, үз шәкертләренә вәгазьләргә кушканда, аларга: «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк»,— дип әйткән. Изге рух, ягъни Аллаһының эш итүче көче, ярдәмендә Петер һәм Паул авыруларны савыктырган, кешеләрдән җеннәрне куып чыгарган һәм хәтта үлгәннәрне терелткән. Әмма иң мөһиме, алар һәм башка шәкертләр мәңгелек тормышка алып баручы белемне тараткан (Яхъя 17:3). Ахыр чиктә Гайсәнең шәкертләре бу хәбәрне бөтен җирдә таратырга тиеш булган.

9 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә шәкертләр «изге рух белән сугарылган һәм төрле телләрдә» «Аллаһының мәһабәт эшләре турында сөйли» башлаган (Рәс. 2:1—4, 11). Без бүген могҗизалы рәвештә төрле телләрдә сөйләшә алмыйбыз, билгеле. Әмма Аллаһының изге рухы ярдәмендә ышанычлы хезмәтче төрле телләрдә Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны чыгара. Мәсәлән, ай саен «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларының миллионлаган данәсе бастырыла, ә jw.org сайтында 1 000 нән артык телдә басмалар һәм видеолар чыга. Моның ярдәмендә без «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» булган кешеләргә Аллаһының мәһабәт эшләре турында сөйли алабыз (Ачыл. 7:9).

10. 1989 елдан алып Аллаһы халкы Изге Язмаларны тәрҗемә итүдә һәм бастыруда нинди уңышларга иреште?

10 1989 елдан ышанычлы хезмәтче Изге Язмаларны төрле телләргә тәрҗемә итүгә күбрәк игътибар бирә башлаган. Бүген Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе» 200 дән артык телгә тәрҗемә ителгән һәм аның дистәләгән миллион данәсе бастырылган. Андый зур эшне Аллаһы рухының ярдәме белән генә башкару мөмкин!

11. Басмаларыбызны тәрҗемә итү турында әйткәндә, нинди эш башкарыла?

11 150 дән артык илдә меңләгән ирекле хезмәтче Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны тәрҗемә итүдә катнаша. Бу зур масштаблы эшне башкарырга безгә Аллаһының изге рухы булыша. Шулай ук изге рух безгә Йәһвә Аллаһы, Патшабыз Гайсә Мәсих һәм аның «Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирергә» ярдәм итә (Рәс. 28:23).

12. Паулга һәм башка мәсихчеләргә вәгазь эшен алып барырга нәрсә ярдәм иткән?

12 Рәсүл Паул Писидиядәге Антиохта яһүдләргә һәм башка халык кешеләренә вәгазьләгәндә, «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер бар кеше Гайсә шәкерте булып киткән» (Рәс. 13:48). Ул шулай ук Римда — бөтендөнья державасының башкаласында да вәгазьләгән. Лүк моның турында болай дип яза: «[Паул] зур кыюлык белән һәм бернинди каршылыксыз Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләде» (Рәс. 28:31). Әйе, изге рух ярдәмендә Гайсәнең шәкертләре бар җирләрдә яхшы хәбәрне тараткан.

Эзәрлекләүләргә карамастан чыдам булып калу

13. Эзәрлекләүләргә очраганда, нәрсә турында дога кылырга кирәк һәм ни өчен бу мөһим?

13 Гайсәнең шәкертләре, эзәрлекләүләргә очраганда, Аллаһыдан кыюлык сораган. Нәтиҗәдә, алар, изге рух белән сугарылып, Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли алган (Рәс. 4:18—31). Без дә, эзәрлекләүләргә очраганда, Аллаһыдан изге рух, зирәклек һәм кыюлык сорыйк (Лүк 11:13; Ягък. 1:2—8). Шулай эшләсәк, Аллаһы безгә изге рухын бирәчәк һәм без вәгазьләвебезне дәвам итә алырбыз. Бернинди каршылыклар, бернинди каты сынаулар да вәгазь эшен туктата алмаячак.

14, 15. а) Беренче гасырда эзәрлекләүләр нәрсәгә китергән? ә) Безнең көннәрдә Себердә күп кенә кеше ничек хакыйкать белән танышкан?

