2 БҮЛЕК
«Сез минем шаһитләрем булачаксыз»
Гайсә үз рәсүлләрен вәгазь эшенә әзерли
Рәсүлләр 1:1—26 га нигезләнгән
1—3. Гайсә үз рәсүлләре белән ничек саубуллашкан һәм без хәзер нинди сорауларга игътибар итәрбез?
РӘСҮЛЛӘРНЕҢ шатлыклары эчләренә сыймый. Соңгы атналарда аларга терелтелгән Гайсә Мәсих күренә. Моңа кадәр бик боеккан булсалар да, Хуҗаларының терелтелүе аларга зур шатлык китерә. Хәзер ул, рәсүлләре белән соңгы тапкыр очрашып, аларны рухландыра һәм үгет-нәсыйхәтләрен бирә.
2 Бу очрашу Зәйтүн тавында була, һәм, әлбәттә, рәсүлләр Гайсәне бик зур игътибар белән тыңлый. Ул, үз сүзен тәмамлагач, кулларын күтәрә дә аларны фатихалый. Шунда ул аларның күз алдында күккә күтәрелә башлый. Бу аларны таң калдыра. Гайсәне инде болытлар каплаган булса да, рәсүлләр һаман да күккә карап тора (Лүк 24:50; Рәс. 1:9, 10).
3 Бу вакыйгадан соң рәсүлләрнең хезмәтендә зур үзгәреш булган: хәзер, аларның Остазлары күккә киткәч, аларга ул башлаган эшне үзләренә алып барырга кирәк. Әмма Гайсә аларны моңа яхшы әзерләгән. Соңгы очрашуда ул аларга нәрсә әйткән һәм алар аның сүзләрен ничек кабул иткән? Гайсәнең сүзләре безнең өчен нинди мәгънәгә ия? Әйдәгез, Рәсүлләр китабының беренче бүлеген карап китик һәм бу сорауларга җавап табыйк.
«Күп санлы хак дәллиләр» (Рәсүлләр 1:1—5)
4. Лүк Рәсүлләр китабын ничек башлый?
4 Лүк Рәсүлләр китабын Тәүфилгә мөрәҗәгать итеп яза башлый a. Үзенең Инҗилен дә ул шул ук кешегә язган булган. Рәсүлләр китабы Лүк Инҗиленең дәвамы булып тора. Моны күрсәтер өчен, Лүк үз Инҗилендәге соңгы вакыйгаларны кабатлап чыга һәм яңа нечкәлекләр өсти.
5, 6. а) Гайсә үз шәкертләренең иманнарын ничек ныгыткан? ә) Безнең иманыбыз «күп санлы хак дәлилләргә» нигезләнгән булсын өчен, нәрсә эшләү мөһим?
5 Рәсүлләр 1:3 тә Гайсә «үзенең тере булуын күп санлы хак дәлилләр ярдәмендә исбат итте» дип язылган. Кайвакыт Гайсә — бер-ике кешегә, кайвакыт — бөтен рәсүлләренә, ә кайбер очракларда хәтта 500 дән артык шәкертенә күренгән (1 Көр. 15:3—6). Табиб буларак, Лүк кенә Изге Язмаларда «хак дәлилләр» дигән сүзтезмәне кулланган (Көл. 4:14). Бу сүзтезмә медицина әдәбиятында очраган һәм инкяр итеп булмый торган, ышанычлы дәлилләрне аңлаткан. Чыннан да, Гайсә үз шәкертләренә андый дәлилләрне биргән! Бу аларга үз иманнарын нык килеш сакларга булышкан.
6 Ә безнең Гайсәнең җирдә яшәгәненә, гөнаһларыбыз өчен үлгәненә һәм терелтелгән булганына ышаныр өчен нигезебез бармы? Һичшиксез! Андый нигезне безгә Аллаһы Сүзе бирә. Аны бит Гайсәнең җирдәге тормышын үз күзләре белән күргән кешеләр язган. Әйе, безнең дә иманыбыз күп санлы хак дәлилләргә нигезләнә. Рәсүлләр китабын өйрәнү иманыбызны тагын да ныгытыр. Ә чын иман, җиңел ышанучанлыктан аермалы буларак, дәлилләргә нигезләнә һәм мәңгелек тормышка алып бара (Яхъя 3:16).
