Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

11 БҮЛЕК

Шәкертләрнең «күңелләре шатлык белән тула»

Шәкертләрнең «күңелләре шатлык белән тула»

Явыз кешеләр Паулга каршы чыга, ләкин ул уңай караш саклый

Рәсүлләр 13:1—52 гә нигезләнгән

1, 2. Барнаб белән Шаулның билгеләнүләре нәрсә белән аерылып торган һәм алар Рәсүлләр 1:8 дә язылган пәйгамбәрлекнең үтәлешенә ничек өлеш керткән?

 АНТИОХТАГЫ җыелыш шатлыклы хәбәр ишетә: ерак җирләрдә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, изге рух җитәкчелеге белән мондагы пәйгамбәрләрдән ике кеше — Барнаб белән Шаул сайлана a (Рәс. 13:1, 2). Элек тә тәҗрибәле абый-кардәшләр башка җирләргә вәгазьләр өчен җибәрелгән, әмма ул җирләрдә мәсихчеләр инде булган (Рәс. 8:14; 11:22). Барнаб белән Шаул исә күпчелек кеше яхшы хәбәрне әле ишетмәгән җирләргә барырга тиеш булалар. Аларга ярдәм итәр өчен, Марк та бара.

2 Якынча 14 ел элек Гайсә үз шәкертләренә: «Сез Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самариядә һәм җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— дип әйткән булган (Рәс. 1:8). Барнаб белән Шаул, ерак җирләргә вәгазьләргә барып, бу пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашырга тиеш булган b.

«Минем эшемне башкару өчен сайланган» (Рәсүлләр 13:1—12)

3. Ни өчен беренче гасырда сәяхәт итү җиңел булмаган?

3 Бүген машина я самолет белән кеше бер-ике сәгать эчендә бик зур араны үтә ала. Беренче гасырда исә барысы да гел башкача булган. Кешеләр чокыр-чакырлы, таулы җирләр аша җәяү йөргән. Бер көн эчендә 30 километр гына үтеп булган, һәм, әлбәттә, бу бик ардырткан c. Шуңа күрә Барнаб белән Шаул, билгеләнүләрен шатланып кабул итсәләр дә, бу хезмәт күп көч һәм фидакарьлек таләп итәчәген аңлаган (Мат. 16:24).

4. a) Барнаб белән Шаулны кем сайлаган һәм башкалар моңа ничек караган? ә) Без теократик вазифалар бирелгән кардәшләргә ничек карарга тиеш?

4 Ни өчен Йәһвә нәкъ Барнаб белән Шаулны сайлаган? (Рәс. 13:2) Изге Язмаларда моның турында бернәрсә дә әйтелми. Һәрхәлдә, алар изге рух җитәкчелеге ярдәмендә сайланган булган. Башка җаваплы абый-кардәшләр алардан бер дә көнләшмәгән. Изге Язмаларда алар турында болай дип әйтелә: «Ураза тотып дога кылганнан соң, алар Барнаб белән Шаулның өсләренә кулларын куйдылар да аларны юлга озаттылар» (Рәс. 13:3). Без дә теократик вазифалар бирелгән кардәшләрдән көнләшмик, ә «башкарган эшләре өчен аларга карата мәхәббәттә аеруча юмарт һәм үтә ихтирамлы булыйк» (1 Тис. 5:13).

5. Барнаб белән Шаулның Кипрдагы хезмәтләрен сурәтләп бирегез.

5 Барнаб белән Шаул, Антиохтан Силикия портына килгәч, корабта Кипрга киткән. Шулай итеп алар якынча 200 километр үткән d. Барнаб Кипрда туып үскәнгә, туган якларында яхшы хәбәрне вәгазьләү мөмкинлеге аны бик сөендергәндер. Саламиска килеп җиткәч, кардәшләр, вакытны әрәм итмичә, шунда ук «яһүдләрнең синагогаларында Аллаһы сүзен вәгазьли» башлаган e (Рәс. 13:5). Барнаб белән Шаул Кипрның төп шәһәрләрендә генә вәгазьләгән, күрәсең. Утрау буйлап йөри-йөри, бу вәгазьчеләр, бәлки, 160 километр ара үткәндер.

