Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

18 БҮЛЕК

Кешеләр «Аллаһыны... тапсыннар өчен», вәгазьлибез

Кешеләр «Аллаһыны... тапсыннар өчен», вәгазьлибез

Паул, үз тыңлаучыларының карашларын исәпкә алып, алар белән уртак тел таба

Рәсүлләр 17:16—34 кә нигезләнгән

1—3. а) Афинада нәрсә аркасында Паулның ачуы чыккан? ә) Паул нинди яктан яхшы үрнәк булып тора?

 РӘСҮЛ ПАУЛ — Грециядә, Афина шәһәрендә. Мәгърифәт үзәге булган бу шәһәрдә кайчандыр Сократ, Платон һәм Аристотель кебек фәлсәфәчеләр укыткан. Мондагы халык бик диндар: алар исәпсез күп илаһларга табына. Урамнарда, мәйданнарда һәм гыйбадәтханәләрдә Паул бик күп потлар күрә. Ул Йәһвәнең потларны нәфрәт иткәнен белә һәм үзе дә аларны күралмый (Чыг. 20:4, 5). Шуңа күрә, Афинадагы потларны күреп, Паулның ачуы кайный башлый.

2 Паул, базар мәйданына килгәч, тагын да җирәнгечрәк нәрсәләр күрә. Анда, мәйданның төньяк-көнбатыш почмагында, төп керү урыны янында, Гермес илаһының күп төрле сыннары — фаллос символлары тора. Шулай ук базар мәйданында мәҗүсиләрнең изге урыннары да бар. Рәсүл Паул төрле илаһларга табынган бу мәҗүсиләргә ничек вәгазьләр? Ул, хисләргә бирелмичә, алар белән уртак тел таба алырмы һәм кайберләренә булса да хак Аллаһыны табарга булыша алырмы?

3 Паулның Афинадагы укымышлы кешеләргә әйткән сүзләре Рәсүлләр 17:22—31 дә язылган. Аның нотыгы — сүзгә осталыкның, итагатьле булуның һәм кешеләрнең хисләре белән карашларын исәпкә ала белүнең искиткеч үрнәге. Уртак тел табу һәм кешеләр белән фикер алышу турында әйткәндә, без рәсүл Паулдан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз.

«Базар мәйданында» вәгазьләү (Рәсүлләр 17:16—21)

4, 5. Паул Афинада кайда һәм кемгә вәгазьләгән һәм ни өчен бу җиңел булмаган?

4 Паулның Афинага килүе аның икенче вәгазь сәяхәте вакытында якынча б. э. 50 елында булган a. Тимути белән Силасның Бируядән килгәнен көткән арада Паул, гадәттәгечә, «синагогага кереп, яһүдләр белән» Изге Язмалар турында фикер алышкан. Ә «базар мәйданында» ул яһүд булмаган кешеләргә вәгазьләгән (Рәс. 17:17). Афинадагы бу базар Акропольдән төньяк-көнбатышка таба урнашкан булган һәм якынча 5 гектар мәйданны биләп торган. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, бу базар сату-алу урыны гына түгел, ә «шәһәрнең икътисадый, сәяси һәм мәдәни тормышының үзәге» дә булган. Афиналылар, фәлсәфи, фәнни һәм башка шундый темаларга сөйләшер өчен, бу урында очрашырга яраткан.

5 Афинадагы базар мәйданында Паулга үзләренең фәлсәфи карашларында нык торган эпикурчыларга һәм стоикларга вәгазьләргә туры килгән b. Эпикурчылар тормыш очраклы рәвештә барлыкка килгән дип ышанган. Аларның инанулары шуннан гыйбарәт: Аллаһыдан куркырга кирәкми; кеше, үлгәч, яшәвен дәвам итми; тормышта бәхеткә ирешеп була; газапларны кичереп чыгу мөмкин. Стоиклар турында әйткәндә исә, алар Аллаһыны шәхес итеп кабул итмәгән һәм, бәхетле булыр өчен, акыл сәләтләрен кулланып, Галәм кануннарына төшенергә кирәк дип өйрәткән. Эпикурчылар да, стоиклар да үледән терелтелүгә ышанмаган. Мондый фәлсәфи карашлар Мәсих тәгълиматларына каршы килгән.