14 Стифән үлеменә кадәр кыюлык белән вәгазьләгән (Рәс. 6:5; 7:54—60). Аның үлеменнән соң Иерусалимда мәсихчеләрне «бик нык эзәрлекли башлаганнар» һәм мәсихчеләр, рәсүлләрдән тыш, бөтен Яһүдия һәм Самария буйлап таралышкан. Шәкертләр таралышса да, вәгазь эше туктамаган. Мәсәлән, Филип Самариядә «Мәсих турында вәгазьли башлаган», һәм бу яхшы нәтиҗәләргә китергән (Рәс. 8:1—8, 14, 15, 25). Моннан тыш, Лүк болай дип яза: «Ә Стифәннең үлеменнән соң башланган эзәрлекләүләр аркасында таралышкан шәкертләр Финикия, Кипр һәм Антиохка кадәр барып җиттеләр, әмма хәбәрне яһүдләргә генә сөйләделәр. Ләкин Антиохка Кипр белән Киринидән килгәннәрнең кайберләре грекча сөйләшкән кешеләргә вәгазьли башладылар һәм аларга Хуҗабыз Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне игълан иттеләр» (Рәс. 11:19, 20). Әйе, эзәрлекләүләр Патшалык хәбәренең тагын да киңрәк таралуына китергән.

15 Безнең көннәрдә охшаш хәл элеккеге Советлар Союзында булган. 1950 елларда меңләгән Йәһвә Шаһитен Себергә сөргәннәр. Нәтиҗәдә, яхшы хәбәр анда да тарала башлаган. Кардәшләр, меңәрләп километр ара үтеп, бу якларга вәгазьләр өчен үзләре килә алмас иде, чөнки аларның матди мөмкинлекләре булмаган. Ә хөкүмәт аларны үзе шунда җибәргән! Бер кардәш болай дип әйткән: «Хөкүмәт кардәшләребезне Себергә җибәргәнгә, бик күп эчкерсез кеше хакыйкать белән таныша алды».

Йәһвәнең мул фатихалары

16, 17. Рәсүлләр китабы Йәһвәнең вәгазь эшен фатихалаганын ничек күрсәтә?

16 Паул һәм башка мәсихчеләр хакыйкать орлыкларын чәчкән һәм су сипкән, ә Аллаһы бу орлыкларны «үстереп торган» (1 Көр. 3:5, 6). Рәсүлләр китабы Йәһвәнең вәгазь эшен фатихалаганын раслый. Мәсәлән, анда болай әйтелә: «Аллаһы сүзе киң таралды, Иерусалимда шәкертләр саны шактый арта барды» (Рәс. 6:7). Моннан тыш, анда болай диелә: «Җыелыш тыныч яши башлады һәм ныгый барды. Шәкертләр Йәһвәдән куркып һәм изге рух аша алган дәртләндерү буенча яшәгәнгә, аларның саны үсә барды» (Рәс. 9:31). Әйе, Йәһвәнең беренче мәсихчеләрне фатихалаганы ап-ачык күренгән.

17 Суриядәге Антиохта күп кенә яһүдләр һәм башка халык кешеләре кыю кардәшләрдән хакыйкать турында ишеткән. Рәсүлләр китабында моның турында болай дип әйтелә: «Йәһвә кулы алар белән булды. Бик күпләр иман итә башлады һәм Хуҗабызга таба борылды» (Рәс. 11:21). Бу шәһәрдәге рухи үсеш турында Лүк болай дип яза: «Йәһвә сүзе... киң таралды» (Рәс. 12:24). Паул һәм башка кардәшләр чит халык кешеләренә төрле җирләрдә ашкынып вәгазьләгәнгә, «Йәһвә сүзе зур куәт белән үскән һәм ныгый барган» (Рәс. 19:20).

18, 19. а) «Йәһвә кулы» бүген безгә ярдәм иткәнен нәрсә раслый? ә) Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә сынаулар вакытында ярдәм иткәнен күрсәтүче мисал китерегез.