6, 7. a) Серги Паул кем булган һәм ни өчен Барйошуа аны иманнан читкә алып китәргә тырышкан? ә) Шаул Барйошуага ничек каршы чыккан?

6 Барнаб белән Шаул, Кипрның көнбатыш ягындагы «Пафка килгәч, сихерче һәм ялган пәйгамбәр Барйошуа исемле бер яһүд кешесен очраткан». Аны Әлим дип тә атаганнар (мәгънәсе «сихерче»). «Ул проконсул Серги Паулга — акыллы бер кешегә хезмәт иткән» f. Беренче гасырда хәтта Серги Паул кебек укымышлы кешеләр дә сихерчеләр һәм йолдызчылар белән киңәшләшкән. Әйе, Кипрда ялган дин чәчәк аткан. Серги Паулның исә «чын күңелдән Аллаһы сүзен ишетәсе килгән». Ә Барйошуага бу бер дә ошамаган (Рәс. 13:6—8).

7 Барйошуа, алга таба да проконсул Серги Паулның киңәшчесе булырга теләгәнгә, аны «иманнан читкә алып китәргә тырышкан» (Рәс. 13:8). Шуңа күрә Шаул Барйошуага каршы чыккан. Изге Язмаларда бу хакта болай диелә: «Шаул (аны Паул дип тә атыйлар), изге рух белән сугарылып, Әлимгә туп-туры карады да болай диде: „Син, һәртөрле ялган һәм яманлык белән тулы Иблис улы, бар тәкъвалыкның дошманы! Йәһвәнең хак юлларын бозудан туктыйсыңмы, юкмы? Менә Йәһвәнең кулы сиңа каршы күтәрелде: син сукыр калырсың һәм берникадәр вакыт кояш яктылыгын күрмәссең“. Шунда Әлимне куе томан һәм караңгылык каплап алды, һәм ул, үзен җитәкләп алып барырга кеше эзләп, бер яктан икенче якка йөри башлады. Проконсул, бу хәлне күреп, Йәһвә турындагы тәгълиматка таң калды һәм иман итә башлады» g (Рәс. 13:9—12).

Паул кебек, без кыюлык белән хакыйкатьне яклыйбыз

8. Без Паулдан ничек үрнәк ала алабыз?

8 Паул Барйошуадан курыкмаган. Каршы килүчеләр хакыйкать белән кызыксынган кешеләрнең иманнарын какшатырга тырышканда, без дә алардан курыкмыйбыз. Әлбәттә, безнең сөйләмебез «һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булырга» тиеш (Көл. 4:6). Шул ук вакыт хезмәттә туа алган киеренке хәлләрдән курку безне вәгазьләүдән туктатмасын. Кайбер кешеләр, Барйошуа кебек, «Йәһвәнең хак юлларын бозып», ялган дини карашлар таратса да, без аларны фаш итәргә курыкмыйбыз (Рәс. 13:10). Паул кебек, хакыйкатьне кыюлык белән сөйлик. Әлбәттә, Аллаһы безнең аша, Паул очрагындагы кебек, могҗиза кылмастыр да, ләкин ул үзенең изге рухы аша эчкерсез кешеләрне җәлеп итәргә булышыр (Яхъя 6:44).

«Дәртләндергеч сүзегез булса, әйтегез» (Рәсүлләр 13:13—43)

9. Паул белән Барнаб җаваплы абый-кардәшләр өчен нинди үрнәк калдырган?