6, 7. Акыл ияләре Паулның вәгазьләвенә ничек караган һәм бүген кайбер гыйлемле кешеләр безгә ничек карый?

6 Базардагы акыл ияләре Паулның вәгазьләвенә ничек караган? Кайберәүләр аны «лыгырдык» дип атаган (Рәс. 17:18 гә аңлатманы карагыз, nwtsty). Бер галим болай дип аңлаткан: «Башта грек телендә бу сүз — орлыклар чүпләүче кошларга карата, ә соңрак базарда калдык-постыклар җыючы кешегә карата кулланылган. Вакыт узу белән бу сүз аннан-моннан ишетеп җыйган белемнәрне дөрес аңламаучы кешене аңлата башлаган». Асылда, бу фәлсәфәчеләр Паул чынлыкта үзе аңламаган нәрсәләр турында лыгырдый дип әйткән.

7 Бүген дә күпләр Йәһвә Шаһитләреннән Изге Язмаларга нигезләнгән карашлары аркасында мыскыллап көләләр. Мәсәлән, кайбер гыйлемле кешеләр эволюция теориясе — ул факт һәм акылга ия бар кеше аны кабул итәргә тиеш дип әйтә. Ә бу теорияне кире каккан кешеләрне алар акылсыз дип саный. Без аларга Изге Язмаларда барлыкка китерү турында нәрсә әйтелгәнен күрсәткәндә һәм Аллаһының барлыгын аның иҗади эшләре аша күреп була дип әйткәндә, алар безгә «лыгырдыкларга» карагандай карый. Әмма, моңа карамастан, без артка чигенмибез һәм тормышны Йәһвә Аллаһы барлыкка китергәне турында сөйлибез (Ачыл. 4:11).

8. а) Паулны тыңлаган кайбер кешеләр нәрсә дип уйлаган? ә) Паулны кая алып килгәннәр? (142 нче биттәге искәрмәне карагыз.)

8 Әмма Паулны тыңлаган кайбер башка кешеләр аның турында: «Ул чит илаһларның вәгазьчесе булса кирәк»,— дип әйткәннәр (Рәс. 17:18). Бу җитди гаепләүләргә китерә алган, чөнки гасырлар элек фәлсәфәче Сократны чит илаһлар турында вәгазьләүдә гаепләгәннәр һәм үлемгә хөкем иткәннәр. Ахыр чиктә афиналылар, Паулны Ареопагка алып килеп, алар өчен сәер булып яңгыраган тәгълиматларын аңлатып бирүен сораган. Аларның Паул чыннан да чит илаһлар турында вәгазьлиме икәнен беләсе килгән c. Паул Изге Язмалар белән таныш булмаган бу кешеләргә яхшы хәбәрне ничек аңлатыр икән?

«Афиналылар, сез... диндар кешеләр» (Рәсүлләр 17:22, 23)

9—11. а) Паул, афиналылар белән сөйләшер өчен, ничек уртак нигез тапкан? ә) Без Паулдан нәрсәгә өйрәнәбез?

9 Инде әйтелгәнчә, Афинадагы потларны күреп, Паулның ачуы чыккан. Шулай да ул моны күрсәтмәгән һәм тынычлык саклаган. Ул үзен тыйнак тоткан һәм, афиналылар белән сөйләшер өчен, уртак нигез табарга тырышкан. Паул Ареопаг уртасына чыгып баскан да болай дигән: «Афиналылар, сез, күрәсең, һәр яктан аеруча диндар кешеләр. Мин моны күреп торам» (Рәс. 17:22). Паул аларны дини карашлы булулары өчен мактаган. Ул бу мәҗүсиләрнең хакыйкатьне кабул итә алуларын белгән. Элегрәк, Гайсә Мәсих турында төгәл белемгә ия булмаганга, Паул үзе дә бит мәсихчеләрне эзәрлекләүче булган, әмма үзгәргән (1 Тим. 1:13).

