5 БҮЛЕК
«Без... иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш»
Кешеләргә түгел, ә иң элек Аллаһыга буйсынып, рәсүлләр безнең өчен үрнәк күрсәтә
Рәсүлләр 5:12—6:7 гә нигезләнгән
1—3. а) Ни өчен рәсүлләрне судка китергәннәр һәм, асылда, алар алдында нинди сорау торган? ә) Ни өчен безгә рәсүлләрнең җавабын карап чыгу файдалы булыр?
ЮГАРЫ КИҢӘШМӘ судьяларының ачудан эчләре кайный! Алар Мәсих рәсүлләрен хөкем итә. Баш рухани һәм Югары киңәшмә рәисе Каяфәс кырыс итеп алардан: «Без сезгә бу исемнән өйрәтмәскә катгый боерык бирдек түгелме?» — дип сорый. Каяфәс Гайсәне шулкадәр нәфрәт итә ки, хәтта аның исемен әйтергә теләми. «Ә сез нәрсә эшлисез? — дип дәвам итә ул.— Сез бит үз тәгълиматыгыз белән бөтен Иерусалимны тутырдыгыз һәм безне ул кешенең үлемендә гаепле итәргә телисез» (Рәс. 5:28). Судьяларның тел төбе билгеле: вәгазьләүдән туктагыз, югыйсә күрәселәрегез булыр.
2 Рәсүлләр нәрсә эшләр? Алар, куркуга бирелеп, вәгазьләүдән туктармы яисә, кыю булып калып, хезмәтләрен дәвам итәрме? Бу эшне башкарырга рәсүлләргә Гайсә үзе кушкан, ә аңа хакимлекне Йәһвә биргән (Мат. 28:18—20). Шуңа күрә, асылда, рәсүлләр алдында мондый сорау торган: алар иң элек кемгә буйсыныр — Аллаһыгамы я кешеләргәме? Петер бар рәсүлләр исеменнән бу сорауга һич икеләнмичә җавап биргән.
3 Безгә рәсүлләрнең җавабын белү бик мөһим. Без дә бит Гайсә кушкан эшне дәвам итәбез һәм каршылыкларга очрыйбыз (Мат. 10:22). Дошманнар эшчәнлегебезне чикләргә я хәтта тулысынча тыярга мөмкин. Без ул чакта нәрсә эшләрбез? Дөрес эш итәр өчен, рәсүлләрнең җавабын һәм бу суд утырышына китергән вакыйгаларны карап чыгыйк a.
«Йәһвәнең фәрештәсе төрмә ишекләрен ачты» (Рәсүлләр 5:12—21а)
4, 5. Ни өчен Каяфәс һәм башка саддукейлар ярсыган?
4 Хәтерләгәнебезчә, суд Петер белән Яхъяга вәгазьләмәскә боергач, алар: «Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз»,— дип әйткән (Рәс. 4:20). Шуннан соң алар башка рәсүлләр белән бергә гыйбадәтханәдә вәгазьләүләрен дәвам иткән. Рәсүлләр могҗизалар кылган, мәсәлән кешеләрдән җеннәрне куып чыгарган һәм авыруларны савыктырган. Күрәсең, Петернең хәтта күләгәсе эләккән кешеләр савыккан. Чыннан да гаҗәеп! Рәсүлләр бу эшләрне күп яһүдләр җыелган «Сөләйман колоннадасында», ягъни гыйбадәтханәнең көнчыгыш ягында урнашкан түбәле киң галереяда, башкарган. Нәтиҗәдә, «иман итүчеләрнең саны... арта барган» (Рәс. 5:12—15).
5 Каяфәс һәм башка саддукейлар рәсүлләрне, «көнчелеккә түзә алмыйча», төрмәгә ташлаган (Рәс. 5:17, 18). Ни өчен саддукейлар шулкадәр ярсыган? Рәсүлләр Гайсә Мәсих үледән терелтелде дип вәгазьләгән, ә саддукейлар терелтүгә ышанмаган. Моннан тыш, рәсүлләр, кешеләр Гайсәгә иман итсәләр генә, котыла алыр, дип өйрәткән. Ә саддукейлар, кешеләр Гайсә Мәсихне үз җитәкчеләре итеп кабул итсә, бу Рим идарәчеләренә ошамас дип курыккан (Яхъя 11:48). Менә ни өчен алар рәсүлләрнең авызларын яптырырга теләгән!