18 Һичшиксез, «Йәһвә кулы» бүген безгә дә ярдәм итә. Аллаһыга багышланып, суга чумдырылган кешеләрнең саны үсә баруы моны раслый гына. Аллаһының ярдәме белән генә без каршылыкларны, шул исәптән каты эзәрлекләүләрне, кичереп чыга алабыз һәм, рәсүл Паул һәм башка беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, үз хезмәтебезне дәвам итә алабыз (Рәс. 14:19—21). Йәһвә һәрвакыт безнең белән. «Аның мәңгелек куллары» бар сынауларыбызда да булышып тора (Кан. 33:27). Әйдәгез, һәрвакыт шуны истә тотыйк: «Йәһвә үзенең бөек исеме хакына үз халкын калдырмаячак» (1 Иш. 12:22; Зәб. 94:14).

19 Икенче бөтендөнья сугышы вакытында вәгазьләгәне өчен Заксенхаузен концлагерена эләккән Харальд Абт очрагына игътибар итик. Аны кулга алганнан соң, 1942 елның май аенда гестапо аның хатыны Эльза яшәгән йортка килгән. Гестапо аларның кечкенә кызын аерып алып киткән, ә Эльзаның үзен концлагерьга җибәргән. Эльза кардәш болай дип сөйли: «Германиядәге концлагерьларда үткәргән елларым миңа бер мөһим фикерне аңларга ярдәм итте: Йәһвәнең рухы хәтта иң каты сынауларда да ныгыта ала. Мин әле кулга алынганчы, бер апа-кардәш миңа үзенең хатында болай дип язган иде: „Йәһвәнең изге рухы авыр чакларда җан тынычлыгы бирә ала“. Башта мин, ул арттырып әйтә, дип уйладым, ләкин соңрак аның сүзләренең хак булуына инандым. Моның шулай икәнен фәкать үз башыңнан кичергәч кенә аңлыйсың. Авыр чакларда мин изге рух биргән җан тынычлыгын үзем татыдым. Әйе, Йәһвә рухы чыннан да ярдәм итә!»

Төпле шаһитлек бирүегезне дәвам итегез!

20. Өйдә сак астында утырганда, Паул нәрсә эшләгән һәм аның үрнәге өйдән чыга алмаган кардәшләрне ничек ныгыта?

20 Рәсүлләр китабы Паул ашкынып «Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләде» дигән сүзләр белән тәмамлана (Рәс. 28:31). Өйдә сак астында утырганга, ул Римда өйдән өйгә йөреп вәгазьли алмаган, билгеле. Шулай да ул, һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышып, үзе янына килүчеләргә хакыйкать турында сөйләгән. Бүген дә кайбер кардәшләр, җитди чир аркасында урын өстендә ятканга яисә картлар йортында яшәгәнгә, вәгазьгә чыга алмый. Шулай да аларның Аллаһыга карата яратулары һәм төпле шаһитлек бирү теләкләре сүрелми. Без алар турында дога кылабыз һәм күктәге Атабыз алар янына хакыйкать белән эчкерсез кызыксынган кешеләрне җибәрсен дип үтенәбез.

21. Ни өчен вәгазь эше ашыгыч?

21 Әгәр дә безнең өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә һәм хезмәтебезнең башка төрләрендә катнашырга мөмкинлегебез бар икән, әйдәгез, Патшалык хәбәрен «җир читенә кадәр» җиткерү эшендә ашкынып катнашыйк! Вәгазь эше бик ашыгыч, Гайсә Мәсихнең килү чоры «билгесе» инде ап-ачык күренә! (Мат. 24:3—14) Вакытның һәр минутын кадерлик. «Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләребез күп булсын» (1 Көр. 15:58).

22. Йәһвә көнен көткән арада без нәрсә эшләргә тиеш?

22 Аллаһы сүзен бик ашкынып кабул иткән бируялеләргә охшаш кешеләр әле бик күп (Рәс. 17:10, 11). «Йәһвәнең бөек һәм курку уятучы көнен» көткән арада, әйдәгез, кыюлык белән андый кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьлик (Йәил 2:31). Йәһвәгә тугры калып, бу фатихалы эшне ашкынып дәвам итик. Ул чакта Аллаһы безгә дә: «Яхшы эшләгәнсең, син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче»,— дип әйтәчәк (Мат. 25:23). Һәм без «Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирүебезгә» мәңге шатланачакбыз!