10 Паул афиналыларга «Билгесез илаһка» багышланган мәзбәхне күргәне турында әйткән. Бер чыганакта әйтелгәнчә, еш кына греклар һәм башка халыклар, үзләренә билгеле булмаган илаһны рәнҗетеп аның ачуын чыгарудан курыкканга, билгесез илаһлар өчен мәзбәхләр корганнар. Андый мәзбәх корып, афиналылар үзләренә билгеле булмаган илаһның барлыгын таныганнар. Моңа игътибар итеп, Паул яхшы хәбәрне сөйләүгә күчкән. Ул болай дигән: «Сез аңа табынасыз, әмма ул сезгә билгеле түгел, шуңа күрә мин сезгә аның турында вәгазьлим» (Рәс. 17:23). Әйе, Паул афиналыларга ниндидер яңа илаһ турында сөйләмәгән. Ул алар инде табынган, әмма әлегә белмәгән хак Аллаһы турында вәгазьләгән. Паулның сүзләре тупас булмаган һәм инандырырлык итеп яңгыраган.

11 Без хезмәттә Паулдан ничек үрнәк ала алабыз? Күзәтүчән булып. Мәсәлән, еш кына кешенең киеменә, йортындагы әйберләргә игътибар итеп, ул дини кешеме, юкмы икәнен, нинди диндә булуын билгеләп була. Без кешегә болайрак дип әйтә алабыз: «Күренеп тора, сез Аллаһыга ышанасыз. Бу бик яхшы! Мин шундый кеше белән сөйләшергә теләгән идем дә». Кешенең дини карашларын исәпкә алып, аның белән сөйләшер өчен уртак нигез табарга тырышыйк. Кеше нинди генә диндә булмасын, ул беркайчан да хакыйкатькә килә алмас дип уйламыйк. Кайбер кардәшләребез дә, элек башка дин тоткан булса да, Йәһвә Шаһите булып киткән бит.

Кешеләр белән сөйләшер өчен, уртак нигез табарга тырышыгыз

Аллаһы «һәрберебезгә якын» (Рәсүлләр 17:24—28)

12. Паул үз нотыгында афиналыларның карашларын ничек исәпкә алган?

12 Паул, афиналыларның игътибарын яхшы хәбәргә җәлеп иткәч, аларның карашларын исәпкә алып сөйләвен дәвам итә алганмы? Әйе, чөнки ул аларның грек фәлсәфәсен яхшы белгәннәрен, ә Изге Язмалар белән таныш булмаганнарын истә тоткан. Шуңа күрә ул 1) турыдан-туры Изге Язмалардан өзекләр китермәгән; 2) «без» һәм «һәрберебезгә» дигән сүзләрне кулланып, үзен тыңлаучыларыннан аермаганын күрсәткән; 3) грек әсәрләреннән өземтәләр китергән һәм шулай итеп, грек шагыйрьләре дә хакыйкатькә якын фикерләр язганнарына игътибарларын юнәлткән. Хәзер, әйдәгез, Паулның афиналылар алдында сөйләгән көчле нотыгын җентекләбрәк карап чыгыйк. Ул афиналылар белмәгән Аллаһы турында нинди мөһим фикерләрне ачыклаганын күрик.

13. Паул Галәмнең барлыкка килүе турында нәрсә әйткән һәм аның сүзләре нәрсәне аңлата?

13 Аллаһы Галәмне барлыкка китергән. Паул болай дип әйткән: «Дөньяны һәм андагы һәр нәрсәне бар иткән Аллаһы — ул күк белән җирнең Раббысы. Ул кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми» d (Рәс. 17:24). Әйе, Галәм очраклы рәвештә барлыкка килмәгән. Бар нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — хак Аллаһы (Зәб. 146:6). Афина дигән алиһәдән һәм башка илаһлардан аермалы буларак, хак Аллаһының даны кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләргә һәм мәзбәхләргә бәйле түгел (1 Пат. 6:27). Паул сүзләренең мәгънәсе ап-ачык: хак Аллаһыны бернинди илаһ я пот белән хәтта чагыштырып та булмый (Ишаг. 40:18—26).

