Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

3 БҮЛЕК

«Аларның барысы да изге рух белән сугарылды»

«Аларның барысы да изге рух белән сугарылды»

Илленче көн бәйрәмендә мәсихчеләргә изге рух иңә, һәм бу гаҗәеп нәтиҗәләргә китерә

Рәсүлләр 2:1—47 гә нигезләнгән

1. Илленче көн бәйрәмендә хөкем сөргән атмосфераны сурәтләп бирегез.

 ИЕРУСАЛИМДА шатлыклы атмосфера хөкем сөрә a. Гыйбадәтханәдәге мәзбәхтән төтен күтәрелә. Урамнарда левилеләрнең җырлаулары ишетелә. Алар антифон рәвешендә Халлел мәдхияләрен җырлый (ягъни бер кеше җырлый, ә хор аңа җавап кайтара) (Зәбур 113—118). Шәһәр шау-гөр килә. Иерусалимга ерак җирләрдән, шул исәптән Илам, Месопотамия, Кападокия, Понт, Мисыр һәм Римнан b, күп халык килгән. Алар Илленче көн бәйрәмен, ягъни «беренче уңыш көнен», үткәрер өчен җыелган (Сан. 28:26). Бу бәйрәм арпаны уру һәм бодай уру вакыты арасында үткәрелә.

2. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә нинди гаҗәеп вакыйгалар булган?

2 Б. э. 33 елының бу язгы көнендә, иртәнге тугызларда, гаҗәеп вакыйгалар була. «Кинәт күктән көчле җил искән тавышка охшаш тавыш» якынча 120 шәкерт җыелган йортны тутыра (Рәс. 2:2). Шунда аларның һәрберсенә берәрләп «ялкын теленә охшаш телләр» куна, һәм шәкертләр изге рух белән сугарыла c. Моның нәтиҗәсендә аларга чит телләрдә сөйләү сәләте бирелә. Шәкертләр, өйдән чыгып, халыкка вәгазьли башлый. Бу кешеләрне таң калдыра, чөнки «һәркем үз туган телендә шәкертләрнең сөйләгәнен ишетә» (Рәс. 2:1—6).

3. а) Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә нинди мөһим вакыйгалар булган? ә) Петер Патшалык ачкычларының берсен ничек кулланган?

3 Бу бик мөһим көн булган. Беренчедән, рухи Исраил, ягъни майланган мәсихчеләр җыелышы, барлыкка килгән (Гәл. 6:16). Икенчедән, Петер, яһүдләргә мөрәҗәгать итеп, Гайсә биргән өч ачкычның берсен кулланган (Мат. 16:18, 19). Хәзер яһүдләр һәм прозелитлар d, яхшы хәбәрне кабул итеп, майланган мәсихчеләр булып китә алган. Аларның да, рухи Исраилгә кушылып, күктә патшалар һәм руханилар булу мөмкинлеге туган (Ачыл. 5:9, 10). Соңрак самариялеләр һәм башка халыклар алдында да андый мөмкинлек ачылган. Ә безнең өчен бу вакыйгалар нинди әһәмияткә ия?

«Барысы бергә бер урынга җыелдылар» (Рәсүлләр 2:1—4)

4. Мәсихче җыелыш ничек туган һәм үскән?

4 Башта мәсихче җыелышны шушы көнне изге рух белән майланган якынча 120 шәкерт кенә тәшкил иткән (Рәс. 2:1). Шул ук көннең азагына җыелышка, суга чумдырылып, тагын меңләгән кеше кушылган. Һәм бу җыелыш үсешенең башлангычы гына булган. Бүген оешмабыз миллионлаган абый һәм апа-кардәштән тора. Аллаһы бу оешманы «Патшалык хакындагы яхшы хәбәр бөтен җиһанда», бар халыкларда яңгырасын өчен куллана (Мат. 24:14).

5. Беренче гасырдагы кардәшләргә мәсихче җыелышта булу нинди файда китергән?