9 Берникадәр вакыттан соң, Пафтан корабта якынча 250 километр үтеп, кардәшләр Кече Асиядәге Пергегә килгән. Рәсүлләр 13:13 тә алар турында «Паул үз юлдашлары белән» булган дип әйтелә. Әлеге сүзләрдән күренгәнчә, бу юлы вәгазь сәяхәтендә нәкъ Паул үз өстенә җитәкчелекне алган. Барнаб Паулдан көнләшкәнме? Юк. Бу ике кардәш алга таба да Аллаһы ихтыярын үтәп хезмәттәшлек иткән һәм шулай итеп бүгенге җаваплы абый-кардәшләр өчен яхшы үрнәк калдырган. Мәсихчеләр бер-берсе белән ярышмыйлар, ә Гайсә Мәсихнең мондый сүзләрен истә тоталар: «Бөтенегез дә — кардәшләр. Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» (Мат. 23:8, 12).

10. Ни өчен Пергедән Писидиядәге Антиохка бару юлы җиңел булмаган?

10 Кардәшләр Пергегә килгәч, Марк, ниндидер сәбәп аркасында алардан аерылып, Иерусалимга кайткан. Паул белән Барнаб исә Пергедән Писидиядәге Антиохка киткән. Аларның сәяхәте җиңелләрдән булмаган. Антиох Рим провинциясе булып торган Гәләтиядә, диңгез өсте тигезлегеннән якынча 1 100 метр биеклектә урнашкан. Моннан тыш, тау араларындагы куркыныч тар юлларда юлбасарлар һөҗүм итә алган. Җитмәсә, ул вакытта Паул, күрәсең, сәламәтлек белән авырлыклар кичергән h.

11, 12. Писидиядәге Антиохның синагогасында Паул, үз тыңлаучыларын кызыксындырыр өчен, аларга нәрсә сөйләгән?

11 Антиохта Паул белән Барнаб шимбә көнне синагогага килгән. Бу хакта Лүк болай дип яза: «Канун һәм пәйгамбәрләр китаплары укылганнан соң, синагога башлыклары бер кеше аша аларга: „Кардәшләр, халыкка әйтәсе дәртләндергеч сүзегез булса, әйтегез“,— диделәр» (Рәс. 13:15).

12 Шунда Паул, еврейләр белән прозелитларга мөрәҗәгать итеп: «Исраиллеләр һәм Аллаһыдан куркып яшәүче башкалар»,— дип сүзен башлаган (Рәс. 13:16). Аларга Гайсәнең Аллаһы ниятендәге ролен аңларга булышыр өчен, Паул башта исраиллеләрнең тарихын исләренә төшергән. Исраиллеләр «Мисыр җирендә чит ил кешеләре булып яшәгәндә», Йәһвә «аларны бөек иткән», аннары, Мисырдан азат иткәч, «чүлдә 40 ел чамасы аларның тәртипләренә түзеп торган» һәм ахыр чиктә вәгъдә ителгән җирне «мирас итеп биргән» (Рәс. 13:17—19). Шимбә көнне еврейләр синагогада Изге Язмалардан өзекләр дә укыган. Кайберәүләр фаразлаганча, Паул шул өзекләрне исәпкә алып сөйләгән. Ничек кенә булмасын, шуны төгәл әйтеп була: Паул «һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен» кулыннан килгәнне эшләгән (1 Көр. 9:22).

13. Кешенең йөрәк түренә ничек ирешеп була?

13 Без дә кешеләрне кызыксындырырга телибез. Моның өчен, мәсәлән, теманы кешенең динен исәпкә алып сайлап була. Шулай ук, әгәр дә аның Изге Язмалар китабы булса, без аңа шуннан укырга тәкъдим итә алабыз һәм аңа инде таныш булган шигырьләрне китерә алабыз. Моның барысы безгә аның йөрәк түренә ирешергә булышыр.

14. а) Паул кешеләргә Гайсә Мәсихнең ролен аңларга ничек булышкан һәм аларны нәрсәдән кисәткән? ә) Кешеләр Паулның сүзләрен ничек кабул иткән?