14. Аллаһы кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ түгел икәнен Паул ничек аңлаткан?

14 Аллаһы кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ түгел. Мәҗүсиләр үз потларын зиннәтле киемнәр белән бизәгән, аларга кыйммәтле әйберләр, ризык, эчемлекләр китергән, чөнки потлар моңа мохтаҗ дип уйлаган. Ә кайбер грек фәлсәфәчеләре илаһка кешедән бернәрсә дә кирәк түгел дип уйлаган. Шуңа күрә андый кешеләр Паулның Аллаһы «кешеләрнең хезмәтләренә мохтаҗ түгел» дигән сүзләре белән ризалашкандыр. Чыннан да, бар нәрсәне барлыкка китергән Аллаһыга без бернинди әйбер дә бирә алмыйбыз. Киресенчә, ул «һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә», шул исәптән кояш, яңгыр һәм җир уңышларын бирә (Рәс. 17:25; Ярат. 2:7).

15. Паул үзләрен башка милләт кешеләреннән өстен куйган афиналыларга нәрсә әйткән һәм без аңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

15 Бар кешеләр бер кешедән барлыкка килгән. Үз милләтең я расаң белән горурлану Изге Язмалардагы принципларга каршы килә (Кан. 10:17). Әмма афиналылар үзләрен грек булмаган кешеләрдән өстен куйган. Шуңа күрә Паул аларга болай дип әйткән: «[Аллаһы] бер кешедән бөтен халыкларны бар итте» (Рәс. 17:26). Монда Паул беренче кеше Адәмне күздә тоткан (Ярат. 1:26—28). Бар кешеләр дә бер кешедән барлыкка килгән икән, бернинди милләтне дә, расаны да башкалардан өстен кую дөрес түгел. Күргәнебезчә, Паул бу четерекле сорауга ипләп кенә кагылган. Бу безнең өчен дә яхшы үрнәк булып тора. Без дә, вәгазьдә кешеләр белән рәнҗетә алган четерекле сораулар турында сөйләшкәндә, Паул кебек, итагатьле булырга тиеш. Шул ук вакыт без, кешеләргә ярарга тырышып, хакыйкатьне бозмыйбыз.

16. Барлыкка Китерүченең кешеләргә карата нияте нинди?

16 Аллаһы кешеләрнең үзенә якынлашуларын тели. Паулны тыңлаган фәлсәфәчеләр тормыш мәгънәсе турында күп сөйләшүләр алып барса да, кеше нәрсә өчен яши дигән сорауга канәгатьләндерерлек җавап бирә алмас иде. Ә Паул аларга Аллаһының кешеләргә карата ниятен, ягъни кеше тормышының мәгънәсен, аңлаткан: кешеләр «Аллаһыны эзләргә» һәм «аны табарга» тиеш. «Ул бит һәрберебезгә якын» (Рәс. 17:27). Әйе, афиналылар билгесез дип санаган Аллаһы чынлыкта билгесез түгел, ул үзен эзләп табарга теләгән һәр кешегә якын (Зәб. 145:18). Игътибар итегез: Паул, «һәрберебезгә» диеп, үзенә дә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен үстерергә кирәклеген күрсәткән.