6. Бүген башлыча кем Йәһвә хезмәтчеләрен эзәрлекләргә котырта һәм ни өчен бу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел?
6 Бүген дә эзәрлекләүләр башлыча дин әһелләреннән чыга. Нәкъ алар сәясәтчеләрне безгә каршы котырта һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша безгә кара ягарга тырыша. Әмма дини җитәкчеләрнең бездән көнләшүләренә һәм безне нәфрәт итүләренә гаҗәпләнәсе юк, чөнки безнең хәбәребез ялган дин тәгълиматларын фаш итә һәм эчкерсез кешеләр, хакыйкатьне кабул итеп, ялган дин белән бәйле карашларын һәм эшләрен калдыра (Яхъя 8:32).
7, 8. Фәрештәнең сүзләре рәсүлләргә ничек тәэсир иткән һәм без үзебезгә нинди сорау бирә алабыз?
7 Төрмәдә утырганда, рәсүлләр, мөгаен, безне үтерерләрме, юкмы дип уйлагандыр (Мат. 24:9). Әмма ул төнне гаҗәеп хәл булган: «Йәһвәнең фәрештәсе, төрмә ишекләрен ачып», аларны азат иткән b (Рәс. 5:19). Шулай ук фәрештә аларга мондый күрсәтмә биргән: «Барыгыз, гыйбадәтханәдә халыкка киләчәк тормыш турында барысын да сөйләгез» (Рәс. 5:20). Фәрештәнең сүзләре рәсүлләрне алар барысын да дөрес эшли икәнлегенә һәм аларга алга таба да кыю булырга кирәклегенә ышандырган. Рухланып, алар «таң ату белән» гыйбадәтханәдә өйрәтә башлаган (Рәс. 5:21).
8 Һәрберебез үзенә мондый сорау бирә ала: «Мин шуңа охшаган хәл-шартларга эләксәм, вәгазьләүдән туктамас өчен минем кыюлыгым һәм иманым җитәрме?» Безгә Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирү эшендә фәрештәләр ярдәм итә. Моны белү безгә көч өсти ала (Рәс. 28:23; Ачыл. 14:6, 7).
«Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәсүлләр 5:21ә—33)
9—11. Югары киңәшмә әгъзалары рәсүлләргә вәгазьләмәскә боергач, алар нәрсә дип җавап биргән һәм шулай итеп башка мәсихчеләр өчен нинди үрнәк калдырган?
9 Каяфәс һәм башка судьялар рәсүлләрне хөкем итәргә җыенган һәм сакчыларга аларны төрмәдән алып килергә кушкан. «Төрмә әйбәт кенә бикләнгән, ә ишекләре янында каравылчылар басып торган» булса да, сакчылар анда беркемне дә тапмаган (Рәс. 5:23). Бераздан гыйбадәтханә башлыгы рәсүлләрнең, гыйбадәтханәгә килеп, Гайсә турында вәгазьләгәннәре турында ишеткән. Аларны нәкъ моның өчен төрмәгә ташласалар да, алар кире бу эшкә керешкән! Нәтиҗәдә, гыйбадәтханә башлыгы һәм сакчылар рәсүлләрне Югары киңәшмәгә алып килгән.
10 Бу бүлекнең башында әйтелгәнчә, ярсыган дин җитәкчеләре рәсүлләргә вәгазьләмәскә боерган. Ә рәсүлләр нинди җавап кайтарган? Петер кыюлык белән: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш»,— дигән (Рәс. 5:29). Шулай итеп рәсүлләр бар мәсихчеләр өчен үрнәк калдырган. Бернинди идарәченең дә Аллаһы кушканны эшләмәскә һәм Аллаһы тыйганны эшләргә боерырга хакы юк. Шуңа күрә, «өстен торучы хакимлек» эшчәнлегебезне тыйганда, без буйсынмыйбыз һәм үз эшебезне дәвам итәбез (Рим. 13:1). Әлбәттә, без моны саклык һәм акыл белән эшлибез.