7. Гайсә иң беренче чиратта нәрсә турында вәгазьләгән һәм без аның үрнәгенә ничек иярәбез?
7 Гайсә үз шәкертләренә Аллаһы Патшалыгы хакында да сөйләгән. Мәсәлән, ул аларга Мәсихнең газап чигәчәге һәм үләчәге турындагы пәйгамбәрлекләрне аңлаткан (Лүк 24:13—32, 46, 47). Үзенең Мәсих ролен аңлатканда, Гайсә Аллаһы Патшалыгына игътибар иткән, чөнки ул бу Патшалыкның билгеләнгән Патшасы булган. Әйе, Гайсә иң беренче чиратта күктәге Патшалык турында вәгазьләгән. Бүген дә мәсихчеләр Патшалык турында вәгазьли (Мат. 24:14; Лүк 4:43).
«Җир читенә кадәр» (Рәсүлләр 1:6—12)
8, 9. а) Рәсүлләрнең нинди ике ялгыш фикере булган? ә) Гайсә үз рәсүлләренә нәрсә әйткән һәм моннан нинди сабак алып була?
8 Инде әйтелгәнчә, Гайсәнең үз рәсүлләре белән Зәйтүн тавында очрашулары соңгысы булган. Шәкертләр Гайсәдән: «Хуҗабыз, син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сораганнар (Рәс. 1:6). Рәсүлләрнең бу сораулары аларның ике нәрсәне дөрес аңламаганнарын күрсәтә. Беренчедән, алар Аллаһы Патшалыгы еврейләр өчен җирдә урнаштырылачак дип санаган, ә икенчедән, алар Патшалыкның үзләре яшәгән вакытта килүен көткән. Гайсә аларга нинди җавап кайтарган?
9 Рәсүлләрнең беренче ялгыш фикере турында әйткәндә, Гайсә аларның тиздән барысын аңлаячакларын белгән. Бәлки, шул сәбәпле ул аларның бу фикерен төзәтеп тормаган. Һәм чыннан да, нибары ун көннән соң алар яңа халыкның — рухи Исраилнең барлыкка килүенә шаһит булган. Ә Аллаһының Исраил халкы белән мөнәсәбәтләре өзелергә тиеш булган. Шәкертләрнең икенче ялгыш карашы турында әйткәндә, Гайсә аларга болай дип әйткән: «Атаның гына билгеләргә хокукы булган вакытларны яки заманнарны сезгә белергә кирәк түгел» (Рәс. 1:7). Йәһвә генә вакытларны һәм заманнарны билгели. Хәтта Гайсә дә, җирдә яшәгәндә, «ул көн һәм сәгать хакында» төгәл белмәгән (Мат. 24:36). Шулай итеп, ул үз шәкертләрен моның турында чиктән тыш борчылмаска дәртләндергән. Безгә дә бүген Армагеддонның кайчан киләчәге турында чиктән тыш борчыласы юк.
10. Рәсүлләр нинди үрнәк калдырган һәм ни өчен бүген рухи яктан уяу булып калу аеруча мөһим?
10 Рәсүлләр турында начар уйламыйк. Әйе, кайвакыт аларның карашлары дөрес булмаган. Әмма шул ук вакыт аларның биргән сораулары аларның рухи яктан уяу булуларын күрсәткән, ә Гайсә нәкъ моңа дәртләндергән дә (Мат. 24:42; 25:13; 26:41). Алар нык иманлы кешеләр булган һәм Гайсәнең төзәтүен басынкылык белән кабул иткән. Рәсүлләр Йәһвә ихтыярының чынга ашуын көткән һәм шулай итеп безгә үрнәк калдырган. Соңгы көннәрдә яшәвебезне исәпкә алсак, уяу булып калу аеруча мөһим (2 Тим. 3:1—5).