17, 18. Ни өчен кешеләр Аллаһы белән бәйләнешләрен сизәргә тиеш һәм без Паулның афиналыларга ничек вәгазьләгәненнән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

17 Кешеләр, Аллаһы Барлыкка Китерүче булганга, аның белән бәйләнешләрен сизәргә тиеш. Моны аңлатыр өчен, Паул афиналыларга: «[Аллаһы] ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез»,— дип әйткән. Кайбер галимнәр әйтүенчә, монда Паул Эпименидның сүзләрен китергән. (Крит шагыйре Эпименид б. э. к. VIII гасырда яшәгән һәм афиналылар динендә күренекле кеше булган.) Паул тагын болай дип өстәгән: «Сезнең кайбер шагыйрьләрегез дә: „Без аның нәселеннән“,— дип әйткән бит» (Рәс. 17:28). Аллаһы Адәмне барлыкка китергән, ә без — Адәмнең токымнары, шуңа күрә кешеләр Аллаһының күктәге Атабыз булуын истә тотарга тиеш. Паул абруйлы грек язучыларының әсәрләреннән өзекләр китергәнгә, афиналыларга аның сүзләрен кабул итү җиңелрәк булган e. Паул үрнәге буенча эш итеп, без дә хезмәттә тарихи китаплардан, энциклопедияләрдән я башка ышанычлы чыганаклардан цитаталар китерә алабыз. Мәсәлән, Йәһвә Шаһите булмаган кешегә ышанычлы чыганактан теге я бу бәйрәмнең я дини йоланың тамырлары турында мәгълүмат китерсәк, бу аңа шушы бәйрәмнәргә һәм йолаларга карата Изге Язмаларның карашын аңларга булыша ала.

18 Паул, афиналыларның карашларын исәпкә алып, аларга Аллаһы турындагы мөһим фикерләрне аңлаткан. Ул аларны нәрсәгә дәртләндерергә тырышкан соң? Моның турында ул үз вәгазенең икенче өлешендә әйткән.

Аллаһы «бар кешегә тәүбә итәргә куша» (Рәсүлләр 17:29—31)

19, 20. а) Паул потларга табынуның дөрес булмаганын ничек күрсәткән? ә) Афиналыларга нинди адымнар ясарга кирәк булган?

19 Хәзер инде Паул үзен тыңлаган кешеләрне ишеткәннәре буенча эш итәргә өнди. Тагын бер тапкыр грек әсәрләреннән өземтәне телгә алып, ул болай дип әйтә: «Шуңа күрә без, Аллаһы нәселеннән буларак, Аллаһы ул алтын, көмеш яки таштан ясалган берәр нәрсәгә яки кеше осталыгы белән һәм кеше уйлаганча ясалган сынга охшаш дип уйламыйк» (Рәс. 17:29). Чыннан да, әгәр дә Аллаһы кешеләрне барлыкка китергән икән, ничек инде кешеләр ясаган пот Аллаһы була алсын соң? Паулның итагатьле итеп сөйләве потларга табыну никадәр акылсыз икәнен күрсәткән (Зәб. 115:4—8; Ишаг. 44:9—20). Ә «без... уйламыйк» дип әйткәнгә, Паулның сүзләре тупас яңгырамаган.

20 Рәсүл Паул болай дип дәвам иткән: «Аллаһы кешеләрнең андый наданлык заманнарына [ягъни кешеләрнең потларга табынган вакытларына] игътибар итмичә торды, ләкин хәзер ул һәр җирдә яшәүче бар кешегә тәүбә итәргә куша» (Рәс. 17:30). Кайбер афиналыларга табынулары дөрес булмаганын һәм тәүбә итәргә кирәклеген тану авыр булгандыр, әмма алар моны эшләргә тиеш булган. Чөнки, Паул аңлатканча, тормышны кешеләргә Аллаһы биргәнгә, алар аның алдында бурычлы һәм аңа хисап бирәчәк. Шуңа күрә афиналыларга Аллаһыны эзләргә, аның турында белем алырга һәм аның таләпләре буенча яшәргә кирәк булган.

21, 22. Паул үз нотыгын ничек тәмамлаган һәм аның сүзләре безнең өчен нинди әһәмияткә ия?