5 Шулай ук мәсихче җыелыш — майланганнарны, ә соңрак «башка сарыкларны» да рухи яктан ныгытып торырга тиеш булган (Яхъя 10:16). Рәсүл Паул җыелышны бик кадерләгән һәм Римдагы кардәшләргә болай дип язган: «Сезне бик күрәсем килә. Максатым — сезгә рухи бүләк тапшырып, сезне ныгыту, бигрәк тә безнең — минем дә, сезнең дә — иманыбыз ярдәмендә бер-беребезне дәртләндерү» (Рим. 1:11, 12).

6, 7. Бүген мәсихче җыелыш бар халыкларга ничек шаһитлек бирә?

6 Бүген дә мәсихче җыелышның максатлары шул ук кала бирә. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:19, 20). Бу эштә катнашу, җиңел булмаса да, күп шатлык китерә.

7 Бүгенге көндә бу эшне Йәһвә Шаһитләре башкара. Төрле телләрдә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләр өчен, Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларын 1 000 нән артык телдә чыгара. Әгәр дә сез, мәсихче җыелыш белән хезмәттәшлек итеп, яхшы хәбәрне таратуда һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашасыз икән, моны кадерләгез, чөнки бу зур хөрмәт!

8. Җыелыш очрашулары һәрберебезгә ничек ярдәм итә?

8 Бу авыр көннәрне кичерергә булышыр өчен, Йәһвә Аллаһы безгә бөтендөнья кардәшлеген биргән. Паул еврей мәсихчеләренә болай дип язган: «Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк» (Евр. 10:24, 25). Дөрестән дә, мәсихче җыелыш ул — Йәһвәнең бүләге. Анда килеп, без бер-беребезне дәртләндерәбез. Шуңа күрә кардәшләребезгә һәрвакыт якын булыйк һәм беркайчан да җыелыш очрашуларын калдырмыйк!

«Һәркем үз туган телендә шәкертләрнең сөйләгәнен ишетте» (Рәсүлләр 2:5—13)

«Һәммәбез аларның үз телебездә Аллаһының мәһабәт эшләре турында сөйләгәннәрен ишетәбез» (Рәсүлләр 2:11)

9, 10. Чит телдә вәгазьләр өчен, кайберәүләр нинди тырышлыклар куя?

9 Илленче көн бәйрәменә килгән яһүдләр һәм прозелитлар грек һәм еврей телләрен аңлагандыр, әмма бу аларның туган телләре булмаган. Алар «үз туган телендә шәкертләрнең сөйләгәнен ишеткәч», һичшиксез, бик гаҗәпләнгән һәм яхшы хәбәр аларга аеруча нык тәэсир иткән (Рәс. 2:6). Билгеле, бүгенге көндә мәсихчеләр могҗизалы рәвештә төрле телләрдә сөйләшә алмый, әмма алар төрле милләттәге кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләргә тырыша. Моның өчен кайберәүләр, чит телне өйрәнеп, башка җыелышка я хәтта башка илгә күченә. Еш кына аларның чит телне өйрәнүдә куйган тырышлыклары җирле кешеләрне таң калдыра.

10 Бер мисал карап чыгыйк. Кристин исемле апа-кардәш гуджарати телен өйрәнү буенча курслар үткән. Аның эшендә бер хезмәттәше гуджарати телендә сөйләшә. Кристин аның белән гуджарати телендә исәнләшкәч, ул бик гаҗәпләнгән, Кристинны мактаган һәм ни өчен ул шулкадәр катлаулы телне өйрәнергә булган дип сораган. Нәтиҗәдә, Кристин яхшы шаһитлек биргән. Ул Кристинга болай дип әйткән: «Сезнең хәбәрегез чыннан да мөһим, күрәсең».

11. Башка халык кешеләренә вәгазьләр өчен безнең нинди коралларыбыз бар?