11, 12. а) Гайсә үз рәсүлләренә нинди йөкләмә биргән? ә) Ни өчен Гайсәнең изге рухны телгә алуы бик урынлы?
11 Гайсәнең шәкертләре үз игътибарын нәрсәгә тупларга тиеш булган? Гайсә аларга болай дигән: «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8). Гайсәнең терелтелүе турындагы хәбәр башта Иерусалимда — ул үтерелгән шәһәрдә вәгазьләнергә тиеш булган. Ә инде аннан соң бу хәбәр бөтен Яһүдиягә, Самариягә һәм җир читенә кадәр ирешергә тиеш булган.
12 Игътибар итегез: башта Гайсә изге рух алырсыз дип вәгъдә итә, ә аннан соң гына вәгазьләргә куша. Һәм бу дөрес тә, чөнки, безгә Йәһвәнең рухы ярдәм итмәсә, без аның ихтыярын үти алмыйбыз. Рәсүлләр китабында бу фикер кат-кат кабатлана. Бу китапта «изге рух» дигән сүзтезмә 40 тан артык тапкыр очрый. Чыннан да, безгә Йәһвәдән даими рәвештә изге рух сорарга кирәк! (Лүк 11:13) Безнең көннәрдә без изге рухка аеруча мохтаҗ.
13. Бүген вәгазь эше никадәр киң таралган һәм ни өчен бу эштә ашкынып катнашырга кирәк?
13 Аллаһы һәртөрле кешенең Патшалык хәбәрен ишетүен теләгәнгә, бүген мәсихчеләр күпкә зуррак территориядә — җирнең һәр төбәгендә ашкынып вәгазьли (1 Тим. 2:3, 4). Сез дә тормышны коткаручы бу эштә катнашасыз икән, һичшиксез, зур шатлык кичерәсездер. Бернинди башка эш күбрәк канәгатьлек китерми. Сез алга таба да хезмәт итә алсын өчен, Йәһвә сезгә кирәкле ярдәм бирер. Ә Рәсүлләр китабын өйрәнү сезгә беренче шәкертләрнең вәгазьләү ысулларын үзләштерергә һәм хезмәткә дөрес караш сакларга булышыр.
14, 15. а) Фәрештәләр Гайсәнең кайтуы турында нәрсә әйткән һәм алар нәрсәне күздә тоткан? (Искәрмәне дә карагыз.) ә) Ни өчен Гайсә шул ук рәвешчә кайткан дип әйтеп була?
14 Бу бүлекнең башында әйтелгәнчә, Гайсәнең 11 рәсүле, күккә карап, аның күтәрелүен күзәтеп торган. Кинәт яннарында ике фәрештә пәйда булган һәм болай дип әйткән: «Гәлиләя ирләре, ник сез күккә карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә алынган шушы Гайсә ничек күтәрелгән булса, нәкъ сез күргәнчә, шулай ук киләчәк» (Рәс. 1:11). Фәрештәләр нәрсәне күздә тоткан? Гайсә, кайбер дин әһелләре өйрәткәнчә, шул ук тәндә кайтачакмы? Юк. Без моны кайдан беләбез?
15 Фәрештәләр Гайсә шул ук тәндә я шул ук кыяфәттә кайтачак димәгән. Алар Гайсә «шулай ук киләчәк» дип кенә әйткән, ягъни ул шул ук рәвешчә кайтырга тиеш булган b. Ә Гайсә ничек күккә күтәрелгән? Фәрештәләр рәсүлләр белән сөйләшкәндә, Гайсәне инде болытлар каплаган булган, ягъни рәсүлләр аны инде күрмәгән. Шул ук рәвешчә Гайсә кайтырга да тиеш булган, һәм шулай килеп чыккан да: ул күренми торган рәвештә кайткан. Өстәвенә, берничә кеше генә — рәсүлләр генә — аның җирне калдырып күккә ашуын күргән. Бүген рухи карашлы кешеләр генә Гайсәнең Патша булып кайтуын аңлый (Лүк ). Безгә Гайсәнең килү чоры башланганын күрсәтүче дәлилләрне өйрәнергә һәм алар турында башкаларга сөйләргә кирәк. Ул чакта алар да нинди вакытта яшәгәнебезне аңлар. 17:20
«Син бу ике кешенең кайсысын... рәсүл булырга сайладың?» (Рәсүлләр 1:13—26)
16—18. а) Рәсүлләр 1:13, 14 тәге сүзләр мәсихчеләрнең очрашу урыннары турында нәрсәне ачыклый? ә) Без Гайсәнең әнисе Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнәбез? б) Ни өчен очрашуларыбыз мөһим?