14 Аннан соң Паул Исраил патшалары нәселеннән Коткаручы Гайсә килгәне турында сөйләгән, Мәсихкә юлны Чумдыручы Яхъя әзерләгәнен искә алган, шулай ук Мәсихнең үлеме һәм терелтелгәне турында аңлатып киткән (Рәс. 13:20—37). Паул болай дип әйткән: «Шуңа күрә, кардәшләр, сезгә шул билгеле булсын: Аллаһы гөнаһларыгызны шул кешенең үлеме ярдәмендә кичерәчәк... Аның аша Аллаһы һәр иман итүчене гаепсез дип атый». Өстәвенә, ул аларны болай дип кисәткән: «Сак булыгыз, пәйгамбәрләрнең мондый сүзләренә дучар була күрмәгез: „Сез, мин башкарганны санга сукмаучылар, минем эшләремне күреп гаҗәпләнерсез һәм юк булырсыз. Чөнки сезнең көннәрдә башкарган эшләремә, аларны берәрсе сезгә җентекләп сөйләп бирсә дә, сез беркайчан да ышанмассыз“». Паулны тыңлаган кешеләр аның сүзләрен ничек кабул иткән? Изге Язмаларда болай диелә: «Кешеләр алардан бу хакта киләсе Шимбә көнне дә сөйләүләрен үтенде. Синагогадагы җыелыш таралганнан соң, күп кенә яһүдләр һәм Аллаһыга гыйбадәт кылучы прозелитлар Паул белән Барнабка ияреп киттеләр» (Рәс. 13:38—43).

«Без башка халыкларга вәгазьләрбез» (Рәсүлләр 13:44—52)

15. Киләсе Шимбә көнне нәрсә булган?

15 Бер атнадан соң Шимбә көнне, Паулны тыңларга дип, «бөтен шәһәр диярлек җыелган». Ләкин кайбер яһүдләргә бу ошамаган һәм алар, «көферләнеп, Паулга каршы сөйли башлаган». Паул белән Барнаб аларга кыюлык белән болай дигән: «Аллаһы сүзе иң элек сезгә әйтелергә тиеш иде. Әмма сез аны кире кактыгыз һәм шулай итеп мәңгелек тормышка лаек түгел икәнегезне күрсәттегез. Шуңа күрә без башка халыкларга вәгазьләрбез, чөнки Йәһвә безгә: „Синең аша котылу җирнең читләренә кадәр барып җитсен өчен, мин сине халыкларга яктылык итеп билгеләдем“,— дип әйтеп, әмер бирде» (Рәс. 13:44—47; Ишаг. 49:6).

«Яһүдләр... кешеләрне Паул белән Барнабны эзәрлекләргә... котырттылар. [...] Ә шәкертләр изге рух белән сугарыла иде һәм аларның күңелләре шатлык белән тула иде» (Рәсүлләр 13:50—52)

16. Яһүдләр Паул белән Барнабның туры сүзләрен ничек кабул иткән һәм бу ике вәгазьче аннан соң нәрсә эшләгән?

16 Паулның сүзләрен ишеткәч, «башка халык кешеләре куанган» һәм «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер бар кеше Гайсә шәкерте булып киткән» (Рәс. 13:48). Йәһвә сүзе Антиох тирәләрендә дә тарала башлаган. Күпчелек яһүдләр исә Паулның сүзләрен гел башкача кабул иткән. Барнаб белән Паул аларга, асылда, болай дигән: «Иң беренче чиратта яхшы хәбәр сезгә вәгазьләнергә тиеш иде, ләкин сез, Гайсә Мәсихне кире какканга, Аллаһының хөкеменә лаек». Яһүдләр «атаклы хатын-кызларны һәм шәһәрдәге абруйлы кешеләрне Паул белән Барнабны эзәрлекләргә һәм үз җирләреннән куарга котырткан». Шунда Паул белән Барнаб «аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны каккан да Икониягә киткән». Писидиядәге Антиохта җыелыш моның аркасында таркалганмы? Юк. Изге Язмаларда болай әйтелә: «[Андагы] шәкертләр изге рух белән сугарыла иде һәм аларның күңелләре шатлык белән тула иде» (Рәс. 13:50—52).