11 Рәсүлләрнең җавабын ишеткәч, судьялар тагы да ныграк ярсыган һәм рәсүлләрне үтермәкче булган (Рәс. 5:33). Хәзер үлем җәзасы рәсүлләр өчен котылгысыз булып күренгәндер. Әмма ярдәм көтелмәгән яктан килгән!
Рәсүлләр 5:34—42)
«Сез аны җимерә алмаячаксыз» (12, 13. a) Гамәлиил судьяларга нинди киңәш биргән һәм алар ничек эш иткән? ә) Йәһвә үз халкын ничек якларга мөмкин? б) Тәкъвалык өчен газап чигәргә туры килсә дә, нәрсәгә шикләнмәскә була?
12 Судта «бөтен халык хөрмәт иткән Канун укытучысы» Гамәлиил дә булган c. Ул «рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга кушкан». Моннан аның судьялар арасында да ниндидер дәрәҗәдә хакимлеге булганы күренә (Рәс. 5:34). Элек фетнә күтәргән кешеләрнең мисалларын китереп, Гамәлиил, җитәкчеләре үлгәч, аларның таркалганына игътибар иткән. Ул Киңәшмә әгъзаларына бу очракта да бераз көтәргә кирәк дип әйткән. Гамәлиил: «Тимәгез бу кешеләргә, калдырыгыз сез аларны, чөнки бу ният яки эш кешеләрнеке булса, ул җимереләчәк, ә инде Аллаһыныкы булса, сез аны җимерә алмаячаксыз. Аллаһының үзенә каршы көрәшүчеләр була күрмәгез»,— дигән (Рәс. 5:38, 39). Судьялар аның киңәшенә колак салган. Шулай да, рәсүлләрне иреккә җибәрер алдыннан, судьялар аларны камчылаган һәм «Гайсә исеменнән өйрәтмәскә» боерган (Рәс. 5:40).
13 Бүген дә Йәһвә Гамәлиил кебек хакимлеккә ия кешеләрне, мәсәлән идарәчеләрне, судьяларны һәм закон чыгаручыларны, үз халкын якларга һәм үз ихтыяры буенча эш итәргә этәрә ала (Ник. 2:4—8; Гыйб. сүз. 21:1). Безгә тәкъвалык өчен газап чигәргә туры килсә дә, шуңа шикләнмәскә була: 1) Йәһвә, без чыдам кала алсын өчен, безгә көч бирәчәк һәм 2) дошманнар Аллаһы эшен җимерә алмаячак (Ишаг. 54:17; 1 Көр. 10:13; 1 Пет. 3:14)
14, 15. a) Камчыланганнан соң, рәсүлләр нинди хисләр кичергән һәм ни өчен? ә) Бүген мәсихчеләр ничек чыдамлылык саклый? Мисал китерегез.
14 Камчылау рәсүлләрнең рухын сындырганмы? Юк. Киресенчә, алар «шатланып» Югары киңәшмәдән чыгып киткәннәр (Рәс. 5:41). Ни өчен алар шатланган? Әлбәттә, физик авырту аларга шатлык китермәгән. Аларга шуны аңлау зур сөенеч китергән: алар, Гайсә Мәсихтән үрнәк алып, Йәһвәгә тугрылык саклаганнары өчен газап чиккән (Мат. 5:11, 12).
15 Беренче гасырдагы шәкертләр кебек, без дә, яхшы хәбәр хакына газап чиккәндә, шатлык саклыйбыз (1 Пет. 4:12—14). Билгеле, дошманнарның янаулары, эзәрлекләүләре һәм безне төрмәгә утыртулары безгә ошамый. Әмма Аллаһыга тугрылык саклавыбыз чын канәгатьлек китерә. Хенрик Дорник исемле кардәшнең мисалына игътибар итик. Ул нацистлар, ә соңрак коммунистлар режимы вакытында хезмәт иткән. 1944 елның августында аны абыйсы белән концлагерьга җибәргәннәр. Эзәрлекләүчеләр болай дигән: «Аларны үзгәртеп булмый. Газап чигү аларга шатлык китерә». Дорник кардәш болай дип әйтә: «Аңлашыла инде, минем үләсем я газап чигәсем килми иде. Әмма Йәһвә хакына кыюлык һәм чыдамлылык саклау миңа чын бәхет китерде» (Ягък. 1:2—4).