16 Рәсүлләр «шатлана-шатлана Иерусалимга кайтканнар» (Лүк 24:52). Рәсүлләр 1:13, 14 буенча, алар өске каттагы бүлмәдә җыелганнар. (Бәлки, Рәсүлләр 12:12 дә шул ук йорт турында әйтеләдер. Шулай булса, рәсүлләр Маркның әнисе йортында җыелганнар.) Ул вакытта Палестинада күп кенә йортларның икенче каты булган, һәм кешеләр өске каттагы бүлмәгә баскычтан менгәннәр. Андый бүлмә гади һәм мәсихче очрашуларны үткәрер өчен уңайлы булган. Кем бу очрашуга килгән һәм алар анда нәрсә эшләгән?
17 Бу очрашуда рәсүлләр я ир-атлар гына түгел, ә «кайбер хатын-кызлар» да, шул исәптән Гайсәнең әнисе Мәрьям дә булган. Очрашуга килеп, ул үзен әллә кемгә куймаганын һәм кардәшләр белән җыелырга кирәклеген таныганын күрсәткән. Бу очрашу турында сүз барганда, Мәрьям Изге Язмаларда соңгы тапкыр искә алына. Элек Гайсәгә ышанмаган дүрт улының да анда булуы Мәрьямне бик сөендергәндер (Мат. 13:55; Яхъя 7:5). Гайсә үлеп терелтелгәннән соң, алар да аңа иман итә башлаган булган (1 Көр. 15:7).
18 Шәкертләр нинди максат белән җыелган? Алар «бердәм рәвештә дога кылганнар», ягъни Йәһвәгә гыйбадәт кылганнар (Рәс. 1:14). Без дә бүген бер-беребезне дәртләндерер өчен, үгет-нәсыйхәтләр алыр өчен һәм, иң мөһиме, күктәге Атабызга гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелабыз. Догаларыбыз һәм мактау җырларыбыз Аллаһыга хуш килә һәм безне рухи яктан ныгыта. Беркайчан да изге очрашуларыбызны калдырмыйк! (Евр. 10:24, 25)
19—21. а) Петернең җыелышта мөһим роль уйнаганыннан без нәрсәгә өйрәнәбез? ә) Ни өчен Яһүд Искариот урынына башка кешене рәсүл итеп билгеләргә кирәк булган һәм бу сорауның ничек итеп чишелүеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?
19 Мәсихчеләргә бер бик мөһим сорауны хәл итәргә кирәк булган, һәм бу мәсьәләне чишүдә рәсүл Петер җитәкчелекне үз өстенә алган (15—26 нчы шигырьләр). Шунысы игътибарга лаек: берничә атна элек кенә Петер үз Хуҗасыннан өч тапкыр ваз кичкән булган (Марк 14:72). Әмма Аллаһы аны кичергән һәм аңа йөкләмәләр бирүен дәвам иткән. Әлбәттә, без барыбыз да ялгышабыз, әмма Йәһвәнең игелекле һәм кичерергә әзер булуын белү безне юата (Зәб. 86:5).