11 Һәрберебез чит телне өйрәнә алмас, әлбәттә. Шулай да без барыбыз да яхшы хәбәрне чит телдә сөйләшүче кешеләргә вәгазьли алабыз. Мәсәлән, JW Language® кушымтасы ярдәмендә без чит телдә сәламләү сүзләрен һәм гади җөмләләрне өйрәнә алабыз. Аннан соң кешегә jw.org сайтын һәм анда аның телендәге басмаларны һәм видеороликларны күрсәтеп була. «Үз туган телендә» яхшы хәбәрне ишеткән кешеләрнең гаҗәпләнүләрен күреп, без дә, беренче гасырдагы шәкертләр кебек, зур сөенеч кичерербез.

«Петер... торып басты да каты тавыш белән сөйли башлады» (Рәсүлләр 2:14—37)

12. а) Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Йәилнең нинди пәйгамбәрлеге үтәлгән? ә) Йәил пәйгамбәрлегенең беренче гасырда үтәлүен көтәр өчен, нинди нигез булган?

12 Шәкертләр төрле телләрдә вәгазьли башлаганнан соң, Петер халыкка мөрәҗәгать иткән (Рәс. 2:14). Ул шәкертләрнең бу сәләте — Аллаһыдан булган могҗиза икәнен һәм шулай итеп аларның күз алдында Йәил пәйгамбәрлеге үтәлгәнен аңлаткан. Гасырлар элек Йәһвә Йәил пәйгамбәр аша болай дип әйткән булган бит: «Мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын» (Йәил 2:28). Гайсә дә күккә күтәрелер алдыннан үз шәкертләренә болай дигән: «Мин Атадан сорармын, һәм ул сезгә мәңге сезнең белән булачак бүтән ярдәмчене — хакыйкать рухын бирәчәк» (Яхъя 14:16, 17).

13, 14. Ни өчен Петер үз тыңлаучыларының йөрәгенә ирешә алган һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

13 Петер үз нотыгын мондый сүзләр белән тәмамлаган: «Бөтен Исраил йорты шуны белсен: сез баганага кадаклаган шул Гайсәне Аллаһы Хуҗабыз һәм Мәсих итте» (Рәс. 2:36). Петерне тыңлаган кешеләрнең күпчелеге Гайсәне үтерүдә турыдан-туры катнашмаган, ләкин алар Гайсәнең үлемендә халык буларак гаепле булган. Шулай да Петер аларга ихтирам белән мөрәҗәгать иткән. Аның максаты аларны хөкем итү түгел, ә тәүбәгә килергә булышу булган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «ишеткән сүзләре аларның йөрәкләренә кадалган». Кешеләр Петернең сүзләренә үпкәләгәнме? Юк, алар хәтта: «Безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сораган. Әйе, Петернең сүзләре үз максатына ирешкән (Рәс. 2:37).

14 Без дә, Петердән үрнәк алып, кешеләргә хөрмәт белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Хезмәттә кешеләр белән сөйләшкәндә, безгә аларның һәрбер ялгыш карашын төзәтеп торасы юк. Моның урынына, уртак тема табып, аның турында сөйләшү күпкә яхшырак булыр. Шулай эшләсәк, эчкерсез кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатьне теләбрәк кабул итәр.

«Һәркайсыгыз... суга чумдырылу үтсен» (Рәсүлләр 2:38—47)

15. а) Петер яһүдләр белән прозелитларга нәрсә әйткән һәм алар нәрсә эшләгән? ә) Ни өчен Илленче көн бәйрәмендә яхшы хәбәрне ишеткән меңләгән кешеләр шул ук көнне суга чумдырылырга әзер булган?