17—19. Без ничек Паул белән Барнабтан үрнәк ала алабыз һәм бу безгә ничек шатлык сакларга булышыр?

17 Паул белән Барнаб, каршылыкларга карамастан вәгазьләүләрен дәвам итеп, безгә яхшы үрнәк калдырган. Без дә, дәрәҗәле кешеләр вәгазьләвебезне туктатырга тырышса да, туктамыйбыз. Антиохтагы кешеләр яхшы хәбәрдән баш тарткач, Паул белән Барнаб аякларындагы тузанны каккан. Алар моны ачуланганга эшләгәнме? Юк. Шулай эшләп, алар башкаларның хакыйкатьне кире какканнары өчен җаваплы булмаганнарын күрсәткән. Кешеләрнең яхшы хәбәрне кабул итү-итмәүләренә Паул белән Барнаб тәэсир итә алмаган. Ә менә вәгазьләүләрен дәвам итәрләрме, юкмы — бу инде аларның үзләреннән торган. Һәм алар, Икониягә барып, хезмәтләрен дәвам иткән.

18 Ә Антиохтагы яңа мәсихчеләр турында нәрсә әйтеп була? Әйе, алар каршылык күрсәткән кешеләр арасында яшәгән. Ләкин бу хәл аларның шатлыкларын сүрелдермәгән. Гайсә болай дигән: «Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (Лүк 11:28) Антиохтагы кардәшләр, Аллаһы сүзен тыңлап, аның буенча яшәргә тәвәккәл булган.

19 Без дә, Паул белән Барнаб кебек, кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләргә тиеш. Ләкин безне тыңларгамы, юкмы икәнен кешеләр үзләре хәл итә. Кешеләр хәбәребезне кабул итмәсә дә, беренче гасырдагы шәкертләрнең үрнәге безне рухландырсын. Хакыйкатьне кадерләсәк һәм изге рух җитәкчелеге буенча эш итсәк, без дә, каршылыкларга карамастан, шатлыклы булып кала алырбыз (Гәл. 5:18, 22).

a 86 нчы биттәге  «Барнаб — юаныч улы» дигән рамканы карагыз.

b Ул вакытка яхшы хәбәр инде киң таралган булган. Хәтта Иерусалимнан төньякка таба 550 километр ераклыкта урнашкан Суриядәге Антиохта да җыелыш булган.

c 87 нче биттәге  «Борынгы юллар» дигән рамканы карагыз.

d Җилләр юл уңаена иссә, кораб көненә якынча 150 километр үтә алган. Ә инде һава торышы начар булса, сәяхәт күпкә күбрәк вакыт ала алган.

e 89 нчы биттәге  «Яһүдләрнең синагогалары» дигән рамканы карагыз.

f Кипр Рим сенаты карамагында булганга, анда проконсул җитәкчелек иткән.

g Шул вакыттан алып Шаулны Паул дигән исем белән дә атый башлаганнар. Кайберәүләр ул бу исемне Серги Паул хөрмәтенә алган дип саный. Әмма бу алай булмаган, күрәсең. Паул Кипрдан киткәннән соң да бу исемне йөрткән. Мөгаен, Шаулның Паул дигән рим исеме балачактан ук булган һәм ул, «башка халык кешеләре» турында уйлап, Паул исемен куллана башлагандыр (Рим. 11:13). Өстәвенә, Шаул дигән еврей исеме тискәре мәгънәле бер грек сүзенә охшаш, шуңа күрә кайберәүләр Паул бу исемне шул сәбәп аркасында кулланмый башлаган дип уйлый.

h Берничә елдан соң Паул Гәләтиялеләргә хат язган. Ул анда болай дигән: «Минем авыруым сезгә яхшы хәбәрне беренче тапкыр игълан итәргә мөмкинлек бирде» (Гәл. 4:13).