20 Йәһвә Петергә «аның... күзәтчелек хезмәте башка берәүгә бирелсен» дигән пәйгамбәрлекнең Яһүд Искариотка кагылганын аңларга булышкан (Зәб. 109:8). Петер Яһүд Искариот урынына рәсүл итеп башка кешене билгеләргә кирәк дип әйткән. Әмма кемне? Яңа рәсүлне Гайсә белән бергә йөргән һәм аның терелтелүенә шаһит булган шәкертләрдән сайларга кирәк булган (Рәс. 1:21, 22). Бу Гайсәнең мондый вәгъдәсе буенча булган: «Сез дә, миңа иярүчеләр, 12 тәхеткә утырачаксыз һәм Исраилнең 12 кабиләсен хөкем итәчәксез» (Мат. 19:28). Өстәвенә, Йәһвә дә 12 рәсүл яңа Иерусалимның «12 нигез ташы» булачак дип ниятләгән (Ачыл. 21:2, 14).
21 Борынгы вакытларда, ниндидер сорауны хәл итәргә кирәк булганда, жирәбә салганнар (Гыйб. сүз. 16:33). Уникенче рәсүл сайланганда да, шул ук ысул кулланылган булган. Бу очрактан соң Изге Язмаларда жирәбә салу бүтән искә алынмый. Җыелышка изге рух иңдерелгәч, бу ысул гамәлдән чыккан, күрәсең. Әмма рәсүлләрнең ни өчен жирәбә салганына игътибар итегез. Рәсүлләр Йәһвәгә: «Син, Йәһвә, һәр кешенең йөрәген беләсең. Син бу ике кешенең кайсысын... рәсүл булырга сайладың? Моны безгә күрсәт»,— дип дога кылган (Рәс. 1:23—25). Әйе, рәсүлләр үзләре сайларга теләмәгән, алар Аллаһының ихтыярын белергә теләгән. Йәһвә Маттиас исемле шәкертне сайлаган. Ул Гайсә вәгазьләргә җибәргән 70 шәкертнең берсе булгандыр һәм 12 рәсүлнең берсе булып билгеләнгән c (Рәс. 6:2).
22, 23. Ни өчен без билгеләнгән абый-кардәшләргә тыңлаучан булырга тиеш?
22 Бүген дә җыелышта җаваплы абый-кардәшләр билгеләнә. Моның ярдәмендә без Аллаһыга бердәмлектә хезмәт итә алабыз. Җыелыштагы күзәтчеләр, берәр абый-кардәшне өлкән итеп билгеләргәме, юкмы икәнен хәл иткәндә, аның Изге Язмалардагы таләпләргә туры килү-килмәвен карап чыга һәм Йәһвәдән изге рух аша җитәкчелек бирүен сорый. Шуңа күрә җаваплы абый-кардәшләрне Йәһвә Аллаһы билгели дип әйтеп була. Һәрберебез, җаваплы абый-кардәшләргә тыңлаучан булып, җыелышның бердәмлегенә үз өлешен кертә ала (Евр. 13:17).
23 Гайсә Мәсихнең терелтелүен күргәч һәм яңа рәсүл билгеләнгәч, шәкертләр рухланып киткән. Хәзер алар тагын бер әһәмиятле вакыйгага әзер булган. Бу вакыйга турында киләсе бүлектә сүз барачак.
a Лүк үз Инҗилендә Тәүфилгә «хөрмәтле» дип мөрәҗәгать итә (Лүк 1:3). Моннан Тәүфил югары дәрәҗәгә ия булган һәм ул вакытта әле мәсихче булмаган дигән нәтиҗә ясап була. Рәсүлләр китабында исә Лүк, бернинди махсус сүзләр кулланмыйча, «Тәүфил» дип кенә яза. Кайбер галимнәр Тәүфил, Лүк Инҗилен укыганнан соң, мәсихчеләргә кушылган, шуңа күрә Лүк аңа кардәшенә мөрәҗәгать иткәндәй мөрәҗәгать итә дип саный.
b Бу очракта «кыяфәт» дигәнне аңлаткан грек сүзе түгел (морфе́), ә «рәвеш» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла (тро́пос).
c Паул «башка халыклар рәсүле» дип аталган, ләкин, Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, аңа иярмәгәнгә күрә, Паул беркайчан да 12 рәсүл санына кермәгән (Рим. 11:13; 1 Көр. 15:4—8).