15 Шул ук көнне Петер эчкерсез яһүдләрне һәм прозелитларны: «Тәүбә итегез һәм һәркайсыгыз... суга чумдырылу үтсен»,— дип дәртләндергән (Рәс. 2:38). Нәтиҗәдә, якынча 3 000 кеше суга чумдырылган булган e. Бу Иерусалимдагы я якындагы сулыкларда булгандыр. Алар бу адымны хисләргә бирелеп ясаган дип әйтеп буламы? Бу очрак өйрәнүчеләр һәм мәсихчеләрнең балалары ашыгып суга чумдырылырга тиеш дигәнне аңлатамы? Юк, чөнки яһүдләр һәм прозелитлар суга чумдырылырга инде әзер булган. Алар бит Аллаһы Сүзен яхшы белгән, чөнки Йәһвәгә багышланган халыктан булган. Моннан тыш, алар, бу бәйрәмгә ерак җирләрдән килеп, Аллаһыны яратканын инде күрсәткән. Аларга Гайсә Мәсих турындагы белемнәр генә җитмәгән. Ә хәзер, Гайсә Мәсихнең ролен аңлагач, алар, суга чумдырылып, Мәсихнең шәкерте булып китә алган.

16. Беренче гасырдагы мәсихчеләр безгә нинди яхшы үрнәк калдырган?

16 Йәһвәнең яңа шәкертләрне хуплаганы ап-ачык күренгән. Изге Язмаларда болай диелә: «Яңа шәкертләрнең барысы бергә булды, һәм аларның һәрнәрсәсе уртак иде. Алар, үз милекләрен, хуҗалыкларын сатып, акчаны һәркемнең хаҗәтенә карап үзара бүлештеләр» f (Рәс. 2:44, 45). Нинди фидакарьлек, нинди ярату! Алар бар мәсихчеләргә яхшы үрнәк калдырган.

17. Суга чумдырылыр алдыннан кеше нинди адымнар ясарга тиеш?

17 Изге Язмалар буенча, мәсихче булып китәр өчен, берничә адым ясарга кирәк. Иң элек кеше Аллаһы Сүзеннән белем алырга тиеш (Яхъя 17:3). Аңа иман үстерергә һәм кылган гөнаһларыннан тәүбә итәргә кирәк (Рәс. 3:19). Шулай ук ул, элеккеге тормыш рәвешен калдырып, Аллаһы ихтыярын үтәп яши башларга тиеш (Рим. 12:2; Эфес. 4:23, 24). Бу адымнарны ясаганнан соң гына, кеше, Аллаһыга догада багышланып, суга чумдырыла ала (Мат. 16:24;1 Пет. 3:21).

18. Ни өчен Гайсәнең суга чумдырылган шәкерте булу мөмкинлеген кадерләргә кирәк?

18 Ә син суга чумдырылганмы? Алайса, Йәһвә сине дә, беренче гасырдагы мәсихчеләрне кулланган кебек, үз ихтыярын үтәр өчен куллана. Шуңа күрә Аллаһы халкында үз урыныңны кадерлә һәм алга таба да Патшалык турында төпле шаһитлек бир!

a 23 нче биттәге  «Иерусалим — яһүд дине үзәге» дигән рамканы карагыз.

b 24 нче биттәге  «Рим — зур империянең башкаласы», 25 нче биттәге  «Месопотамиядәге һәм Мисырдагы яһүдләр» һәм 26 нчы биттәге  «Мәсихчеләр дине Понт өлкәсендә тарала» дигән рамкаларны карагыз.

c Әлбәттә, бу «телләр» чын ялкын телләре булмаган, ә «ялкын теленә охшаш» кына булган һәм, ялкын кебек, шәкертләр өстеннән балкып торган.

d 27 нче биттәге  «Прозелитлар кемнәр алар?» дигән рамканы карагыз.

e Чагыштыру өчен Украинада үткән Йәһвә Шаһитләренең халыкара конгрессын искә төшерик. 1993 елның 7 августында Киев шәһәрендә 6 бассейнда 7 402 кеше суга чумдырылган. Моңа 2 сәгать 15 минут вакыт киткән.

f Яңа шәкертләр, Гайсә Мәсихнең тәгълиматлары белән яхшырак танышыр өчен, күпмедер вакытка Иерусалимда калган. Шул арада җирле кардәшләр алар турында матди яктан кайгырткан. Бу вакытлы чара булган, һәм бу очракны коммунизм идеяләрен яклар өчен куллану дөрес булмас иде (Рәс. 5:1—4).