16. Рәсүлләр яхшы хәбәрне һәрбер кешегә җиткерергә теләгәнен ничек күрсәткән һәм без алардан ничек үрнәк алабыз?
16 Рәсүлләр, вакыт әрәм итмичә, вәгазьләүләрен дәвам иткән. «Алар һәр көн гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп, Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез игълан иткән» d (Рәс. 5:42). Бу ашкынучан вәгазьчеләр яхшы хәбәрне һәрбер кешегә җиткерергә тәвәккәл булган. Моның өчен алар, Гайсә өйрәткәнчә, өйдән өйгә йөреп вәгазьләгән (Мат. 10:7, 11—14). Һичшиксез, нәкъ шул ысулны кулланып, алар үз тәгълиматлары белән «бөтен Иерусалимны тутыра» алган да. Бүген Йәһвә Шаһитләре рәсүлләрнең үрнәге буенча эш итә. Өйдән өйгә йөреп, алар һәр кешегә яхшы хәбәрне сөйләргә тырыша. Йәһвә бу вәгазь ысулын фатихалыймы? Әйе, миллионлаган кеше яхшы хәбәрне кабул иткән, һәм күпләре аны, Йәһвә Шаһитләре өйләренә килгәч, беренче тапкыр ишеткән.
«Без аларны шушы эшкә билгеләрбез» (Рәсүлләр 6:1—6)
17—19. Җыелышта нинди авырлык туган һәм, аны чишәр өчен, рәсүлләр нәрсә эшләгән?
17 Яңа оештырылган җыелышта бердәмлекне какшата алган авырлык туган. Нинди авырлык? Күп кенә яңа шәкертләр Иерусалимга ерак җирләрдән килгән булган. Алар, хакыйкатькә тирәнрәк төшенер өчен, күпмедер вакытка Иерусалимда калган. Җирле кардәшләр аларга матди яктан ярдәм иткән (Рәс. 2:44—46; 4:34—37). Әмма грекча сөйләшүче яһүдләр «аларның тол хатыннарына көндәлек ризык бирелми» дип зарлана башлаган (Рәс. 6:1). Еврейчә сөйләшүче тол хатыннарга исә барысы тиешенчә бирелгән. Әйе, кызганычка каршы, кайбер кардәшләр үз имандашларын милләтләренә карап аера башлаган. Андый гаделсез мөнәсәбәт бүленешләргә китерә алган.
18 Рәсүлләр, җитәкче совет буларак, «Аллаһы Сүзен калдырып, ризык өләшеп йөрү урынлы булмас» дип тапкан (Рәс. 6:2). Бу мәсьәләне чишәр өчен, алар «рух һәм зирәклек белән тулы, хөрмәт казанган җиде кешене сайлап алырга» һәм «аларны шушы эшкә билгеләргә» булган (Рәс. 6:3). Ризык өләшүдән башка, аларга кирәкле нәрсәләр сатып алырга, исәп-хисап алып барырга туры килгән. Шуңа күрә бу кардәшләр ышанычлы булырга тиеш булган. Рәсүлләр, дога кылганнан соң, бу эшкә туры килгән җиде ир-атны билгеләгән e. Бар бу ир-атларның грек исемнәре булган, шуңа күрә грек телендә сөйләшүче тол хатыннарга алардан ярдәм кабул итү җиңелрәк булгандыр.
19 Ризык өләшү эше бу җиде абый-кардәшне вәгазьләү вазифасыннан азат иткәнме? Юк, әлбәттә. Мәсәлән, бу кардәшләр арасында Стифән булган. Ул кыю һәм ашкынучан вәгазьче буларак билгеле булган (Рәс. 6:8—10). Җиде кардәш санына кергән Филип тә Изге Язмаларда «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип атала (Рәс. 21:8). Һичшиксез, бар бу абый-кардәшләр ашкынучан Патшалык вәгазьчеләре булган.