21 Паул үз нотыгын мондый көчле сүзләр белән тәмамлаган: «[Аллаһы] бит үзе билгеләгән кеше аша җиһанны гадел хөкем итәргә ниятләгән һәм көнен билгеләп куйган. Бу, һичшиксез, булачак, чөнки Аллаһы шул кешене үледән терелтте» (Рәс. 17:31). Әйе, булачак Хөкем көне Аллаһыны эзләп табар өчен тагын бер җитди сәбәп булып тора. Паул дөньяны хөкем итәчәк Затның исемен әйтмәгән, әмма аның җирдә яшәгәне, үлгәне һәм терелтелгәне турында әйткән.

22 Без бу Хакимнең терелтелгән Гайсә Мәсих булуын беләбез (Яхъя 5:22). Хөкем көне бер мең ел дәвам итәчәк, һәм бу чор тиз якынлашып килә (Ачыл. 20:4, 6). Без Хөкем көненнән курыкмыйбыз, чөнки ул тәкъва кешеләргә күп фатихалар китерәчәк. Гайсә Мәсихнең терелтелүе Аллаһының бар вәгъдәләре һичшиксез үтәләчәгенә ышандыра. Без бу вакытны түземсезлек белән көтәбез!

«Кайбер кешеләр... иман итүчеләр булып китте» (Рәсүлләр 17:32—34)

23. Афиналылар Паулның сүзләрен ничек кабул иткән?

23 Афиналылар Паулның сүзләренә ничек караган? Кайберәүләр, терелтү турында ишеткәч, «мыскыллап көлә башлаган». Башкалар ваемсыз гына: «Синең бу хакта әйткәннәреңне тагын бер тыңлап алырбыз әле»,— дип әйткән (Рәс. 17:32). «Ләкин кайбер кешеләр аңа кушылган һәм иман итүчеләр булып киткән. Алар арасында Ареопаг хакиме Дианис, Дамар исемле бер хатын-кыз һәм башкалар да» булган (Рәс. 17:34). Бүген дә кешеләр хәбәребезне төрлечә кабул итә: кемдер бездән мыскыллап көлә, кемдер каршы да килми, ризалашмый да, ә кайберәүләр, Патшалык турындагы хәбәрне кабул итеп, мәсихче булып китә.

24. Без Паулның Ареопагта сөйләгән нотыгыннан нәрсәгә өйрәндек?

24 Күргәнебезчә, Паул кешеләрнең карашларын исәпкә алып, эзлекле рәвештә, инандырырлык итеп сөйләгән. Ул, кешеләр ялган тәгълиматларга ышанса да, аларга карата сабыр һәм итагатьле булган. Шулай да Паул кешеләрнең күңелен табарга тырышып хакыйкатьне бозмаган. Әйдәгез, без дә Паул кебек эш итик. Ул чакта без вәгазьдә оста итеп сөйли алырбыз, ә өлкәннәр җыелышта оста итеп өйрәтә алырлар. Шулай итеп без барыбыз да күбрәк кешегә Аллаһыны эзләп табарга булышырбыз (Рәс. 17:27).

a 142 нче биттәге  «Афина — борынгы дөньяның мәдәни үзәге» дигән рамканы карагыз.

b 144 нче биттәге  «Эпикурчылар һәм стоиклар» дигән рамканы карагыз.

c Акропольдән төньяк-көнбатышка таба урнашкан базар мәйданында Афинаның «Ареопаг» дип аталган шәһәр советы җыела торган булган. Кайбер галимнәр Паулны шул совет җыелышына алып килгәннәр дип уйлый. Әмма «Ареопаг» дип бер калкулыкны да атаганнар, шуңа күрә башка галимнәр Паулны шушы калкулыкка китергәннәр дип саный.

d «Дөнья» сүзе (грекча ко́смос) Галәмне һәм андагы бар нәрсәне аңлатырга мөмкин. Грек тыңлаучылары белән уртак тема табарга тырышкан Паул бу сүзне шул мәгънәдә куллангандыр.

e Паул бу өземтәне шагыйрь-стоик Аратның «Күренешләр» дигән поэмасыннан китергән, күрәсең. Моңа охшаш сүзләр башка грек язучыларының әсәрләрендә дә, мәсәлән язучы-стоик Клеанф язган «Зевска гимн»да да, бар.