20. Бүген җыелышта өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр ничек билгеләнә?
20 Бүген Йәһвә Шаһитләре, җыелышта җаваплы абый-кардәшләрне билгеләгәндә, беренче мәсихчеләрнең үрнәгенә иярә. Билгеләнәсе абый-кардәшләрнең зирәк булулары һәм аларга изге рух тәэсир иткәне ап-ачык булырга тиеш. Алар, Изге Язмалардагы таләпләргә туры килсә генә, өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр була ала. Менә ни өчен аларны изге рух билгели дип әйтеп була. Билгеләнү мәсьәләсе каралганда, кардәшләр Җитәкче советның күрсәтмәләре буенча эш итә f (1 Тим. 3:1—9, 12, 13). Билгеләнгән абый-кардәшләр төрле эшләр белән шөгыльләнә. Мәсәлән, кайбер өлкәннәр мохтаҗ кардәшләргә ярдәм оештыра (Ягък. 1:27). Башкалары Патшалык Залларын төзүдә катнаша, конгрессларны оештыра яисә хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетларында хезмәт итә. Хезмәттәш ярдәмчеләрнең вазифалары җыелыштагыларны өйрәтү белән бәйле булмаса да һәм алар рухи көтүчеләр булып тормаса да, алар җыелышка гамәли яктан бик булыша. Бар бу абый-кардәшләр, вазифалары күп булуга карамастан, ашкынучан вәгазьчеләр булып кала (1 Көр. 9:16).
«Аллаһы сүзе киң таралды» (Рәсүлләр 6:7)
21, 22. Йәһвәнең яшь җыелышны фатихалаганы нәрсәдән күренгән?
21 Йәһвәнең ярдәме белән яшь җыелыш бар авырлыкларны җиңгән: кардәшләрне эзәрлекләүчеләр дә туктата алмаган, аларның бердәмлекләре дә бозылмаган. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аллаһы сүзе киң таралды, Иерусалимда шәкертләр саны шактый арта барды, һәм күп кенә руханилар бу иман юлына басты» (Рәс. 6:7). Әйе, Йәһвәнең фатихасы ап-ачык булган. Рәсүлләр китабында җыелышның үсеше турында тагын күп тапкыр әйтелә (Рәс. 9:31; 12:24; 16:5; 19:20; 28:31). Бүген дә без җирнең төрле почмакларында хезмәт итүче вәгазьчеләрнең эш нәтиҗәләре турында ишетәбез. Бу безне бик сөендерә.
22 Беренче гасырдагы җыелышның дошманнары бирешергә җыенмаган. Шәкертләрне тагы да катырак эзәрлекләүләр көткән. Киләсе бүлектән без Стифәннең нинди мәрхәмәтсез һөҗүмгә дучар булганы турында белербез.
a 39 нчы биттәге «Югары киңәшмә — яһүдләрнең югары суды» дигән рамканы карагыз.
b Рәсүлләр китабында фәрештәләр якынча 20 тапкыр искә алына, һәм бу очрак беренчесе. Ә Рәсүлләр 1:10 да фәрештәләр «ак кием кигән ике ир-ат» дип атала.
c 41 нче биттәге «Гамәлиил — раввиннар арасында хөрмәтле кеше» дигән рамканы карагыз.
d 42 нче биттәге «Өйдән өйгә йөреп вәгазьләү» дигән рамканы карагыз.
e Изге Язмаларда җыелышта кайчаннан бирле өлкәннәр билгеләнә башлаганы турында әйтелми. Һәрхәлдә, бу ир-атлар, һичшиксез, өлкәннәр өчен таләпләргә туры килгән, чөнки аларга йөкләнгән эш бик җаваплы булган.
f Беренче гасырда сайланган абый-кардәшләрнең башкаларны өлкән итеп билгеләргә вәкаләте булган (Рәс. 14:23; 1 Тим. 5:22; Тит. 1:5). Бүген Җитәкче совет район күзәтчеләрен билгели, ә алар, үз чиратында, җыелышларда өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне билгели.